"Балаң бакчага барырга әзерме?"
консультация на тему

Кашапова Гульназ Марсовна

(әти - әниләр өчен доклад)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл balan_bakchaga_baryrga_zerme.docx16.02 КБ

Предварительный просмотр:

Балаң  бакчага  барырга әзерме?

Әле кайчан гына сезнең бәләкәчегез беренче адымнарын атлаган иде. Вакыт дигәне сизелми дә, менә сезнең эшкә чыгар вакытыгыз, ә баланы бакчага  илтәр вакыт  җитте. Балалар бакчасында минем баламны нәрсә көтә, тиз генә ияләшә алырмы, чирләп интектермәсме ? Болар барсы да һәрбер ата – ана алдында туа торган сораулар.

Баланы ничә яшьтә балалар бакчасына илтәргә соң? Психологлар фикеренчә, баланы балалар бакчасына 3 яшьтән соң гына бирергә кирәк. Чөнки  шул вакыттан соң гына бала барсын да аңлый, мөстәкыйльлеге арта, сөйләме яхшыра. Ләкин  барлык ата – ананың да бу яшькә кадәр бала белән өйдә утырырга мөмкинчелеге юк шул.

Шулай итеп бала тормышындагы бу үзгәрешкә ничек әзерләнергә кирәк соң? Бу вакыйгага    алдан әзерләнә башлау яхшырак. Өйдә вакыт – вакыт бала белән “балалар бакчасы” уены уйнарга мөмкин. Бу уен вакытында балага сез эшкә киткәч , башка балалар янына кунакка  барулары турында сөйләгез. Кунакта тәмле ашатулары, төрле уеннар уйнавын, баланың аерым шкафы, сөлгесе, караваты булуы турында сөйләгез.Балага күбрәк әкиятләр, шигырьләр укыгыз. Баланың башта сабырлыгы 1-2 минутка гына җитсә,тора – бара бәләкәч сезне күбрәк тыңлый башлар, аның сабырлыгы артыр.

Әгәр дә бала бакчага килгәндә аяк киемен үзе кия белсә, горшокка мөстәкыйль  рәвештә  утыра алса, ул үзен кыюрак хис итәчәк. Шулай ук иң беренче чиратта баланың сәламәтлеген ныгытырга тырышыгыз. Күп балалар бакчага килгәч чирли башлыйлар. Кайбер балалар томау төшү белән генә интексә, калганнарының авыруы айларга сузылырга мөмкин. Болар барсы да баланың иммунитетыннан тора. Яңа шартлар да баланың чирләргә бирүчәнлеген арттыра. Иммунитетны арттыруның төп шарты булып аны киметмәү тора. Әгәр дә сез балагызны өйдә дә калын итеп киендерәсез, җылы сулар гына эчерәсез, чит кешеләр күп булган җирләрдә булмыйсыз икән, балагыз бакчада  чирләргә тиз бирешәчәк икәне көн кебек ачык. Балагызны  табигать торышына карап киендерегез, кунакка йөрергә, холодильниктан алып сок бирергә, өйдә баланы яланаяк йөртергә  курыкмагыз.

Шулай итеп бала балалар бакчасына йөри башлады. Беренче көннәр, беренче атналар һәр бала өчен төрлечә үтә. Кемдер беренче көннән үк бакчага шатланып бара, ә кемдер өчен әни белән аерылу яшь белән тәмамлана.Кайбер балалар төркемгә кергәч үк тынычлана, ә кайберләре тиз генә тынычлана алмый. Болар барсы да норма санала. Чөнки бала тыныч өй атмосферасыннан., күп балалы группага килеп эләгә. Һәм бәләкәч әнисенең  монда нигә алып килгәнен аңлый алмый интегә. Өйгә кайткач та баланың тәртибе үзгәрә. Болар барсы да  адаптация чорында була торган үзгәрешләр.

Бу авыр чорда балага ничек ярдәм итәргә соң? Иң беренче чиратта төп ярдәмче – ул сезнең эмоциональ халәтегез. Әгәр дә сез баштан ук балалар бакчасы белән канәгать  түгел икәнсез һәм бакчадан бер нинди яхшылык көтмисез икән, балагыз да шуны тоячак. Сезнең кечкенәгез өчен бу тормышның бер яңа этабы дип уйласагыз, шул тойгыларыгыз балагызга да күчәчәк.

Балагызны күбрәк мактагыз! Аның инде зур үскәнлеге һәм балалар бакчасына йөри башлавы турында әйтеп торыгыз.

Барыгызга да уңышлар телибез.