Эш тэжрибэсе.
опыты и эксперименты по окружающему миру (старшая группа) на тему

Вазиева Хания Минзяновна

     Туган як табигатен өйрәтү аша – балаларда  экологик- әхлак сыйфатлары тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esh_tzhribse_20152.docx23.71 КБ

Предварительный просмотр:

     Туган як табигатен өйрәтү аша – балаларда  экологик- әхлак сыйфатлары тәрбияләү.

   Һәр кешенең йөрәгенә якын, җанына җиңеллек бирә торган яраткан урыны була. Минем өчен ул –  үзем яратып яшәгән җирлек , Актаныш төбәге. Әйе, мин дә  башкалар кебек үк, чын күңелемнән  Актанышныш төбәген яратам, аның гүзәллегенә сокланам. Аны сөймәслек тә түгел шул: ул, минемчә, бөтен дөньяда бер генә, бары тик бер генә!
   Актанышны  җиләк-җимешкә бай матур таулар, калкулыклар кочаклап алган. Нинди генә чәчәкләр юк аңда!Талгын җил искәндә, болын өстенең дулкынлануыннан  күзең ала алмый торасың. Әйтерсең табигатьтә булган бар төсне шунда җыйганнар. Искиткеч гүзәллек! Әнә шул болын өстеннән әкрен генә иртәнге кояш күтәрелә. Күтәрелә дә илаһи нурларын, бөтен яктылыгын авылга сибә. Әкияти манзара эчендәге Актаныш көннән-көн матурлана, яшеллеккә күмелә.

    Яшьлегемдә  туган авылымны  ташлап,  чит җирләргә китсәм дә, туган туфракларын сагынып, аның табигатенә сокланып, Теләче якларына бер кайтып киләм. Кеше бар нәрсәне онытса да яланаяк таптап йөргән чирәмнәрен, үзе чапкан печәннәрнең хуш исләрен онытмый. Кеше табигать белән гел бергә. Кеше табигатьтән кыюлыкка, батырлыкка, сабырлыкка өйрәнә. Кеше табигатьне , табигать кешене бизи.Бер - берләрен тулылындыручы бу ике көчне аерып карап булмый. Кеше табигать матурлыкларыннан кыска гына вакытта аерылып торса да ямансулый, сагына башлый.Һәр кеше үзенең туган ягының табигатен ярата, яклый, саклый белергә тиеш дип, уйланып торганда минем күңелем,  23 ел гомер иткән гүзәл Актанышка тартыла башлый. Үзем тәрбияләгән балаларым искә төшә. Уйларымны алар белән уртаклашырга ашыгам, аларда да бу хисләрне уятырга кирәк, дигән фикергә киләм.  Шуңа да Актанышның  матурлыгын  югалтмыйча, алдагы киләчәк буыннарга  элеккеге матурлыгын саклаган килеш җиткерү максатында , мин  балалар бакчасында эш тәҗрибәм итеп, “Туган як табигате белән таныштыру аша  балаларга әхлакый- экологик тәрбия бирү” дигән теманы сайладым. Бүген дә эшемне шул юнәлештә дәвам итәм. 

    Дөньяда иң мөһим, кирәкле нәрсәләр арасында, әлбәттә, чиста су, саф һава, файдалы азык булу төп шарт. Экология турында һәрвакыт зур хөрмәт белән сөйлиләр. Гадәттәге тормышта кайберәүләр бу юнәлештә бик ук эшләргә теләми. Бу сер түгел. Чөнки Ходай яраткан, гасырлар буе сакланган җирнең халәте хәзерге индустрия, кеше яшәве тәэсирендә үзгәреп, начарланып, пычранып бара. Ләкин  моңа каршы көрәшергә тиешбез.

   Әйе, туган як табигате безнең туган йортыбыз. Без аны сакларга, якларга һәм яратырга тиешбез. 

Безнең бурыч:

1)туган як табигатен саклау;

 2) табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү;

 3) тере һәм тере булмаган табигатькә карата сакчыл караш, мәхәббәт  тәрбияләү;

 4) табигатьтә булганда үз – үзеңне тотарга өйрәнү.

Шуңа да балаларда үз хезмәтләре белән табигатьне һәм аның байлыкларын саклау сыйфатларын тәрбияләү максатыннан, һәрбер төркемдә табигать почмаклары булдырдым. Табигый материаллар: ташлар, бака кабырчыклары, төрле җимеш орлыклары, бөртекле культуралар белән тулыландырылды. Балалар төркемнәрдәге табигать почмакларында даими дежур торалар. Алар үсемлекләрнең үсүен күзәтәләр, яктылык, җылылык, дымның нинди әһәмияткә ия  булуы белән танышалар. Төркем бүлмәсендә гөлләр үстереп, аларны тәрбиялибез, яз көне бакчабыз участогына күчереп утырту өчен чәчәк үсентеләрен чәчкәч, шытуын  күзәтеп торабыз. Бу эшләр исә, вакыт җиткәч тышка күчереп утырту һәм башка эшләрне аңлап башкарганда, балаларның актив эшчәнлегенә көчле йогынты ясый торган гамәли хезмәтенә әйләнә.Презентацияләр белән аңлату эшләрен алып барам.

   Күпсанлы тәҗрибәләр үткәрдек. Суган  үсентесенең үсүен күзәттек,  борчакны утырттык һәм шытуын күзәттек, балчык, солы, он белән таныштык,суның үзлекләре белән таныштылар, гөлләрне тәрбияләргә өйрәтелделәр. Табигать почмакларында хезмәтләрдә бик теләп катнашалар.  Нәтиҗәсен  балалар үз күзләре белән күрәләр. “Табигать почмагы” конкурсы булып, бакчабызда 3 урынга ия булдым. “Тәрәз төбендәге” бакча конкурсында катнашып, шулай ук 3 урынны яуладым. Интернет конкурсларда  да даими катнашып киләм. “Урманга сәяхәт”  дигән Россиякүләм “Талантоха”; Россиякүләм “Родничок”    конкурсында  катнаштым. 1урынга, сертификатка  ия булдым.  Әти –әниләр дә  

Табигатькә һәм үзебез яшәгән мохиткә сакчыл карашны мин бакчабызда  әйләнә - тирә дөнья, әйтергә кирәк, экскурсияләр һәм прогулкада күзәтүләр аша тормышка ашырам. Һәм бу эшемне  даими  алып барам. Шушы күзлектән чыгып, балаларда  тәрбия аша әхлакый сыйфатларны яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, гадидән катлаулыга  бару принцебына нигезләнеп өйрәтәм.

       Балаларга табигатьне аңларга  булышу, кошлар һәм үсемлекләр белән аралашу  кагыйдәләрен үзләштерү өчен  бакчабыз тәҗрибә яны участогында  түбәндәге бүлекләр булдырылды: яшелчә, җиләк – җимеш бакчалары, чәчәкләр, орлыкчылык, культуралы үсемлекләр, дару үләннәре зоналары. Балалар бу бүлекләрдә  үсемлекләрне, дару үләннәрен танып – белергә өйрәнәләр.

            Иҗади лобароториямне туган як табигатенә багышланган әдәбиятлар, программалар, схемалар, таблицалар, дидактик җиһазлар, экологик эчтәлетәге уеннар белән баеттым.

       Бакчабыз каридорында яшел почмак булдырылган. Анда күз явын алырдай гөлләрдән тыш, балыклар, кошлар, фонтан бар. Аларны карау, тәрбияләү барышында балаларда беренчел экологик күзаллаулар үстерәбез.

      Табигать почмагында системалы эшләү, балаларда табигатькә сак караш һәм мәхәбәт, югары әхлакъ сыйфатлары тәрбияләүгә  ярдәм итә. Көче җиткәнчә физик эш белән шөгыльләнү, баланың гомуми үсешенә ярдәм итә, бигрәк тә хәрәкәт итү функциясен үстерә.

      Без авыл җирлегендә яшибез. Шуның өчен, беренче чиратта, авыл хуҗалыгы эшчеләренә, аларның хезмәтләренә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләргә тырышам. Игенчелек тармагында эшләүчеләрнең  хезмәте бик авыр. Шуңа күрә аларны хөрмәт итәргә, җитештергән ризыклардан сакчыл файдаланырга кирәклеген аңлатам. “Хезмәте каты – җимеше татлы” диелә татар халык мәкалендә.

 “ Икмәктән дә олы нәрсә юк” темасын ике юнәлештә  алып барам.

Ел дәвамында авыл хуҗалыгыгындагы  эш төрләре турындагы  белемнәрен киңәйтү ( яшелчә бакчасында).

  1. Үсемлекләрне үстерү, үрчетү, аның өчен шартлар тудыру, җылылык, яктылык, дымның әһәмиятен балаларга җиткерү.

Моның өчен эшемдә төрле алымнар, ысуллар кулланам.

  • терлекче, игенчеләр хезмәте белән таныштыру;
  • Рәсемнәр карау;
  • Китаплар уку оештыру;
  • Дидактик материаллар куллану;
  • Тәҗрибәләр үткәрү;
  • Уңыш бәйрәмен  ата- аналар белән берлектә үткәрү.

    Табигать белән таныштыру һәрбер төркемдә системалы рәвештә үтә. Кызыклы шөгыльләр, әңгәмәләр, бакчабыз тирәли экскурсияләр үткәрәм. Шөгыльнең темасын, аның максатын һәм сорауларны балаларның экологиядән белем дәрәҗәсенә карап билгелим. Ләкин иң нәтиҗәлесе –  күзәтү һәм  эш барышында мин  шуңа инандым.

    Балалар кече яшьтән үк әйләнә - тирәгә, табигать күренешләренә бик  игътибарлы  бит алар. Аларны һәрбер тереклек иясе: һәр бөҗәк, һәр кош – корт, һәр хайван, һәр үсенте, хәтта һәрбер җансыз предмет та кызыксындыра. Алар бер генә  тавыш, бер генә хәрәкәтне дә игътибарсыз калдырмыйлар.

    Мәсәлән, участокка килгән кошларны күзәтү өчен, күзәтү циклы эшкәртмәләре ясадым. “ Кошлар” темасы буенча эшләгәндә  күзәтүне саф һавада, экологик сукмакта, экскурсиядә алып бардым. Кошлар тавышлары язылган язмалар булдырдым, кошлар турында бик күп әсәрләр укыдым, пиктограмма буенча уку өчен әкиятләр уйлап чыгардым, аларны танырга өйрәттем.”Кошларны озату” бәйрәм иртәсе үткәрдем.

      Яз көне без кошларның ояларга урнашуларын, бала чыгаруларын күзәттек. Әтиләр ярдәмендә аларга оялар һәм җимлекләр  ясадык. Аларны кыш буена ашатып тордык. Бу вакытта балалар  аерым бер кагыйдә үзләштерәләр. Кошны якыннан күрәсең, аның гадәт – холкын беләсең  килсә, үзеңне яхшы тот, якын килмә, кычкырып сөйләшмә, кискен хәрәкәтләр ясама.

      Кошлар турында шигырьләр өйрәндек, табышмаклар уйлап чыгардык. Бу эшләрнең нәтиҗәсе итеп “ Кошларны озату”, бәйрәмен үткәрдем. “ Кошларга ярдәм итү”, “Авылыма яз килде!”, “Урманга бару”, дигән темага ачык шөгыльләр күрсәттем, район методик берлщшмщсендщ тараттым.

       Көзен күп кенә кошлар безнең яклардан очып китәләр – моны балалар аңлыйлар.Ә ни өчен алар китәр алдыннан төркем – төркем булып очып йөриләр? Бу вакытта аларны куркытырга һәм төркемнән аерырга ярамый.

      Күзәтү һәм минем аңлатуым нигезендә  балалар кошларның, китәр алдыннан, ерак юлда очу күнекмәләрен ныгытуын, басу – кырларда  туенуларын, аларның көч җыюларына төшенәләр. Киләсе елның язында кире әйләнеп кайтып, бала чыгаруларын, һәм балаларын – кошкайларын ашату чорында бик күп зарарлы бөҗәкләрне юкка чыгаруларын, шулай итеп авыл хуҗалыгына зур ярдәм күрсәтүләрен аңлап калалар. Минем аларны уйландыра торган соравыма җавапларын табалар.

      Кошлар турындагы сөйләшүне дәвам итеп, балаларга табигатькә һәм кешеләргә аларның әһәмиятен аңлатам. Кошлар зарарлы бөҗәкләрне, кортларны, кимерүчеләрне бетерәләр, үсемлекләрнең орлыкларын җиргә сибәргә булышалар, үзләренең матур сайраулары белән  кешене шатландыралар дигән нәтиҗә чыгарам.

       Табигатьтә барлык нәрсәләр дә тыгыз бәйләнештә тора. Аның бер күренешенә без тискәре йогынты ясасак, ул үз нәүбәтендә безгә кире тәссир итә.

       Күзәтүләр барышында, бөҗәкләр турындагы белемнәре дә тулыландырыла. Кечкенә генә бөҗәкләргә сак караш тәрбияләүне бурыч итеп куям. Фикерләү сәләтләрен үстерү буенча, төрле сораулар куеп, аларның да табигатьтәге ролен аңлатам.  Үсемлекләр, бөҗәкләр, хайваннар, кошлар бер - берсе белән тыгыз катлаулы  бәйләнешне аңлатуны  системалы һәр ел  фасылында алып барам. Аңлатканда әдәби әсәрләрдән  дә файдаланам. Халык авыз иҗатына да мөрәҗәгать итәм. Матур әдәбият әсәрләре балаларга көчле йогынты ясый.

     Шигырьләрне укыганнан соң балалар белән әңгәмәләр үткәрәм, сораулар бирәм. Бу  вакытта балаларның күзләрендә шатлык та, борчу , сагыш та, хәленә керә белү дә, гаҗәпләнү дә күрәм. Әсәрне укыганнан соң балаларда бөҗәккә, хайванга җәлләп, кызганып  аларда кайгыртучан мөнәсәбәт, аларны ярату  барлыкка килүе,  әлбәттә,  мине куандыра. Иң әхәмиятлесе шунда - балаларга әсәрнең мәгънәсен төшендерүдә.

Балаларны урман күлләр, сулыкларны саклап тоту, алардан файдалану турында өйрәнгәндә халык кисәтүләрен бик урынлы кулланам. Халкыбыз ай-һай оста итеп кисәткән, өйрәткән. Үтәмичә кара син аны. Менә шул кисәтүләрнең берничәсе:

  1. Урманга шырпы белән бармыйлар.
  2. Корт баскан черек ботакны кисмә.
  3. Суга төкермә,үзең төшәрсең.
  4. Кошларны рәнҗетмә, каргарлар.
  5. Баканы үтермә, кайгыдан башың чыкмас.

     Прогулка вакытында без балалар белән  табигый материаллар ( ком, су, кар, яфрак. җимешләр) белән  уеннар оештырабыз. Бу уеннар өчен участокта ком ящигы, соскылар комда уйнау өчен чиләк һәм төрле формалар булдырдык. Нәкъ менә прогулкада  вакытта балалар ком, җир, кар, боз, яфрак, җимешләрнең үзлекләре  белән таныша да инде. Күзәтүләрдән, уен барышындагы хезмәт эшчәнлегеннән чыгып,  балалар күпмедер дәрәҗәдә тәҗрибә туплый. Өйрәнгәннәре аларга табигатьне танып - белергә ярдәм итә. Күзәтүчәнлекләрен, фикерләүләрен үстерә.

         Үзебез яшәгән авылның елга, күлләренә сокланмый мөмкин түгел. Анда безнең якларны сагынып, үз итеп, аккошлар кайта. Челән, торна, кыр казлары, үрдәкләре язын оя корып, бала үстерә. Шулай ук “ Кызыл китапка”  кергән, саклауга мохтаҗ сары төнбоекларны күрергә мөмкин. Бу гаҗәеп  күренешләр безнең төбәгебезнең экологик хәле начар булмавын раслый. Бу матурлыкны мин тәрбияләгән балаларның күреп үсүе белән горурланам.

                Балаларга экологик белем һәм тәрбия бирү эшен ата - аналар белән тыгыз элемтәдә алып барам. Гаиләгә таянып кына, бердәм булып, без экологик  тирән белемле  кеше тәрбияләү максатын хәл итә алабыз. Экологик тәрбиягә өйрәтүнең традицион формаларын кулланып эшлим. Ата – аналар җыелышлары, әңгәмәләр үткәрәм.

Үткәрелгән һәр бәйрәм, конкурслар   алар ярдәме белән үтә.     Шулай ук әти- әниләргә ширмалар ясап, алар аша  үземнем  эш тәҗрибәмнән чыгып,  кыска гына төгәл   киңәшләремне, тәкъдим-сорауларымны бирәм. Балалар бакчасындагы эшчәнлекне өйдә  дәвам итү максатыннан табигать рәсемләнгән картиналар,телевидение тапшырулары  карау, бергәләп рәсем ясау,экскурсияләргә  алып   барырга кирәклеген тошендерәм.  Эшчәнлекнең бу төрләре әти- әниләргә баласының ни дәрәҗәдә табигать турында белеме барлыгын ачыкларга ярдәм итә. Табигать почмакларында хезмәтләрдә бик теләп катнашалар.  Лалар бакчасында үткәрелгән конкурсларга тартам. “Көзге фантазия” кул эшләре конкурсында бик теләп катнаштылар. Мухаметдиновлар “Панно”1 урын, Муллануровлар “Сюжетлы композиция” 2 урын, Басыйровлар 3 урын, Гильфановлар 2 урынны яуладылар.       Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, эшләгән эшләрнең уңай  нәтиҗәсе күренә.   Ләкин, туган як табигатен сакларга өйрәтү, дәвамлы эш, аны бәйләнешле, эзлекле алып барганда гына уңышка ирешергә мөмкин.  

      Кече яшьтән бирелгән мондый тәрбия, һичшиксез, аларның киләчәк тормышына уңай йогынты ясаячаклыгына ышанам мин.

     Йомгаклап шуны әйтәсе килә, балалар күңеленә матурлыкны, мәрхәмәтлелек орлыкларын чәчү, битарафлыкны җиңү, нәниләрне табигатьне саклаучылар итеп тәрбияләү- безнең изге бурыч.

                                                 Табигатькә матур хисләрне

                                                 Кечкенәдән балаларда уятыйк.

                                                 Табигатьне чын йөрәктән

                                                 Барыбыз да саклыйк, яратыйк!