НОД
план-конспект занятия по математике (средняя группа)

Байрамова Резида Габделбаровна

квест игра

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matematik_kvest_uen.docx19.66 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

 Олы Әтнә балалар бакчасы

Математик квест уен

                                                     Тәрбияче:    Бәйрәмова Р.Г.

                                                                             

2023

Математик квест уен

Максат: план- схеманы кулланып,пространствода(төркем бүлмәсендә) ориентлашу күнекмәләрен камилләштерү.

Бурычлар:  кәгазь битендә ориентлашуны,уңга,сулга,алга,өскә,аска төшенчәләрен куллануны ныгыту,үсә - кими бару тәртибендә санау  күнекмәләрен , геометрик фигуралар турында күзаллауларын үстерү, 10 эчендә саннарны кечерәк саннарга таркатырга өйрәтүне  дәвам итү,тәҗрибә үткәргәндә чагыштырып,үлчәп,нәтиҗә ясарга өйрәтү;балаларда мөстәкыйльлек, эшчәнлеккә карата кызыксыну,бер-береңгә ярдәм итү  теләге  тәрбияләү.

Белем бирү өлкәләре: танып белү үсеше,социаль-коммуникатив үсеш

Методлар һәм алымнар : проблемалы, күрсәтмә, сүзле, уен.

Җиһазлау: экран, компьютер, туп,план-схема,  конвертлар,  1 дән 20гә кадәр саннар белән карточкалар, геометрик  фигуралар, төрле зурлыктагы 2 савыт,тартмалы уен. 

Тәрбияче:

Түгәрәккә   басабыз,

Уңга  таба барабыз.

Ә хәзер сулга атлыйк,

Алга – 2 адым,

Артка- 3 адым.

Бер-беребезгә карап елмаябыз,

Һәм уеныбызны башлыйбыз.

Балалар,мин сезгә буген яңа уен алып килгән идем.Тик кая куйганымны исемә төшерә алмыйм. Нишләргә инде хәзер?

(Балаларның җаваплары)

Сез уенны эзләргә булышасызмы?

Миндә план - схемасы бар.Әйдәгез игътибар белән карыйк әле.Бәлки план буенча уенның кайда икәнен табарбыз.

(Планны карыйлар)

Нәрсәдән башларга?

(Балаларның җаваплары)

Сез әзерме? 1әр  цифр алыгыз һәм дөрес итеп тезелеп басыгыз әле.Хәзер сезнең әзерлекне тикшереп карыйбыз

Туп белән уен

1. Атна көннәрен әйт.

2.Буген ничәсе?

3.Ике песидә ничә колак?

4. 9 санынын “куршеләре”

5. 3 кә 2 не кушкач ничә була?

6. Карандаш ручкадан озынрак,ә ручка ...

7. 7 дән 12 гә кадәр сана.

8.  9 дан 4 кә кадәр сана.

План буенча 1 рәсемдә нәрсә сурәтләнгән?(тәрәзә).Тәрәзәгә 2 цифры язылган. Бу нәрсәне аңлата икән?

(Балаларның җаваплары)

Бер бала 2 тәрәзә  янына барып баса.

Планны карап уң якка 4 адым ясарга кирәклеге ачыклана . “Кибет”кә килеп җитә . Һәрберсе  үзендәге санның “күршеләр”ен әйтә.

Дөрес утәлгән бирем өчен конверт бирелә.

 Планны карау. “Кибет”тән туп –турыга 9 адым ясарга .

“Китапханә”.Анда геометрик фигуралар белән бизәлгән чыршы басып тора.Балалар геометрик фигураларны алалар һәм исемен әйтәләр.

Дөрес үтәлгән бирем өчен конверт бирелә.

Планны карау.Китапханә почмагыннан сулга 3 адым.Тәҗрибә почмагы.

Тәҗрибә үткәрәләр.Төрле формадагы 2 савыт.Кайсына су күбрәк сыя? Нәтиҗә ясыйлар.

Конверт бирелә.Конвертларны ачып , андагы  рәсем кисәкләрен кушалар. Рәсемдә курсәтелгән урыннан уенны табалар.