Вак моторика күнегүләре
материал (средняя группа) по теме

Гульназ Гусмановна Гатауллина

Вак моторика күнегүләренең сөйләм үсешенә тәэсире

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл vak_mot.hmiyate.docx12.63 КБ

Предварительный просмотр:

Вак моторика күнегүләренең әһәмияте.

        Балалар сөйләмендә кайбер тискәре үзгәрешләр күзәтелсә,аларда төрле дәрәҗәдәге гомумхәрәкәт җитешсезлеге һәм бармаклары хәрәкәтендә дә тайпылышлар була икән.Күпсанлы тикшерү һәм тәҗрибәләр уздыру нигезендә түбәндәге закончалык ачыкланган:әгәр бармак хәрәкәтләре үсеше баланың яшенә туры килсә,сөйләм үсеше дә нормадә була; гомумхәрәкәт нормаль яисә нормадан югарырак чакта да,бармак хәрәкәтләре үсеше артка калса,сөйләм үсеше дә тоткарлана.

         Димәк,бармаклар белән төрле күнекмәләр ясатып,балаларның сөйләм үсешенә шартлар тудырырга мөмкин.Балага ун айдан соң,бигрәк тә яхшы амплитудалы бармакларны эшкә җигеп,кул чуклары өчен актив күнегүләр уздыралар.Әлбәттә,яшь үзенчәлекләрен истән чыгарырга ярамый.Яшьярымлык балалар өчен :төймә төймәләү,бау бәйләү,төен чишү,һ.б.

          Безнең халыкта бармак уеннары да бик күп бит.”Атка печән кем сала”,”Качкан бармакны тап”,”Тычкан-төлке чабышы”...

           Балачакта кайсыбыз гына мичкә яисә диварга төрле хайван шәүләләре төшереп уйнамаган!”Әтәч койрыгы”,”куян”,”үрдәк”,һ.б.Нәрсә генә ясамый хәзерге балалар да!Кул чукларының хәрәкәтен үстерү язу хәрәкәтләренә,рәсем ясарга әзерлек тә әле ул.Бармаклар хәрәкәте белән бергә шигырь бергә ятлана.Мәсәлән:

                               Көймә.

Учыбызны җыябыз,

Көймә ясап куябыз.

    (кысынкы кушуч)

                               Әтәч.

Әтәч иртә уянган,

Кикрикләрен буяган,

Томшыкларын юмаган.

(баш һәм имән бармак терәлешкән,

калганнары тырпайган һәм өскә караган)

                                 Урындык.

Аркасы бар,утыргычы,

Урындык булды монысы.

(сул уч вертикаль рәвештә,

Уңын йодрыклыйбыз һәм аңа терәп куябыз)

     Бала фигураларны ясарга өйрәнгәннән соң,биремне бераз катлауландырсаң да була.Әйтик,аңа хикәя төзеп карарга тәкъдим итәргә ярый.

“Мыраубай агачта кош оясы күргән(бала песи,агач,кош оясы фигураларын ясый)Ул кош балалары янына менәргә теләгән,әмма бу вакытта әниләре кайтып килә.(җим алып кайтучы кош рәсемен ясый )”

         Әлеге биремнәр уен характерында булганлыктан,һәр бала өчен кызыклы һәм аларны сөйләм үсешендә тайпылышлар күзәтелмәгән балалар өчен дә кулланырга була.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Значение моторики для развития рабенка. Игры и упражнения для развития тонкой и общей моторики.

В статье описаны различные  игры и упражнения на развитие  моторики  ребенка. Приводятся примеры  упражнений для развития тактильной чувствительности и сложнокоординированных движе...

Развитие мелкой моторики.Влияние мелкой моторики рук на развитие ребенка

Развитие мелкой моторики Истоки способностей и дарования детей – на кончиках их пальцев. Разнообразные действия руками, пальчиковые игры стимулируют процесс речевого и умственного развития ...

консультация для родителей:"Что такое мелкая моторика. Игры и упражнения для развития мелкой моторики"

В статье рассказывается о мелкой моторики. Приведены примеры различных игр и упражнений на развиттие мелкой моторики....

Развиваем мелкую моторику и координацию движения рук Развиваем мелкую моторику и координацию движений рук.

В данном материале родители могут найти много полезной информации по развитию мелкой моторики рук малышей, познакомиться с подборкой развивающих игр и упражнений для развития пальчиков....

Развиваем мелкую моторику. Зачем необходимо развивать мелкую моторику?

Аудитория: родители (законные представители) воспитанников, воспитанники, учитель-дефектолог, воспитатель.Цели:1.       Повысить педагогическую  грамотность родителе...