"Дәхшәтле көннәр"
консультация по окружающему миру на тему
Сугышның авыр,катлаулы көннәрен тасвирладым.Шушы язмада халыкның сыгылып ,бөгелеп калмавын,соңгы тамчы канга тиклем сугышуын күрсәттем.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 18.29 КБ |
Предварительный просмотр:
Бу –моңарчы тарихта күрелмәгән, коточкыч мәшһәр-1418 көнгә сузылачак Бөек Ватан сугышының башлануы.
Миллионланган халык белән бергә, Татарстан хезмәт ияләре дә Ватан сагына басалар. Сугышның беренче көннәреннән үк, үзләрен фронтка җибәрүне сорап, Хәрби коммиссариатка ун меңнәрчә гариза килә.
Сугыш... Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган...
Бөек Ватан сугышына бик күп кеше киткән. ”Исән-сау әйләнеп кайтыгыз, онытмагыз!”-газиз аналар-улларын, сөйгән ярлар-парларын, балалар-әтиләрен әнә шулай дип озатып калган. Яулыклары белән авыз читләрен каплап, тавышсыз гына елап, хәсрәтен бушатучы аналар һәм апалар газиз ирләрен, сөйгәннәрен соңгы тапкыр күрүен аңламаган әле ул чакта.
Әйдәгез, без дә сугыштан әйләнеп кайтмаган солдатыбызны, сугыштан кайтып та, сугыш җәрәхәтләреннән айный алмыйча вафат булган каһарманнарыбызны бер минут тынлык белән искә алыйк.(Бер минут тынлык)
Туган җиребез өчен газиз башларын салган каһарман солдатларны онытырга хакыбыз юк.Аларга багышлап күпме һәйкәлләр куелды.
Күпме сагышлы карашны, күз яшьләрен күрде бу һәйкәл! Күпме ялгыз аналар, тол хатыннар бирегә килеп, инде ничәнче мәртәбә үзләренең газиз кешеләре белән эч серләрен уртаклаша. Һәркайсының күңелендә бер уй: һәйкәл булып, аның улы, ире кайткан! Тормышның нинди авыр сынаулары алдында да тез чүкмәгән әби-апаларыбызның, әлеге һәйкәл янына җиткәч, башлары иелә, тез буыннары калтырый. Алар үзләренә бетмәс - төкәнмәс хәсрәт китергән, туганнарыннан, газизләреннән аерган, сабыйларны ятим иткән сугышка ләгънәт укый, Ходайдан илгә-көнгә тынычлык, иминлек, муллык сорый.
Әнә шулай, үзләре белән үзләре сөйләнә-сөйләнә, газиз улларын, ирләрен көтә-көтә, алар инде картайды, күбесе бу фани дөньядан мәңгелеккә күчте.
Әйе, сугыш еллары бик авыр булды. Кешеләр фронтта гына түгел, тылда да кырылды. Алар ачлыктан, суыктан интектеләр. Солдат хатыннары, басудагы авыр хезмәттән соң, кич утырып, сугышчылар өчен җылы оекбаш һәм бияләйләр бәйлиләр, бераз гына булса да сугышчыларның хәлен
җиңеләйтергә, фронтка җибәргән гади генә бүләкләре белән Җиңү көнен якынайтырга телиләр, бетмәс-төкәнмәс салымнарны да түләп баралар. Тылдагыларның иң авыр шартларда җитештергән ашлыклары фронт өчен бүләкнең иң олысы исәпләнә.
Бик зарыктырып, көттереп 1945 елның язында бөек Җиңү килә. Ләкин сугыштан бар да кайтмый. Тол хатыннар яуда калган ирләре хакына эшләүләрен дәвам итәләр, сынмыйлар, сыгылмыйлар. Андый аналарны бүген онытырга мөмкин түгел, хәлләренә керми булдыра алмыйсын, хакың юк!
Бу солдаткаларның барысын да язмышыннан зарлана белмәгән, мактаулардан тыйнаклыгын җуймаган татар хатыннары дип әйтәсе генә кала.
Аналар, сугыш кырында ирләрен югалткан тол хатыннар, сагышлы минутларны, елларны кичерә-кичерә, үзләре дә сизмәстән олыгаялар, җыерчыклар һаман саен тирәнрәк уела, күзләре эчкәрәк бата, әмма алар элеккечә дәрт-дәрман белән кешеләрнең ихтирамын тоеп яшиләр.
Һәр көн алсу таңнар атсын,
Күңелне куандырып.
Таңнарда кошлар сайрасын,
Бар җиһанга кушылып.
Сугыш уты җирдә кабынмасын,
Гөрләп үссен игеннәр.
Матур тормыш өчен көрәш барсын,
Ишәймәсен гарип – ятимнәр.
