"Дусларга булышыйк"
методическая разработка по математике (средняя группа) на тему

Егорова Гульназ Айратовна

Уртанчылар төркеме өчен эшчәнлек конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл duslarga_bulyshyyk.docx17.62 КБ

Предварительный просмотр:

“Дусларга булышыйк”

Максат: балаларның математик белемнәрен ныгыту.

Тәрбия бурычы: математик күнекмәләргә кызыксынучанлык тәрбияләү.

Үстерү бурычы: предметлар белән саннарны туры  китерү күнекмәләрен үстерү.

Белем бирү бурычы: 5кә кадәр санау күнекмәләрен үстерү; пространствода ориентлашу күнекмәләрен ныгыту.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Методик алымнар һәм чаралар: сүзле уен, практик эш, сөенеч мизгеле, сорау бирү, мактау, бәяләү.

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран.

Күрсәтмә материал: дидактик капчык, түгәрәк, шакмак, өчпочмак, турыпочмаклык.

Тарату өчен материал: турыпочмаклык, шакмак, турыпочмак белән шакмакка охшаган предметлар, һәр балага 4 кишер, 3 чөгендер, 2 бәрәңге, ачкыч мозаикасы.

Эшчәнлек барышы

Мотивацион үзәк формалаштыру.

- Хәерле иртә балалар. (балалар түгәрәктә басып торалар) Хәлләрегез ничек? Тәрәзәгә карагыз әле: бүген нинди көн? (балаларның җавабы)

- Балалар, сез әкиятләр яратасызмы? Бүген, без сезнең белән “Теремкәй” әкиятен искә төшерербез һәм аның хайваннарын үзебезнең математика эшчәнлегенә чакырырбыз.

- Басу уртасында теремкәй тора икән. Зур да, кечкенә дә түгел (проектордан картина күрсәтелә). Кырыннан тычкан йөгереп бара икән. Теремкәйне күреп туктаган: “Терем-теремкәй! Кем яши анда?” Серле тавыш җавап бирә: “Кем барлык биремнәрне дә дөрес итеп үти, Теремкәй шуңа гына ишекләрен ачачак”.

Үткән материалларны кабатлау.

Балалардан, бирелгән биремнәргә җавап сорала.

Теремкәй янында ничә агач үсә? (5кә кадәр санау)

Түтәлдәге яшелчәләрне санау. (3 кишер, 4 чөгендер, 2 суган)

Балалар, сез биремне дөрес чиштегез. Инде хәзер тычкан Теремкәйгә керә ала.

Теремкәй янына бака килгән һәм сорый икән: “Терем-теремкәй! Кем, Теремкәйдә яши?” Ә серле тавыш җавап бирә икән: “Кем барлык биремнәрне дә дөрес итеп чишәчәк, Теремкәй шуңа гына ишекләрен ачачак”.

2. Яңа материал белән танышу.

 “Серле капчык” уены. Капчык эчендәге фигураларны тану.

- Балалар, без сезнең белән серле капчыктагы фигураны алдык. Моның нәрсә икәнен кем белә? (балаларның җавабы) Хәзер аны шакмак белән чагыштырып карыйк. Алар бер-берсеннән нәрсәсе белән аерыла? (балаларның җаваплары)

Мин сезгә конвертлар әзерләп куйдым. Шакмакка охшаган предметларны кызыл конвертка, түгәрәккә охшаган предметларны сары конвертка җыябыз. (балалар урыннарында, төрле предметларны ике төркемгә аералар). Без сезнең белән биремне чиштек һәм бака теремкәйгә керде.

- Теремкәй яныннан, куян йөгереп бара икән. Өйне күреп туктап калган: “Терем-теремкәй! Кем анда яши?” Эчтәге хайваннар җавап бирү белән, серле тавыш: “Кем барлык биремнәрне дә дөрес итеп чишә, Теремкәй шуңа гына үзенең ишекләрен ачачак” – дигән.

Балалар, әйдәгез азрак ял итеп алыйк. Түгәрәк ясап басыйк һәм минем арттан кабатлагыз.

Физминутка.

Утырып инде арыдык,

Бераз ял итеп алыйк.

Кулларны билгә куеп,

Башларны чайкап карыйк.

Куллар билгә, өскә, янга,

Утырып – торып алыйк.

Кушаяклап сикерик тә

Сәяхәтне дәвам итик.

3. Яңа материалны ныгыту. “Ачкычны тап” уены.  Балалар ике төркемгә бүленә. Конверт эчендәге өлешләрдән ачкыч җыярга кирәк.

- Куянны өйгә кертер өчен безгә, ачкычны җыярга кирәк булачак.

Булдырдыгыз балалар. Без өйнең ачкычын җыеп бетердек.

- Теремкәй янныннан бүре узып бара икән. Аның да теремкәйгә керәсе килгән. “Терем-теремкәй! Кем Теремкәйдә яши?” Хайваннар җавап бирү белән, серле тавыш ишетелгән: “Кем барлык биремнәрне дә дөрес итеп үти, Теремкәй шуңа гына үзенең ишекләрен ачачак”.

“Бакчадагы уңышны җый” уены.

- Балалар, әйдәгез әле бүрегә бакчаны җыештырырга булышыйк. Безгә кишерләрне өске киштәгә, чөгендерләрне уртадагы киштәгә һәм бәрәңгеләрне иң аскы киштәгә урнаштырырга кирәк.

- Без бүрегә дә булыштык. Инде Теремкәй яннынна төлке узып бара икән. “Терем-теремкәй! Кем теремкәйдә яши?” Хайваннар җавап бирү белән, серле тавыш ишетелгән: “Кем минем биремнәремне дөрес итеп чишә, Теремкәй шуңа гына үзенең ишекләрен ачачак”.

Балалар, безгә Теремкәйдәге барлык хайваннарны да санап чыгырга кирәк. Кем иң беренче булып килде? Кем икенче; Кем өченче; Кем дүртенче? Әкиятткә барлыгы ничә герой иде? Менә без сезнең белән Төлкегә дә булыштык.

4. Йомгаклау.

Бүген без сезнең белән нәрсә эшләдек? Кемнәр белән очраштык? Нинди яңа материал белән таныштык? Аеруча кемгә булышу сезгә күбрәк охшады?

Балалар белән эшчәнлек буенча әңгәмә оештыру.