газета "Светофорик"
материал по окружающему миру на тему

Газета для родителей и детей "Светофорик" учим правила дорожного движения

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon svetoforik_1.doc115.5 КБ

Предварительный просмотр:

Кадерле ата-аналар, сезнең игьтибарыгызга транспорт һəм юл хəрəкəте кагыйдəлəре тарихы турында кызыклы мəгълүматлар бирəбез

Борын-борын заманда, кеше җирдән бары тик атлап кына йөргәндә, юл хәрәкәте кагыйдәләре булмаган. Тизрәк йөрер өчен, һәм күбрәк авыр әйберләр ташыр өчен, кеше хайваннарны җиккән һәм аларга арба тага башлаган

Юл хәрәкәте кагыйдәләре булмаганга, кайберәүләр башкаларга юл бирмәгәннәр, ә бүтәннәре юл бирерләр иде дә моны ничек итеп хәвефсез генә эшләргә белмәгәннәр. Юл билгеләре булмаганга юлаучылар юлда аларны саклап торган куркынычларны, кайсы юлдан барырга икәнлекне һәм барып җитәргә күпме ара калганны белмәгәннәр.

Юллар кисешкән җирдә "Сулга барсаң атыңны югалтасың, уңга китсәң - башыңны югалтасың" дигән язулы ташны беренче юл билгесе дип санарга була.

Беренче автомобиль чыкканчы, бик элек, бер-берсенә каршы килүче атлы арбалар бәрелмәсен өчен ат йөртүчеләр төрле яктан барырга тырышканнар. Шулай итеп бик күп илләрдә уң яклы хәрәкәт барлыкка килгән.

Борынгы Римда ук инде тар урамнарда җайдакларны бер яклап кына үткәреп торучы махсус кешеләр — регулировщиклар басып торган.

Русьта, инде Иван III патша заманнарында ук юллардагы хәрәкәт тәртибен сакларга кушылган, ә сакламаучылар җәзага тартылган. Петр I патшаның, Анна Иоанновна падишаның һәм Екатерина императрицаның шундый ук указлары тарихта калган.

1763 - 1765 елда француз инженеры Нико-ля Жосеф Куньо дүрт пассажир утырып йөри торган машина уйлап таба. Ул машина пар дви-гателле булган.

1886 елда Германиядә эчке янулы двигательле беренче автомобиль уйлап табыла.

. Беренче автомобильләр барлыкка килгәч, кагыйдәләрсез һәм юл билгеләреннән башка юлларда хәрәкәт итү куркыныч була башлый. 1900 елда Парижда юл билгеләрендә сүзләр булмаячагы, ә бары тик бөтен кешегә, хәтта укый-яза белмәүчеләргә дә аңлаешлы символ-сурәтләр генә булырга тиешлеге турында кабул ителә.

Балалар белəн бергə укыгыз!

Юл буенда бер аякта             Сары күзе ачылса                  Юлны аркылы чыкканда

басып тора бер агай               игътибар белəн кара             унга каерылып кара

Кызыл күзен акайтса             яшел күзен яктырса              ярты юлга җиткəчтен

машиналар да туктый.          курыкмыйча бар алга         .  сулга кара – онытма!

      Балалар юлдан чыкканда                                      Син онытсаң, мин онытсам

      шофер абый, син тукта                                          хəлəкəт булыр юлда.

      шофер абый, син дə инде                                       Кагыйдəне төгəл үтик

      кагыйдəне онытма.                                                бердəм булыйк, бер уйда.

Кроссвордны чиш

5

6

4

1

2

3

              Горизонталь буенча                                      Киттем туры,

             1.Мин аны күптән беләм!                             Алда сузылган ...

             Кызыл күзен ача ул,                                      Вертикаль буенча:

             Туктарга бит куша ул.                                  4.Ул кызылдан соң килә,

             Яшеле болай әйтә:                                         Әзерлән, диеп әйтә (... төс).

            - Кузгал юлга, дус, әйдә!                               5.Көттек, көттек, ул янды,

            2.Хәрәкәт юк, туктагыз,                                Чыгарга рөхсәт бирде (... төс).

            Сфетофорда төс - ...                                       6.Без йөрибез урамда,

            3.Өйдән чыктым,                                           Дөресрәге….да.

Ə син белəсеңме?

Юл сүзлеге

1.Юл – транспортның хəрəкəт итə торган урыны.

2.Урам юллар, парклар, торак һəм мəктəп ишегалларын үз эченə ала.

3.Җəяүле – юлда җəяүлəп баручы.

4.Пассажир – абтобуста,троллейбуста, трамвайда яки автомобильдə баручы.

5.Йөртүче – нинди дə булса транспорт чарасын идарə итүче

Беренче автомобиль

Россиядә беренче автомобильләр 1891 елда Одессада һәм 1895 елда Петербургта күренә башлый. Россиянең беренче автомобиле 1922 елда Мәскәү шәһәрендә төзелә 

Беренче светофор

Россиядә беренче светофор Мәскәүдә 1929 елда куела. Ул өч тигез өлешкә бүленгән түгәрәк формасында була: кызыл, сары һәм

яшел. Регулировщик укны кирәкле төскә бора торган булган. Бүген без яңа, 1994 елда кабул ителгән, кагыйдәләрдән файдаланабыз.

Беренче юл билгелəре

1909 елда беренче 4 билге кабул ителә: "Сикәлтәле юл", "Борылыш", "Юллар чаты" һәм "Тимер юл белән кисешү"

Əгəр син урамда югалсаң

Һəр кеше бəлага тартырга мөмкин. Ул, читтə генə түгел, үзенең шəһəрендə дə адашырга мөмкин. Өйгə тизрəк əйлəнеп кайту өчен син үзенең адресыңны һəм телефоныңны белергə тиеш. Һəр өлкəн кеше өенə нинди транспорт белəн кайтасын белə. Сиңа да нинди җəмəгать транспортында һəм нинди номерлы маршрутка кайтырга икəнен белергə ктрəк.

Ярдəм сорап милиция хезмəткəрлəренə, кибет, учреждение эшчелəренə, хəрбилəргə мөрəҗəгать итү яхшырак. Əгəр берəр чит кеше үзе белəн чакыра икəн, хəтта синең əти-əниеңне белəм дип əйтсə дə итагатьле итеп гафу үтенергə һəм аның яныннан читкə китəргə кирəк.


Кадерле ата-аналар, сезнең игьтибарыгызга транспорт һəм юл хəрəкəте кагыйдəлəре тарихы турында кызыклы мəгълүматлар бирəбез

Борын-борын заманда, кеше җирдән бары тик атлап кына йөргәндә, юл хәрәкәте кагыйдәләре булмаган. Тизрәк йөрер өчен, һәм күбрәк авыр әйберләр ташыр өчен, кеше хайваннарны җиккән һәм аларга арба тага башлаган

Юл хәрәкәте кагыйдәләре булмаганга, кайберәүләр башкаларга юл бирмәгәннәр, ә бүтәннәре юл бирерләр иде дә моны ничек итеп хәвефсез генә эшләргә белмәгәннәр..

Юллар кисешкән җирдә "Сулга барсаң атыңны югалтасың, уңг а китсәң - башыңны югалтасың" дигән язулы ташны беренче юл билгесе

дип санарга була. Беренче автомобиль чыкканчы, бик элек, бер-берсенә каршы килүче атлы арбалар бәрелмәсен өчен ат йөртүчеләр төрле яктан барырга тырышканнар.

Борынгы Римда ук инде тар урамнарда җайдакларны бер яклап кына үткәреп торучы махсус кешеләр — регулировщиклар басып торган.

Русьта, инде Иван III патша заманнарында ук юллардагы хәрәкәт тәртибен сакларга кушылган, ә сакламаучылар җәзага тартылган. Петр I патшаның, Анна Иоанновна падишаның һәм Екатерина

императрицаның шундый ук указлары тарихта калган.1763 - 1765 елда француз инженеры Нико-ля Жосеф Куньо дүрт пассажир утырып йөри торган машина уйлап таба. Ул машина пар дви-гателле булган.

1886 елда Германиядә эчке янулы двигательле беренче автомобиль уйлап табыла.

Беренче автомобильләр барлыкка килгәч, кагыйдәләрсез һәм юл билгеләреннән башка юлларда хәрәкәт итү куркыныч була башлый. 1900 елда Парижда юл символ-сурәтләр тиешлеге кабул ителә.