Әтиләргә киңәшләр
консультация на тему

Миннахметова Накия Хамбаловна

Киңәшләр

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tilrg_kinshlr.doc20.5 КБ

Предварительный просмотр:

Әтиләргә киңәшләр.

Әйтмә син авыр сүз.

  • Гаиләдә низаг чыккан икән, араны төзәтү өчен адымны беренче Сез ясагыз, чөнки аңлашуга юлны хатын-кыз сала: аш әзерли, кер юа, өй җыештыра һ.б.
  • Өстәл артыннан рәхмәт әйтеп кузгал, чөнки үзеңә эшләгән яхшылыкны рәхмәтсез калдыру бик зур тәрбиясезлек.
  • Хатын-кызлар белән кара-каршы әйтешү ирләр эше түгел, ул Сезне бизәми.
  • Өйдә урамнан кергән аяк киеме белән йөрмә. Бу хатын-кыз хезмәтен таптау була.
  • Урамда яки кешеләр арасында хатын-кызга кычкыру – тәрбиясезлек. Мондый ирне хатын-кыз гына түгел, хәтта ирләр дә иң түбән җанлы дип саный.

Рәхмәт – зур сүз

“Рәхмәт” сүзе мең бәладән коткарыр дигән бит элекке кеше. Әйдәгез бер-беребезгә рәхмәт әйтешик, балага да, әти-әнигә дә күңелле булыр.