Проект "Кошлар"
проект по окружающему миру (подготовительная группа) по теме

Цель проекта:формирование ответственности и бережного отношения к птицам.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon proekt.doc98.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                                     

                                                                                                              

                                     Проектның  темасы :«Кошлар»

(мәктәпкә әзерлек төркеме)

  1.  Проектның төре:

Танып белү, күзаллау киңәйтү.

  1. Дәвамлылыгы: 5ай.(декабрь-апрель)
  2. Проектның максаты: Балаларда кошларга карата экологик белемле мөнәсәбәт формалаштыру.
  3. Бурычлар:

- Балаларның кошлар турындагы күзаллауларын ачыклау һәм “Кошлар” темасын  тирәнрәк өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру;

- Бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләрен булдыру;

- Кошлар турындагы белемнәрен камилләштерү;

- Балаларның логик фикер йөртү сәләтен үстерү, гади нәтиҗәләр ясарга өйрәтү;

- Балаларның иҗади  фикерләү мөмкинлекләрен үстерү;

- Кошларга карата сизгер мөнәсәбәт, ярдәм итү теләге тәрбияләү.

  1. Катнашучылар:

Балалар,ата-аналар,тәрбиячеләр,бакча хезмәткәрләре.

  1. Проектны тормышка  ашыру өчен балалар белән эш: 

-Уку елы дәвамында күзәтүләр оештыру,дәресләрдә кошлар белән таныштыру;

-Кошлар турында матур әдәбият әсәрләре уку (Р.Хафизова”Песнәк”,”А.Алиш”Кара карганың кара баласы”Р.Вәлиев”Чыпчык”,Д.Гарифуллин”Сыерчыклар килгәч”),җырлар өйрәнү(“Яз җитә”,”Сыерчык җыры”),шигырьләр ятлау(Б.Рәхмәт”Кошлар киткәндә”,Ә.Кари”Кошлар туйдырам”,”Минем кунагым”,) аудиодискта кошлар тавышын тыңлау;

-Дидактик уеннар уйнау(“Нәрсә артык?”,”Мин әйтәм-син тап”,”Лото”);

-Хәрәкәтле уеннар уйнау(“Кошлар һәм читлек”,”Чыпчык, чык”,”Очты-очты”)

-Кошлар турында энциклопедияләр һәм рәсемнәр карау;

-“Минем яраткан кошым” темасына рәсем ясау, кисеп ябыштыру,әвәләү;(алардан күргәзмә оештыру);

-Кошларга җимлекләр ясау, аларны ашату;

-“Кышын кошларга ярдәм итегез!” акциясендә катнашу;

-“Кошлар-безнең дусларыбыз”, “Кышын без кошларга ничек ярдәм итәбез?” дигән темага әңгәмә үткәрү;

-Плакат әзерләү:”Кошларга оя  ясагыз!”

-Сыерчык оялары ясау.

  1. Проектны тормышка ашыру өчен бакча хезмәткәрләре белән эш:

-Музыка хезмәткәре белән кошлар турында көйләр тыңлау,җырлар җырлау;

-Физкультура инструкторы белән хәрәкәтле уеннар оештыру.

  1. Ата-аналар белән хезмәттәшлек:

-Анкеталау;

-Ата-аналар белән паркка экскурсиягә бару;

-Кошлар турында энциклопедия булдыру;

 -“Иҗади остаханә”бәйгесендә катнашу(җимлекләр, сыерчык оясы ясау).

  1. Презентация: “Килегез, кил, кошкайлар” – музыкаль - шигри кичә.
  2. Проектның актуальлелеге: 

                                                “Табигать турында аз белү - оят,

                                                  бөтенләй белмәү – гафу итмәслек эш”.

        Экологик белемле, табигатькә игътибарлы  һәм сак карашлы булу – бүгенге көндә җирдә яшәүнең мөһим бер шарты.Табигать белән тыгыз элемтәдә булу балаларда ягымлылык, түземлелек, хезмәт сөючәнлек һәм мәрхәмәтлелек тәрбияли;якыннан тереклекне аңларга һәм сиземләргә булыша.Табигатьтә эзлексез күзәтүләр балаларны игътибарлы булырга өйрәтә, логик  фикерләү сәләтен  һәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерә.

11. Көтелгән нәтиҗәләр:

- Балаларның кошлар турында, аларның үзенчәлекләрен, көн –күрешләрен, авыр вакытта ничек ярдәм итеп булуын күбрәк белүләре.

- Баларның табигатькә кызыксынуларының  артуы.

- Кошларның кешеләргә күрсәткән файдасын күзаллап, аларга карата сак карашлы булулары.

- Балаларның күргәннәрне татар телендә бәйләнешле сөйли белүләре.

- Балалар бакчасы белән хезмәттәшлек  дәвамында ата-аналарның кызыксынуының артуы.


               Проектны тормышка ашыру этаплары, чаралар

№ п/п

    Чаралар

       Максат

    Җаваплылар

I этап-әзерлек

1.

Диагностика

Балаларның кошлар турындагы белемнәрен ачыклау

Тәрбиячеләр

2.

Педагогик сәгать

Планлаштырган проектның эшен  җентекләп өйрәнү

Өлкән тәрбияче,тәрбиячеләр

3.

Ата-аналарны анкеталау

Ата-аналарның табигатьне өйрәнү белән кызыксынуларын ачыклау

Тәрбиячеләр

4.

Ата-аналар катнашында “Түгәрәк өстәл”

Проектка кызыксыну уяту,максат һәм бурычлар  кую

Өлкән тәобияче, тәрбиячеләр

5.

“Кошлар-безнең дусларыбыз” исемле дәрес циклына план төзү,аларны үткәрү

Балаларның күзаллауларын киңәйтү,камилләштерү

Тәрбиячеләр

6.

“Без-яшь экологлар”түгәрәге оештыру

Проектны тормышка ашыруга шартлар тудыру

Өлкән тәрбияче, тәрбиячеләр

IIэтап-төп өлеш

1.

Паркка экскурсиягә бару

Баларның кошлар турындагы белемнәрен баету.Күргәннәрен сөйләп бирү сәләтен үстерү

Тәрбиячеләр, ата-аналар

2.

“Без – яшь экологлар” түгәрәгендә шөгыльләр

Экологик белемнәрен тирәнәйтү, логик фикерләү сәләтен үстерү,табигатькә сакчыл караш тәрбияләү

Тәрбиячеләр, музыка җитәкчесе

3.

Җимлекләр ясау,күргәзмә оештыру

Баларның иҗади сәләтләрен үстерү, кошларга ярдәм итү теләге тәрбияләү

Ата- аналар, тәрбиячеләр

4.

“Минем яраткан кошым”бәйгесен үткәрү (рәсем ясау, кисеп ябыштыру, әвәләү)

Балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү,үзара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү

Тәрбиячеләр, ата –аналар


5.

“Әтием белән бергә”-сыерчык оясы күргәзмәсе

Алынган эшкә җаваплылык, кошларга ярдәм итү теләге тәрбияләү

Тәрбиячеләр, ата –аналар

6.

Музыкаль кичәгә чакыру кәгазе әзерләү

Уйлап табу сәләтен үстерү,мөстәкыйльлек тәрбияләү

Тәрбиячеләр

III этап – төгәлләү

1.

 Музыкаль - шигри кичә:”Килегез,кил, кошкайлар!”

Проктның презентациясе



Проектның барлык катнашучылары

2.

Ата –аналар җыелышы

Эшләнгән эшләрнең эффективлылыгын билгеләү

Бакча хезмәткәрләре, ата -аналар

3.

Проект материалларын эшкәртү

Анализ

Өлкән тәрбияче, тәрбиячеләр

               


Музыкаль –шигри кичә “Килегез, кил, кошкайлар!”

Максат:

- Балаларда бәйрәмнәрдә актив катнашырга омтылыш формалаштыру;

- Кошларга карата экологик белемнәрен үстерү;

- Кошлар язмышына җаваплылык хисләре тәрбияләү.

        Зал бәйрәмчә бизәлгән.Стенага кояш һәм болытлар,кош рәсемнәре урнаштырылган.Тирәк һәм каен ботакларына сыерчык оялары һәм җимлекләр эленгән. Икенче як стенада “кошлар” темасына ясалган рәсемнәрдән, кисеп ябыштыру эшләреннән күргәзмә оештырылган.

Р.Яхинның “Яз” исемле көе яңгырый.Залга балалар керәләр.

Алып баручы: Нигә бар да үзгәргән,

                        Яктырган һәм нурланган.

                        Елмайган һәм моңланган?

                        Әйтегезче, балалар,

                        Табигатьтә ни булган?

Балалар:Безгә яз килеп җиткән.    (тамчы тамган, су аккан тавыш ишетелә)

Алып баручы:Нинди җыр ишетелә,

                        Аны кем уйлап тапкан?

Балалар:Яз белән кояш карны эреткән. (вальс көе яңгырый, Яз керә)

Яз:Исәнмесез, дусларым!

     Мин тылсымчы Яз булам.

     Урман, болын, басуны

     Кышкы йокыдан уятам.

     Боз ватам, кар эретәм,

     Яктылык бүләк итәм.

     Әйдәгез, бергәләшеп,

     Яз турында җыр җырлыйк.

           “Яз җитә” җыры.Җ.Фәйзи көе,Ф.Кәрим сүзләре.

Яз:Сөйләгез, дускайларым!

     Кышны ничек үткәрдегез?

     Барчагыз да сәламәтме?

     Ә язны сез көттегезме?(Көттек)

Яз:Ә каргалар,чәүкәләр

     Барысы да исәнме?(Әйе)

Яз:Ә песнәкләр, чыпчыклар

     Әле дә алар шукмы?(Әйе)      (кошлаучы кошлар керәләр)

Күгәрчен:Гөрли –гөрли җырлыйм мин

                 Кызыл читек киямен.

                 Күлмәкләрем күгелҗем

                 Татулыкны сөям мин.Мин нәрсә?(Күгәрчен)

Ала карга:Мин барыгызга да таныш,

                 Карр,карр диеп кычкырам.

                 Җәен урманда яшәсәм,

                 Кышлыкка сезгә киләм

                 Җимлектә ни күрсәм дә,

                 Барын да ашап бетерәм.Мин нәрсә?(Ала карга)

Чыпчык:Чуар киемле урам малае

               Мин булам инде-чыпчык.

               Борчак җыям, кырда кунам,

               Ашатсалар бик шатланам.

Яз: Балалар, сезнең карга белән чыпчыкның ничек йөрүләрен күргәнегез бармы?Эйдәгез әле, йөреп күрсәтегез.(псмхогимнастика:”Каргалар һәм чыпчыклар”.Каргалар уң, сул иңбашларын алга чыгарып, бик горур атлыйлар.Чыпчыклар сикерәләр)

Карабүрек:Беренче карлар яугач

                  Киләм мин сезнең якка.

                  Кышкы миләш яратам,

                  Исем китми суыкка.Мин нәрсә?(Карабүрек)

Песнәк:Кап –кара түбәтәем,

             Ап –актыр яңакларым.

             Яшькелт сары түшләрем,

             Карасу канатларым.

             Миңа сало бирсәгез,

             Шунда ук килеп җитәм.

             Ипи валчыгы өчен дә

             Мин сезгә рәхмәт әйтәм.Мин нәрсә?(Песнәк)

Тукран:Мин чүкечсез һәм кулсыз

             Шакылдыйм да шакылдыйм.

             Агачларны кортлардан

             Һәммәсен дә дәвалыйм.Мин нәрсә?(Тукран)

Саескан:Бер урында тик торырга

             Һич кенә дә яратмыйм.

             Ерак – ерак җирләрдән

             Хәбәр алып кайтам мин.Мин нәрсә?(Саескан)

Ябалак:Күзләрем мәченекеләр,

             Колакларым локатор.

             Бик тә күрергә теләсәң,

             Йокламыйча саклап тор.Мин нәрсә?(Ябалак)

Яз:Сез бик шаяннар,мин моңа бик шат.

      Күчмә кошлар кайта,каршы алырга кирәк.

             Бию “Кояш нурлары”.             (Чиратлашып, күчмә кошлар керә)

Кара карга:Басу буйлап горур атлыйм,

                     Кара карга мин – яз хәбәрчесе..

                        Кортлар, коңгызлар ашыйм-

                   Туфракны мин дәвалыйм.

Күке: Бала чыгармыйсың, диеп,

          Гаеплисез, мин беләм.

          Йонлач кортларны ашыйм мин,

          Мактаулы шуның белән.

Сандугач:Төскә -биткә бәхәссез

                 Гап -гади кош мин үзем.

                 Тавышымны тыңлап карап

                 Кемлегемне белерсез.     (сандугач тавышы тыңлана)

Тургай:Кырлар өстеннән очам,

            Күлдән иелеп су эчәм.

            Сайравым белән җырларга,

            Шигырь юлыны күчәм.       (тургай тавышы ишетелә)

Алып баручы:Чү!Туктагыз, тыныгыз,бу бит таныш моңыбыз.

                        Кем ул анда сызгыра,өздерепме -өздерә?

                        Ерак түгел, якында,әнә теге тирәктә.

                        Бу бит таныш сыерчык, сыерчыгым, очып чык.

        “Сыерчык җыры”.И.Шәмсетдинов көе, Г.Лотфи сүзләре.

Бала:Без шат сезгә кошкайлар!

        Сез киләсен белдек без.

        Агачларга матур – матур

        Өйләр ясап элдек без.

        Хәзер инде сайрашыгыз,

        Оялар сайлашыгыз.

        Җиләк –җимеш бакчасында

        Күбрәк кайнашыгыз!

Алып баручы:Әйдәгез әле, барлык кошлар белән дә уйнап алыйк.

             Уен “Кайсы кош нәрсә ашый?”.

Яз:Беләсезме, балалар, минем язгы бакчамда нинди хәл булды? Әйдә,карыйк.

                       “Кошлар, булышыгыз!”- инсценировка.

Алып баручы:Яз җитте, кар эреде,кошлар да кайтты.

                        Безнең язгы бакчабы матур итеп чәчәк атты...

(Йомшак кына басып, мәче килеп чыга.Иске сыерчык оясын карый)

Шәвәли:Бар көчемә тырыштым, сыерчык оясы ясадым.

              Килегез, кил, кошкайлар, безнең якын дускайлар.

Әвәли:Сәлам, Шәвәли!Кая барасың?

            Җилкәңдә авыр әйбер.  Кая алып барасың?

Шәвәли:Сәлам!Бар көчемә тырыштым, сыерчык оясы ясадым.

             Көньяктан дуслар кайта. Син дә аларга оя яса.

Әвәли:Аңламадым, нинди дуслар?

Шәвәли:Син нәрсә, сизмисең? Яз җиткәнен күрмисең?

              Тиздән кошлар кайтачак, бакча гөрләп торачак.

              Алар өчен бу оямны, бакчага урнаштырам.

              Шунда бала чыгарсыннар, дип, һәр елны тырышам.(китә)

Әвәли:Мин дә кошлар кайтуга ,үземчә әзерләндем.

           Кошларга атарга дип, рогатка да ясадым.(йөгереп китә)

   (Ата һәм ана сыерчык очып килә, иске оя янында тукталалар)

Ата сыерчык:Иске ояга урнашыйкчы без,

                       Бәхетле булып шунда яшәрбез.

                       Бергә бала чыгарып, шунда үстерербез без.

Ана сыерчык:Бик яратырмын мин үзебезнең баланы.

                        Бәлки эзләрбез без башка ояны?

Ата сыерчык:Монда бит мин туганмын,

                       Минем гаиләм яшәде.

                       Әти -әниемнең өе минем өчен  кадерле.

Ана сыерчык:Мин риза, кадерлем.   (күрше сыерчыклар очып киләләр)

1-нче сыерчык:Котлыйбыз,котлыйбыз, яшь парларны без!

2-нчесыерчык:Бу ояда яшь кошчыклар  үстерүегезне телибез!   (  Әвәли чыга)

Әвәли:Ну чыркылдашалар, саңгырыу калырсың.

           Монда тынычлыкны һич кенә дә тапмассың.

           Әйдә әле, мәче дус, куркыт әле шуларны.

Мәче:Мяу,мяу.Мин нинди җитез!

          Барлык кошларны куркыттым бик тиз!

Шәвәли:Ах, әшәке мәче!Ә син...

              Нәрсә уйлап чыгардың?

              Кошларны куркытырга сезгә рөхсәт бирмәмен!(Мәчене куркыта)

Әвәли:Менә әле күрербез! Яклаучы булган имеш.

           Кошларга без мәче белән,

           Начарлык эшләү тиеш.(сыерчык оясына ата, аннан кошлар чыгалар)

Сыерчык:Әвәли безгә шат түгел, рогатка кулларында.

                 Бакчаны ташлау кирәк,тынычлык булмас монда.   (китәләр)

        (Әвәли, аягын аякка куеп, агач астында ята)

Алып баручы:Ташладылар кошлар бакчаны

                        Ә вакыт алга да алга бара.

                        Бакча яшәрә, алмагач чәчәк ата,

                        Ә нәрсә соң анда үрмәләп бара?(бөҗәкләр чыга)

Тлә:Нинди тыныч урын, бер генә дә кош юк.

       Менә кая оҗмах, яшә дә күңел ач.

2коңгыз:Без –коңгызлар, жу – жу –жу.

              Бу бакчаны урап алсак, бер ни калдырмабыз без.

              Яшеллекне яратабыз,кире куа алмассыз сез!

2йонлач корт:Без йонлач кортлар –уңганнар,

                        Агачларга начарлык эшли торганнар.

Барысы бергә:Юлыбызда ни очраса,кимерәбез, юк итәбез!

Әвәли:Бар яклап та үрмәлиләр!

           Очалар һәм кимерәләр.

           Йонлач корт һәм коңгыз...

           Шәвәли, зинһар, булыш!

Мәче:Бар яклап та үрмәлиләр

          Алар безне дә күзлиләр.

Әвәли:Әллә ничә мең дә йөз!

           Без икәү дә җиңмәбез.

           Мин бернигә шат түгел

           Үлә икән бакча гел.(Шәвәли чыга, гаҗәпләнә)

Шәвәли:Ничек шулай булды монда?

               Кошлар яши бит бакчада!

Әвәли:Юк шул, юк, яшәмиләр.

           Мин үземне начар тоттым.

           Менә шушы рогаткадан

           Сыерчыкларга аттым.

Шәвәли:(ярсып)Эх, син, аучы!

            Кошларны кире кайтарыйк.

            Тизрәк язгы бакчага

            Без аларны чакырыйк.

2бергә:Килегез, кил, кошкайлар,

            Безнең якын дускайлар.

            Бакчаны коткарырга

            Ярдәм итегез, зинһар!

Сыерчык:Бу бакчада куркыныч

            Күптән түгел бер надан

            Минем өемә, гаиләмә

            Атты рогаткадан.

Шәвәли(башын иеп):Сезнең алда миңа бик тә оят,

            Гафу сорыйм сездән, кошкайлар.

            Булышыгыз,зинһар, дускайлар.

            Хәзер генә мин аңладым:

            Бакчаның иң яхшы дусты-

            Сыерчыклар булганын.

Сыерчык:Рогаткалар әгәр юкка чыкса,

              Сыерчыклар, әйдәгез сез алга!(кортларны юк итәләр)

Алып баручы:Ару – талуны белмичә,

              Сыерчыклар чүпли кортларны.

              Ашарсыз,- дип,-бу бакчада үскән

              Груша һәм алмаларны.

Мәче:Кошларны мин кыерсытмам

          Корткычлар ташланмаслар.

          Вакытында ашатсагыз,

          Кошларны мин ауламам.

Әвәли һәм Шәвәли:Зарарлы бөҗәкләрдән

          Зыян күрмим дисәгез.

          Елның теләсә кайсы вакытында

          Сез кошларны саклагыз!

              Җыр “Килегез, кил, кошкайлар”.

Яз:Менә вакыт та үтте

     Миңа китәргә җитте.

     Бүген ишеткәннәрне

     Онытмасагыз иде.(саубуллашып чыгып китә)

Алып баручы:Балалар,канатлы дусларыбызны һәр вакытта да яратыйк, саклыйк, аларның язмышына сизгер булыйк, кирәк булганда ярдәм итик!  

Кулланылган әдәбият:

1.”Гөлбакча”, “Иң иатур сүз”-балалар бакчалары өчен хрестоматияләр.

2Журнал”Мәгариф”№

3.Журнал “Фән һәи мәктәп” №2 – 2005 ел

4.   Борһанова”Туган якның табигате белән таныштыру”