Дөрес сөйләшмәүнең сәбәпләре
консультация на тему

Бала ни өчен дөрес сөйләшми? Шуларның кайбер сәбәпләрен карап үтик.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dores_soylshmunen_sbplre2.docx14.74 КБ

Предварительный просмотр:

Дөрес сөйләшмәүнең сәбәпләре

Баланың сөйләме үзенең янәшәсендәге өлкәннәр белән аралашкан чакта формалаша. Сөйләмдәге төрле кимчелекләр аның укуында һәм холкында чагылыш таба. Начар сөйләшкән бала, үзенең кимчелеген аңлау яшенә җиткәч, күп сөйләшми башлый, оялчан, кыюсыз була. Авазларны һәм сүзләрне дөрес итеп әйтә алмау укуда артка калуга китерергә мөмкин. Ата-аналар еш кына баланың бу кимчелегенә артык әһәмият бирми. Янәсе, вакыт җиткәч, бала дөрес итеп сөйләшер әле. Бу – зур ялгышу. Чөнки әлеге кимчелек бала өчен гадәткә әйләнергә мөмкин.

Сөйләмдәге кимчелекләрне ачыклау һәм аларны булдырмас өчен, һәр бала 3, 5 һәм 7 яшьләрдә логопедта тикшерелергә тиеш. Чөнки һәр бала да мөстәкыйль рәвештә дөрес сөйләшүне үзләштерә, ә өлкәннәр теге яки бу авазның хаталы әйтелүен һәрчакта да тоя алмый.

Сөйләмдә кимчелекләр ни сәбәпле килеп чыга соң? Шуларны карап үтик.

Баланы, туган көненнән алып, дөрес сөйләм даирәсе чолгап алу кирәк:

ана телендә матур сөйләм ишетеп кенә калмыйча, бала бу телне Һәрдаим кулланырга, уен вакытында Һәм башка чараларда үзенең хәрәкәтләрен сүз белән бәйләргә тиеш.

            Бала тирәсендәге өлкәннәрнең дөрес булмаган сөйләме, бала теленә күчеп сөйләшү, ягъни, баланың дөрес әйтмәгән авазларын кабатлау бала сөйләменә тискәре йогынты ясый, чөнки балалар ишеткәнне кабатларга, шуңа охшатып сөйләшергә тырышалар.

 Авазның дөрес әйтелешен күрсәтмичә, өйрәтмичә торып, баладан җитешмәгән авазны әйтүен таләп итү (мәсәлән, “рәхмәт” дип әйт!”) авазны бозып әйтүгә китерергә мөмкин. Бу очракта  “р” авазы “увуляр” яисә тамак белән әйтелергә, тел очы ян тешләргә таба китәргә мөмкин.

 Сөйләм органнарының тиешенчә формалашмаган булуы яисә авыр хәрәкәтләнүе: тел асты кереше кыска, тел артык зур, артык биек аңкау Һ.б.

 Имезлекне артык озак вакыт куллану с-з, ш-ж, т-д, н, л кебек авазларның тешләр арасында ясалуына китерергә мөмкин.

Психик функцияләрнең – фикерләү, игътибар, хәтернең тиешенчә үсмәгән булуы шулай ук сөйләмнең дөрес формалашмавына китерә, чөнки башкалар сөйләменә игътибар, аны хәтердә калдыру, күзәтүчәнлек, охшату күнекмәләре җитешми.

Иң мөҺиме:  Әгәр дә бала

-  3-4 яшендә әнисе дә аңлап бетермәслек сөйләшә;

-  теле артык зур Һәм көчкә хәрәкәтләнә;

-  иреннәре салпы, хәрәкәтсез, селәгәе ага;

-  еш авырый, хәлсез;

-  иптәшләре аны аңлап бетермиләр икән –

бу вакытта әти-әниләр  Һич кичектермичә баланы белгечләргә күрсәтергә  тиеш. Чөнки санап кителгән бу җитешсезлекләр төрле факторлар нәтиҗәсе булырга мөмкин. Мәсәлән:

  • әти-әниләрнең я берсенең, я икесенең дә кичергән авырулары (алкоголизм, наркомания, сифилис, туберкулез, нерв авырулары);
  • туган вакытта алган травмалар;
  • карында вакытта булачак ананың Һәм 1 яшькә кадәр вакытта баланың төрле инфекцион авырулар кичерүе;
  • баланың аң югалту белән тәмамланган баш травмасы алуы.

Бу очракларда бала белән педагоглар гына түгел, ә медицина хезмәткәрләре дә эшли. Медик-педагогик эш чаралары баланың нерв системасын Һәм бөтен организмын ныгытуга, сөйләм Һәм гомуми моториканы коррекцияләүгә юнәлтелә. Сөйләмне дөресләү логопед белән озак вакытка сузылган системалы эш таләп итә.

        Нәселдәнлек факторын карап үтик. Сөйләмдәге кимчелекләр нәселдән килми, чөнки сөйләм тумыштан килә торган сәләт түгел, ул баланың үсеше дәвамында формалаша. Нәселдән кайбер анатомик кимчелекләр генә бирелергә мөмкин: мәсәлән, тешләрнең төзелеше, нерв системасының хәлсезлеге. Бу җитешсезлекләрне белгечләр ярдәмендә ёәм махсус өйрәнүләр белән төзәтергә була.