Консультации для родителей
консультация (младшая группа)

Шамиева Альбина Шавалиевна

1."Балалар нигә ялганлый?"

2."Бала тәрбияләүдә дөрес аралашуның роле"

3."Әгәр бала курка"

4."Нәниләрнең сөйләм телен үстерүдә уен алымын куллану"

5."Возрастные особенности детей 2-3 лет"

Скачать:


Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ТҮБӘН КАМА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА

КОМИТЕТЫНЫҢ “МӘКТӘПКӘЧӘ МӘГАРИФ ИДАРӘСЕ”

МУНИЦИПАЛЬ  УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

Әти әнилэр өчен консультация

«Балалар нигә ялганлый?»

                                                                                     Төзеде: педагог-психолог

                                                                                                  Шамиева А.Ш.

ТҮБӘН КАМА ШӘҺӘРЕ, 2019

 Балаларның ялганлавы безне борчый, ачуыбызны чыгара, аптырашта калдыра, ә кайчакларда көләсене дә китерә, шулай бит, хөрмәтле ата-аналар? Мондый хәлләрдә без нишләргә тиеш соң ?  Әле   генә  ялганлаган балага җәза бирергәме? Алдашуның көчсезлек, куркаклык  һәм  башка  начар сыйфатлар билгесе икәнен тагын бер тапкыр аңлатып караргамы? Әллә , ялганы тотылганны яшермичә , бала белән бергә көләргәме?

  Ә бит сабыйның алдашу сәбәпләреннән иң зурысы-аның өлкәннәргә ышанып җитмәвендә. Бала ялгыш эшләгән нинди дә булса ярамаган эше өчен өлкәннәр җәза бирер дип курка, шуңа күрә ялганлый. Бала күңелендәге бу курку бер сәбәпсез тумый . Моңа без, өлкәннәр, гаепле .

     Тән җәзасының бер ниндие дә , хәтта иң җиңеле дә бала тәрбияләүдә яхшы чара булып исәпләнми. Кеше күңелендә курку тәрбияләргә ярамый. Ә тән җәзасы кебек чаралар балаларда  мескенлек , кимсенү, тигезсезлек хисе тудыра.

Сабыйга җәза бирергә бик ашыкмыйбызмы соң без? ( Имештер, бер-ике тапкыр  суккалап алганнан соң берни дә булмас. Баланың сәламәтлегенә дә зыян килмәс...  Аның каравы икенче тапкыр ярамаган эш эшләмәс).

  Җәзадан курку күп очракта баланы ярамаган эш эшләүдән тыеп кала алмый. Өлкәннәрне алдарга, боргаланырга, хәйләләргә генә мәҗбүр итә.

  Бу мәсьәләдә безгә, өлкәннәргә, ихтимал, кат-кат уйланырга, үзебезгә тагын да таләпчәнрәк  булырга  кирәктер. “Ярамый” дигән  сүзне артык еш әйтмибезме? Сау-сәламәт баланың  кызыксынучан , күпне белергә омтылучан , хәрәкәтчән һәм тиктормас булырга тиешлеген онытып җибәрмибезме ? Бала, үзе аяк баскан дөньяның серләренә төшенү өчен, һәр вакыт, һәр җирдә тикшеренергә , сынап , тәҗрибәләр ясап карарга тиеш бит.

   Балалар  ялганлавының  икенче  сәбәбе–сабыйның  үз шәхесен  расларга  омтылуында.Мондый гайре табигый омтылыш өлкәннәрнең балага карата педагогик булмаган мөнәсәбәттән килә. Кайчакларда  без балаларның йомшаклыгыннан, кыюсызлыгыннан , куркаклыгыннан көләбез. Сабыйга, ирония белән :”Син куркак инде!”,”Бер дә көчең юк икән синең !” кебек сүзләр әйтәбез, аны кайбер яклардан өстенрәк бүтән балалар белән чагыштырабыз. Шулай итеп кечкенә кешенең шәхесен кимсетәбез.

   Мондый очракларда безгә , өлкәннәргә, мөгаен, баланың ялганын фашитмәскә,

ә сабыррак  булырга,яхшы  эшләре  өчен  аны  ешрак  мактарга, тырышлыгына  күбрәк игътибар итәргә , сабыйда үзебез күбрәк теләгән сыйфатларны булдыру юлларын эзләргә кирәктер.

Курыкмаска ....    Бергәләп  шундый әкият-вакыйгалар уйлап чыгарырга кирәк: аның төп герое безнең  сабыебыз булсын һәм ул көчлелеге-кыюлыгы белән кешеләрне таң калдырсын . Җае чыккан саен балада үз-үзенә, үзенең мөмкинлекләренә һәм көченә ышаныч тәр бияләү зарур.Андый хәлләрдә бала, үрнәк итеп куелган башкалардан көчлерәк  тә, әдәплерәк тә, кыю рак та була алмагач, булмаган яхшы сыйфатларын бар дип , үзе шундый ситуциялщр уйлап чыгара, имештер ул анда гаҗәеп-искиткеч батырлыклар күрсәткән.  

   Бала ялганының тагын бер варианты –якыннарын, әти-әниләрен, туганнарын һәм дусларын чынбарлыктагыдан яхшырак итеп күрсәтергә тырышу. Бер кызның искитмәле  әтисе турында  шундыйрак  уйдырма – хыялын  үзегезнең  дә ишеткәнегез бардыр: аның әтисе имештер, түбәсен күккә терәтеп биек йорт салган... Парашют белән Африкага очкан... Кызына сөйләшә торган попугай бүләк иткән. Бу-сабыйның хыялда гына күз алдына китерә ала торган гаҗәеп  әтисе турындагы беркатлы уйдырма-әкияте. Аның әтисе исә-эчкече,га иләсенә күп кайгылар китергән кеше.

      Балалар уйдырмасының өченче варианты да бар. Бу-ачыктан-ачык уен, бирелгән темага яисә бөтенләй бернинди темасыз-нисез фантазия.

Бәхеткә каршы , ата-аналарның күпчелеге андый түгел. Ә шулай да... Шулай да , ихтимал , балаларыбызның өлкәннәр өчен башка тормыш , башка мөнәсәбәтләр , башка гамәлләр һәм характерлар уйлап чыгарырга тырышуы тикмәгә генә түгелдер? Ихтимал, хакыйкатькә төшенү өчен, балаларның бу уйдырмаларына безгә дә колак салу тиештер? Һәм бу очракта безгә, мөгаен, балаларны  түгел, ә үзебезне  яңадан тәрбияли башларга кирәктер?  Яисә, сабыйлыклары  һәм  аңлап бетермәүләре сәбәпле, кызларыбыз  һәм  малайларыбыз  безнең  нинди дә булса эшләребезгә дөрес бәя бирә алмаганнар икән, бала белән тыныч  кына сөйләшергә , бу очракта нәрсәне ничек аңларга икәнен төшендерергә кирәк.

   Димәк , бала бик тере , күпне белергә омтылучан. Аның бу бик яхшы сыйфатын китаплар укып , театрларга йөреп, бергәләп уйлап чыгарган уеннарны уйнап хупларга , үстерергә кирәк. Әгәр дә  инде уйлап чыгару , хыял дигән әйберләрне әллә кайчан онытып бетергән булсак( кызганычка каршы, дусларым, алай да була!), бу файдалы сыйфатны (Һәрхәлдә , тәрбия эшендә) бик тиз генә үзебездә яңадан булдыру ягын карарга кирәк. Бу сыйфат безне яраткан улларыбыз һәм кызларыбыз белән якынайтып кына калмас ,ә бөтен сәнгатьнең нигезендә яткан шул “матур уйдырманы”, юмор хисеннән, тормышны озаклап күзәтүдән туган зирәклекне ачыграк, тирәнрәк,җитдирәк аңларга ярдәм итәр.

                                                  Литература.

  1. Поливанова К.Н. Психология возрастных кризисов. – Москва: Академия, 2000
  2. Дьяченко О. М., Лаврентьева Т. В Психологические особенности   развития дошкольников. – Москва: Эксмо, 2009




Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ТҮБӘН КАМА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА

КОМИТЕТЫНЫҢ “МӘКТӘПКӘЧӘ МӘГАРИФ ИДАРӘСЕ”

МУНИЦИПАЛЬ  УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

Әти әнилэр өчен консультация

«Бала тәрбияләүдә дөрес аралашуның роле»

                                                                                                    Төзеде: педагог-психолог

                                                                                                  Шамиева А.Ш.

ТҮБӘН КАМА ШӘҺӘРЕ, 2020

Баланың тирэ-юньне танып белуендә аралашу зур роль уйный. Бала иптәшләре һәм зурлар белән уйнаганда һәрвакыт аралашырга тиеш. Аралашу вакытында баланың фикерләу сәлате, сөйләм теле усә.

Куп кенә әти-әнилэр эшкә китү сәбәпле, балаларны һәрвакыт игътибарда тота алмыйлар.

Психологлар әти-әнилэргә 10 кагыйдәне тәкъдим итәләр.

1 КАГЫЙДӘ. Өйгә ачыгып кайтмайтмагыз.

Ач кеше тиз кызып китучэн һәм түземсез була. Кайвакытта баш авыртуга да cәбәп була. Эштән китер алдыннан чәй булса да эчегез.

2 КАГЫЙДӘ. Артык арудан сакланыгыз.

Куп эшләү кешенең кәефенә бик зур йогынты ясый. Кеше тиз кызып китучәнгә әйләнә, шуна күрә эш вакытында ял итеп алырга онытмагыз. Сезнең эштәге мәшәкатьәэр өчен бала гаепле тугел. Өйгэ керер алдыннан «эштәге мәшәкатьләрне» ишек артында калдырыгыз.

3 КАГЫЙДӘ. Эшегезне баренче урынга куймагыз.

Гайләдә эшне беренче урынга куеп сөйлэшмәгез. Бала белән аралашканда  - ул һәм гайләнең беренче урында икәнен искәртеп торыгыз.

4 КАГЫЙДӘ. Иң мөһиме бала белән аралашу.

Сез ашарга пешеру, өйгә алып кайткан эш белән мәшгуль булсагыз да, бала сезгә яналыкларын сөйләргә килсә читкә этәрмәгез. Аның һәлен белегез, фикерен тынлагыз, борчыган сорауларына жавап бирегез. Бала – ул кеше. Ашарга хәзерләү һәм эш көтеп торыр.

5 КАГЫЙДӘ. Бала ярдәмче һәм гаиләдә тигез хокукларга ия шәхес.

Узең теләмәгән эшне баладан таләп итмә. Савыт-саба, идән юуны чиратка салырга мөмкин. Сез барыгызда бер гаилэ әгъзаләре.

6 КАГЫЙДӘ. Баладан күпне таләп итмәгез.

Сез зур кеше, шул сәбәпле күп беләсез һәм эшли аласыз. Сез савы-сабаны да яхшырак юасыз, уеннарны да остарак уйныйсыз. Бала белән аралашканда ул узен оста, яхшы уйлап чыгаручы итеп тойсын. Шул очракта ул иптәшләре арасында узен ышанычлы тотачак.

7 КАГЫЙДӘ. Эш ул - яшәү чыганагы.

Эш ул – гаиләне матди яктан тотрыклы иту өчен генә. Әгәр дә эш сезнең өчен яшәү мәгънәсе булып торса, бала үстерүне кичектереп торыгыз. Мондый гаиләдә бала бәхетсез була. Ул тизрәк үсеп өйдән чыгып киту ягын карый.

8 КАГЫЙДӘ. Ишетә һәм күрә белегез.

Баланын – рәсем ясавын, фикерләвен, уйлап чыгарган шигырьләрен, куп кенә әти-әниләр әлегә бу кирэк тугел дип кенә карыйлар. Ләкин, чын барлыкта баланың барлык сүзләре, эшләре, шулай ук сезнеке шикелле бик мохим һәм кирәкле. Әгәр көлеп карыйсыз икән, сезнең беркайчанда арагызда ышаныч булмаячак. Баланы бәяләмәгез, ә аңларга тырышыгыз.

9 КАГЫЙДӘ. Бала белән фикерләшегез.

Балага узегезнең фикерләрегезне һәм хисләрегезне сөйләгез. Сез баланы әле «олылар фикеренә» үсеп җитмәгән дип уйламагыз. Кайвакыт бала фикере, олы кеше фикереннәндә яхшырак булып чыга. Бала белән аралашканда, ул узенең фикерен әйтергә өйрәнә, фикерләү сәләте үcә. Шул чакта бала якыннары белән ачыктан-ачык сөйләшергә өйрәнә һәм ышанычы арта.

10 КАГЫЙДӘ. Матди якны кисәтмәгез.

 Баланың матди яктан тотрыклыгын сез тәшкил иткәнне искәртмәгез. Бу баланы кимсетә һәм кыерсыта. Бар нәрсәдә ышаныч һәм ярату белән төзелергә тиеш.

Литература.

 

  1. Бруменская Г. В., Карабанова О. А., Лидерс А. Г. Возрастно-психологическое консультирование. Проблемы психического развития детей. – Москва: МГУ, 1991.
  2. Гиппенрейтер Ю. Б. Общаться с ребенком. Как? – Москва: Аудиокнига, 2000.

3. Минияров В. М. Психология семейного воспитания. –             ВоронежМОДЭК, 2000.



Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ТҮБӘН КАМА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА

КОМИТЕТЫНЫҢ “МӘКТӘПКӘЧӘ МӘГАРИФ ИДАРӘСЕ”

МУНИЦИПАЛЬ  УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

Әти-әнилэр өчен консультация

«Әгәр бала курка»

                                                                                                    Төзеде: педагог-психолог

                                                                                                    Шамиева А.Ш.

ТҮБӘН КАМА ШӘҺӘРЕ,2020

Әгәр бала курка

Курку баланың шәхси сыйфаты булып китмәсен.Андый кешеләр һәрвакыт эш башларга куркып торалар, көн саен нинди дә булса начар хәбәр килүен көтәләр, хисси яктан бер чиктән икенчесенә ташланучан булалар, беркемгә дә ышанмыйлар. ә бу исә турыдан- туры неврозга китерә.

Психологлар куркуны шәхеснең үз-үзен тотышының бер төре дип саныйлар. Курку бөтен сәламәт кешегә дә хас. Куркуның тиешле дәрәҗәдә булуы кешенең эчке мөмкинлекләрен эшкә җигәргә ярдәм итә.

Курку килеп чыгуның сәбәбе - баланың эчке конфликты, аның үз- үзе белән клешмәве, максатларының теләкләре белән туры килмәве нәтиҗәсе.

Бу нидән килеп чыгарга мөмкин? Беренчедән, балага капма-каршы таләпләр куелудан. Мәсәлән, әни кеше аңа нәрсәдер эшләргә куша, әтисе шуның өчен орыша, әбисе эшләргә кушкан әйбер өчен әнисе орыша, һ.б. Шулай итеп, өйдәге низаг баланың эчке дөньясына күчәргә мөмкин. Бала күңеле ике якны да килештерергә тели, ул ике якка бәргәләнә. Әгәр инде ул хисчел булса, барлык әйберне дә күңеленә якын алса, ул үзенә нинди генә эш кушсалар да, аны куркып башкара башлый.

 Икенчедән, эчке конфликт балага көче җитмәгән таләпләр кую нәтиҗәсе булырга мөмкин. Иң киң таралган ситуация – «син иң яхшы булырга тиеш». Андый бала үзен яратсыннар өчен тырышырга мәҗбүр була. Үзен яратмаслар дигән эчке фикер баланы куркучан итү ихтимал. Шулай ук ата-ананың баланы яратмаган шөгыль белән шөгыльләнүгә мәҗбүр итүе дә тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Әйтик, әти кеше спортны нык яратып, баласының да спортчы булуын тели. Күңел тартмаган спорт төре белән шөгылҗләнү балада “ә җиңелсәм ни булыр?” дигән курку тудыра, ә бу исә вәсвәсәле, шөбһәчел булуга китерә.

       Өченчедән, эчке конфликт баланы кимсетә торган таләпләр, якын кешеләре тарафыннан эмоциональ якынлык булмау нәтиҗәсе. Балаларны яратырга кирәклеген бар кеше дә белә, тик менә бала темпераменты, зәвыкләре, кызыксынулары белән ата-анага охшамаган булса, еш кына ике арага киртә барлыкка килә. Ата-ана баланы үзенеке буларак ярата,ләкин шул ук вакытта холкы-фигыле белән беркемгә дә охшамаганлыгы өчен чит итә. Балага карата тискәре хисләрне ата-ана яшерергә тырыша, ләкин гел алай булмый шул. Ни өчен биш минут элек кенә яратып, хэзер инде сәбәпсезгә ачулануны бала аңлый алмый. Ул тискәре хисләр кичерә бер яктан ул әти-әнисенең яратуын күрә, икенче яктан шушы хисләрне югалтудан курка. Бала тормышта терәкләрне югалтудан курка башлый. Бала өчен якын кешеләр никадәр күбрәк булса, шулкадәр яхшырак. Мәсәлән, ул әнисе белән генә торса, башка якын кешеләре булмаса, бердәнбер якын кешесенең орышуы аның өчен фаҗига булуы ихтимал – чөнки ул яшәү мәгънәсен югалтырга мөмкин.

                                                  Литература.

  1.  Василькина Ю. К.  Что делать, если ребенок боится. – Москва, Эксмо, 2013
  2. Дьяченко О. М., Лаврентьева Т. В Психологические особенности   развития дошкольников. – Москва: Эксмо, 2009




Предварительный просмотр:

Эти-энилэр очен консультация

“Нәниләрнең сөйләм телен үстерүдә уен алымын куллану”

Балаларның сөйләм телен үстерү балалар бакчасының төп бурычларының берсе булып тора. Балаларның сөйләм телен үстерү өчен кирәкле шартлар: уен, хәрәкәт эшчәнлеге, олылар белән аралашу, сөйләм телен үстерүгә ярдәм итүче махсус шөгыльләр уздыру.

Балалар бакчасында уза торган махсус уеннар һәм шөгыльләр балалар сөйләменең  төрле яклап үсеше өчен шартлар тудыра. Аларга түбәндәгеләр керә:телшомарткычлар, такмаклар, сюжетлы уенчыклар белән уеннар, уен-инсценировкалар, җырлы-хәрәкәтле уеннар, авазга өйрәтү уеннары  һ.б.;

әкиятләр, шигырьләр уку, балалардан эчтәлеген сөйләтү;

балалар әдәбияты әсәрләренә ясалган иллюстрацияләрне карау һәм алар буенча фикер алышу;

предметлы һәм сюжетлы картиналар белән уен-шөгыльләр;

гади табышмаклар чишү;

кече моториканы үстерүче уеннар.

Бу уеннар һәм шөгыльләрнең һәммәсе дә балаларның сөйләм телен үстерүгә булыша, шул ук вакытта аларның һәр төре бу процесска үзенчәлекле өлеш кертә.

Такмаклы уеннарны һәм җырлы уеннарны кулланганда балалар тәрбияче сөйләмен, төрле хәрәкәтләр ясап, күп тапкыр кабатлыйлар. Өстәвенә такмакларда һәм җырда кат-кат әйтелә торган иҗекләр була. Мондый уеннар вакытында бала һәм олы кеше арсында эмоциональ бәйләнеш тиз барлыкка килә. Болар барысы бергә балага сөйләмне аңларга, истә калдырырга һәм охшатып әйтергә булыша. Бала такмакларны, җырларны тиз отып ала һәм тиздән үзе мөстәкыйль рәвештә уйный башлый.

Авазларга өйрәтү уеннары вакытында балаларның фонематик ишетү сәләте үсә, бала сөйләмдә интонацияне дөрес куярга һәм авазларны дөрес итеп әйтергә өйрәнә.

Сюжетлы уенчыклар белән уеннар, уен-инсценировкалар балаларны диалог төзергә өйрәтә, сүзлек запасын баета, дөрес интонация белән һәм грамматик яктан дөрес сөйләшергә өйрәтә.

Балаларның сөйләмен үстерүдә бергәләшеп китаплар уку, рәсем-иллюстрацияләр карау, диафильмнар карау аеруча файдалы. Диафильмнар карау сөйләм үстерүгә булышлык ягыннан телевизордан мультфильмнар караудан файдалырак. Чөнки телеэкранда бер-бер артлы тиз алмашынучы кадрлар балаларның игътибарын билгеле бер предметта тупларга мөмкинлек бирми һәм “экран сөйләмен” дә балалар бик авыр кабул итәләр. Диафильм караганда исә билгеле бер кадрга игътибарны туплап, балаларга аңлаешлы итеп сөйләп барып була. Тәрбияче балаларга рәсемнәр күрсәтеп барырга, сөйләргә, сораулар бирергә дә өлгерә, балалар җавап бирергә авырсынганда предметларны, персонажларны, хәрәкәтләрне үзе атый, балаларны сөйләмгә тарта.

Балаларның сөйләм телен үстерүдә аеруча әһәмиятле урын предметлы һәм сюжетлы картиналар белән шөгыльләр үткәрүгә туры килә. Тәрбияче белән картиналар караганда балалар персонажларны таныйлар, исемнәрен әйтәләр, алдан өйрәнгән материалны исләренә төшерәләр. Картиналар белән шөгыльләр  күргәзмәле булуы белән балаларны үзенә тартып  тора. Һәр картина аерым бер сүз белән белдерелүче реаль предметны яки күренешне сурәтли. Рәсемнәрне карап һәм алардагы таныш предметларны аерып, балалар рәсемдә булмаган, ләкин үзләренең хәтерләрендә сакланган әйберләрне дә әйтеп бирәләр. Картиналарның бу үзлеге кече яшьтәге балаларның сөйләмен үстерүдә аеруча мөһим. Ул сүзнең билгеле бер объектка бәйлелегеннән акрынлап аерылуына булыша. Картиналар караганда анда булмаган предметларны да әйтеп бирә алу балаларда күрсәтмәлелеккә таянмыйча гына сүзлек материалы белән эш итә белүнең барлыкка килүенә һәм аның акрынлап үсешенә китерүче баскыч булып тора. Шуның нигезендә балалар башта олылар сөйләгәндә әкиятне тыңларга, ә соңрак шул әкиятне үзләре сөйләргә дә өйрәнәләр.

Педагогик процесста картиналарның төрле тематик тупланмаларын (савыт-саба, киемнәр, яшелчәләр, хайваннар һ.б.), эш-хәрәкәтне сурәтләүче сюжетлы картиналарны (“песи сөт эчә”, “балалар чана шуалар” һ.б.) һәм аларның эзлеклелеген (мәсәлән, әкияткә иллюстрацияләрне) кулланып була.

Картиналар белән уеннар вакытында балалар аларда сурәтләнгән предмет һәм хәрәкәтләрне әйтү генә түгел, тәрбияченең сорауларына киңәйтелгән җаваплар бирергә дә өйрәнәләр. Төрле лото, домино уеннары да, рәсемнәр кулланылучы гади сюжетлы уеннар да (мәсәлән, “зоопарк”, “кибет”, “курчакны ашату” уеннары һ.б.) картина белән уеннарга керәләр.

Шулай итеп, картина белән уен-шөгыльләр балаларның сүзлек запасын баетырга, сүзләрнең гомумиләштерелгән мәгънәсен формалаштырырга, грамматик дөрес сөйләмне үстерергә булыша, сөйләмне актив кулланырга теләк уята. Картиналы уеннар шулай ук балаларда исемен атаганда предметның образын күз алдына китерү сәләтен үстерә.

Балалар текстны тыңларга һәм эчтәлеген аңларга, аннары шул текстның эчтәлеген сөйләргә өйрәнсен өчен балаларга иллюстрациясез хикәяләр уку да кирәк. Бу балаларда тел ярдәмендә аралашу һәм фикерләү барлыкка килүгә булыша, баланы сөйләмдә предметларның үзлекләрен һәм хәрәкәтләрен белдерүче катлаулы җөмләләр куллануга этәрә.

Балаларның сөйләмен үстерүдә табышмаклар чишү һәм аларны бергәләп уйлап чыгару бик зур ярдәм итә. Табышмаклар чишеп уйнаганда балалар сүз белән тасвирлау һәм рәсемнәр ярдәмендә предметларны уйлап табалар. Мәсәлән, тәрбияче өстәлгә берничә уенчык (яки предметлы рәсемнәр) куя һәм сүз белән тасвирлау ярдәмендә балага шуның берсен табарга куша. Олырак балалар гади табышмакларны күз алдына китерү юлы белән генә дә чишә алалар.

Балаларның сөйләмен үстерүгә булышлык итүче уеннарга кече моториканы үстерүче бармак уеннары да керә. Бу уеннар вакытында кул чукларының, бармакларның хәрәкәтләре гади, ритмик сөйләм белән бергә башкарыла. Кул чукларының һәм бармакларның күнегүләре балаларның баш миендәге хәрәкәт үзәгенең үсешенә, ә ул исә үз чиратында балаларның кече моторикасы һәм сөйләме үсешенә китерә.

Баланың  сөйләмен үстерүче уеннарга җырлы-хәрәкәтле уеннар керә. Мондый уеннарның күпчелеге халык уеннары үрнәгендә төзелгәннәр һәм аларда фольклор элементлары була. Ләкин бу уеннар бик гадиләштерелгән, кыскартылган һәм кече яшьтәге балалар өчен яраклаштырылган. Җырлы-хәрәкәтле уеннар нәниләр өчен бик файдалы, чөнки алар балаларның хәрәкәткә, арлашуга, образлы шигъри сүзләргә булган ихтыяҗын канәгатьләндерәләр. Хәрәкәтләрнең сүзләр белән яраклашуы балага уенның эчтәлеген аңларга ярдәм итә. Олыларга бу уеннар балаларның симпатиясен, ышанычын һәм аңлы рәвештә тыңлауларын яулап алырга булыша. Бу уеннар баланың аралашу сәләтен үстерә, шәхесе формалашуга булышлык итә.

Җырлы-хәрәкәтле уеннар балаларның күңелен күтәрә. Моннан тыш балалар бер-берсе белән хәрәкәтләрен туры китерергә, кулга-кул тотынышып әйләнә буйлап йөрергә, пространствода ориентлашырга өйрәнә.

Җырлы-хәрәкәтле уеннар хәрәкәтләренең гадәти булмавы белән аерылып тора: алар сәнгатьле, пластикалы, текст ритмына һәм җыр көенә буйсыналар. Бу уендагы хәрәкәтләр уенның эчтәлеген тудыралар. Болар барысы бергә балаларның күзаллавын, музыкаль сәләтләрен үстерә. Мондый уеннар балаларга эстетик тәрбия бирүнең үзенчәлекле формасы да булып торалар. Мәсәлән, “Аккалач”, “Кәҗә-мәкәрҗә” уеннары.

Төзеде: педагог-психолог Шамиева А.Ш.



Предварительный просмотр:

«Возрастные особенности детей 2-3 лет»

Мы всегда рядом со своим ребенком, и немудрено, что иногда мы не успеваем за временем и воспринимаем его так, как будто он все еще тот малыш, каким был полгода назад. Мы продолжаем общаться с ним как с младенцем, делать за него то, с чем он уже вполне может справиться самостоятельно.

Но бывает и так, что мы опережаем события и нам кажется, будто ребенок уже достаточно взрослый, чтобы подолгу заниматься, быть усидчивым, ответственным, исполнительным, хотя на самом деле он еще совсем не готов к этому.

Вот почему очень важно знать о возрастных особенностях ребенка, его возможностях и потребностях, а также быть готовым к изменениям в его характере или типе поведения, которые становятся особенно очевидными в период возрастных кризисов.

Ребёнок на третьем году жизни растёт действительно не по годам, а по часам: для него имеет значение каждое слово, сказанное взрослыми, каждое новое знание формирует его внутренний мир.

Этот возраст считается одновременно и возрастом высоких достижений малыша, и сложным периодом строптивого непослушания, связанного с тем, что ребёнок страстно ищет самостоятельности, пытаясь найти себя в этом огромном, удивительно интересном мире.

Ребенок 2-3 лет очень эмоционален, однако его эмоции непостоянны, его легко отвлечь и переключить с одного эмоционального состояния на другое. Восстановлению эмоционального равновесия способствует так называемая ритмическая стимуляция – игры со взрослым, которые включают ритмичное покачивание, подбрасывание, поглаживание. Вы увидите, что эти игры позволяют решать и некоторые задачи интеллектуального развития детей. Маленький ребенок обучается только тому, что его заинтересовало, и только от того человека, которому он доверяет, потому что успешность обучения детей зависит от того, сложился ли у педагога с каждым малышом индивидуальный контакт. Именно поэтому необходимо уделять много внимания проведению периода адаптации ребенка к детскому саду и установлению в группе атмосферы эмоционального комфорта.

Речь и словарный запас ребёнка

Интенсивно развивается активная речь детей. К 3 годам они осваивают основные грамматические структуры, пытаются строить простые предложения, в разговоре со взрослым используют практически все части речи. Активный словарь достигает примерно 1000-1500 слов. К концу третьего года жизни речь становится средством общения ребенка со сверстниками. В этом возрасте у детей формируются новые виды деятельности: рисование, конструирование, игровая деятельность.

В этом возрасте дети:

Знают названия предметов, которые видят, которыми пользуются они и их родители. Понимают их функцию и степень важности.

Ориентируются в таких обобщениях: «Животные», «Птицы», «Транспорт», «Посуда», определяют, что из увиденного относится к определённой группе.

Начинают осваивать слова, обозначающие действия. Умеют сказать, что машина едет, самолёт летит, зайка на картинке бежит.

Понимают, в чём состоит смысл некоторых профессий, понимают, что делает продавец, шофёр, повар.

Отвечают на простые вопросы.

Задают вопросы взрослым.

Могут знать пару простых стихотворений до 4 строк.

С помощью взрослого могут составить рассказ по картинке.

Узнают животных или герое мультфильмов, по их характерным признакам и звукам.

Дети к трём годам могут использовать в речи имя существительное, определение, глаголы.

Игра и творчество в жизни малыша

Игра - это мощный стимул в развитии ребёнка. С её помощью он самовыражается, учиться подражать взрослым, запоминает название предметов, последовательность действий в той или иной ситуации Игровая деятельность для детей 2-3 лет имеет существенное значение для развития, определяя их продвижение в когнитивном, личностном и социальном развитии. Развитие ребёнка в 2 – 3 года подразумевает, что он может:

Помнить слова, стишков, песенок, считалок.

С удовольствием заниматься творчеством под руководством взрослого.

Рисовать карандашами, лепить из пластилина колбаски, шарики.

Окружающая ребенка среда должна быть простроена таким образом, чтобы поощрять стремление ребенка к самовыражению, игровой деятельности.

С этой целью необходимы различные материалы для игр:

Строительные блоки;

Пазлы;

Матрёшки;

Набор для имитации взрослой жизни: пластиковая посуда, чемоданчик доктора;

Развивающая литература, книги по возрасту;

Кубики;

Мозайки;

Вкладыши.

Развитие памяти и логического мышления

Внимание малыша в 2 года ещё не стабильное, но чем старше он становиться, тем больше времени может проводить за каким-то одним занятием. К трём годам малыш должен уметь удерживать внимание в течение 10 – 15 минут, если его что – то заинтересовало. Это может быть новая книжка, игрушка.

Что может ребёнок:

Уметь определять предмет по одной его детали (колесо от машинки, платье от куколки);

Определять, какого цвета предмет;

Уметь различать размер игрушки (какая машинка большая, а какая маленькая);

Различать форму предметов (круг, квадрат, треугольник);

Находить предмет по его характерным признакам;

Определять недостающие части по картинке;

Понимать значения определений (стул тяжёлый, мячик твёрдый, чай горячий).

Ребёнок в этом возрасте постоянно совершенствует свои навыки и умения. Именно сейчас может произойти скачок в развитии мелкой моторики, что позволяет малышу научиться многому (расстёгивать пуговицы, надевать носочки, аккуратно кушать из ложки). В этом возрасте характеризуется стремление к социализации, поиском контакта со сверстниками.

В 2 года малыш уже может:

Повторять действия взрослых, их жесты, слова, подмечать какие-то характерные особенности;

Перенимать стиль поведения общества, принятые в детском саду или дома.

Подготовила: педагог-психолог

Шамиева А.Ш.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Консультация для родителей на тему "Трудности с которыми сталкиваются дети с нарушением зрения". Консультация для родителей на тему "Игры и упражнения зимой".

Материал в первой консультации рассказывает родителям о трудностях с которыми сталкиваются дети с нарушением зрения, при освоении предметного мира.Материал во второй консультации подскажет родителям ,...

Консультация для родителей на тему: "Речевая готовность ребёнка к школе — консультация для родителей"

Школьное обучение предъявляет ребенку новые требования к его речи, вниманию, памяти.Наиболее значимым для ребенка 7 лет является переход в новый социальный статус: дошкольник становится школьником. Пе...

Консультация для родителей «Театрализованная деятельность в детском саду. Театр и родители». Консультация для родителей

«Театрализованная деятельность в детском саду. Театр и родители».Важнейшей предпосылкой совершенствования речевой деятельности дошкольников является создание эмоционально благоприятной ситуации, ...

Консультация для родителей «Кризис трёх лет» во второй младшей группе. Консультация для родителей «Родитель-пример поведения на улице и дороге»

Консультация для родителей «Кризис трёх лет» во второй младшей группе.Консультация для родителей «Родитель-пример поведения на улице и дороге»...

Консультация для родителей «Зачем читать детям книги?» Консультация для родителей Особенности речевого развития детей 2–3 лет. Консультация для родителей«Понимаем ли мы друг друга?»

Консультация для родителей «Зачем читать детям книги?»Зачем читать детям книги?Дети имеют огромную потребность, чтобы родители читали им вслух. Для благополучного развития ребенка семейное...