Познавательная деятельность в первой младшей группе на тему "В гости к бабушке".
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа) по теме

Хафизова  Фарида Фирдависовна

Данную деятельность мы провели в первой младшей группе. Мы ставили следущие задачи: упражнять в умении задавать и отвечать на вопрос : " Что это?", закрепить умение правильно находить части тела человека и животного ( котёнка), а также их правильно называть;.  выполнять движения в соответствии с проговариваемым текстом.; разивать мелкую моторику рук, внимание и память. Благодаря совместной деятельности с музыкальным работником мы вспомнили песенки. Надеюсь, мы сделала ёще один шажок в воспитании уважения к взрослым,а также  интереса и любви к татарскому языку.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon batyrshina_frid_firdavis_kyzy.doc57.5 КБ

Предварительный просмотр:

Батыршина Фәридә Фирдавис кызы, тәрбияче

Казан шәһәре Мәскәү районының МАББУ “355нче “Әкият” балалар бакчасы”

 

Танып-белү төре буенча

Әбигә кунакка”

темасына кабатлау максатыннан төзелгән эшчәнлек конспекты.

( Беренче кечкенәләр төркеме)

Казан

2013 нче ел.

     

Программа эчтәлеге:

1.Өйрәтү максатыннан:”Бу нәрсә?” соравына дөрес җавап кайтара алу күнекмәләрен ныгыту; сүз байлыкларын үстерү; кеше һәм йорт хайваннарының (мәче баласы) тән әгъзаларын дөрес таба  һәм күрсәтә белүләренә ирешү; текстка туры китереп хәрәкәтләрне ясарга күнектерү;төсләрне аера белү күнекмәләрен ныгыту.

2. Камилләштерү максатыннан:Вак кул моторикасын үстерү, игътибарлыкларын, хәтерләрен, иҗади  күззаллауларын яхшырту.

3.Тәрбияви максатыннан: Әбиләргә карата хөрмәт тәрбияләү; йорт хайваннарына карата мәрхәмәтле булырга өндәү; исәнләшү-саубуллашу әдәбенә өйрәтү эшен дәвам итү.

      Алдан үткәрелгән эш: 1. Тирә-юнь белән таныштыру шөгылендә мәче турында сөйләшү, рәсемнәр карау. Уен почмагында мәче баласы уенчыгын  чыгарып кую, аның белән уйнау, бармак уеннарны өйрәнү.

2. Гаилә әгъзалары белән таныштыру,алар сүрәтләнгән рәсемнәр карау, бармак уеннарын өйрәнү, әбиләр турында әңгәмә оештыру,әбиләргә карата ягымлы сүзләр өйрәнү.

     Файдаланган әдәбият:

1.Балалар бакчасында.тәрбия һәм белем бирү ( Программаның  милли- төбәк юнәлеше)\ Төз.- авт.: К. В. Закирова, Р.А. Борһанова , Г.Ә.Галиева һ.б. – Казан: Мәгариф, 2009. - 167 б.

2.Хәзрәтова Ф.В.” Туган телдә сөйләшәбез.Балалар бакчасында татар телендә тәрбия бирү( беренче кечкенәләр төркеме): тәрбиячеләр өчен методик кулланма/ Ф.В.Хәзрәтова, З.Г. Шәрәфетдинова, И.Җ. хәбибуллина.- Казан: Татар  китап нәшр., 2012.-191 б.

3.Трясорукова Т. П. “Гимнастика для пальчиков – для девочек  и мальчиков.” –Изд. 2-е, стер.-Ростов н\Д : Феникс, 2012. -31 с.

4. Муяссарова  И. Х.” Азрак ял итеп алыйк: физкультминутлар, сүзле- хәрәкәтле уеннар ( Башлангыч мәктәп, татар теле укытучылары , тәрбиячеләр һәм студентлар өчен методик кулланма). - Казан, 1998. – 60б., рәс.

     Дидактик тәэмин иттерү:

1.”Серле сандык ”(күзлек, яулык, йомгак.)

2. Песи уенчыгы  

3. Йорт макеты

4. Кызыл, сары, яшел төстәге йомгаклар

5. Төенчек  ( күчтәнәчләр өчен)                                              

Әшчәнлек барышы:

Кереш өлеше:

Тәрбияче балалар белән залга керә. Аларны үзе янына чакыра:

- Балакайларым, килегез. Бүген безгә кунаклар килгән.Исәнләшик.

Балалар исәнләшәләр.

-Нинди матур көн бүген. Кояш күктә балкый. Әйдәгез, кояшка эндәшик, аның якты булуын һәм безгә елмаеп торуын  сорыйк.

(Тәрбияче балалар белән бергә сүзләрне әйтә.

-Кояш чык,чык,чык!

Бөтен дөньяны яктырт!

Безнең битләрне җылыт,

Безнең кулларны җылыт,

Безнең аякларны җылыт,

Без үсәрбез чыныгып.

Төп өлеше:

Тәрбияче балаларның игътибарын “Серле капчыкка “ юнәлтә:

   - Балалар, карагыз әле! Безнең өстәлебездә                          нәрсә тора икән ?  Бу - “Серле капчык”  . Карыйк әле,  аның эчендә нәрсәләр бар икән?(Һәрбер әйбер күрсәтелә һәм сорау бирелә).

-Бу нәрсә?

Дөрес,бу күзлек.( Бу яулык. Бу йомгак.)

Капчыкта булган бөтен предметларны санап чыккач, сорау куя:

-Балаларым, ә бу кемнең әйберләре икән ?

Сез ничек уйлыйсыз.

-Бу әбинең әйберләре.

- Дөрес, бу әбинең әйберләре.

-Балалар, ә сезнең әбиләрегез кайда яшиләр?

-Авылда яшиләр.

- Балалар, сезнең әбиләрнең күбесе авылда яши. Әйдәгез әле , без дә поездга утырып әби янына авылга барып кайтыйк.

“Поезд” уены уйнала. Балалар бер-берсенә тотынышып “поезд” сыман баса

    Алга чаба паровоз

    Гөрләп чаба паровоз

    Чух, чух, чух!            

    Гөрләп чаба паровоз

    Чух,чух,чух

Бер ярымтүгәрәк ясап,йорт макеты янына килеп туктыйлар.

Шул вакытта мәче тавышы ишетелә.

-Менә , балаларым, әбигә кунакка килеп җиттек.Карагыз әле нинди матур йорт.Тәрәзә төпләрендә матур гөлләр үсеп утыра.

 Песи тавышы ишетелә.

-Нәрсә тавышы бу? Сез ничек уйлыйсыз?

-Песи тавышы.

- Кайда икән ул песи?

-Әйдәгез песине чакырыйк әле: “Пескәй, ксс-ксс”

Мәче уенчыгы күрсәтелә

- Карагыз нинди матур песи.

Песинең нәрсәләре бар ?

Балаларга күрсәтергә тәкдим итә.

Тәрбияче уенчыкның башына күрсәте):

 -Бу нәрсә? Башында нәрсәләре бар? 

- Бу башы. Күзләре. Борыны. Колаклары.

Гәүдәсенә күрсәтеп :

- Бу нәрсә?

Балаларның җаваплары.

-Ә бу нәрсә?

 - Бу тәпиләре.

Уенчыкны утырта.

Песи турында бармак уенын искә төшерик.

Балалар кабатлый лар.

 Бу кул. Килде песи һәм китте, китте, китте...

Чәнти бармакка җитте..

Бу да кул. Кара икенче песи монда.

 Тиз, тиз, тиз йөгерде..

Чәнти бармакка җитте.

Песине куып тотыйк,

Кулларны чәбәкләп алыйк...

- Менә песиебез белән уйнап та алдык, ул ачыккандыр инде  Ашатып алыйк .Сез ничек уйлыйсыз?

- Песигә савыт алыйк. Савытка сөт салыйк. Сөтебез кайнар икән , суытып алыйк әле. Песиләр ничек итеп ашыйлар икән?

Балалар иммитацион хәрәкәтләр белән күрсәтеп баралар: бармакларны савытка охшатып җыялар,өреп суыталар,”песи” булып сөтне ялаган кыяфәт чыгаралар.

Шул вакытны песи уенчыгы югала.

-Песиебез качты бит.

Йорт макеты артыннан әби чыга:

- Кем тавышлары икән бу?  Балакайларым сезме бу  Иртән песи битен юган иде- кунакларны чакыруы булган икән.

Исәнмесез, балакайларым

-Исәнме, әби. 

Балалар әби белән исәнләшәләр.

               

- Әби, хәлләрең ничек?

Әби җавабы.

-Без сиңа бүләккә язгы җыр алып килдек.

Балалар “Чык, әйдә” җырын башкаралар.

- Әбием җаным , ә без бит синең хәлләреңне белешергә генә түгел, ә берәр эшеңдә ярдәм итәргә дә теләгән идек.

- Бик шәп булыр иде шул. Бүген мич янында кайнашкан арада песием бөтен йомгакларны буташтырып бетергән бит.

Шул йомгакларны чорнарга ярдәм итмәссез микән?

-Без,әби, синең песиеңне дә күргән идек.Бик шаян песи: бездән дә качты.

(Балаларга карап) Матурларым минем , булышабызмы әбигә

Әби йомгаклар белән тутырылган тартма чыгараганда , йомгакларны төшерә.Балалар йомгакларны күтәреп һәм чорнап, әбигә тапшыралар.

.

Тәрбияче балаларга индивидуаль рәвештә сораулар бирә( йомгакларның төсен, зурлыгын сораша.

Балалар йомгакларны кулларына алалар, чорный башлыйлар. Тәрбияче сорауларына җавап бирәләр.

Тәрбияче балаларны хуплый.

- Әбекәй, синдә күңелле дә бит. Безгә кайтырга да вакыт инде. Саубуллашыйк ,балалар.

-Туктагыз, күчтәнәч булса да бирим.

-Сау булыгыз! Тагын килегез!

Тәрбияче әби кулыннан күчтәнәч төенчеген ала.Балалар әби белән саубуллашалар.

- Балалар, сезгә әбидә кунакта ошадымы Шулай итеп сез үз әбиләрегезне онытмагыз яме

- Ә хәзер төркем бүлмәбезгә кайтыйк.

Балалар яңадан бер-берсе артына басып “Поезд “ уенын уйныйлар


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятий по познавательному развитию в первой младшей группе на тему: «В гостях у дедушки и бабушки»

Конспект  занятий по познавательному развитию в первой младшей группе на теме: «В гостях у дедушки и бабушки»Инсценируя знакомую детям сказку, вызвать у них желание повторять вслед за персонажами...

Конспект занятия по познавательному развитию в первой младшей группе по теме " В гостях у дедушки и бабушки"

Конспект занятия по позновательному развитию в первой младшей группе по теме " В гостях у дедушки и бабушки"...

Конспект игры-занятия с детьми первой младшей группы на тему: «В гостях у бабушки Марины»

ПРОГРАММНОЕ СОДЕРЖАНИЕ:1. Уточнить знания детей о местонахождении частей тела у себя через танцевальные движения.2. Знать свое имя, родственные связи и свою социальную роль.3. Выработать умение повыша...

Конспект занятия по направлению "Познавательное развитие" для воспитанников младшей группы на тему: "В гости к бабушке"

Цель: создание социальной ситуации развития в процессе познавательной деятельности детей.Задачи:- образовательные:  Создавать условия для закрепления накопленных детьми представлений о насек...

Игровой,познавательно-творческийипроект для первой младшей группы по теме:"В гостях у сказки"

Способствовать формированию патриотических чувств через приобщение к устному народному творчеству и русским народным сказкам....