Конспект занятия "Әбигә кунакка"
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) по теме

Конспект занятия "Әбигә кунакка"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл big_kunakka.docx33.47 КБ

Предварительный просмотр:

“Әбигә кунакка”

Балалар, бастык барыбыз да, әйдәгез кулларны тотынабыз һәм бер- берребезгә карап елмаеп алыйк әле. Сез бүген нинди матурлар. Менә бүген безгә кунаклар килгән, әйдәгез алар белән исәнләшик.

-Исәнмесез.

Алар менә сезнең ничек шөгыльдә катнашуыгызны, ничек үзегезне тотуыгызны карап торырлар. Ә хәзер матур итеп урыннарга утырдык.

    Ишек шакыйлар, почтальон керә.

-Безгә кемдер килде бугай, ишек шакыйлар.

-Исәнмесез, балалар.

-Исәнмесез.

-Балалар. Менә мин сезгә хат китердем. Аны сезгә авылдан әби җибәргән. Мә, алыгыз.

-Рәхмәт сиңа хат ташучы.

-Саубулыгыз, балалар. Миңа китәргә кирәк.

-Саубулыгыз.

-Балалар, әйдәгез хатны укып карыйк әле. Әби безне авылга кунакка чакырган. Минем белән кунакка барасызмы?

-Әйе.

-Балалар, ләкин әбинең өенә кадәр юл катлаулы булачак, безгә каршылыклар да очрар.

-Балалар, әйтегез әле миңа, хәзер нинди ел фасылы?

-Яз.

-Дөрес, балалар. Ә менә яз көне икәнен каян белеп була?

-Карлар эреде, гөрләвекләр акты, кошлар җылы яктан кайттылар, агачлар яфрак яра, кояш ныграк җылыта.

-Дөрес, балалар, молодцы.

-Балалар, без сезнең белән бүген урман аша барырбыз. Әйтегез әле, нинди транспортта барып булыр микән?

-Машина, автобус, велосипед, мотоцикл һ.б.

-Дөрес, балалар, молодцы. Ә без сезнең белән бүген җәяү генә барырбыз.

-Ә менә өстебезгә нәрсә киярбез соң?

-Чалбар, куртка, шапка һәм ботинкалар. (Киенеп күрсәтәләр).

-Менә без китәргә дә әзер.

   Баралар, алда күлләвекләр.

-Балалар, карагыз әле бу нәрсә?

-Күлләвекләр.

-Безнең аяклар пычранмасын өчен без аны ничек үтәрбез икән?

-Атлап, сикереп.

-Дөрес, балалар. Әйдәгез барыбыз да атлап һәм сикереп үтәбез.

   Урманга килеп җитәләр.

-Менә, балалар, урманга да килеп җиттек. Карагыз әле, ничек монда матур. Нәрсәләр үсә монда?

-Чәчәкләр, агачлар.

-Балалар, урманнның үз кагыйдәләре бар. Анда кычкырып сөйләшергә, тавышланырга, бер- береңне этәргә ярамый. Чөнки без урмандагы җәнлекләрне куркытырга мөмкин. Әйтегез әле, урманда нинди хайваннар яши?

-Куян, төлке, бүре, аю.

-Әйе, дөрес. Ә аларны без тагын ничек атыйбыз, Дилә?

-Кыргый хайваннар.

-Әйе, дөрес, молодец.

-Эмиль, ни өчен без аларны кыргый хайваннар дип атыйбыз?

-Чөнки алар урманда яшиләр.

-Дөрес, Эмиль, молодец.

-Балалар, ә тагын нәрсәләр яши урманда, беләсезме?

-Кошлар.

-Әйе, балалар, кошлар да яши урманда. Балалар, тыңлагыз әле, ничек сайрый икән кошлар. (музыка тыңлау)

-Балалар, ә сез нинди кошлар беләсез?

-Карга, чыпчык, песнәк, тукран.

-Бигрәк күп кошлар беләсез икән, молодцы.

-Балалар, әйдәгез без сезнең белән хәзер ял итеп алабыз. Без сезнең белән хәзер куяннар булабыз.

                                          Физкульминут.

                                       “Ак куянкай утыра”

                                   Ак куянкай утыра

                                  Колакларын селкетә

                                  Менә шулай, менә шулай

                                  Колакларын селкетә.

                                          Куян туңа башлагач

                                          Аякларын җылыта

                                          Менә шулай, менә шулай

                                          Аякларын җылыта.

                                 Куян һаман да туңа

                                 Сикергәләп тә куя

                                 Кемдер аны куркытты

                                 Ул урманга элдертте.

  Алга таба баралар.

-Менә, балалар, килеп тә җиттек. Монда безнең Әби яши.

-Карагыз әле, өй янында нәрсә тора?

-Эт.

-Дөрес.

-Ә утыргычта нәрсә, Регина?

-Песи.

-Дөрес.

-Шамиль, өйдән читтә нәрсә йөри?

-Сыер.

-Дөрес, балалар. Булат, эт, песи, сыер – аларны без икенче төрле нәрсә дип йөртәбез?

-Йорт хайваннары.

-Дөрес, Булат. Ә тагын нинди йорт хайваннары беләсез? Авылда тагын нинди хайванннар яши?

-Сыер, ат, дуңгыз, сарык, кәҗә.

-Әйе, балалар, дөрес. Балалар, карагыз әле нинди матур өстәл. Өстәл өстендә нәрсәләр бар, Адилә?

-Савыт- сабалар.

-Ә нәрсәләр бар соң монда?

-Чашкалар, тарелкалар, чайник, кашыклар, чәнечке.

-Молодцы.

-Диана, әйт әле безгә, нәрсә өстендә тора соң алар?

-Өстәл өстендә.

-Әйе, ә өстәл янында нәрсәләр тора, Данис?

-Урындыклар.

-Әйе, дөрес. Ә без аларны тагын нәрсә дип йөртәбез?

-Мебель.

-Әйе, дөрес, без аларны мебель, ягъни өй җиһазлары дип йөртәбез.

-Балалар, нишләптер безнең әби күренми әле.

    Әби күренә, өйдән чыга.

-Исәнмесез, балалар,мин сезне көткән идем, әйбәт кенә килеп җиттегезме?

-Исәнме , әби.

-Балалар, менә мин бакчадагы уңышны җыеп алдым. Миңа ярдәм итегез әле, яшелчәләрне һәм җиләк- җимешләрне аерым кәрзинннәргә тутырыгыз.

-Балалар, ярдәм итәбезме әбигә?

-Әйе.

-Хәзер менә бу кәрзиннәргә яшелчәләр һәм җиләк- җимешләрне берешәрне алып салабыз.

-Булдырдыгыз, балалар, молодцы. Рәхмәт сезгә.

-Рудольф, әйт әле, бу кәрзиндә нәрсәләр бар?

-Яшелчәләр.

-Әйе, дөрес. Айбулат, санап чык әле, нинди яшелчәләр бар икән, дөрес салдыгызмы, карыйк әле.

-Кыяр, помидор, кишер, суган, кәбестә.

-Әйе, дөрес.

-Рузилә, ә бу кәрзиндә нәрсәләр бар?

-Җиләк- җимешләр.

-Әйе, дөрес. Эльвина, әйдә син дә санап кит әле, нинди җиләк- җимешләр бар икән.

-Алма,  банан, груша, виноград, апельсин.

-Әйе, дөрес. Булдырдыгыз, балалар.

-Балалар, рәхмәт сезгә барыгызга да. Сез миңа ярдәм иттегез, ә менә мин сезгә күчтәнәчләр дә әзерләдем.

-Рәхмәт сиңа, әби. Балалар, карыйк әле, нинди күчтәнәч икән ул?

-Алмалар.

-Балалар, без аны бакчага кайткач ашарбыз. Ә хәзер әйдәгез әби белән саубуллашыйк.

-Саубул, әби.

-Саубулыгыз, балалар.

-Ә хәзер, балалар, әйдәгез бакчага кайтабыз. (Килгән юлдан кайталар).

-Урындыкларга матур итеп утырабыз. Балалар, сезгә бүгенге шөгыль ошадымы? Нәрсә белән ошады ул сезгә?

    Җаваплар алына. Шөгыльне тәмамлау.