"Акбайга өй"
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа) по теме

Халиуллина Рауза Габдулловна

II кечкенэлэр төркеме балалары белән уздырылган танып белу, сөйләм телен үстеүу, әвэләү буенча комплекслы шөгельнең план – конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл akbayga_oy.docx27.8 КБ

Предварительный просмотр:

Балтач муниципаль районы башкарма комитеты мэгариф булеге

Гомуми усеш бируче Балтач 2 нче балалар бакчасы ММББУ

Тема: «Акбайга ой»

(II кечкенэлэр торкеме балалары белэн уздырылган танып белу, сойлэм телен устеру, эвэлэу буенча комплекслы шогельнен план – конспекты)

        

                                                                                            ММББУ Балтачнын

                                                                                            2 нче номерлы балалар

                                                                                            бакчасынын тэрбиячесе

                                                                                            Халиуллина Р. А.

        

Танып белу hэм сойлэм телен устеру белэн эвэлэу комплекслы шогель.

Тема: Акбайга ой

Программа эчтэлеге: Балаларны ел фасылы кышка характерлы узенчэлеклэр белэн таныштыру, hава торышын билгелэргэ, аларны эйтеп бирергэ ойрэтуне дэвам иту. Халык авыз ижаты эсэрлэрен балалар белэн эштэ кулланып сойлэм теллэрен устеру, халык авыз ижаты эсэрлэренэ кызыксыну уяту.

Балаларнын артикуляция аппаратларын камиллэштеру, ш авазын ачык итеп ойрэнуне дэвам иту.

Пластилин кулланып турыга эвэлэу кунекмэлэрен устеру, кумэк эшлэу телэге hэм ярдэмгэ мохтаж хайваннарга ярдэм иту телэге, миhербанлылык хислэре тэрбиялэу.

Сузлек остендэ эш: Бурэнэ, квадрат, озын, кыска сузлэрен куллануны активлаштыру, кирэк булганда дорес итеп кулана белу кунекмэлэрен камиллэштеру.

Алдан хэзерлек эш: тозу материаллары белэн сюжетлы – рольле уен «Тозелештэ» оештыру, «Теремкэй», «Куян hэм толке», «Биялэй» - экиятлэре белэн танышу мисалында тозелеш материаллары кирпеч, бурэнэ турында сойлэшу, рэсем карау.

Жиhазлар: Сюрпризный моментка керэ торган «Акбайга» костюмннар, биялэй.

Эвэлэу жиhазлары: такта, сары тостэ пластилин, салфетка, ойнен тубэсе, тэрэрзэ, ишек.

Дэрес барышы:

Тэрбияче: Хэерле кон балалар.

Балалар: Хэерле кон.

Тэрбияче: Кэефлэрегез ничек сон?

(балалар жавабы)

Тэрбияче: Балалар, безгэ кунак апайлар килгэн, эйдэгез аларга да хэерле кон телик.

- Балалар бирегэ килегез эле. Сез минем шундый матурларым, акыллыларым, ускэннэрем. Сезнен белэн зур ускэнебезне курсэтик эле.

- Без инде хэзер зурлар

4 яшьне тутырдык

1, 2, 3, 4 (бармак белэн саныйлар)

Аннан сон булыр бишэу

Киенэбез, шишенэбез

Бит – кулларны юабыз

Кирэк икэн тосле буяу белэн

Ак кэгазьгэ юллар салабыз.

Яратабыз уйнарга

Дус hэм тату яшэргэ.

Тэрбияче: Менэ без узебезне бераз мактап та алдык. Балалар буген иртэ белэн торкем булмэсенен ишек тобенэ кемдер шундый матур тартма калдырып киткэн. Килегез эле, балалар, тартма эчендэ нэрсэ бар икэн, белэсегез килэме? Минем уземнен дэ бик курэсем килэ. Эйдэгез ачып карыйк. Карагыз эле, нэрсэ бу? (Биялэйлэр) Тартма эчендэ хат та бар, укып карыйк эле

- Исэнмесез, нэни дусларым! Мин сезгэ тартма эченэ салып уземнен биялэйлэремне жибэрэм. Гажэплэнмэгез нэни дусларым. Биялэйлэрем гади генэ тугел, алар тылсымлы. Анын эче тулы уеннар, жырлар, шигырьлэр hэм зирэклэргэ сораулар, тапкырларга биремннэр. Биялэйлэрнен тылсымлы коче сезгэ яна елга эзерлэнергэ дэ ярдэм итэр.

Суык бабагыз

Тэрбияче: - Балалар, суык бабай биялэйне тылсымлы дигэн идее, кайда икэн анын тылсымы, карыйк эле. Менэ икэн анын тылсымы (биялэй эчен карап). Анын эчендэ кар бортеклэре дэ куренэ. Балалар, сезгэ суык бабай сораулар да жибэргэн.

  1. Елныны кайсы вакыты? (кыш)
  2. Кыш коне табигатьтэ нинди узгэрешлэр булла? (балаларнын жавабы)
  3. Кыш коне кешелэр нинди киемннэрдэн йорилэр? (балалар жавабы)

- Балалар, ишетэсезме, биялэй эченнэн ниндидер тавыш ишетелэ. Эйдэгез эле якынрак килеп (жил тавышы ишетелэ) тынлыйк эле. Балалар, нинди тавыш ишетелэ? – Жил тавышы.

Эйе, балалар, урамда жил жырлый, эйдэгез без дэ кушылып жилнен жырын жырлап курсэтик эле. Ничек итеп жырлый: ыш – ыш – ыш…

Жил тагын да кочэйде: ыш – ыш – ыш…

Жил басылды.

- Балалар, карагыз эле, биялэйнен шундый да уйныйсы килэ башлады. Анын эчендэ без ойрэнэ башлаган «Тундырам» дигэн уены куренп тора. Эйдэгез, уйнап алыйк эле.

Тэрбияче:                                                                Балалар:

- Ыш – ыш итэрмен,        - Ыш – ыш итэ бир,

Ап – ак карны тетэрмен,        Ап – ак карны тетэ бир,

 Очыртырмын туздырып,        Безнен битлэр сау булыр,

Битегезне кыздырып.        Алма кебек ал булыр.

(Эт чинаган тавыш ишетелэ)

- Балалар, тынлыйк эле, ниндидер тавыш ишетелэ. Башта тылсымлы биялэйне шушы тартмага салыйк, алайса тылсымлы коче бетэр. Эйдэгез хэзер эзлик, каян килэ икэн тавыш. (Балалар эзлилэр. Эт керэ, юешлэнгэн, тунган). Балалар, кем килгэн безгэ? (Акбайны урындыкка утырталар). Акбайга нэрсэ булды икэн? (Балаларнын жавабы). Балалар, эйдэгез Акбайны яратыйк, жылытыйк. (акбайны яраталар, одеял алып килеп остенэ ябалар).

Тэрбияче:  Йэ, Акбай, жылындынмы?Нэрсэ булды сойлэ эле.

Акбай: Минем бик мату роем бар идее. Урамда йори торган йортсыз этлэр куып чыгардылар, хэзер мин ойсез калдым. Хэзер суыкта, буранда юешлэнеп йорим, хужамны да югалттым.

Тэрбияче: Балалар, без Акбайга ничек ярдэм итэ алабыз, сез ничек уйлыйсыз? (безнен янда калсын, ой салабыз)

Ойне нэрсэдэн салып булла? (Кирпеч, бурэнэ, салам, таш, агач).

Мин сезнен фикерлэрегез белэн бик килешэм. Мина бигрэк тэ акбайга ой тозик дигэн фикерегез ошады. Эйдэгез, без сезнен белэн тозучелэр булабыз. Акбайга ойне агач бурэнэдэн тозербез. Э бурэнэлэрне без сезнен белэн пластилиннан эвэлэп ясарбыз.

(Остэллэр янына килеп утыралар. Остэллэрдэ эвэлэу очен кирэкле жиhазлар: такта, пластилин, салфетка).

- Балалар, остэллэрдэге такталарда нэрсэлэр ята? – пластилин.

- Пластилин нинди тостэ? – сары.

Безгэ Акбайга ой ясар очен серле пластилиннарны нэрсэлэргэ эверелдерергэ кирэк? – бурэнэлэргэ.

Э безгэ бу эшне башкарырга нэрсэлэр ярдэм итэр? Тырыш, сихерле бармакларыбыз. Курсэтегез эле бармакларыгызны. Эйдэгез, эшкэ керешкэнче, бармакларнын кунеллэрен ачып алыйк.

Эйдэгез бармакларыбызны саф hавага прогулкага чыгарабыз. Курсэтегез эле ун кулыгызнын уч топлэрен. Икенче кулыбызнын бармаклары саф hава суларга киттелэр.

- Алдан атлап ките безнен - бабай бармак.

- Аннан атлап ките - эби бармак.

- Аннан атлап ките - эти бармак.

- Аннан атлап ките - эни бармак.

_ Арттан чаба - чэнти бармак.

Ул аларны куып жите hэм дуслаштылар.

- Э хэзер бармакларыбыз жылындылар, эшлэргэ эзер.

Балалар, мин пластилины уч тобенэ куям, турыга таба озынча хэрэкэтлэр белэн бурэнэне эвэлим. Пластилин озынча формага керде, бурэнэгэ эйлэнде. (Балалар эшлилэр, уч тобенэ куеп эвэлилэр, музыка астында).

- балалар, безнен бурэнэлэр эзер дэ булды. Ой килеп чыксын очен нишлэргэ кирэк дип уйлыйсыз, бурэнэлэрне оскэ таба оеп менгерергэ кирэк. Ин беренче бурэнэлэрне мин куям, э сез мина булышырсыз, менэ ойне оеп тэ менгердек. Балалар, ойнен тагын нэрсэлэре юк? – Тэрэзэсе, ишеге, тубэсе. Хэзер мин тубэсен ябам, ишеген, тэрэзэсен куйдым. Менэ ой эзер.

- Балалар, карагыз эле, нинди матур ой тозедек. Сезгэ ошыймы?

- Акбай, сина балалар тозегэн ой ошадымы?

Акбай: Бмк ошады, балалар, сокланып карап торам. Бу ойгэ мин сыя алырмын микэн, бик кечкенэ бит.

Тэрбияче: Балалар, э бэлки суык бабайнын жибэргэн тылсымлы биялэе ярдэм итэр. Балалар, эйдэгез, кузлэрне йомыйк, э мин тылсымлы сузлэр эйтэм:

Эфсен – тофсен,

Кечкенэ ой зур булсын,

Акбай сыя торган булсын.

Акбай: Рэхмэт сезгэ, балалар. Менэ минем нинди зур оем булды.

Тэрбияче: Менэ, балалар, Акбайнын дэ кэефе кутэрелеп ките,ул нинди шат. Аны тагын да шатландырыйк эле, без анын турында шигырьлэр дэ белэбез, сойлэп курсэтик эле.

1. Арт аягына баскан

Биш – алты медаль баскан

Сикереп бии Акбай

Акбай – акыллы маэмай.

2. Койрыгын селкетэ

Ул тэмле азык котэ

Конфет ашамый Акбай

Акбай – акыллы маэмай.

  1. Биеде дэ тирэмдэ

Барып ятты чирэмгэ

          Тузанга ятмый Акбай

          Акбай – акыллы маэмай.

Акбай: Рэхмэт сезгэ, балалар. Сез мине бик соендердегез. Буген мин сезнен яныгызда уйнарга калам эле.

Тэрбияче: Акбай, кал безнен янда, бездэ уенчыкларда куп, балалар белэн бергэ уйнарсын.