Конспект занятия для средней группы на тему «Уроки осторожности весной» (на татарском языке)
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа) по теме

Правилы осторожности весной

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon saklyk_2.doc39 КБ

Предварительный просмотр:

Конспект занятия для средней группы на тему «Уроки осторожности весной» (на татарском языке)

 Максат: Балаларга сәламәтлекне саклауның кирәклеген төшендерү. Яз көне тормыш куркынычсызлыгы нигезләре турында белемнәрен арттыру. Кеше белән табигать арасындагы төрле бәйләнешләр турында күзаллауларын киңәйтү. Табигатьтә ел фасылы яз буенча барган үзгәрешләр турындагы белемнәрне системалаштыру hәм тирәнәйтү.

Дәрес барышы:

Тәрбияче: Балалар, әйтегез әле, хәзер нинди ел фасылы?

Балалар: Яз.

Тәрбияче: Дөрес. Яз турында нинды шыйгырьләрләр беләсез?

Балалар шыйгырьләрләр сөйли.

Тәрбияче: Бик әйбәт! Ә язның кайсы ае, балалар?

Бала: Апрель.

Тәрбияче: Апрель башка яз айларыннан аерыла мы?

Бала (шыйгырь сөйли):

       “Апрель”

Кара каргалар килә,

Түбәдән тамчы тама.

Көндез көн җылы була,

Суыта кичкә таба.

Тәрбияче: Без көтәбез кунаклар. Рәхим итегез, дуслар!

“Уроки осторожности тетушки Совы” мультфильмыннан өзек күрсәтелә.

Тәрбияче: Безгә кунакка Ябалак апа килде. Ул язгы саклык кагыйдәләре белән таныштырырга тели. Ул безне хәзер бер хәл белән таныштыра. Бу хәл яз көне була... Игътибар белән экранга карагыз.

Верните Рекса” мультфильмыннан өзек күрсәтелә.

Тәрбияче балаларга сораулар бирә:

  1. Малай белән нәрсә булды?
  2. Боз нигә ватылды?
  3. Ничек уйлыйсыз, малай нинди кагыйдәне бозды?

Балалар сорауларга җавап бирәләр.

Тәрбияче: Дөрес, яз көне кояш җылырак, яктырак. Ул бозны эретә, боз юкара. Ул ватылырга мөмкин, шуның өчен яз көне боз өстендә йөрергә ярамый! Бу кагыйдәне отып калыр өчен. Ябалак апа безгә рәсемнәр алып килгән (Беренче рәсем эленә). Без шул рәсемнәрне кызыл сызык белән сызабыз. Бу – алай эшләргә ярамаганлыкны аңлата була. Килештекме?

Тәрбияче: Ябалак апа безгә берничә кагыйдә әзерләгән. Икенче рәсем эленә. Менә бу рәсемгә карагыз әле... Бу рәсем нәрсәне аңлата икән?

Балалар: Яз көне бозлар, карлар түбәдән эреп төшә. Якын өйрергә ярамый.

Тәрбияче: Бик дөрес, яз көне бозлар, карлар түбә башыннан эреп төшә hәм исәнлеккә зарар китерергә мөмкин. Бер бала рәсемне кызыл сызык белән сыза.

Тәрбияче өченче рәсемне элә: Балалар, ничек уйлыйсыз, бу рәсем нәрсәне аңлата икән? Бу рәсемдә бар да дөрес ме?

Балалар: Бозны ашарга ярамый, чөнки чирләргә мөмкин. Рәсемне сыза.

Тәрбияче: Дөрес, боз ашарга ярамый!

Тәрбияче: Ә хәзер менә бу рәсемгә карагыз әле (дүртенче рәсемне тактара элә). Бу рәсемдә нинди кагыйдә яшеренгән?

Балалар: Тайгак юлдан йөрергә ярамый. Юлга ком сибәргә кирәк.

Тәрбияче: Дөрес, тайгак юлдан йөрергә ярамый. Егылып кулны яки аякны сындырырга мөмкин. Юллар таймасын өчен тоз, ком сибәргә кирәк. Әйдәгез хәзер әз генә ял итеп алабыз.

Физминутка

Тәрбияче: Ә хәзер, балалар, туп белән “Әйе-юк” уенын уйныйбыз. Мин сезгә сораулар бирәм, сез тупны тотып “әйе” яки “юк” дим җавап кайтарасыз. Аңлашылды мы?

Сораулар:

1. Балаларга яз көне күлдәге боз өстендә уйнарга кирәк.   (ЮК)

2. Тайгак юлларга ком сибәргә кирәк. (Әйе)

3. Балалар үзләренең өй түбәләре астында уйныйлар.  (ЮК)

4. Боз күлдә нюкарды.  (Әйе)

5. Бозлар файдалы сәламәтлек өчен. (ЮК)

6. Тайгак юлда уйнавы бик әйбәт. (ЮК)

7. Боз ашасаң – чирлисең. (Әйе)

Дәрес ахыры

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле кагыйдәләрне кабатлап узабыз.

Балалар бөтен кагыйдәләрне әйтеп чыгалар:

  1. Яз көне боз эри, нәзек боздан йөрергә ярамый.
  2. Яз көне бозлар, карлар түбәдән эреп төшә. Якын йөрергә ярамый.
  3. Боз ашарга ярамый. Чирләргә мөмкин.
  4. Тайгак юлдан йөрергә куркыныч. Юлга ком сибәргә кирәк.

Тәрбияче: Бик әйбәт, балалар. Кагыйдәләрне отып алгансыз. Ә хәзер, балалар, Ябалак апа алып килгән күчтәнәчне карап бетерик. “Верните Рекса” мультфильмын карап бетерәләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект НОД в средней группе на тему: "Уроки доброты"

Занятие по ознакомлению детей с домашними животными...

Конспект занятия в средней группе на тему "Весна"

- Познакомить детей с весной. Учить устанавливать связи между сезонными явлениями и явлениями, происходящими в живой и неживой природе.- Уточнить представления детей о временах года. Учить видеть приз...

Конспект занятия в средней группе на тему:"Весна в окно стучится!"

Конспект занятия по развитию речи с использованием мнемотаблиц и опорных картинок....

Конспект занятия в средней группе по теме: «Весна – красна»

Конспект занятия  в средней группе по теме: «Весна – красна»...

Конспект тематического занятия в средней группе на тему: "Первый день весны"

Интеграция образовательных областей: Познавательное развитие, речевое развитие, социально-коммуникативное развитие, физическое развитие, художественно-эстетическое развитие....

Конспект занятия в средней группе по теме: «Дикие животные весной».

Конспект занятия в средней группе по теме: «Дикие животные весной».Цель: способствовать обогащению представлений детей об изменениях в жизни диких животных весной, развитию познавательных ...