Әйдәгез дус яшик
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа) по теме

Муртазина Миляуша Фаритовна

Әйдәгез  дус  яшик

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ydgez_dus_yashik.docx17.89 КБ

Предварительный просмотр:

Әйдәгез  дус  яшик!

Максат:

  1.  Балаларның  иҗади  күзаллау  сәләтен  баету, булган  белемнәргә  нигезләнеп  яңа  образлар  тудыру.
  2. Хезмәт   тәрбиясе  бирү, ярдәмчеллек , игътибарлылык, пөхтәлек, чисталык  сыйфатлары  тәрбияләү.
  3. Эзлекле  сөйләм  телен  үстерү, фикер  тирәнлеге   булдыру, аралашу культурасы   тәрбияләү.

Тәрбияче: Исәнмесез  балалар.

Балалар:  Исәнмесез.

Тәрбияче:  Кәефләрегез  ничек ?

Балалар:  Яхшы.

Тәрбияче: Әйдәгез  бер- берегезгә  карап  елмайык  һәм  эшчәнлегебезне  башлыйк.

Балалар,  ә  сез әкиятләр  яратасызмы?  Нинди  әкиятләр  беләсез? ( балалар  җавабы)

Рәхмәт  сезгә  балалар, әкиятләрне  бик күп  беләсез  икән.Без  сезнең  белән  ел  дәвамында  үзебез  әкиятләр   уйлап  чыгарырга, әкият   геройларын  бер  әкияттән  икенчесенә  кушып  сөйләргә  өйрәндек.Мондый  әкиятләрне  без  әкият  салаты  дип  атадык.Сөйләп    кенә  калмыйча  әкиятләрне    сәхнәләштереп  тә  уйныйбыз  без, шулаймы   балалар?

,, Әйдәгез  дус  яшик! ”  исемле  әкиятебезне  без

 ,, Ипекәй ”, ,, Башак ”,  ,,Кем  нәрсә  ярата? ”  әкиятләре  геройлары   белән  берлектә  төзедек. Әкият  геройлары  сездән  ярдәм  сорасалар, каршы килмәссез  дип  уйлыйм. Хәзер  әкиятебезне  башлыйбыз.

( Бүлмә   уртасында  өй, ике  якта  койма. Койма  артында  агачлар, ә алгы  якта эскәмия. Өйдән   әби чыга).

Әби: Нинди  матур, сөйкемле, тәмле  йомры  икмәк  пешергән   идем. Кая  китте  икән  инде?

Бабай: ( чыга) Белмим  шул,  кая  китте   икән? (  икәү  эзлиләр)

Әби:  Акбай, Мияубикә, Кәҗә   йомры   икмәк  бәлки  сезгә   әйткәндер  үзенең  каяя  барасын.

Эт:  Һау-һау!  Мин   йомры  икмәкне   күрмәдем, су  буена   су  коенырга  төшкән  идем.

Песи: Мяу-мяу, мин  дә  күрмәдем, тычканнар  куып  йөрдем.

Кәҗә: Мин   кәбестә   эзләп  йөрдем.

Бабай: Урманга  китте  микән  инде. Төлке  ашамаса  гына   ярар  иде  үзен.

Әби : Бигрәк  хәйләкәр  шул   ул  төлке.

Бабай: Бүресе  дә  ач инде  аның, исән  -сау   кайтса  ярар  иде.

Песи: ( музыка)  Әбекәй, бабакай  юкка  кайгырасыз.

Йомры  икмәк  үзе   дә  бик  җитез, үткен, хәйләкәр.

Ашыйсы   килгәч  үзе  кайтыр  әле

Әби, бабай:  Шулай  дисезме? Әйдә  картым,  өйгә  кереп  бераз  ял  итик.( кереп  китәләр).

Песи: Мяу- мяу! Менә  минем  дә  бик   ашыйсым  килә. Беләсезме  дуслар, дөньяда  иң   тәмле  ризык  - сөт  һәмм каймак.  Ә  аннан  соң  бер  тычкан  да  тотып  ашасаң,  менә  дигә  була  инде  менә.

Эт: Һау-һау. Минемчә  дөньяда  иң  тәмле  ризык- сөяк!.Эх  яратам  да  шул  сөякне  кимерергә. ,,Кайчан   хуҗаларым  сөяк  белән  сыйларлар  икән”- дип    көтеп  кенә  торам.

Кәҗә: Мә-мә! Нәрсә  сөйләп  утырасыз.  Минемчә  иң  тәмле  азык – кәбестә.яратам  да  соң  шул  кәбестәне  кимерергә.

Песи: Мяу- мяу! Кәбестә   дә  булдымы  азык. Юк , дустым, сөт-каймак  тәмлерәк. ( Бәхәсләшәләр).

Эт:  Юк, сөяк  тәмлерәк.

 Кәҗә: Кәбестә  тәмлерәк.

Песи:  Туктагыз, юкка  бәхәсләшмик. Кая  соң  әле  әтәч  дустыбыз?

Эт: Һау-һау! Ул  бүген  ишек  алды  себергәндә  бодай  башагы  тапты, аны  тегермәнгә  алып  китте.

Кәҗә: тегермәннән  он  алып  кайта  ул.Уңган  да безнең  әтәч  дустыбыз. Таҗ  белән  тора, барысына  да  өлгерә.  Минем  әбием: ,, Иртә  торсаң  ит  пешә,  соңга  калсаң  бит  пешә” – дип  әйтә  торган  иде.

Песи: Мяу-мяу! Әтәч бүген  тәмле  әйбер  пешереп  безне  сыйлар  инде. Әнә  карагыз, үзе  дә  кайтып  килә!  Әйдәгез  качабыз. ( агач  төбенә  яшеренәләр).

Әтәч: ,, Эх  сез   матур  кызлар” көенә җырлый.

Иртән  иртүк  тордым  да  мин

Эшкә  керештем

Шул  вакыт  җирдә  яткан

Бодай башагы  күрдем.

 Эх, бодай  бөртеген

Бигрәк   яратам

Бодай  оныннан  пешкән

Күмәч  яратам.

Әтәч: Озынкойрык, нечкәкойрык, мине  каршы  аласызмы? Я,  кайсыгыз  булыша, кайсыгыз    капчыкны  күтәреп  кайта?

Тычканнар: Мин  күтәрмим, мин  дә күтәрмим.

Әтәч : Ярар, үзем  алып  кайтырмын, күп  калмады ( әтәч  җырлап  бара, тычканнар  иярә).

Менә , кайтып  та   җиттем   дусларым. Карагыз, күпме  он  алып  кайттым.  Озынкойрык, нечкәкойрык, мин  бүген  печенье  пешерергә  уйлыйм, я  кайсыгыз  миңа  булыша?

Тычканнар: Мин  түгел, мин  дә  түгел.

Әтәч:  Әле  һаман   эшлисегез   килмиме?

,, Кем  эшләми, шул   ашамый”.     Барыгыз, китегез!

Тәрбияче:   Әтәч   дус , кайгырма! Менә  безнең  балалар   бик   уңган, алар  сиңа  булышыр.

Әтәч: Ай , рәхмәт, бик  әйбәт   булыр. Дусларым  әйдәгез  кулларны   юып, алъяпкычларны  бәйлик  тә, эшкә  тотыныйк. (балалар  чыгып  китәләр)

Эт:  Уңган  да  безнең  әтәч   дустыбыз.Иртә  тора, барысына  өлгерә.

Песи: мяу- -мяу! Тырышсам  мин  дә  булдырам. Печенье   гына  пешерә  беләм   инде.

Кәҗә:  Ә  миннән  юк, камыр   да   баса   белмим, печенье  да  пешерә   белмим.

(  Әтәч  белән  балалар  алъяпкыч, башлык, косынка  белән   кереп  өстәл  артына  баса).

Эт: Дусларым,әйдәгез  карап   торыйк,  үзегез  дә   пешерергә   өйрәнәрбез.

Әтәч : Камыр  баса  беләсезме  соң  дусларым?

Камыр   ашлары  пешергәнегез  бармы?

Балалар: әйе, мин  әни   белән  кыстыбый, өчпочмак, бәлеш   пешердем.( Балалар   җавабы)

Әтәч: минем   бүген   печенье   пешерәсем  килгән  иде., камыр  ясарга  булышыгызчы! ( Балалар  сөйли, әтәч   эшли: башта  савытка   2  йомырка  сытып   болгатабыз, аннан каймак,  май, шикәр  комы, сода  салабыз.он  салып  камырныы басабыз. (әтәч  камыр  баса, балалар  хәрәкәт  белән  күрсәтә).

Әтәч: Мин   сезгә  камыр   өләшәм, уклау  белән  җәеп, кискечләр   белән  кисеп, менә  шушы  савытларга  салырсыз.

( Балалар   эшли, татар  бию  көйләре  яңгырый. Эш  беткәч, яулык, алъяпкычларны  салып, кулларын сөртеп  урыннарына   утыралар, печеньеларны  кухняга   пешерергә  куялар).

Кәҗә: Ми-ки-ки!   , печенье  пешерүе  шулкадәр авыр   түгел   икән  бит: камыр  басасың, җәясең, төрле   формадагы  кискечләр  белән  кисеп, мичкә  куясың.

Әтәч: рәхмәт  дусларым, уңган  балалар  икәнсез Мияубикә, Кәҗәкәй, Акбай, сезне  дә тәмле  печенье  белән   сыйларбыз.

Йомры  икмәк  керә ( җырлый)

 Җыр  башладым  тыңлагыз,

Кояшсыз  көннәрдә  дә

Якты   булсын  йөзегез

Елмаегыз, көлегез!

Хәерле  көн  дусларым! Әби, бабай, сез  кая?

Менә  мин дә кайтып   җиттем

Сезне  бик  нык  сагындым ( кочаклый).

Әби: Синең  өчен  бик  борчылдык

Кая  барганыңны  әйтеп  йөрергә  кирәк.

Йомры  икмәк:  Ярар   әбием, әйтмичә   беркая  да  чыгып  китмәм.

Бабай : Кайларда  йөрдең, бик  озак  тордың?

Йомры  икмәк: Урманда  булдым  мин. Анда  яшәүче  җәнлекләр  белән  танышып, дуслаштым. Тиенкәй- җитезкәй, куян  -Озын  колак, Төлке – бикә  минем   дусларым. Менә   алар   сезгә  күчтәнәч  җибәрделәр. ( кәрзиненнән   алып  гөмбә-печенье тарата)

Бөтен  әкият  геройлары  уртага    чыгып, йомры  икмәк   җырын  җырлыйлар.

Тәрбияче:  Әкиятебез  тәмам, ә сезгә  ошадымы?