Нәрсә ул һава?
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа) на тему

Салахова Эльвира Баграмовна

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hava.docx18.49 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Нәрсә ул һава?

Максат: 1 һаваның кеше тормышындагы әһәмияте, пычрак һаваның кешенең исәнлегенә никадәр       зыян китерүен аңлату, үсемлекләрнең һаваны чистартудагы ролен күрсәтү.        

2 Балаларда һаваны пычратуга китергән факторларга кире мөнәсәбәт тәрбияләү.

3Сынамышлар аша зиһеннәрен арттыру, табигатьнаң гүзәллеген тоемларга ярдәм итү.

                                                 Барышы:

Балалар, бүген көн нинди? (кояшлы, җылы, җилле)

Каян беләбез соң җил бар икәнен? (агачларның чайкалуыннан күрәбез)

Ә җилнең юнәлешен ничек билгели алабыз? (тасмалар, флюгерлар ярдәмендә билгели алабыз)

Балалар,салкын һава белән җылы һава һәрвакыт күчеп тора. Табигатьтәге бу агым җилне китереп чыгара.

Җил  ярдәмендә нәрсәләр хәрәкәтләнә ала? (тегермән, җилкәнне көймәләр,һ.б) Без җил китереп чыгара алабызмы? (әйе)  Әйдәгез әле без көймәләр йөздереп карыйбыз. Көймәләргә өрегез әле. Көймәләр нәрсә эшли? (йөзәләр) Суда нәрсәләр барлыкка килә? (дулкыннар) Дулкыннар нәрсә ярдәмендә барлыкка килә? (җил ярдәмендә)

Балалар, әйтегез әле безнең кырда һава бармы? (бар)                  

Хәзер мин пакет алам. Мин аны һава белән тутырам. Пакетны бәйләп куям. Пакет нәрсә эшләде? (кабарды)

Пакет нәрсә белән тулды? (һава белән тулды) Һаваны күрәбезме? (юк) Ни өчен без һаваны күрмибез? (чөнки һава үтә күренмәле)

Нинди предметларны һава белән тутыралар? (һава шары, туп, тәгәрмәчләр, җилем уенчыклар, пластмасс уенчыклар)

Исе бармы һаваның? Иснәп карыйк. Тәме бармы? (юк)

Ә хәзер һаваны үлчәп карыйк. Таякның ике башына да шар эләбез. Шар эчендә нәрсә бар? (Һава)

Таяк ничек тора? (тигез) Бер шарны тишеп һавасын чыгарабыз. Таяк нишләде? (бер башы күтәрелде) Ни өчен? (һавасы чыккан шар җиңеләйде) Һаваның авырлыгы бармы? (бар)

Бу  тәҗрибәләрдән чыгып нинди нәтиҗә ясый алабыз? Һава ул- исе дә, төсе дә тәме дә булмаган, үтә күренмәле, авырлыгы булган газ икән. Һава – углекислый газдан, кислородтан, азоттан тора. Кешеләр, хайваннар кислород сулыйлар, ә углекислый газны, яисә, кулланылган газны үпкәләр аша бүлеп чыгаралар. Һава борын һәм авыз аша үпкәләргә бара. Кулларыгызны күкрәккә  куегыз һәм тирән итеп сулагыз һәм һаваны чыгарыгыз.

  Кеше сулавын тагын бер юл белән тикшереп була. Уч төбен башта авыз кырына китерегез, аннан борын кырына, сулагыз һәм сез җылы һаваның йөрүен сизәрсез.

 Ә хәзер әйдәгез бергәләп тирән итеп һава сулыйбыз. Һаваны авыздан чыгарабыз. Безнең үпкәләребезгә ни хәтле һава сыйды.

Ә хәзер борынны һәм авызны йомдык. Суламыйча тора алабызмы? (юк)

Ә үсемлекләр ничек итеп сулый икән? Безнең алда ике гөл. Бер гөлнең өске яфракларына вазелин буялган, икенчесенә яфракның аскы ягына вазелин буялган. Кайсы гөлнең яфракларында үзгәреш бар? Бу гөлнең яфраклары нинди? (тоныкланган, яфраклары шиңгән)

Үсемлекләрнең яфракларында кечкенә генә тишекләр бар. Шул тишекләр аша агачларда, куакларда, чәчәкләрдә сулыйлар. Тик алар углекислый газ сулыйлар, ә кислород бүлеп чыгаралар. Менә шуңа күрә дә “җирнең яшел үпкәләре” диләр.

Сезнеңчә һава кайда әйбәтрәк- шәһәрдәме әллә урмандамы?

Ни өчен шәһәрдә һава әйбәт түгел?

-завод-фабрикаларның торбаларыннан төтеннәр чыга;

- машиналардан пычрак һава, төтеннәр чыга;

Әйе, шәһәрдә бик күп заводлар, фабрикалар, машиналар. Алар бик күп газлар чыгаралар, һаваны пычраталар. Бигрәктә җилсез көннәрдә төтеннәр җиргә сырыша, барлык нәрсәне корымга батыра, үпкәләрне зарарлый.

Кеше сәламәт булсын өчен нинди һава кирәк? (чиста һава)

Чиста һава сулар өчен нәрсә эшләргә кирәк?

  • Торбаларга чистарткыч фильтрлар куярга кирәк;
  • Һаваны пычратмый торган машиналар уйлап табарга кирәк;
  • Өй  кырыйларына күп итеп агачлар утыртырга кирәк;
  • Бүлмәләрне җилләтеп торырга кирәк.

Кешеләр элек-электән табигать күренешләрен күзәтеп, һава торышының нинди буласын алдан ук белергә, чамаларга омтылганнар. Якын көннәрдә һава хәлләре ничек булыр? Менә шундый күп  кенә сорауларга җавап эзләгәннәр, нәтиҗәләр чыгарганнар. Шулай итеп сынамышлар килеп чыккан.

  • Ябалак кар яуса, аннан соң һава, җылы, юеш булыр.
  • Эт комда аунаса, һава яңгырга таба үзгәрер.
  • Кичен чикерткәләр көчле черелдәсә – һава яхшырыр.