Без мәктәпкә әзер
план-конспект занятия по обучению грамоте (подготовительная группа)

Зарипова Ильсеяр Рамазановна

 - Балаларда мәктәпкә кызыксыну һәм укырга теләк уяту;

-«Мәктәп», «Мәктәп кирәк-яраклары» темасы буенча балаларның сүзлек запасын киңәйтү;

-Әкият геройлары турында белемнәрен ныгыту;

-Уку һәм мәктәп турында мәкальләр белән таныштыру;

-10 эчендә кушу һәм алуга мисаллар чишүне ныгыту;

-1 дән 10 га һәм 10 нан 1 гә (кире) санауны кабатлау;

-Кәгазь битендә шакмаклар буенча ориентлашуны камилләштерү;

-Сүзлек белән эш итә белү, сөйләм телен, танып белү активлыгын үстерү, уку эшчәнлеген оештыра белү;

-Хәтерне, игътибарлыкны, фикерләүләүне арттыру;

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bez_mktpk_zer.docx26.55 КБ

Предварительный просмотр:

Яшь үзенчәлекләре:

Мәктәпкә әзерлек төркеме

Тема:

«Без мәктәпкә әзер!»

Эшчәнлек төре:

Оештырылган белем бирү эшчәнлеге

Эшчәнлеккә кертелгән белем бирү өлкәләре:

Сөйләм телен үстерү/танып белү

Максат:

Балаларның белем дәрәҗәсен, аларның мәктәпкә әзерлеген ачыклау.

Бурычлар: 

- Балаларда мәктәпкә кызыксыну һәм укырга теләк уяту;

-«Мәктәп», «Мәктәп кирәк-яраклары» темасы буенча балаларның сүзлек запасын киңәйтү;

-Әкият геройлары турында белемнәрен ныгыту;

-Уку һәм мәктәп турында мәкальләр белән таныштыру;

-10 эчендә кушу һәм алуга мисаллар чишүне ныгыту;

-1 дән 10 га һәм 10 нан 1 гә (кире) санауны кабатлау;

-Кәгазь битендә шакмаклар буенча ориентлашуны камилләштерү;

-Сүзлек белән эш итә белү, сөйләм телен, танып белү активлыгын үстерү, уку эшчәнлеген оештыра белү;

-Хәтерне, игътибарлыкны, фикерләүләүне арттыру;

-Балаларның мәктәп турында, мәктәп уңышлары һәм авырлыклар турында белемнәрен киңәйтү, кагыйдәләрне белергә өйрәтүне дәвам итү.

Методик алымнар:

Күрсәтү, уеннар уйнау, әңгәмә, сорауларга җавап бирү.

Җиһазлау:

Туп, кыңгырау, 10 эчендә мисаллар төшерелгән карточкалар, мәсьәлә чишүгә рәсемнәр, сузык һәм тартык авазлар, гади карандаш, шакмаклы битләр.

Алдан үткәрелгән эш:

Балалар белән мәкаль һәм әйтемнәр өйрәнү, мәктәп турында сөйләшү, видеоматериал карау, мисаллар һәм мәсьәләләр чишү.

Эшчәнлекнең структурасы:

I.Кереш өлеш (дәвамы 3 мин.)

Максат: балаларның игътибарын җәлеп итү, эшчәнлеккә кызыксыну уяту. Релакс минуты.

II.Төп өлеш ( дәвамы 25 мин.)

1. Уен: «Уйла һәм әйт»

2. «Мәктәп» уенын уйнарга җәлеп итү.

3. Мәктәптә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшү.

4. Уен «Әкиятләрнең исемен һәм авторын әйт»

5. Уен: «Дөрес итеп сана»

6. Рәсем буенча эш, мәсьәләләр чишү.

7. Уен «Киресенчә».

8. Уен «Дөрес итеп урнаштыр»

9. График диктант.

III.Йомгаклау өлеше ( дәвамы 2 мин. )

Максат: Эшчәнлекне йомгаклау. Нәтиҗә ясау.

Эшчәнлек барышы:

Релакс минуты: (тыныч композиция яңгырый)

Балалар, кәефегез ничек? Минем кәефем бик тә яхшы. Бүген барыбыз бергә булуыбыз белән мин бик шат. Без тыныч һәм игелекле, без ачык йөзле һәм ягымлы, без сәламәт. Шулаймы, балалар?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Тиздән балалар бакчасында сезнең чыгарылыш кичәсе булачак. Сез инде мәктәпкә китәсез. Балалар бакчасында без сезнең белән уйнадык та, яздык та, мәсьәләләр дә чиштек һәм хәрефләр өйрәндек.

Тәрбияче: Сез инде мәктәп турында күпне нәрсә беләсез. Хәзер, сез моны расларсыз дип уйлыйм. Мин сезнең белән уйнап алмакчы булам, сез ризамы? Балалар: Риза.

Уен: «Уйла һәм әйт»

Мин сораулар биреп туп ыргытам, туп тоткан кеше сорауга җавап бирә.

1. Мәктәптә балаларга белем бирүче кешене ничек атыйлар? (укытучы)

2. Мәктәптә балаларны ничек атыйлар? (укучы)

3. Мәктәптәге бүлмә ничек атала? (сыйныф) 

4. Укытучы укучыларга билгене кая куя? (көндәлек)

5. Ручка һәм карандашлар өчен тартма?  (пенал)

6. Дәресләр арасында ял минуты ничек атала? (тәнәфес)

7. Укучылар яза торган өстәл-ул ... (парта)

8. Озак каникуллардан соң укучыларга укырга кайчан? (1 сентябрь)

Тәрбияче: Афәрин! Барсын да беләсез, шуңа күрә мин сезгә «мәктәп»уенын уйнарга тәкъдим итәм. Хәзер кыңгырау чыңлаячак, һәм безнең балалар бакчасы мәктәпкә әйләнәчәк. Сез укучылар, ә мин – укытучы булырмын? Сез шуңа ризамы?

Балалар: Риза!

(кыңгырау чыңлый)

Тәрбияче: Парталар артына утырганчы сөйләшеп алыйк әле.

Әйтегез әле, зинһар өчен, ә мәктәптә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен беләсезме?

Балалар:

1. Мәктәпкә дәрескә әзерләнергә өлгерү өчен 10 минут кала килергә кирәк.

2. Дәресләргә соңга калмыйча, тәнәфестән соң класска вакытында килергә кирәк.

3. Дәрестә укытучыларны игътибар белән тыңларга, читкә китмәскә кирәк.

4. Дәрес вакытында бары укытучы теләге белән генә сөйләшергә була.

5. Дәрес вакытында нәрсә дә булса әйтәсең килсә, сорауларга җавап бирергә, кулны күтәрергә кирәк.

6. Укытучы соравына җавап биргәндә, урындыктан басарга кирәк.

7. Шулай ук сыйныфка олы кеше кергән саен сәламләү йөзеннән урындыклардан басарга кирәк.

8. Кием-салым һәм мәктәп кирәк-яракларын тәртиптә тотарга кирәк.

9. Физкультура дәресләренә спорт формасын алып килергә дә онытмыйк.

Тәрбияче: Афәрин! Дәрес башланды парта артларына утырыйк, балалар.

Балалар бакчасында без әкиятләр белән таныштык инде. Хәзер мин сезгә әкиятләрдән өзекләр  укыйм, сез әсәрнең исемен һәм авторын әйтерсез.

1.Әйт әле, Күбәләк, 
Сөйләшик бергәләп: 
Бу кадәр куп очып 
Армыйсың син ничек?

Балалар: Г.Тукай,  «Күбәләк белән бала»

2. Кар өстеннән дә, боз өстеннән дә яланаяк йөгерә икән. Бер көн буе шулай йөгергән, икенче көнне дә шулай яланаяк йөргән,  өченче көнне инде аксый-аксый әнисе янына килгән.

Нинди әкияттән өзек?

Балалар: А.Алиш, «Куян кызы»

3. Жили-были муж да жена. Были у них дочка Машенька да сын Ванюшка.

Собрались раз отец с матерью в город и говорят Маше:

—Ну, дочка, будь умница: никуда не уходи, береги братца. А мы вам с базара гостинцев привезём. Нинди әкияттән өзек?

Балалар:«Гуси -лебеди» народная сказка.

4. Мияу, мияу, пескәем!

Барчы, зинһар, чоланга,

Майны саклакүседән,

Оясыннан чыгарма!

Балалар: М.Җәлил “Карак песи”

Тәрбияче:  Булдырдыгыз, рәхмәт. Тагын без мәкальләр һәм әйтемнәр белән таныш бит. Мәктәп һәм уку турында мәкальләр беләсез име? Ярар, мин башлыйм мәкальне, ә сез дәвам итәрсез.

Китап — ...

                          (белем чишмәсе)

Күп укыган ...

                            (күп белер)

Белемдә ...

                    (көч)

Кояш җирне яктырта, ...

                                         (уку кешене)

Аз сөйлә, ...

                      (күп бел)

Тәрбияче: Әкият һәм мәкальләр генә түгел, без шигырьләр дә беләбез.

Айсылу: Наҗәр Нәҗми “Туган тел”

Тәрбияче: Булды бу, әфәрин. Кыңгырау чыңлый һәм безне ял итәргә чакыра. Тәнәфестә нәрсә белән шөгыльләнергә була? (балалар җаваплары) мин сезгә уйнарга тәкъдим итәм. Сикереп 1дән 10га кадәр һәм кире 10нан 1гә кадәр санарга кирәк булачак.

Уен: «Дөрес итеп сана»

Тәрбияче: Менә инде кабат кыңгырау чыңлый һәм барыбызны да дәрескә чакыра.

Тәрбияче: Икенче дәрес-МАТЕМАТИКА.

Әмма парта артына утырганчы, сезгә үз урыныгызны табарга кирәк. Өстәлләрдә 1дән 10га кадәр саннар ята. Балаларга  10 эчендә алуга һәм кушуга мисаллар белән карточкалар тәкъдим ителә. Балалар мисалны чишеп җавабындагы санны өстәл өстеннән таба һәм шул урынга утыра. Тәрбияче тикшерә.

Барыгыз да биремне үтәп, үз урыннарыгызны таптымы?

Балалар: Әйе, таптык.

Тәрбияче: Ә хәзер бездә математик разминка.

1. Атнаның икенче көне. 

2. Атнада ничә көн?

3. Өчпочмакның ничә почмагы бар?

4. Кыш айлары.

5. Турыпочмакта ничә як бар?

6. Ел фасылларын ата.

7. 5 санының күршеләре нинди?

8.6 дан зуррак , әмма 8азрак сан.

Тәрбияче: Дәресне дәвам итәбез, мин сезнең өчен мәсьәләләр әзерләдем. Баштан, әйдәгез, искә төшерик, нинди өлештән тора ?

Балалар: Шарт, сорау, карар, җавап.

Тәрбияче: Игътибар белән карагыз һәм мәсьәлә төзибез.

Рәсем буенча эш.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, әфәрин. Катлауландырам эшне, игътибар белән тыңлагыз әле. Бу мәсьәлә рәсем буенча түгел.

Өстәлдә ваза тора, вазада 3 алма һәм 4 банан ята. Өстәл вазада барысы ничә яшелчә ята?

Балалар: Алма, банан яшелчә түгел.

Тәрбияче: Өстәл буенча төрле төстәгетәгәрмәч тәгәри : бер почмагы – Кызыл, Икенчесе-яшел, Өченчесе – сары. Кайчан тәгәрмәч өстәл кырыена кадәр җитә, нинди төс без күрербез?

Балалар:        Тәгәрмәч түгәрәк, аның почмаклары юк.

Тәрбияче: Менә яңадан кыңгырау чыңлый һәм безне ял итәргә чакыра. Укучылар тәнәфесне күңелле генә түгел, файдалы да үткәрик әле. Тагын уйныйсыгыз киләме?

Балалар: Килә.

Уен «Киресенчә».

Кайнар-салкын 

Якты-караңгы

Тиз-әкрен

Яшь-карт

Йомшак-каты

Куркак-батыр

Киң-тар

Җиңел-авыр

Ак-кара

Тәрбияче: Менә  кабат кыңгырау чыңлый һәм безне ӘЛИФБА дәресенә чакыра.

Әйтегез әле, миңа, аваз хәрефтән нәрсә белән аерыла?

Балалар: Авазны ишетәбез, әйтәбез. Хәрефне күрәбез, язабыз.

Тәрбияче: Бик, дөрес балалар, уен уйнап алабыз. 

Уен «Дөрес итеп урнаштыр»

Авазларны сузык һәм тартыкка, ә сузыкны тагын ике төркемгә, тартыкны да шулай ук ике төркемгә бүләбез.

Тәрбияче: Сезнең алдыгызда хәрефләр ята, шул хәрефләрдән   китап һәм мәктәп сүзләрен язып карыйк. Шул сүзләрне иҗеккә бүлеп әйтеп курсәтсәк бик әйбәт була, балалар.

Булдырдыгыз, балалар, бик әйбәт. Мин сезгә тагын бик кызык бирем әзерләдем. Исемегез нинди авазга башлана, шул авазга яңа сүз уйлап такбарга кирәк булачак.

Мәсәлән: Гөлүсә- гөмбә.

Тәрбияче: Ә хәзер, карандашны алыйк һәм тагын бер биремне үтик. Шунда күрәсез инде, бүген дәрестә нинди бәя алганыгызны.

График диктант.

  1. Уңга 9  шакмак
  2. Аска 2
  3. Сулга 7
  4. Аска 4
  5. Уңга 7
  6. Аска 8
  7. Сулга 9
  8. Вверх 2
  9. Уңга 7
  10. Өскә 4
  11. Сулга 7
  12. Өскә 8

Тәрбияче: Димәк, сез бүген нинди билге алдыгыз?

Балалар: Бишле.

Тәрбияче: Балалар, менә сез бүген мәктәптә булып карадыгыз.Ошадымы сезгә? (балалар җаваплары)

Сез миңа бик тә ошадыгыз. Мәктәптә гел яхшы билгеләренә генә укырсыз дип ышанып калам.