Как правильно подготовить ребенка к школе.
статья (подготовительная группа) по теме

Амирова Гульсияр Раисовна

 

 

 

Многие родители знают, что надо заранее готовить детей к школе, и успешно справляются с этим делом. Главное для ребенка (будущего первоклассника) – быть активным, сообразительным, раскрепощенным. Успешно учиться он может, если будет управлять своим поведением, подчинять свои желания тому, что необходимо сделать. Очень важно умение последовательно и целенаправленно двигаться к поставленной цели.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Mktpk_zerlek_chygysh.doc38.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Яр Чалы шәһәре

95нче «Балкыш» балалар бакчасы

Баланың мәктәпкә әзерлеге.

                                                                       

                                                   1кв.категорияле татар теле тәрбиячесе              

                                                   Әмирова Гөлсөяр Рәисовна.

                                                                 2010 ел.

Баланың мәктәпкә әзерлеге берничә күрсәткечтән тора:

  1. Физик яктан әзерлек.

Бала мәктәптә яхшы укысын өчен ул тиешле дәрәҗәдә физик яктан нык һәм әзерлекле булырга тиеш. Бары аң ягыннан һәм физик яктан дөрес үсеш алган бала гына акыл эшчәнлеге белән уңышлы шөгыльләнә ала. Физик әзерлек өчен җаваплылык тулысынча әти - әнигә һәм балалар табибына йөкләтелә. Бала тудыру йортыннан алып мәктәпкә кергәнче бала зур физик үсеш юлы үтә. Һәр бала да сау сәламәт булып тумаска мөмкин. Күп кенә ата – ана беренче урынга баланың сәламәтлеген ныгытуга, булган авыруларны мәктәпкә кергәнче я бөтенләй дәвалап бетерергә, я өлешчә генә булса да уңай якка үзгәртергә тырыша. Бу максаттан чыгып түбәндәге чараларны үткәрү зарур:

  • Балалар табибы белән һәрдаим элемтәдә булу.
  • Авырган очракта авыруны мөмкин кадәр ахырына кадәр дәвалау. Ягъни хроник авыруга әйләндермәү.
  • Шифаханәләрдә дәвалану.
  • Дөрес туклануга әһәмият бирү.
  • Спорт белән шөгыльләнү.
  • Гаиләдә уңай психологик халәт, дуслык тудыру.
  • Балага бары уңай яктан үрнәк күрсәтү.

Шулай ук көндәлек режимны тоту, аны бозмау әһәмиятле. Балалар бакчасына йөргән балалар киенә, савыт-сабаларны дөрес куллана, билгеле вакытта йокларга ятарга, вакытында иртәнге аш, көндезге аш, кичке аш ашарга, уйнарга, саф һавада йөрергә өйрәнгән. Шул ук режимны бала мәктәптә дә төгәл үтәргә тиеш. Дөрес оештырылган көн  – сәламәтлек нигезе. 6-7 яшьлек бала тәүлегенә 11-12 сәгать йокларга тиеш. Төнге йокы балага алган белемнәрен системалаштырырга, стресслардан арынырга ярдәм итә. Көндезге йокы да бала өчен мәҗбүри.

  1. Шәхси әзерлек.

Мәктәпкә беренче тапкыр укучы сыйфатында бару – балага зур җаваплылык өсти. Бала бу көнне ашкынып көтә, нәни йөрәге күпме дулкынландыргыч хисләр кичерә. Бу хисләрне дә әти - әни тәрбияли. Балага мәктәпне, мөгаллимнәрне өйдә ничек сурәтлиләр, бала шулай кабул итә. Хәзерге алдынгы карашлы  әти - әни баланы мәктәпкә дөрес әзерләргә тырыша. Бу беренче көннән үк күзгә ташлана. Кызганычка каршы, кайбер тискәре фикерләр белән ышандыручылар да күзәтелә. Бу очракта түбәндәге киңәшләр артык булмас.

  • Баланы мәктәпнең тышкы ягы белән түгел, ә белем алу учагы булуы белән кызыксындыру зарури.
  • Баланы беркайчан да гел «5» кә генә укырга өндәргә ярамый. Бигрәк тә беренче адымны ясаганда. Барлык фәннәрне «5» кә үзләштерү өчен нинди кыенлыкларны җиңәргә кирәк икәнлеген, кечкенә уңыштан зур уңыш килүен аңлату отышлырак була.
  • Баланы үзе кылган гамәленә җавап тотарга өйрәтү. Бу иң мөһим сыйфатларның берсе.
  • Башлаган эшне ахырына җиткерү.
  • Үзеңнең һәм иптәшеңнең фикерен хөрмәт итү.
  • Мәктәп «усал укытучы», начар билгеләр белән куркытмау.

  1. Акыл әзерлеге.

Баланың иң беренче мөгаллиме -  ата-ана.

Гаиләдә әти - әни эчкерсез, еш аралашырга сөйләшергә ярата икән, бала да шул сыйфатларны үзенә ала.Сөйләшергә яраткан бала күзәтүчән, кызыксынучан, кешеләр белән тиз аралашучан булып үсә.Шуңа күрә баланы мәктәпкә әзерләгәндә аның әйләнә-тирә дөньяга күзаллавын киңәйтергә кирәк:

  1. Ни өчен ел фасыллары үзгәрә?
  2. Агачлар ничек үсә?
  3. Кешегә ни өчен баш, борын, колаклар кирәк?
  4. Ни өчен төрле халыклар була?
  5. Син нинди һөнәрләр беләсең?
  6. Әгәр урамда берәр кеше егылса, син нишләр идең?
  7. «Туган тел» шигырен кем язган? һ.б.

        Шундый сорауларга җаваплар эзләү баланың фикерләү сәләтен үстерә, логик фикер эшчәнлеген арттыра. Сорауларга җавапларны төрле китаплардан, белешмәләрдән, интернет челтәреннән табарга мөмкин.

Балалар һәрвакыт күп сораулар бирергә яраталар.  Әти - әни иренмичә җавап бирсә, бала акыл ягыннан югары үсешкә ия була.

Бала тууга аның белән авазларны бозмыйча, ягъни олылар белән сөйләшкәнчә сүзләрне дөрес әйтеп сөйләшергә кирәк. Баланың авазларны бозып сөйләшүе   4-5 яшькә төгәлләнергә тиеш. Әгәрдә дөрес, ачык итеп сөйләшергә өйрәнмәсә, баланы киләчәктә укуында зур хаталар, кимчелекләр көтә. Үз вакытында яхшы специалистларга күренү, һәм ярдәм кулы сузу балага яхшы киләчәк фаразлый.

Баланы мәктәпкә әзерләгәндә: «Әйдә укыйк әле», - дип түгел, ә бәлки «Әйдә уйныйк әле», - дияргә кирәктер. Кечкенә нарасый уен аша, кубиклардан иҗек, сүз төзергә өйрәнә. Бала ата-ананың укуын ишетеп үсергә тиеш. Бер үк әсәрне бала әллә ничә тапкыр тыңларга теләве бар. Бала шулай акыл эшчәнлеген баета. Хәтер, уйлау, фикерләү сәләтен үстерә. Матур әдәбият әсәрләрен сөйләргә өйрәнә. Сөйләмендә тулы һәм ким җөмләләр куллана башлый.

Кечкенә генә уңышын күрә белү, мактау да балада ышаныч тудыра.

Һич кенә дә уңышсызлыкка очраган балага тупас сүз әйтергә, аның шәхесен кимсетергә ярамый.

Иң кыйммәтле киңәш: балаңны ничек бар шулай кабул ит һәм ярат. Ул синең йөрәк җимешең. Без аны уңышлары өчен генә түгел, ә бу дөньяда яшәгәне, сау - сәламәт булганы өчен дә яратырга тиешбез. Бала үзе иң зур бүләк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

КАК ПРАВИЛЬНО ПОДГОТОВИТЬ РЕБЕНКА К ШКОЛЕ.

От того насколько малыш был подготовлен к приходу в учебное заведение, зависят течения адаптационного периода и последующие развитие школьника....

КАК ПРАВИЛЬНО ПОДГОТОВИТЬ РЕБЕНКА К ШКОЛЕ, ИЛИ ПОЧЕМУ ХОРОШО ИГРАЮЩИЙ ДОШКОЛЬНИК БУДЕТ УСПЕШЕН В УЧЁБЕ?

Какими качествами должен обладать младший школьник, чтобы его обучение проходило успешным? И что для этого надо  делать?...

Как правильно подготовить ребенка к школе. Советы родителям.

Как психологически подготовить ребенка к школе? Играйте вместе с ребенком в «школу». Можно организовывать короткие, 20-15 минут, игры с ребенком в ученика и учителя. В ходе игры можно...

Как правильно подготовить ребенка к школе

Советы для родителей первоклашек...

Информация для родителей, как правильно подготовить ребенка к школе.

Информация для родителей в помощь подготовки детей к школе....

Рекомендации для родителей старших дошкольников "Как правильно подготовить ребенка к школе?"

Опыт показывает, что никакое самое хорошее детское учреждение - ни детский сад, ни начальная школа - не могут полностью заменить семью, семейное воспитание....

Как правильно подготовить ребенка к школе?

Рекомендации для родителей по подготовке детей к началу обучения в школе....