Безопасное поведение с домашними и уличными животными (на татарском языке).
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа) по теме

Губеева Наиля Гаптулловна

 

 

Программа эчтәлеге.

 

Белем бирү максатлары.

Үсеш максатлары.

Сөйләм телен үстерү. Хайваннарның тормышын күзәтүен формалаштыру.

 

Сүзлек өстендә эш.

Актив сүзлек.

Тешли һәм тырмый сүзләре.

Пассив сүзлек.

Кушамат сүзе.

 

Шәхси эш.

Зөләйха һәм Салих белән әйткән җөмләләрне кабатлаттыру.

 

Алдан әзерлек эше.

Балаларга Т.А.Шорыгинаның “Васяның туган көне” исемле әдәби әсәрен уку.

“Мияу-мияу-мияулап йөри песи сөт сорап” җырын өйрәнү.

Кул юу алгоритмын кабатлау.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тема. Йорт hәм урам хайваннары белән үз-үзеңне сак тоту кагыйдәләре.
 
 
 
 
Хайваннар турындагы белемнәрне тирәнәйтү. Йорт hәм урам хайваннары белән үз-үзеңне сак тоту кагыйдәләре белән таныштыру.
 
 
Тәрбияви максатлар.
Бер-береңне hәм тәрбиячене тыңлый алу сәләтләрен үстерү. Балаларның табигатькә hәм хайваннарга карата сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләү.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yort_hm_uram_hayvannary_beln_uz-uzenne_sak_totu_kagyydlre.odt19.56 КБ

Предварительный просмотр:

                   

  Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Центр развития ребенка- детский сад №104 «Бәләкәч»

  Управление образования Исполнительного комитета  г.Набережные Челны Министерства Образования и Науки Республики Татарстан.

 

                    Конспект занятия по теме «Правила безопасного поведения с животными» с детьми 3-4 лет ( ребёнок и окружающий мир).

                 

                                                 На неделе педмастерства для молодых

воспитателей ДОУ № 104, работающих

                 по программе «От рождения до школы»,

                                                                                    проведёного на базе МАДОУ №104

                                                                   г.Набережные  Челны РТ.

                                                                                              Подготовила:Губеева Наиля          

                                                                                          Гаптулловна,  воспитатель без категории

                                                                                          Дата проведения: 24.10.2012

                                                      г. Набережные Челны

                                                                 2012 год

   Тема. Йорт hәм урам хайваннары белән үз-үзеңне сак тоту кагыйдәләре.

   Программа эчтәлеге.

   Белем бирү максатлары.

   Хайваннар турындагы белемнәрне тирәнәйтү. Йорт hәм урам хайваннары белән үз-үзеңне  сак тоту кагыйдәләре белән таныштыру.

   Үсеш максатлары.

   Сөйләм телен үстерү. Хайваннарның тормышын күзәтүен формалаштыру.

   Тәрбияви максатлар.

   Бер-береңне hәм тәрбиячене тыңлый алу сәләтләрен үстерү. Балаларның табигатькә hәм хайваннарга карата сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләү.

   Сүзлек өстендә эш.

   Актив сүзлек.

   Тешли һәм тырмый сүзләре.

   Пассив сүзлек.

   Кушамат сүзе.

   Шәхси эш.

   Зөләйха һәм Салих белән әйткән җөмләләрне кабатлаттыру.

   Алдан әзерлек эше.

   Балаларга Т.А.Шорыгинаның “Васяның туган көне” исемле әдәби әсәрен уку.

   “Мияу-мияу-мияулап йөри песи сөт сорап” җырын өйрәнү.

   Кул юу алгоритмын кабатлау.

   Тема. Йорт hәм урам хайваннары белән үз-үзеңне сак тоту кагыйдәләре.

   Шөгыль барышы.

  1. Балалар, карагыз әле, бүген безгә кунаклар килделәр. Без аларга нәрсә әйтергә тиеш?
  2. Исәнмесез!
  3. Яхшы. Кунакларыбыз сезгә карарга дип килделәр, аларның сез ни дәрәҗәдә акыллы, матур һәм тәртипле булуларын күрәсе килә. Игътибар белән тыңлагыз әле!

Тирә-як табигатне өйрәнергә бик кызык.

Аның серләрен без ачарга бүген үк әзер!

Акбайны мин яратам.

Аны тыңларга өйрәтәм:

Ят, утыр, йөгер, ауна-

Барысын да кабатла.

Ничек уйлыйсыз, нәрсә турында бу табышмак?

  1. Эт.
  2. Дөрес. Кем мияу итеп йөри?

Кем сөт эзләп йөри?

Бу - минем Мырауҗаным.

Мә эч сөтне дустым.

Менә ул сөтен эчте,

Менә ул уйный да башлады.

Сикерә, ауный, ята

Миңа мең рәхмәт әйтә. Ә бу нәрсә турында?

  1. Әйе, песи. Молодцы. Табышмакларның җавапларын сез дөрес әйттегез. Менә бүген без песи һәм эт белән үз-үзеңне ничек тотарга икәнлеге турында сөйләшербез. Ә кемнең өйдә песие яки эте бар?
  2. (Балаларның җаваплары).
  3. Менә минем дә өйдә этем бар. Аның кушаматы Лиза. Балалар кешегә без аның исеме дип әйтәбез, ә хайваннарга кушамат дип әйтергә кирәк. Мәсәлән, Илзидә, Ралина, Нариман – ул кешеләрнең исемнәре, ә Мырауҗан һәм Акбай – хайваннарның кушаматлары. Этем бик акыллы, сары-кызыл төстә һәм бик бәләкәй.Ул ит ярата. Без аның белән урамга 3 тапкыр чыгабыз. Минем 2 малаем аның белән уйный. Аның белән бик сак уйнарга кирәк. Балалар, ә сез песи һәм эт белән үз-үзеңне сак тоту нинди кагыйдәләрен беләсез? Әгәр сез миңа кунакка килсәгез, этем сезне белми бит. Үз-үзегезне ничек тотар идегез?
  4. (Балаларның җаваплары).
  5. 1. Аны сыйпарга ярамый, чөнки ул тешли ала яки аның берәр авыруы булырга мөмкин. (Һәрбер 8 “ярамыйга” кызыл сызык белән сызылган фото).
  6. 2. Аны күтәрергә ярамый, чөнки аның ачуы килсә, ул тешли яки тырмый ала.
  7. 3. Аны үртәргә ярамый, шулай ук тешләр яки тырмап алыр.
  8. 4. Койрыгыннан тотарга ярамый, тешли һәм тырмый.
  9. 5. Аның артыннан йөгерергә ярамый. Урамда эт артыннан чапсаң, машинага да эләгергә мөмкин.
  10. 6. Кыйнарга ярамый. Ул шулай ук тешли яки тырмый ала.
  11. 7. Аның ашамлыгын тартырга ярамый. Тешли яки тырмый.
  12. 8. Баларына тияргә ярамый, чөнки хайванның үз балаларын интектерәсе килми.
  13. Бик яхшы, булдырдыгыз. Ял итеп алыйк әле.

Менә минем песием.

Ике күзе бар аның,

Бу, билгеле муены.

Колакларын да күрсәтим,

Йонын сыйпап иркәлим.

Бигрәк матур битләре,

Авызында тешләре,

Теле дә бардыр әле.

Ә менә болар – куллар,

Чәбәк-чәбәк уйныйлар.

Кечкенә аяклары

Бик матур тыпырдыйлар,

Тыпыр-тыпыр, тыпырдыйлар,

Бер дә арымыйлар.

  1. Менә бераз ял итеп алгач, апаны игътибар белән тыңларсыз дип уйлыйм. Кешеләр арасында начарлары да очрый. Алар песи яки этне өйгә алалар, ләкин уйнап туйгач яки ялкаулангач, аларны өйдән куып чыгаралар. Ләкин алай эшләргә ярамый, чөнки хайваннар өйдә яшәрә өйрәнделәр һәм кешесез урамда яши алмаслар. Ә аларны урамда очратсагыз шулай сак булырга кирәк, чөнки алар кыргыйланып беттеләр һәм кешегә зыян итәргә мөмкин. (Вакыт калса, тагын бер кат кызыл сызык белән сызылган рәсемнәргә игътибар итү). Балалар, димәк, әгәр сез өйдә яки урамда хайванннарны очратсагыз, сез аларны сыйпамассыз, күтәрмәссез, үртәмәссез, аның артыннан йөгермәссез дип уйлыйм. Тыныч кына үз юлыңны дәвам итәргә кирәк, чөнки өйдә сезне яраткан уенчыкларыгыз көтә.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интегрированное занятие по развитию речи и обучению детей татарскому языку во второй младшей группе по теме "Домашние животные и их детеныши"

Занятие проводится во второй младшей группе по «Программе воспитания и обучения в детском саду» под редакцией М.А. Васильевой, В.В. Гербовой, Т.С. Комаровой. На занятии применен метод сравнения ...

Интегрированное занятие по развитию речи и обучению татарскому языку во второй младшей группе по теме: «Домашние животные и их детёныши»

Интегрированное занятие по развитию речи и обучению татарскому языку во второй младшей группе по теме: «Домашние животные и их детёныши» Цель: Уточнить и расширить словарь детей...

Схематичные загадки про животных на татарском языке

Дети очень любят такого вида загадки. Воспитатель описывает внешние признаки на татарском языке, дети отгадывают. Идет закрепление и прилагательных, так и названий самих животных на татарском языке. Н...