Әти-әниләр өчен консультация «Бала тәрбияләүдә ир кешенең роле»
консультация по теме

консультация

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bala_trbiyalud_ir_keshenen_role.docx20.24 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән муниципаль районы Башкарма

комитетының «Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе муниципаль учреждениясе»

Әти-әниләр очен консультация

«Бала тәрбияләүдә ир кешенең роле»

                                                                 Мәктәпкәчә мәгариф муниципаль

                                                              бюджет учреждениясе «Гомуми                                                                  

                                                              үстерешле 37нче балалар бакчасы

                                                                  татар теле тәрбиячесе Миндубаева Г.С.

                        РТ, Түбән Кама

Күптән түгел генә шундый мәзәк ишеттем. Бер баладан “Сиңа ике кул нигә кирәк?“ дип сораганнар. Бу бала җавап итеп: “Бер яктан әнинең кулын, икенче яктан әтинекен тотып җитәкләшеп барыр өчен,“ дигән.

 Бу мәзәкне тыңлагач, баланың самими җавабыннан күземә яшьләр килде. Аның өчен төн йокыларын йокламый, үзе ашамаганны да ашатучы әнисе генә түгел, ә әтисенең дә янәшә булуы, аның белән һәрчак бергә атлап баруы да мөһим икән әле сабыйга.

 Тик бүгенге көндә “әтиләребез” балаларының бу теләкләрен канәгатьләндерә аламы икән соң? Тигез гаиләдә үсеп тә балалар үзләрен ялгыз хис итмиләрме? Җәбер-золымнардан саклап, күркәм үрнәк күрсәтә беләме аларга әтиләре?

 Ике ел рәттән булган педагогик практика дәверендә, мин шундый күренешкә тап булдым: укучы балалар үз-үзләрен тотышлары буенча берничә төркемгә бүленәләр. Беренчеләре үзләрен шактый иркен тота, тәнәфестә генә түгел, дәрестә дә горур басып җавап бирә, башкалар тарафыннан кимсетелми. Икенче төркем үзләрен кыюсыз тоталар, җавап биргәндә каушый төшәләр, әрсез иптәшләреннән ераграк йөрергә тырышалар. Өченчеләре исә үзләрен шактый агрессив тоталар, бик сирәге генә яхшы укый, беренче санап үтелгән төркем белән еш кына конфликтка керәләр, икенчеләрен кыерсыталар.

 Беренче төркем балалар - тигез гаиләдән (гадәттә, яхшы тормышлы). Сөйләшкәндә “минем әти болай итте”, “миңа шуны алды” - дип сөйләшәләр. Баланың әтисе турында фикере югары, үзен аның шикелле тотарга тырыша. Еш кына башка балаларны кимсетә. Икенчеләренең әти-әнисе булганы да, булмаганы да бар. Болары - тигез гаиләдән булып та, үзләрен кыю тота алмыйлар. Сәбәбе: я бала әти-әнисе белән уртак тел таба алмый, еш кына алар тарафыннан кыерсытыла. Ягъни ата-ана балада үз-үзеңне хөрмәт итү хисен тәрбияләп бетерә алмаган. Әйткәнемчә, бу төркемгә тигез гаиләдән булмаганнар да керә. Гадәттә, болар әтисе (яки әнисе) булмауны кимчелек итеп кабул итәләр, шуңа күрә алар өчен беренче төркем шактый югары күренә.

 Өченчеләре: шулай ук ярым ятимнәр. Алар тормышларының бу җитешсезлеге сәбәпле, бәхетле балаларны күралмыйлар. Сыйныфта ызгыш, сугыш оештырып алу - аларга бу яраны оныттырып торган кебек була. Бу балалар, үзләренчә, башкалардан ким булмауларын, киресенчә, өстен һәм көчле икәнлекләрен исбатларга тырышалар.

Әлбәттә, минем фикерем белән килешмәүчеләр дә булыр, чөнки тормышта башка төрле очраклар да булып куя. Ләкин, гадәттә, шундый нәтиҗәләр чыгарырга мәҗбүр буласың. Әлеге мәсьәләне уңай якка хәл итү укытучы җилкәсенә төшә, тик тәрбия орлыкларының күп өлеше мәктәптә түгел, ә гаиләдә салына шул. Балаларны камил акыллы, белемле, тәрбияле итеп үстерер өчен гаиләне нинди тәртипләргә нигезләнеп алып барырга икән соң? Ярый, бала беренче төркемдәге кебек, үзен иркен тотарга өйрәнеп үссә. Әмма аны мәрхәмәтле, башкаларга (бигрәк тә ата-ананың үзенә) хөрмәт белән карый торган булыр дип кем ышанып әйтә ала?!

 Бала тәрбиясе хакында Ислам дине нинди фикердә икән?!

 Әлбәттә, мөселман гаиләсендә төп башлык - ир кеше. Аллаһ Тәгалә аны физик яктан да, акыл ягыннан да хатын-кызлардан көчлерәк итеп яраткан. Раббыбыз Коръәндә дә ир затының өстенлеген хәбәр итә. Шуңа күрә ул гаиләсен туендырып калу гына түгел, ә ныклы тәрбия бирүдә дә җаваплы. Мөселман тартмый, спиртлы эчемлекләр кулланмый, балаларының анасына хыянәт итми, һәрчак матур, йомшак итеп сөйләшергә тырыша, башкаларга карата ярату тәрбияли. Әлбәттә, бала мондый атаны хөрмәт итәчәк, чөнки үзе өчен борчылып, кирәк вакытта булышып, аның мөмкинлекләрен аңлап эш иткән кешене кем яратмас?! Ата кешенең әнисенә булган җылы мөнәсәбәтен күреп, бала хатын-кызның хөрмәткә лаек икәнен күреп үсә.

 Тик бүгенге көндә без алда язылып үтелгәннәрнең киресе белән очрашабыз шул. Балалар “Кемне күбрәк яратасың?” – дигән сорауга:

- Әнине күбрәк, - диләр. - “ Ә, әтиеңне?”

- Әтине дә яратам. Тик әнине күбрәк. Чөнки әти аракы эчә, әнигә суга һ.б. кебек сүзләр белән җавапланалар.

Шундый хәлләрдән соң, “ Әллә ирләр балаларын яратмыйлар микән?”- дип уйларга мәҗбүр буласың. Юк, ярата, бик ярата әти кеше баласын. Тик юлдан яздыру чаралары (моңа, әлбәттә, начар гадәтләр керә) тәэсирендә, ир кеше балаларына тиешле дәрәҗәдә игътибар бирми башлый, бозыклык аның уй-фикерләрен чуалта, аның өчен гаиләнең әһәмияте югала. Хәтта тормышны алып бару да хатын-кыз җилкәсенә төшә. Менә шуннан соң нинди тәрбия турында сүз барырга мөмкин инде?!

“Ә нигә автор дини тәрбия турында сөйли, нигә ирләрнең Исламда булган ролен ассызыклый?“ - диючеләр булыр. Чөнки Ислам гына дөрес юл аша алып бара. Анда ирләрнең дә, хатыннарның да, хәтта балаларның да бурычлары, хокуклары билгеләнгән инде. Гомумкешелек кыйммәтләрен генә алга сөргән, динсез гаиләдә үскән бала да әти-әнисеннән куркып, аларны борчымыйм дип, начар эшләрдән сакланырга мөмкин. Әмма хәзерге бозык җәмгыять аны

“Синең нишләп йөргәнеңне әти-әниең гел күреп тормый бит, алай бөтен нәрсәдән тыелып йөрмәсән дә була”, дигән фикергә китерергә мөмкин. Ә динле гаиләдә үскән бала белә: өлкәннәр күзәтеп тормаса да, кылынган гамәлләрнең барысы да Аллаһ Тәгаләгә мәгълүм, Аннан куркырга кирәк. Ислам законнары буенча яшәгән ирне хатыны да хөрмәт итәр, балалары да олылап яшәр, Раббыбыз да риза булыр. Әлбәттә, Аллаһ юлыннан тайпылып, гөнаһка баткан, үзен хөрмәт итмәгән ирне кайсы хатын-кызның яратасы, кадерлисе килер икән?! Үрнәкне күрсәтүче - ир-ат үзе бит!

 Мәкаләмнең ахырын Ризаэтдин Фәхретдиннең “Нәсыйхәт” хезмәтендә басылып чыккан (“Ата әдәпләре“ бүлеге) киңәшләренең берсе белән тәмамлыйсым килә:

 “Балагыз күз алдында үз-үзегезне хөрмәтле тотыгыз, алар сездән үзләрен тотарга өйрәнсеннәр вә бу күләгәдә гаилә эчендә бердәмлек вә мәхәббәт нык булыр”. Янә:

 “Балаларыгызны кеше дип санап, аларның адәм булуларын теләсәгез, аналары белән гүзәл мөгамәлә итегез. Бала мәхәббәте - ата белән ана арасында уртак икәнен балаларыгызга гамәлләрегез белән белдерегез. Әгәр дә алар сездән мондый нәрсәләрне күреп үскән булсалар, үзләре дә сездән алган гыйлем вә тәрбияләре күләгәсендә, үз хатыннары белән гүзәл тормыш итәрләр, үз балаларын тәрбияләүдә дә кимчелек күрсәтмәсләр”.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бала тәрбияләүдә әтинең роле

Әти гаиләнең башлыгы . Ул кинәт кенә килеп чыккан ситуациядән чыгу юлын табарга тиеш Һәм һәрвакыт гаиләсе һәм баласын кайгыртып торырга тиеш. Балага кечкенәдән үк нәрсә ярый , нәрсә ярамый икәнен аңла...

Сәламәт бала тәрбияләүдә тәрбияченең роле

Балалар бакчасында сәламәт бала тәрбияләүгә багышланган чыгыш....

“Бала тәрбияләүдә театрның роле”

“Бала тәрбияләүдә театрның роле” Күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйри: "Табигый сәләтлелек ул очкын гына, ул сүнәргә дә, кабынып китәргә дә мөмкин, ...

Бала тәрбияләүдә әти роле.

ата-аналар белән эш...

"Бала тәрбияләүдә әти-әнинең роле"

"Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”...

"Бала тәрбияләүдә ир кешенең роле"

Консультация для родителей...

"Бала тәрбиәләүҙә әсә кешенең роле"

Бала тәрбиәләүҙә әсә кешенең роле тураһында...