Кардагы эзләр. (Следы на снегу)
план-конспект занятия по математике (старшая группа) на тему

Зурлар төркемендә танып белүне үстерү буенча үткәрелгән шөгыльнең конспекты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tanyp_belu_eshchnlege.docx23.67 КБ

Предварительный просмотр:

Танып белү эшчәнлеге. Математика.

Тема: Кар өстендәге эзләр.

Максат: 10 эчендә кирегә һәм уңай саный белүне ныгыту, саннарны чагыштыра белү өстендә эш, геометрик фигураларны белү, кәгазь битендә ориентлаша белү.

Логик, фикерләү, күзаллауны, хәтерне үстерү

Ярдәмчеллек, кайгыртучанлык, тыңлаучанлыкны тәрбияләү.

Җиһазлар: мультимедия - шөгыльнең презентцаиясе; һәр балага аерым кәгазь битендә биремнәр, геометрик фигуралар, ручка, карандаш.

 Шөгыль барышы:

  1. Оештыру моменты..

- Балалар, бүген балалар бакчасына килгәндә кар өстендә ниндидер сәер эзләр очрады. Һәм анда записка ята.

 Мин әбидән дә киттем ,

бабайдан да киттем

Коткарыгыз мине.

 - Бу йомры икмәк. Балалар, коткарабызмы Йомры икмәкне? Безгә йомры икмәкне, төлке ашаганчы, тизрәк табырга кирәк. Сәяхәтне башлыйбыз. Слайдта йомры икмәкнең эзе, аның буенча киттек.Кышкы урманда эзләр күп. Бу эзне кем калдырды икән?

2. Разминка

 (Куянның эзләре)

 Балалар эзләрне таныйлар. Куян килеп чыга.

- куян дус, син йомры икмәкне күрмәдеңме?

- күрдем, мин сезгә аның кая киткәнен күрсәтермен, тик сез миңа да булышыгызчы, зинһар! Йомры икмәк миңа төрле сораулар белән башымны катырып бетерде, тик мин җавап бирә алмадым. Ә сез җавап бирә алырсызмы икән?

  • Бүген атнаның нинди көне?
  • Атнада барлыгы ничә  көн?
  • Кичә атнаның нинди көне иде?
  • Иртәгә атнаның нинди көне булачак?
  • Атнаның бишенче көне нинди?
  • Атнаның беренче көне нинди?
  • Бер кулда ничә бармак?
  • Өч куянның ничә борыны бар?
  • Ике куянның барысы ничә колагы бар?

3.Сәяхәтне дәвам итәләр. Алда тагын ниндидер эзләр. Нәрсә эзе икән?

- бу бүренең эзләре. Бүре дус, син Йомры икмәкне күрмәдеңме?

- Күрдем. Мин сезгә аның кая киткәнен күрсәтермен, тик сез миңа да булышыгызчы! Мин дустым янына бара идем, тик нишләптер йортларның номырлары югалган.

- Балалар, саныйк эле, ничә йорт бар монда? (1 дән 10 га кадәр санау). Кирегә кайтабыз (10 нан 1 кадәр санау).

Номерлары төшеп калган йортларга номерларын язып кую ( һәр бала өстәл артында аерым эшли)

- Бүре,  эйт әле,5 нче йортның зур күршесе ничәнче йорт була?(6), кече күршесе (4)( Балалар булышалар).

- Синең дустың ничәнче йортта яши соң?

- Иң югары йортта яши.

- Кайсы номерлы йорт - иң югары? Алар икәү.

- Минем дустым яши торган йортның күршеләре 2 һәм 4.

- Димәк дусты ничәнче йортта?(3)

Бүреләр очраштылар, алар белән күңел  ачабыз.

Физкультминутка

4. Сәяхәтне дәвам итәбез, алда тагын эзләр.

- Бу аюның эзләре. Аю дус, син Йомры икмәкне күрмәдеңме?

- Күрдем. Ул мине йокымнан уятты. Мин сезгә аның кая киткәнен күрсәтермен, тик сез миңа да булышыгыз, йоклатыгызчы мине!

- Ярар Аю дус, без сиңа ышкы салкыннарда өшетми торган җылы, үзе йоклата торган юрган бирербез.

Аюга юрган ясап,  бизәп бирү.

(Кәгазь өстендә ориентлашу буенча эш).

- Кәгазьнең өстәге уң як почмакка түгәрәк куөегыз, өстәге сул як почмакка квадрат куегыз, астагы уң як почмакка өчпочмак куегыз, астагы сул як почмакка овал куегыз, кәгазьнең уртасына ромб куегыз.

- Менә юрган әзер дә, рәхәтләнеп йокларга ят Аю дус.

Физкультминутка күзләр өчен.

5. Аю юлны күрсәтә. Карда яңа эзләр.

- бу кемнең эзләре икән?

Төлке килеп чыга

- Төлке дус, син Йомры икмәкне күрмәдеңме?

- Күрдем. Мин сезгә аның кая икәнен әйтермен, әгәр дә сез минем сорауларыма җавап бирсәгез!

- син дә мин, мин дә син. Барлыгы без ничә?(2)

- бер ата каз алда бара, әйтерсең лә генерал.

Шул ата казның артыннан дүрт ана каз атлыйлар.

Барлыгы ничә каз(5)

- Шытып чыкты, дуслар, бүген

Бакчабызда дүрт чәчәк,

Ә иртәгә берәү чыкса

Алар ничәү булачак?(5)

- Ун карлыгач тезелгән телефон чыбыгына. Очып китте икесе. Сана әле, чыбыкта калды икән ничәсе? (8)

- Ярар инде, табышмакларымның җавапларын белдегез, җибәрермен инде Йомры икмәгегезне.

- Рәхмәт сиңа, Төлке дус!

- Ә син Йомры икмәк болай тәртипсез булма, бүтән өйдән рөхсәтсез чыгып китмә!

6. Йомгаклау.

Балалар, сез Йомры икмәкне коткарганга шатмы? Әйдәгез әле, сөйләп бирик әле дустыбызга нинди юллар үткәнебезне, нәрсәләрне очраттык, ничек булыштык.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Следы на снегу

Конспект занятия в подготовительной группе...

Следы на снегу

Рисование побуждает детей к творчеству, учит видеть мир в живых красках. Деятельность по рисованию является одновременно и работой по развитию речи. В процессе обыгрывания сюжета и самого рисования ве...

Проект "Следы на снегу" по экологическому воспитанию

К работе над этим проектом очень хорошо привлечь родителей, особенно интересен он будет для пап....

Открыто занятие для первой младшей группы по области художественное творчество и коммуникация . Тема: "Следы на снегу"

Цель - развитие интереса детей к активному общению с взрослым и изобразительному творчеству, посредством использования нетрадиционных техник рисования Задачи:КоммуникацияРазвитие своб...

Дидактическая игра "Кто оставил следы на снегу"

Игровая задача: Соотнесение животных с отпечатками лап(ног). Наблюдение в природе -рассматривание следов птиц и домашних животных....

«Следы на снегу» Конспект непосредственно образовательной деятельности с детьми первой младшей группы

«Следы на снегу».ОО «Художественно-эстетическое развитие»Образовательные области: «Художественно- эстетическое развитие», «Познавательное развитие», «Речевое развитие».Цель:Заинтересовать детей, вызва...