кыш бабайдан хатлар
план-конспект занятия по математике на тему

Султанова Рушания Асгадулловна

математиканы киң күзаллау

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kysh_babaydan_hatlar._matematika.docx22.54 КБ

Предварительный просмотр:

Танып –белү” белем бирү өлкәсендә зурлар  төркеме балалары белән үткәрелгән ачык педагогик эшчәнлек.

Кыш бабайдан хатлар.

 

Максат: Балаларның геометрик фигураларны аера белүләрен ачыклау, цифрларны рәттән тезә белүләрен билгеләү,  саннарны тану,санау күнекмәләрен ныгыту;мәсьәләләр чишү, предметларны санап, тиешле санны әйтеп бетерергә күнектерү, балаларның уйлау, логик  фикерләү сәләтләрен үстерү, балалар арасында дустанә - мөнәсәбәт,уңышлары  белән өлкәннәрне сөендерү һәм математика шөгыленә кызыксыну уяту.  

Җиһазлау: конверт,гади карандашлар, 1-10 га кадәр цифрлар , биш  төсле  конвертлар, геометрик фигуралар, бирем эшләгән карточкалар,пазлы,бүләкләр,кызыл ручкалар,дидактик уен “Төймә так”,кулдан ясаган “Колобок”

 

Эшчәнлек барышы:

1.Оештыру моменты.

Тәрбияче:

– Исәнмесез, балалар. Хәерле көн!

Балалар:

Хәерле көн миңа ,(куллар белән күрсәтеп әйтү)

Хәерле көн сиңа,

Хәерле кән Сезгә,

Хәерле көн безгә!

 

Кораблар йөртергә,

Һавада очарга

Бик күп белергә кирәк,

Шуның өчен, балалар,

Математика фәне

Безгә бик кирәк!

Сез әзерме балалар.

-Әйдәгез, кулга кул тотыныйк та дәресебезнең девизын кабатлыйк.” Без- дуслар!”

-Әйе, бер-беребез белән ярдәмләшеп эшләсәк кенә без максатыбызга ирешербез.

 Балалар бүген Сезнең янга килгәндә мин  бер могҗизага очрадым бит.  Нәрсә икәнен беләсегез киләме?Биремнәрне дөрес үтәсәк беләбез инде дусларым.(Әкият “Йомры икмәк “)

Минем кайда барасым  белән кызыксынды һәм үзе дз Сезнең янга кунакка килде. Мин аннан  Син нишләп безнең якларда  Кемнән качы йөрисен дип сораган идем,ул миңа Мин качмадым,минем  данлыклы Саба җирен,исеме еракларга таралган Нургали   урманнарын,бихисап күп чишмәләрен  күрәсем  һәм шушы төбәктә яшәүче  балалар белән танышасым килде. Йомры икмәк безгә буш кул белән килмәгән.

Ул Сезгә хатлар алып килгән.Аңа бу хатларны кем җибәргән икән? Пазлыны дөрес җыйсагыз бу сорауга да җавап табарбыз дуслар.

-Бик дөрес Кыш Бабабыз бит балалар.

-Ләкин хатларны ачып булмый.алар тылсымлы хатлар.Сорауларга дөрес җавап бирсәң генә ачыла бу хатлар.

 -Сез яшәгән  республиканың исеме ?

 -Сезнең районыгызның исеме?

-Хәзер нинди ел фасылы?

-Кыш айларын әйтегез?

-Үзең яшәгән урам исемен әйтергә,

-Татар халкының милли бәйрәме?

-Татарстан республикасының башкаласы?

-Туган көн елга ничә тапкыр килә?

-Бер атнада ничә көн?

-Бүген нинди көн?

  2. Дәрес барышы

Яхшы,Сез игътибарлы булдыгыз,барлык сорауларга да дөрес җавап бирдегез.Ә хәзер урыннарыбызга утырыйк та Кыш Бабабызнын хатларын укыйк.

-Безгә ничә хат җибәргән?(5)

-Әйе, дөрес  безгә  Кыш бабабыз  биш  хат  җибәргән.

-Әйдәгез әле беренче хатны ачып укыйк.Ул нинди төстә? (кызыл)

-Балалар бу нәрсә? (турыпочмаклык)

-Аның кәефе ничек? (моңсу,күңелсез, ямансу)

-Ни өчен? (чәнки ул үзе генә,дуслары юк).

-Турыпочмаклык нәрсәләр белән дус? (квадрат,түгәрәк,овал,өчпочмак )

-Әйдәгез без хәзер аңа дуслар булырдай предметларны әйләнә-тирәбездән эзлик.(түшәм,идән,тәрәзә,ишек,кыяр һ.б.)

Квадрат,түгәрәк,овал,өчпочмак ,турыпочмаклык барсын да  гомүмиләштереп   нинди сүз белән әйтеп була? (геометрик фигуралар)

Әйдәгез әле  турыпочмагыбызга дусларын ясыйк аңа күңелле булсын.

-Рәхмәт балалар сөендердегез!

-Без бу биремне утәп чыктык

.Әйдәгез ял итеп алабыз.

Без әле бераз ардык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Ә аннары артка,

Уңга,сулга борабыз,

Аннан карап торабыз,

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез,

Бер алга,бер артка сузып,

Күңелле ял итәбез.

-Калган конвертларда нәрсә икәнен беләсегез киләме?

-Әйдәгез яшел һәм зәңгәр конверт арасында ятканын алыйк.Ул нинди?

(Сары)

-Ә монда балалар саннар.Сез саннарның нәрсә икәнен беләсезме?

Хәзер шул саннар белән уйнап алыйк.

“Дөрес итеп тезелеп бас”уены.

Үсә бару тәртибендә тезелеп басарга.

“Киресенчә” уены.

Кимү бару тәртибендә басарга.

“Санның күршесен әйт” уены.

-Бу биремне дә эшләп чыктык.

Ял  минуты. Йомры икмәк ял иттерә..

-Безнең кулда ничә хат калды? (3)

-Яшелен дә ачмыйк ,зәңгәрен дә ачмыйк,

-Кайсы кала? (агы)

-Бу хатта пальтоларга дөрес итеп төймәләр тагу һәм башлыкларын табу.

-Безнең ничә хат калды? ( 2)

-Яшел хатны ачып карыйк әле.Парланып  мисаллар тикшерү.

-Балалар кичә мин Саба районы Олы Кибәче  авылында урнашкан “Күбәләк” балалар бакчасында булдым.Андагы балалар миңа математикадан биремнәр үтәделәр.Күзлегемне таба алмадым,биремнәрен дөрес эшләгәннәрен тикшерә алмадым.Булышыгыз әле балалар!

-Булышабызмы? (Балалар парланып биремнәрне тикшерәләр)

-Безнең укымаган ничә хат калды?(1)

-Ул нинди төстә.(зәңгәр)

-Бу хат турында нәрсә әйтә алабыз? (ахыргы,соңгы,бишенче)

-Балалар Сез бүген бик яхшы шөгыльләндегез.бик актив булдыгыз.Бу рәхмәт хаты һәм кыш бабайның кечкенә генә бүләкләре.

Хатны уку.

 3.Йомгаклау.

Балалар бүген безгә дәрестә  нәрсә очрады? Ул безгә нәрсәләр алып килгән? Беренче хатта нәрсә эшләдек? (икенче, өченче, дүртенче, бишенче). Йомры икмәк алып килгән яңалыклар турында сез кемнәргә сөйләрсез?  Балалар сез, молодцы?

   

     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Математика патшабикәсеннән хатлар".

Конспект занятия по математике для сташей группы....