Мэктэптэ бер кон
календарно-тематическое планирование по обучению грамоте (подготовительная группа)

Гульнара Хайдаровна

Балаларны мэктэп белэн таныштыру, кызыксыну уяту

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mktpt_ber_kon1.docx20.75 КБ

Предварительный просмотр:

МӘКТӘПТӘ БЕР КӨН!

МАКСАТ: Балаларда мәктәпкә карата кызыксыну тудыру; балаларның мәктәп турындагы күзаллауларын киңәйтү; сөйләм телен, фикерләү сәләтен, танып-белү активлыгын үстерү.

ЗАЛ БИЗӘЛЕШЕ: Залның ярты өлеше балалар бакчасын хәтерләтеп (машиналар, курчаклар, төрле уенчыклар), ярты өлеше мәктәпне хәтерләтеп (парталар, төрле китап-дәфтәрләр, ручкалар куелган) бизәлгән.

Салмак кына көй яңгырый. Алып баручы чыга.

- Исәнмесез, хәерле бәйрәм кичләре безнең кадерле әтиниләребез, әби-бабайларыбыз, абый-апаларыбыз һәм килгән кунакларыбыз! Менә ничә еллар инде, күпме кичәләр, бәйрәмнәр шушы сүзләрдән башланган. Ә бу бәйрәмебез иң истә калганы, иң көтеп алганы, иң күңеллесе һәм шул ук вакытта иң-иң моңсуы да. Чөнки балаларыбыз үзләренең яраткан бакчалары белән хушлаша. Алар, тормышларының яңа баскычы булган, мәктәпкә барарга җыеналар. Кемнәр соң ул безнең мәктәпкә барычыларыбыз. Әйдәгез әле, көчле кул чабулар белән аларны каршылыйк.

йрәтәләр мәктәпләрдә" дигән җыр астында, матур итеп киенгән балалар чыга. (Алып баручы һәрберсенең исем-фамилиясен әйтә). Балалар бер түгәрәк әйләнеп килгәч, ярымтүгәрәккә басалар һәм монтаж шигырьләрен сөйлиләр.

1 бала: Сау бул ямьле, матур бакча

Без китәбез мәктәпкә.

Безне көтә серле дөнья,

Белем иле, әлбәттә.

2 бала:  Ике яшьтән бик сөенеп

Килдек сиңа "Әллүки"

Синдә телебез ачылды

Ишеттек без матур көй.

3 бала: Якты, матур гүзәл бина

Чисталык хөкем сөрә.

Тәмле ашларын пешереп

Апалар безне көтә.

4 бала: Әкиятләр сөйләп безгә

Сихри дөнья ачтылар.

Тукай, Алиш, Җәлилләрне

Күңелләргә салдылар.

5 бала: Алар безне өйрәттеләр

Һәрчак әйбәт булырга.

Өлкәннәрне хөрмәтләргә,

Нәниләрне- сөяргә.

6 бала: Ничә көннәр, ничә айлар

Кышын да, җәен дә

Сагынып сиңа килә идек

Бакчабыз. һәммәбездә.

7 бала: Тик нишлисең яшең тулгач,

Тормыш бит шулай куша.

Балачакның бер баскычы

Мәктәп белән тоташа.

8 бала: И, сөекле бакчабызны

Бер кайчан онытмабыз.

Ә шулай да якын дуслар

Без бүген хушлашабыз.

А.б. Әйе, балалар, бүген сезнең бик шатлыклы көнегез. Сез үстегез, зур булдыгыз, мәктәпкә барасыз. Ә икенче яктан караганда, бүген ямансудыр да. Сез үзегезнең бакча белән хушлашасыз. Җәй айлары бик тиз үтеп китәр, сезне мәктәп заллары көтә. Ә мәктәптә сезне бакча тормышына охшамаган кызыклы дөнья көтә. Ә нинди дөнья көтә икән? Әйдәгез әле, балалар, бүген үзебезне бер көн мәктәптә итеп хис итик. Ә мәктәптә балалр бакчасындагы кебек уеннар гына түгел, ә дәресләр, китап-дәфтәрләр көтә. Киттек, балалар, беренче дәрескә әзерләнәбез.

ҖЫР "ӘЙЛӘН-БӘЙЛӘН"  (Ф.Әбүбәкеров көе, Р.Миңнуллин сүзләре)

А.б. Я, балалар, уйнадык. Безнең беренче дәресебез башлана, әйдәгез утырабыз. (балалар парталарга барып утыралар). Безнең беренче дәресебез- математика. Дәрес вакытында балалар төз генә утырып, укытучы сөйләгәнне тыңлап утырырга тиешләр. Укытучы сорау биргәч, алар уң кулларын күтәреп җавап бирәләр. Уң кулыгызны күтәреп күрсәтегез әле. Мин сезгә беренче биремемне әйтәм. Игътибар белән тыңлагыз.

- 6 аю баласы җиләк ашарга баралар иде. 1 аю баласы арып артка калды. Ничә аю баласы алдан киткән икән? (5)

- 5 малай урамда футбол уйный иде. Шуларның берсен әнисе өйгә дәшеп алды. Ничә малай футбол уйнап калды инде? (4)

- Нинди савыттан эчеп булмый? (буш)

- Кайчан бернинди дә тавыш ишетелми? (тып-тын булганда)

- Нәрсәне йомык күз белән күреп була? (төш)

- Без,без, без идек

  Без ничәдер кыз идек.

 Өчебез китеп барды

 Берәү бүлмәдә калды. (4)

- Безнең бакчадан 6 малай, 3 кыз мәктәпкә укырга керә. Барлыгы ничә бала мәктәпкә керә? (9)

А.б. Бигрәк уңган балалар. Хәзер безнең тәнәфес. Тәнәфеснең нәрсә икәнен беләсезме соң? Тәнәфес вакытында балалар ял итәләр, уйныйлар, җырлыйлар, бииләр. Әйдәгез без дә җырлап алыйк.

ҖЫР: " ӨЙРӘТӘЛӘР МӘКТӘПЛӘРДӘ"

ШИГЫРЬЛӘР:

1 бала: Олы бәйрәм бүген бездә

Зурлар инде күбебез.

Бакча белән хушлашабыз

Бүген соңгы көнебез.

Тик елыйсым килә минем

Инде ни хәл итәсе.

Бакчадан, дуслар яныннан

Бер дә килми китәсе.

2 бала: Тәрбияче апа елый

Бу дөнья кызык кына.

Китәсе килми моннан да

Мәктәп тә кызыктыра.

Күңелле дә, күңелсез дә

Хәлемне белмиләр шул.

Китмәс идем, зур балалар

Бакчага йөрмиләр шул.

БАШКОРТ БИЮЕ.

А.б. Балалар, тәнәфестә ял итеп алдыгызмы? Хәзер безнең икенче дәрәсебез - рус теле.

На прошлом уроке мы с вами прочитали сказку "Теремок". А давайте сегодня мы её сыграем. Что у нас получится, посмотрим.

СКАЗКА "ТЕРЕМОК"

Автор: Стоит в поле теремок,

Он не низок, не высок.

Вот летит муха-горюха.

Муха-горюха: Чей домок-теремок,

Кто в тереме живёт?

Автор: Ни кто не отвечает, и стала она жить одна.

Комар-пискун.

Мышонок.

Лягушка-квакушка.

Зайчик-попрыгунчик.

Лисичка-сестричка.

Волк-зубами чёлк.

Михаил Потапович.

Полез медведь на самую крышу. Развалился теремок и негде стало жить зверятам.

СТИХ:

1 реб.  Наш любимый детский сад

Ты нам дом второй.

Расставаться в этот час

Грустно нам с тобой.

Все машинки аккуратно

Мы расставим в гараже.

Нам сейчас не до игрушек

Мы ведь взрослые уже.

До свидания, игрушки!

До свиданья, детский сад!

Не грустите. завтра утром

Приведут других ребят.

2 реб.  Праздник не простой у нас

Он бывает только раз

И сегодня в детский сад

Гости к нам не зря спешат.

Это праздник наш весёлый

Потому что скоро в школу

Только жаль, прощаться надо

Нам с любимым детским садом.

Это праздник - день прощанья

Грустный и весёлый

Детский сад, наш до свиданья!

Здравствуй, здравствуй школа!!!

А.б: А теперь у нас перемена!

Балалар: УРА! (Балалар урыннарыннан торып чабып китәләр).

ГРУЗИН БИЮЕ. (Лезгинка)

ШИГЫРЬ: Мәктәпкә барам, мәктәпкә

Кем анда бармый калган.

Әтини дә яшь чакта

Мәктәптә белем алган.

Мәктәпкә барам, мәктәпнең

Яктысы мине тарта.

Мәктәпкә барсам, көч-дәртем

Шатлыгым минем арта.

А.б: Тәнәфес тәмам. Балалар урыннарга утырыгыз.

Бала: Апа, без мәктәптә йоклыйбызмы соң?

А.б. Юк, балалар! Мәктәптә сезне йоклатмыйлар.

Балалар барысы бергә: УРРА!

А.б. Ә хәзер безнең татар теле дәресе. Бу дәрестә без хәрефләр белән, алфавит белән танышабыз. Әйдәгез әле, алфавитны кабатлап чыгабыз. Алфавитның хәрефләрен түгел, шул хәрефкә башланган исемнәр әйтәбез.

Алинә, Булат, Вилдан,

Гөлнара, Дамир, Елан,

Җәмилә, Зиннур, Илнур,

Камилә, Ләйлә, Мансур,

Нурия, Олег Петров,

Равил, Сәлим һәм Титов.

Ульяна, Фәрит, Хәйдәр

Калганын әйтеп җибәр.

А.б. Молодцы, балалар, исегездә тоткансыз. Ә нинди шигырьләр өйрәндек, кемнәрнең исендә.

1 бала: Бар минем дускаем,

Иң якын сердәшем.

Һәр җирдә, һәр эштә

Киңәшчем иптәшем.

Өйрәтә ул миңа

Бар фәнне телләрне.

Юк аның белмәгән

Сәнгате, һөнәре.

Син аны беләсең

Кем соң ул? Уйлап тап.

Иң якын дускаем

Киңәшчем - ул китап

2 бала:  Китап кибетенә без

Әтием белән барып.

Матур тышлы өр-яңа

Әлифба сатып алдык.

Ачып карагач аны

Мин шатландым тагын да

Андагы хәрефләрнең

Өйрәнермен барын да.

Күп нәрсәләр белермен

Туган илем турында

Мин бит инде зур булдым

Әлифбам бар кулымда.

А.б. Әйдәгез әле мин сезгә табышмаклар әйтеп карыйм.

Акчасыз керәсең - хәзинә алып чыгасың.(мәктәп).

Сөяге юк, теше юк, сөйләмәгән сүзе юк. (тел).

Эче тулы балалар

Парталар һәм такталар.

Бик тырышып белем бирә

Абыйлар һәм апалар. (мәктәп).

Укырга да өйрәтә

Язарга да өйрәтә.

Аны белә һәр кеше

Ул була                  (укытучы).

А.б. Менә дәресебез ахырында татар теле гимны булган Габдулла Тукай сүзләренә язылган "Туган тел" җырын җырласак, бик дөрес булыр иде дип уйлыйм, балалар.

ҖЫР "ТУГАН ТЕЛ"

ШИГЫРЬ:  Без дә үсеп җиттек менә

Мәктәпләргә барабыз.

Тик менә шунсы кызганыч

Сез биредә каласыз.

Без китә диеп, сез боекмагыз

Килер яңадан нәни балалар.

Әни кебек якын булдыгыз,

Мең рәхмәт Сезгә, газиз апалар!

САУБУЛЛАШУ ВАЛЬСЫ.

А.б. Менә безнең мәктәптәге көнебез дә ахырына якынаеп килә. Мәктәптә сезгә ошадымы соң? Балалар сезгә тагын шуны әйтәсем килә: кайда гына булсагыз да акыллы булыгыз. Кешеләр сезгә сокланып карасыннар. Мәктәптә тырышып укыгыз, көн саен 5, 4 ләр генә алыгыз. Әтиниләрегезнең сөенечләре булыгыз. Бакчадагы апаларыгызны да онытмагыз, алар белән һәрвакыт исәнләшеп йөрегез. Сезгә, хөрмәтле әтиниләр, рәхмәтемне әйтәсем килә. Һәрвакыт аңлашып, тату эшләдек. Балаларыгызның куанычын күреп, сәләмәт, бәхетле яшәгез.

Әтиниләргә сүз бирелә.

Балаларны бүләкләү өлеше.