Бу кайчак була?
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) по теме

Занятие  для детей старшей группы по ознакомлению временами года на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bu_kaychak_bula.docx24.57 КБ

Предварительный просмотр:

ТЕМА: “Ел фасыллары”

(Зурлар төркеме )

Максат :

  1. Балаларның табигать күренешләре турындагы белемнәрен баету,ел фасылларының төп үзенчәлекләрен аңлату ;
  2. Балаларның яз турындагы белемнәрен киңәйтү.Язның үзенчәлекле билгеләре белән таныштырып,сүзлек байлыгын арттыру.Рәсемдәге күренешләр белән сөйли белү күнекмәләрен үстерү һәм сөйләмдә кулланышка кертү;
  3. Табигатьнең гүзәллеген күрә белергә өйрәтү һәм барлык тереклек ияләренә мәрхәмәтлелек ,кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү.Аларны рәнҗетмәскә кирәклеген аңлату.

Җиһазлау:

  1. Магнитофон;
  2. һәр бала өчен ак,кызыл,яшел,сары төстәге түгәрәкләр;
  3. ел фасылларын чагылдырган рәсем (картина );
  4. хикәя төзү өчен яз күренешләре;
  5. “кызыл китап “...

Алдан әзерлек эше :

Физминутканың сүзләрен өйрәнү.Балаларга шигырьләр өйрәтү,ел фасыллары турында танышу.Табышмаклар өйрәнү.Ел фасыллары турында рәсемнәр карау.

Тәрбияченең әзерлек эше:

Төркемне җиһазлау,табышмаклар әзерләүөсле түгәрәкләр ясау,ел фасыллары турында рәсемнәр.Саескан рәсеме,телеграмма язу (конверт формасында)...

Дәрес барышы :

Тәрбияче:

  1. Исәнмесез балалар!
  2. Исәнмесез.
  3. Хәерле иртә балалар!Имин үтсен көнегез.
  4. Кәефләрегез ничек соң?
  5. Кояшлы иртә кебек.

Балалар карагыз әле безгә бүген кунаклар да килгән,әйдәгез алар белән исәнләшик әле.

  1. Исәнмесез кунаклар!Исәнмесез!

1 бала:

Бүген бездә зур бәйрәм

Һәр кеше дә сөенгән,

Чөнки безнең төркемгә 

Кунак апалар килгән.

Тәрбияче :Әйе балалар һәммәбез өчен дә көнебезнең хәерле,якты ,матур үтүен теләп,беребезнең йөрәк җылысын беребезгә биреп,бүгенге көнебезне башлап җибәрик.(Елмаялар бер –берсенә карап )

Тәрбияче :Балалар бүген минем сезгә әйтер сүзем бар әле,безгә саескан кунакка килгән,ул безгә ниндидер язу алып килгән,телеграмма икән.Әйдәгез әле аны укып карыйк:

“Хөрмәтле 46 нчы санлы “Каен җиләге” бакчасының зурлар, 1 нче төркем балалары.Минем сезгә бер үтенечем бар иде.Менә хәзер көннәр озынайды,кояш кыздыра.Мин тәмам буталып беттем,бу кайсы вакыт соң?Миңа ярдәм итә алмассыз микән?Зур киңәшләр,өметләр баглап,хәбәрдәш дустыгыз саескан “

Тәрбияче :Менә балалар телеграмманың эчтәлеге белән дә таныштык.Безгә ярдәм сорап саескан мөрәҗәгать иткән.Ул елның нинди вакыты икәнен белми.Аңа ярдәм итәбезме?(Әйе,ярдәм итәбез )

Тәрбияче : Моның өчен безгә бераз гына сәяхәт итәргә кирәк.Хәзер барыгыз да күзләрегезне йомыгыз да үзегезне автобуста барган кебек хис итегез.Ә бу автобус гади генә түгел,ә вакыт машинасы диеп атала.Хәзер әйдәгез бергәләп сәяхәтебезгә кузгалыйк.(Магнитофонда “Шофер буласым килә”  җыры тыңлана.Балалар күзләрен йомган арада тәрбияче нокталар куелган кәгазьләр биреп чыга һәм үрнәген дә куя.Анда 1 дән 9 га кадәр саннар язылган,шушы нокталарны тоташтырырга кирәк.)

Тәрбияче: Балалар безнең вакыт машинабыз нишләптер тукталып калды,аны безгә дәвам итәр өчен ,шушындый бирем бирелгән:

-Өзек нокталарны тоташтырырга, автобус килеп чыгарга тиеш.

Тәрбияче :Балалар өзек нокталарны дөрес тоташтырсак кына һәммәбезгә билгеле бер транспорт сүрәте килеп чыга.Һәм без аңа утырып сәяхәткә барырбыз.(Балаларга биремнәр һәм карандаш бирелә)

Тәрбияче : Менә балалар саесканның үтенечен искә алып,без сәяхәтебезне башлап та җибәрдек.Әйтегез әле,барысы ничә ел фасылы бар?(4 ел фасылы бар)

Ниндиләр инде алар?(Балалар саныйлар...)

Ә хәзер карагыз әле урамга,елның нинди вакыты? (Яз диләр балалар )

Тәрбияче :Бик дөрес балалар!Һәр ел фасылының үз гүзәллеге бар.Ә сез ничек уйлыйсыз яз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр бара? (Яз сүрәтләнгән рәсемнәр куела,шулар буенча балалар җөмләләр төзиләр.)

  1. Яз көне кояш җылыта;
  2. Түбәләрдән тамчылар тама;
  3. Кар эри;
  4. Үләннәр үсә;
  5. Беренче чәчәкләр шытып чыга;
  6. Җылы яклардан кошлар кайта;
  7. күбәләкләр оча...

Тәрбияче :Дөрес балалар,көннәр җылынгач табигать җанлана,агачлар яфракка бөреләнә,үләннәр шытып чыга,кошлар җылы яклардан кайталар,бөҗәкләр уяна.Яз җәйне китерә.Кояш тагын да югарырак күтәрелә,ныграк кыздыра башлый.Җәйне без тәмле җиләкләре,матур чәчәкләре,кояшлы көннәре өчен яратабыз.Җәйдән соң бай уңышы белән алтын көз килә.Ул вакытта инде кояш саранрак елмая,кышка әзерләнә башлый.Ә кышның энҗе карларын ,саф һавасын кем генә яратмый,кем генә сокланмый икән.

Тәрбияче :Балалар безнең сәяхәтебез әле дәвам итәәзер әйдәгез ял  минуты оештырып алыйк.(Сүзләр буенча хәрәкәтләр ясала )

  1. Кара каргалар киләүбәдән тамчы тама.

Көндез көн җылы була,суыта кичкә таба.

Тамчылар бии тып та тып,тамчылар сикерәләр

Аларны булмый туктатып,алар яз китерәләр.

Тәрбияче:Балалар без саесканның да үтенечен искә алып,үзебезгә бик күп мәгълүмәт туплыйбыз.Ә сез ничек уйлыйсыз,ел фасылларын нинди төсләр белән билгеләп була.(Балаларның җаваплары ).Балалар дөрес әйттегез,кыш ак,яз яшел,җәй кызыл,көз сары  була.Ә хәзер мин сезне Резеда Вәлиеваның “Елның 4 фасылы “ исемле шигыре белән таныштырам::

  1. Һәр елның 4 фасылы бар,һәр фасылның үз төсе,

Һәр фасылның үз яме,һәм үз хезмәте,үз эше.

Яз яшел ямь белән килә,кызыл җәй җылы белән,

гәрәбә көз мул уңыш һәм көмеш кыш сафлык белән.

Тәрбияче :Ә хәзер балалар сез чынлап та шушы елның 4 фасылын тирәнрәк белер өчен “Кем зирәк,әйт тизрәк” уенын уйнап алыйк.Алдыгызда төсле түгәрәкләр,мин сезгә табышмаклар  әйтәм аларга җавап табарга кирәк.Табышмакның җавабы нинди дә булса табигать күренеше турында.Шул күренеш кайсы ел фасылына карый,шуны төсле түгәрәк белән күрсәтегез.Ә кайсы төс нинди ел фасылын аңлатканын сез инде беләсез.

  1. Елда киләм сагынып,ак тунымны ябынып

Киләм,киләм ел да киләм,көртләр өям,таулар өям.(Кыш ак төс )

  1. Боз һәм кар эреде,сулар йөгерде

Елап елгалар,яшьләр түгелде. (Яз яшел төс )

  1. Ашлыклар үсте,башаклар пеште,

Кояш пешерә,тиргә төшерә.(Җәй кызыл төс )

  1. Һәркөн диярлек елап,яшь коя

      Килгән кошларны еракка куа.(Көз сары төс )

  1. Ялт –йолт ялтырый,җирнең өсте калтырый.(Яшен кызыл төс )
  2. Беркемгә дә күренмичә,җыр көйләргә ярата

Алтын сары яфракларны,тирә –якка тарата.(Җил сары төс )

Тәрбияче :Менә бит әле, яз көне җылы яклардан кошлар кайта дидек,алар ни өчен соң кош дип атала?Балаларның җаваплары :

  1. Аларның канатлары бар;
  2. Алар очалар.

Тәрбияче :Ә бит күбәләкләр дә ,башка бөҗәкләр дә очалар.Ләкин алар кош түгел.Кошлар турында тагын нәрсә әйтеп була?

  1. Алар сайрыйлар;
  2. Кошларның тәннәре каурый белән капланган.

Тәрбияче:Әйе балалар ,без кошларны тышкы кыяфәтеннән  һәм сайравы буенча аерабыз.Ә сез беләсезме соң,кошлар ничә төркемгә бүленәләр?(2 төркемгә )

Тәрбияче :Күчмә кошлар һәм кышлаучы кошлар бар.Күчмә кошлар төркеменә сандугач,сыерчык,ләкләк,карлыгач,кара карга,торна,тургай,миләш керә.Ә кышлаучы кошларга тукран,песнәк,чыпчык,кызылтүш,ала карга керә.Балалар безнең кошларыбыз табигать өчен дә файдалы.Алар агачларны төрле авырулардан саклыйлар.Әле аның белән генә бетми,бу кошларны гомумән алганда барлык җәнлекләрне,кошларны,җанварларны туплый торган бер китабыбыз бар – ул нинди китап?(Кызыл китап )

Тәрбияче :Әйе,бу китапка җир йөзеннән юкка чыгып бара торган хайванар,үсемлекләр теркәлгән .Аның тышлыгы  юкка гына кызыл төстә түгел,кызыл төс куркыныч янауны белдерә.Кызыл китап җир йөзендә сирәк калган җан ияләрен саклагыз дип кисәтә,кирәк булганда ярдәм итәргә өнди.

Тәрбияче :Әйе балалар,язның яме кояш,көзнең яме уңыш дип юкка гына әйтмәгәннәр.Бездә бүген сезнең белән ел фасыллары турында сөйләштек.Кыш,яз,җәй,көз барысы бергә ел әйләнәсен тәшкил итәләр.Вакыт беркайчан да туктап тормый,һәр елны кыш артыннан яз ,яз артыннан җәй,җәй артыннан көз килә.Беркайчан да көздән соң яз,кыштан соң җәй килми.Әгәр дә шундый хәл булса бик зур буталчыклар булыр иде.

Тәрбияче: Балалар без яз турында нинди җыр беләбез әле?(Яз җитә  җыры )Әйдәгез бергәләп шушы җырны башкарыйк әле.

Тәрбияче : Бик матур җырладыгыз балалар.Барыгыз да булдырдыгыз.Ә хәзер инде бергәләшеп кайтыр юлга чыгыйк.(Автобуска утыралар,җыр тыңлана....)Балалар  карагыз әле   саескан сезгә үзенең рәхмәтен белдерә.(Рәсем күрсәтелә)Ул хәзер елның нинди фасылы икәнен белә.Әйтегез әле миңа,хәзер кайсы вакыт?(Яз.Нәтиҗә ясала )

Тәрбияче:Сезгә сәяхәттә рәхәт,күңелле булдымы?(Әйе )Сез бик әдәпле,акыллы балалар икәнсез.Менә шулай бергәләп,бер –береңә ярдәм иткәндә генә безнең яшәешебез имин һәм яхшы булыр,һәрберебез үз теләгебезгә ирешә алырбыз.

Ә хәзер балалар кунаклар белән саубуллашыйк.(Барысы бергә)”Эшләрегез уң булсын,өстәлегез мул булсын,сау – сәламәт булыгыз.”



 

Комментарии

для воспитателей татарских групп
Гадиева Гульнара Махасимовна

хорощий сценарий, спасибо.