"Көйсезлек"
консультация (подготовительная группа) на тему

Ямалова Гулфара Мунавировна

Әти-әниләргә кечкенә киңәшләр

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koysezlek.docx17.4 КБ

Предварительный просмотр:

             Көйсезлек

Балаларның холыксызлыгы, үҗәтлек күрсәтүе, үзсүзлелеге, ягъни бер сәбәпсез, кирәксә-кирәкмәсә дә нидер таләп итүе, өлкәннәргә каршы төшүе, нигезсез теләк белдерүе балаларның көйсезләнүе дип атала.

Көйсезләнү, кирелек, үзсүзлелек еш кына баланың яшь үзенчәлегенә бәйле, мәктәпкәчә яшьтәге һәм башлангыч сыйныфта укучы балаларның нерв системасы какшаган яки ныгып җитмәгән була.

Бала, әлбәттә, бер сәбәпсез генә көйсезләнми. Кайвакытта ул бик нык арый, аньщ йокысы килә яки авырый. Шуннан соң бала көйсезләнә башлый. Мондый очракларда балага ял итү яки табиб ярдәме кирәк.

Көйсезләнүнең төп сәбәбе - дөрес тәрбия бирмәү. Моны гади генә бер мисалда карап үтәргә мөмкин. Бала әнисеннән тыныч кына сорый: "Әни, уенчыкны бир әле, уйнарга чыгыйм-чы". Бу үтенечкә әнисе, үз эшеннән аерылмыйча, салкын гына җавап бирә. Бала күпме генә сораса да һаман бер үк җавапны ала. Шуннан соң ул кычкыра, сикерә, тыпырчына, йодрыгы белән суккаларга тотына. Ә ана кеше баланың мондый хәлен күреп, куркуга кала: "Ул бигрәк нервлы", - ди. Яки анага бала бик кызганыч булып тоела. Ул: "Бигрәк күңеле төште, үпкәләде", - дип уйлый. "Нәрсә уйларлар инде алар бу тавышны ишетеп", - дип әни кеше күршеләреннән ояла башлый. Шул сәбәпле ул: "Ярый, ал уенчыкны, тик тавышланма гына", -ди. Яки "Ярый, синеңчә булсын, уйнарга чык", - дип"котыл-макчы" була. Бала көйсезләнеп анасын җиңеп булуын сизеп ала.

Мондый очракта ата-аналарга ни эшләргә соң? Бу очракта нык торырга, түземле булырга, иң яхшысы баланьщ сог раганын тыныч кына үтәргә, тыңларга яки сораганын үти алмавының сәбәбен аңлатырга кирәк. Гаиләдәге үзара яхшы мөнәсәбәтләр, ата-ананың дөрес таләпләре баланьщ көйсезләнүенә урын калдырмый