Выступление на родительском собрании "Ныклы гаилә- ныклы дәүләт"
статья по теме

Махмутова Разиля Харисовна

Гаилә баланың төп тәрбиячесе. Гаиләнең төп бурычы- балалар тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon nykly_gaildoklad.doc35.5 КБ

Предварительный просмотр:

Ныклы гаилә - ныклы дәүләт

Гаиләм – табынлы түрем,

Гаиләм – назлы серем.

Гаиләм – бөтен бер дөнья,

Гаиләм – туган телем.

Гаилә - җәмгыятьнең иң кечкенә һәм шул ук вакытта иң кирәкле бер күзәнәге. Гаилә - баланың төп тәрбиячесе. Гаиләнең төп бурычы – балалар тәрбияләү. Ул шуның өчен төзелә дә. Бала тирә-якны танып белергә иң башлап гаиләдә өйрәнә. Гаилә аша урамга, олы дөньяга чыга. “Оясында ни күрсә, очканда шуны күрер” дигән мәкалебез дә шуннан килә. Һәркем баласын итәгатьле, эш сөючән, белемле, кешелекле, ихтирамлы итеп тәрбияләргә тели. “Балаларны изге итү юлы ничек? Изге балалар күктән килмиләр, бәлки гаиләләр эчләрендә җитешәләр. Аның юлы исә... яшь вакытлардан башлап, яхшы тәрбия бирүдер. Бу эш ата вә ана өстендә иң олуг бурыч”, - дигән мәшһүр мәгърифәтче-педагог Р.Фәхретдинов.

Гаилә. Нинди күркәм, күңелгә йомшак сүз бу! Нәрсә соң ул гаилә? Гаилә - Гадел, Акыллы, Ихтирамга Лаек Әти-әни дигән сүзләр җыелмасы ул. Димәк гаиләнең ныклы, тотрыклы булуы өчен әлеге төшенчеләрнең камил рәвештә булулары шарт.

“Җылыклыкны үлчәр өчен үлчәү бар,

Олылыкны үлчәр өчен үлчәү юк”, - дип язган иде Ф.Яруллин.

Әйе, күп вакытта безгә әнә шул үлчәү-бизмәннәр җитеп бетми. Тик шулай да күп кешедә Намус бизмәне бар. Саф күңелле, кешелекле, башкалар турында кайгыртырга күнеккән кеше аннан һич аерыла алмас. Әнә шул бизмәнне йөрткән кеше гадел була. Халкыбызда гасырлар тирәнлегеннән үк килә торган иң гүзәл сыйфатларның берсе – балага һәр эштә үрнәк күрсәтү, узара мөнәсәбәтләрдә ягымлы, тыйнак булу. Әйе, һичшиксез, бала иң элек әти-әни үрнәгендә тәрбияләнә. Бала күнеле – уңдырышлы туфрак белән бер. Шул туфракка ни чәчсәк, шуны җыеп алырбыз. Әлеге уңайдан бер төрек әкиятен искә төшереп үтәсем килә. “Бабай белән малай өй алдындагы эскәмиядә утыралар, ди. Каршыларында әвәрә килеп ике эт сугыша икән. Этләрнең берсе – ак, икенчесе кара төстә, ди. Малай карап-карап торган да болай дигән:

- Бабакай, өебезне саклар өчен бу этләрнең берсе генә җитмәс иде микән?

- Юк, улым, аларның берсе – яхшылыктыр, ә икенчесе – яманлыктыр. Бу этләр кеше күңеленең чагылышыдыр...

- Кызык икән, - дигән малай. - Ә аларның кайсы җиңәр, дип уйлыйсың соң син?

- И улым, улым, кайсын яхшырак ашатсам, шунысы җиңәячәк, - дигән карт.

Әйе, баланың ничек тәрбияләнүе, кайсы сыйфатларының ачылуы гаилә тәрбиясеннән тора. Ләкин гаилә ул ниндидер үз эченә генә бикләнгән урын түгел. Гаилә җәмгыять белән тарыдан-туры бәйләнештә. Җәмгыятьтәге уңайсыз психологик халәт гаиләнең әхлакый нигезенә тискәре йогынты ясый: балалар һәм ата-аналар бер-берсеннән читләшәләр, каршылыклар көчәя. Үз йөзен саклый алган, тотрыклы, иманлы гаилә генә әлеге авырлыкларны җиңеп чыга ала.

Бала нинди генә нәсәлдән булуга карамастан, һәр гаиләнең үз тарихы бар, һәр чәчәк, һәр үлән үзенчә үскән кебек, гаилә дә фәкать үзенчә тамыр җәя, үсә, ныгый. Һәр гаиләнең үз эчке кануннары бар, үз тәртип-кагыйдәләре бар. Балалар - шул гамәлләрне көзгедәй чагылдыручылар.

Мин үземнең хезмәтемдә еш кына халык педагогикасына мөрәҗәгать итәм. Шуны ук әбием, бабам үрнәгенә куеп карыйм. Әйе, алар үрнәгендә тәрбияләр өчен күп нәрсә җитми икән безгә! Вакыт шаһит: шул әби-бабаларыбыз үзләренең яшәү рәвешләре, кылган гамәлләре белән безнең җаннарыбызга тәүфыйк орлыгы чәчкән иң түзем мөгәллимнәребез булган икән. Буыннан-буынга күчеп килгән күңел байлыгы: Мәгънә, Мән, Миһербан чишмәсеннән сыйладылар алар безне. Гомер-гомергә милләтебезнең йөзен билгеләгән, горурлыгы булып саналган тыйнаклык, итәгатьлелек кебек сыйфатларны инде менә без, бүгенге көн әти-әниләре, балаларыбызга тапшырырга тиеш. Бер-беребезгә ихтирам, кеше кадере, изгелек дигән төшенчәләрне бала күңеленә гаилә салырга тиеш. Иң мөһиме, бу сыйфатларның ана сөте белән генә түгел, ана теле аркылы да күчүен онытмаска кирәк! Тел әле ул белем бирү генә түгел, тел – тәрбия бирү чыганагы да. Тел белү ул – безнең үткәнебезгә, тарихыбызга, нәселебезгә, әби-бабаларыбызга хөрмәт билгесе дә. Гаиләләребездәге балалар ата-ана хакын хаклап, милләтне, туган телне яратып үссеннәр иде.

 Эби-бабаларыбызга хөрмәт ул – безнең тарихыбызга, үткәнебезгә, киләчәгебезгә, ягъни үз-үзебезгә хөрмәт!

Миһербан чишмәсе һаман челтерәсен, саф суы белән безне һаман туендырып торсын дисәк, гаиләдә бала тәрбияләгән вакытта әби-бабалаларыбыз үрнәгенә якынрак килик. Телебезне дә, динебезне дә аңлый һәм санлый торган балалар үстерик!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Выступление на родительском собрании

конспект выступления на родительском собрании  Социальная успешность ребенка...

Выступление на родительской конференции "Что такое родительский авторитет?"

«Что такое авторитет?» - этот вопрос волнует многих из нас. Родительская семья считается одним из самых важных и влиятельных факторов воспитания любого ребенка. Семейные условия, включая социальное по...

Выступление на родительском собрании " Детско-родительские отношения"

Роль семьи в обществе не сравнима по своей силе ни с какими другими социальными институтами, так как именно в семье формируется и развивается личность ребенка, основы нравственности человека....

Детско - родительские отношения. Выступление на родительском клубе "На пороге школы"

Для ребенка очень важны взаимоотношения между членами семьи. И особенно важно для него понимать, как взрослые относятся к нему....

Выступление на родительском собрании "Гармонизация детско-родительских и семейных отношений"

Личность дошкольника формируется в семье. Родители, братья, сестры, бабушки, дедушки - самые близкие ребенку люди. От их взаимоотношений между собой, чувства привязанности и взаимоподдержки зависит бл...

Выступление на родительском собрании «Родительская компетентность»

Рекомендации родителям  детей дошкольного возраста  о «кризисах развития в жизни ребенка»....