Елак мылак
консультация по теме

Еламаган балага имезлек каптырмыйлар, ди халык мәкале. Ә елаган балага? Аны юату өчен ниләр эшләргә? Сабыйлар телендә елау канәгатьсезлек белдерүне аңлата. Белгечләр бу очракта... уйнарга киңәш итә. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon elak_mylak_konsultatsiya.doc34 КБ

Предварительный просмотр:

Еламаган балага имезлек каптырмыйлар, ди халык мәкале. Ә елаган балага? Аны юату өчен ниләр эшләргә? Сабыйлар телендә елау канәгатьсезлек белдерүне аңлата. Белгечләр бу очракта... уйнарга киңәш итә.

Сабыйны тынычландырыйм  дисәң...

Нәниегез, астын алыштырып, чиста подгузник кидергәннән соң да елаудан туктамый икән, аны кулга алып күтәреп йөрергә ашыкмагыз. Игътибарын җәлеп итәрлек уен уйнатып алсагыз, файдалырак булыр. "Кети-кети" китереп, аякларын, кулларын кытыклап алырга була. Такмак әйтеп "чәбәк-чәбәк" уйнарга мөмкин.

Кайбер балалар көндезге йокыларыннан соң көйсезләнеп уяна һәм юк-барга да еларга тотына. Сезнең бурыч – йокысыннан торуга ук кәефен күтәрү. Әйтик, мондыйрак уен уйнап алыгыз. Бала күзләрен ачуга: "Тук-тук. Өйдә кем бар? Нинди матур кыз (малай) карап тора миңа?" – дип уйнарга керешегез. Нәниегез кызыксынмыйча калмас.

Елакны көзгедән күрсәтеп: "Кайда безнең Алсу? Менә ул!" – ише сүзләр белән эзләгән булыгыз. Балага кызык булачак.

Бер яшьтән – өч яшькә

Бала бертуктаусыз елый һәм тыңларга теләми. Болай булгач, без дә аңа эндәшмибез. Берни дә әйтмичә, тирән савытка су һәм табак-савыт юа торган сыекчаны салабыз да, сок эчә торган саламчык аша күбек чыгарып уйнарга тотынабыз. Бигрәк матур йөзә¬ләр дә үзләре! Төрле төсләргә керә¬ләр һәм... шартлыйлар! Янәшәбездә бүтән берәү дә еламыймы? Юк, әлбәттә! Ул күптән инде кө¬леп, сабын куыгы куып утыра!

Тәпи йөрергә өйрәнгәндә бер бала да егылмыйча калмый. Бу очракта аның елап җибәрү-җи¬бәрмәве сезнең реакциягезгә бәйле. Әгәр дә сез куркып, баланы кулга алып, аның бөтен җирен капшарга тотынасыз икән, бала үзе дә куркып калачак һәм елап җибәрәчәк. Әгәр дә инде сез: "Ярар, болай гына патша малаенда да була!" – дип әйтсәгез, ул да сезгә тыныч кына җавап бирер, йә елмаеп куяр да, берни булмагандай торып китәр.

Сез көне буе өйдә булмадыгыз, ди. Бусаганы атлап керүегезгә бала сезне күреп елап җибәргән икән, аптырап калмагыз. Бу рәвешле ул көне буе сезне юксынуын, сагынуын белдерә. Шундук баланы кулыгызга алып кочаклагыз һәм ким дигәндә ярты сәгать буе аның күңелен күрегез.

Әти кеше эштән соң кайта һәм йокларга ятар алдыннан бала белән уйнарга тели. Сабый исә көне буена бик арган була һәм бу вакытта аның бер дә әтисенең кулында очып, "самолетлы" уйныйсы килми. Шуңа да, кайбер балалар эштән кайткан әтиләрен күреп еларга тотына. Мондый хәл килеп чыкмасын өчен, әтиләр сабыйлары белән актив уеннар уйнамасын. Әкият укып йокларга яткырсагыз, яхшырак булыр.

Өч яшьтән – биш яшькә

Күз яшьләрен йомшак уенчыклар да җиңәргә мөмкин. Алар ярдәмендә балага менә дигән спектакль күрсәтергә була. Яраткан аю нәни хуҗабикәсенә: "Елама, күрдеңме мин нинди шат! Син дә елмай!" – дип "әйтсен". Киресенчә дә эшләргә була: елаган бала сугыша башлаган куяннарны дуслаштырырга яки песиләрне юатырга ярдәм итсен.

Бертуктамый кәефсезләнеп, мышнап йөргән баланы да көйгә китерергә була. Аның инде зур булып үсүен исенә төшереп, сезгә ярдәм итәргә чакырыгыз. Эшегез дә эшләнер, баланың да кәефе күтәрелер. Бергәләп ашарга әзерләгез. Ул болгатып торсын, су салып торсын. Дөрес, бу эш бик күп сабырлык сорый. Түгелгән суны сөртергә дә, пычранган күлмәкне алмаштырырга да кирәк булачак. Аның каравы, җиде яшенә бала тәмам мөс¬тәкыйль шәхескә әйләнәчәк. Ул эшкә өйрәнеп үсәчәк.

Бала уенга бирелеп уйнап утырган вакытта, сез аны бүлдереп, ашарга яки юынырга чакырасыз. Бу вакытта, әлбәттә, ул канәгатьсезлек белдереп кычкырырга һәм карышырга тотына. Шуңа да аңа уенны тәмамларга бераз вакыт бирегез – башта биш минут, аннан тагын ике минут. Болай эшләгәндә башка шө¬гыльләргә күз яшьләрсез генә керешергә була.

Балалар уенчык бүлешә алмыйча үпкәләшә һәм елаша башлыйлар икән, сез... читкә китеп торсагыз яхшырак булыр. Психологлар мондый төр низагларның ничек хәл ителүен өйрәнеп, шундый нәтиҗәгә килгәннәр: уенчык күп очракта хуҗасы кулында кала. Бу яшьтә балалар шулай фикерли – дөреслек хуҗа ягында.

Елак бала белән рольләрне алмашып карагыз. Ул әни йә әти булсын, сез – аның елап торган кызы, малае. Аның сезне нинди сүзләр әйтеп юатуына игътибар итегез. Бу уен үзегезне кырыйдан күреп, кайбер кимчелекләрегезне төзәтергә мөмкинлек бирәчәк.