Көзге уңышлар
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа) по теме

Саляхова Альфинур Саматовна

Интегрированная образовательная деятельность  по ознакомлению детей с окружающим миром с использованием татарских народных подвижных игр

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kozge_unyshlar.docx30.19 КБ

Предварительный просмотр:

Интеграцияле эшчәнлек

(уртанчылар төркеме)

 «Көзге уңышлар»

(Хәрәкәтле татар халык уеннарын куллану)

Максат:

– Балаларны  3-4 яшелчәне тышкы билгеләре, төсе, зурлыгы, формасы буенча танырга һәм аерырга өйрәтүне дәвам итү;

-Балаларны “нинди?” соравына җавап бирергә һәм берничә сүздән торган җөмлә төзергә өйрәтү;

-Балаларның уйлау фикерләү сәләтен үстерү;

-Балаларга хәрәкәтле татар халык уеннарын өйрәтүне  дәвам итү, хәрәкәт активлыгын үстерү, татар халык уеннарына кызыксынучанлык тәрбияләү;

-Балаларда үз иптәшләренә, олыларга, тирә-юньдәге кешеләргә карата мәрхәмәтлелек, мөлаемлылык хисләре тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш: озынча,  түгәрәк, кабак, кәбестә, бәрәңге, чикләвек, каты.

Методик алымнар: уен моменты, сораулар, күрсәтү, әңгәмә.

Материаллар: яшелчәләр (муляж),  яшелчә маскалары,  

 “Балачак аланы”- 128 бит

 

Алып баручы. Исәнмесез, кадерле кунаклар, нәни дуслар. Без бүген Сөмбелә бәйрәменә җыелдык. Сөмбелә бәйрәме көн белән төн тигезләшкәндә бәйрәм ителгән. Бу вакытта инде уңыш җыю эшләре тәмамлана, көзге чәчү эшләре бетә. Бәйрәм килә. Бәйрәмнең хуҗабикәсе Сөмбелә исемле, алтын-сары толымлы кыз булган. Әйдәгез, балалар, без дә бүген бәйрәм итик.

1 нче бала.

Көз

Урман-кырларга       килде матур көз.

Җәй үтте диеп     үкенмибез без.

2 нче бала.

Көз килде. Үләннәр    саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар  җиргә сибелде.

Ә. Ерикәй.

3нче бала.

Уңыш җыелды,   аккошлар китте.

Матур көз ае -  сентябрь җитте.

4нче бала.

Бакчада хуш ис,   бакчада ямьле,

Берсеннән берсе тәмле  алмалар пеште.

Алып баручы.

Дуслар, бәйрәмгә килгәнсез,  гөлдәй матур киенгәнсез.

Ниләр китердегез көзгә  сөйләп бирегезче безгә.

Кабак.

Карагыз әле бер генә  менә миңа кабакка,

Турап куйсагыз мин сыймыйм  хәтта тугыз табакка.

Кәбестә.

Безнең бакча балалары  яшелчәләр үстерә.

Бакчадагы туптан да зур  мәсәлән, мин кәбестә.

 Кишер.

Кишер дә бик күп булды , кыяр да бездә уңды.

Бәрәңге.

Ә бәрәңге, бәрәңге,  бәрәңгене күр әле!

Сап-сары бәрәңге белән  тирән базыбыз тулды.

Уңыш җыябыз” җыры башкарыла.

Алып баручы. Рәхмәт, балалар. Сез бик нык тырыш. Шуңа күп булган 
быелгы уңыш.

Гөмбә җыйганда” уены

Балалар.

Гөмбә, гөмбә, гөмбә син,

Күренсәнә безгә син.

Гөмбә.

Ай-яй оста телгә син

Эзлә әйдә, эзлә син.

Иренмичә эзлә син.

Кәрҗингә сал өз дә син

Агулысын өзмә син.

Кызлар.

Бик хәйләкәр гөмбә син,

Монда менә, монда мин. (Күренә дә кача.)

Кыз.

Яфрак астыннан карап , күзләреңне кыскалап

Үчекләмә, көлмә син  ,тапмаслар дип, белмә син.

Кыз.

Табарбыз, табарбыз , бәлеш пешереп карарбыз,

Я, әйбәтләп тозларбыз, эшкә уңган кызлар без.

(Сызгырган тавыш килә, тиен чыга.)

Тиен. Сезнең урманга гөмбә җыярга килгәнегезне күргәч, бик курыктым. Ләкин сез бик акыллы кызлар икәнсез, агулы гөмбәләрне өзмәгәнсез. Минем хәзер кызу эш өстем, һаман чабам, һаман эзлим.

Бала. Сер булмаса әйт әле, син нәрсә эзлисең?

Тиен. Үзең уйлап кара: кечкенә генә таш сандык

Сандык эченә моң салдык, ачкычын таба алмагач

Капкачын ватып алдык.  Я, үзегез әйтегез инде, мин нәрсә эзлим?

Балалар. Чикләвек.

Тиен. Дөрес. Тагын, тагын тыңлагыз:  кечкенә генә матур гына,

Җир астыннан чыкты, кызыл бүрек тапты. Ул нәрсә?

Балалар. Гөмбә.

Тиен. Сез бик тапкырлар икәнсез. Әйе, мин көз көне чикләвек, гөмбә 
киптерәм, кышка әзерләнәм.

Бала. Тиен, тиен син бик өлгер. Безнең синең белән ярышып карыйсыбыз 
килә.

Тиен. Мин бик шат. Әйдәгез, ярышып гөмбә, чикләвек, яфрак җыеп карыйк.

Уен. “ Кем өлгер?”

(Тиен китә, гөмбәләр калдыра. Сөмбелә керә. Ул күмәч алып керә.)

Сөмбелә. Исәнмесез, нәни дусларым! Исәнмесез, кадерле кунаклар! Минем исемем Сөмбелә.

Алып баручы. Исәнме, Сөмбелә. Без сине сагынып көттек. Синең киләсеңне белеп, бәйрәмгә әзерләндек.

Сөмбелә. Рәхмәт, балалар.

Алып баручы.

Зифа буйлы, җитен чәчле, зәңгәр күзле шушы кызның

Исемнәре ничек икән,әйтегезче, кем белә?

Балалар. Сөмбелә!

Алып баручы. Әйе, сез чынлап та бик гүзәл. Сез муллык китерәсез. Табынга ямь өстисез.

Сөмбелә. Рәхмәт.

Алып баручы. Балалар, әйдәгез без Сөмбелә белән уеннар уйнап алырбыз. Яз көне ишегалдында, болыннарда уйнала торган уен:  Яшелчәләр дип атала. Балалар арасыннан «бакчачы», «яшелчә алучы» билгеләнеп куела. Балалар бер тирәгә җыелыбрак утыралар, һәм «бакчачы» аларның колагына яшелчә исемнәре әйтеп чыга. Шул вакыт «сатып алучы» килеп ишек кага һәм ике арада шундый сөйләшү була:

— Тук-тук!

— Кем бар?

— Мин.

— Син кем?

— Кеше.

— Нигә килдең?

— Яшелчә алырга.

— Нинди?

— Шалкан (теләгәнен әйтә).

Әгәр яшелчәләр арасында «шалкан» булса, ул торып йөгерә һәм билгеләгән урынны урап килә . Әгәр «сатып алучы» ул арада аны куып тота алмаса, «шалкан» үз урынына килеп утыра, һәм, аңа яңа исем кушылып, уен дәвам итә. Әгәр бала тотылса, ул уеннан чыга. Уен «яшелчәләр» тотылып беткәнче дәвам итә.

 Чүлмәк сатыш

Балалар җиргә «чүлмәк» булып түгәрәкләнеп утыралар.

Артларына һәрберсенең «хуҗа»сы баса.

Берәү чүлмәк алучы була һәм:

— Чүлмәк сатасыңмы?— дип сорый.

Хуҗа:

— Сатмыйм, каймак саласым бар,— ди. Яки:

— Мин китсәм, каймагымны урлыйлар,— ди.

Шул рәвешле сөйләшкәндә, хуҗалар, «чүлмәк»ләрен җиң чабулары белән каплап торалар. Сүзгә мавыгып торганда, алучы «чүлмәк»нең баш киемен, яулыгын сыдырып ала да:

«Ачык авызларның каймагын шулай итәләр»,— дип, икенче хуҗага килә . Йөгереп-йөгереп берсе дә сатмагач, яңадан баштагы хуҗага дәшә:

— Чүлмәгеңне сатасыңмы инде?

— Сатам.

— Күпмегә сатасың?

— Өчкә,— дисә, өч мәртәбә (күпме әйтсә, шулкадәр) кул сугышалар. Сатучы белән алучы ничәгә килешсәләр, түгәрәк тышынна н кара-каршы шулхәтле чабышалар . Кем алдан килсә, чүлмәк шуныкы була, аның артына баса. Артта калучы чүлмәк алучыга әйләнә. Уен шулай дәвам итә.

Кунаклар

Балала р кулга-кул тотынышып , түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Кырыйдагы балалар түгәрәк буенча әйләнеп җырлыйлар:

Ямьле бәйрәм көн иде,

Чакырдык без кунаклар;

Кунакларны сыйларга,

Салдык майлы коймаклар,

Чыж-пыж итеп коймаклар

Җәелде, әй җәелде. (Кулларын як-якка җәяләр.)

Менә тагын кечкенә

Булып калды, җыелды. (Кысылалар.)

Җыелды, әй җыелды,

Аннан ары кабарды. (Кулларын югары күтәрәләр.)

Кабарды, әй кабарды,

Шиңде, юп-юка калды. (Чүгәлиләр.)

Пеште инде коймаклар,

Сыйландылар кунаклар.

Тордылар, баш иделәр,

Таралдылар, әй шатлар. (Баш ияләр.)

Бииләр, ай-яй шатлар. (Бииләр.)

Сөмбелә. Рәхмәт, балалар сезнең белән миңа бик күңелле булды. Ә хәзер миңа әйтегез әле,без бик күп яшелчәләр үстерәбез, тәмле –тәмле ризыклар пешерәбез. Ә иң кирәкле, иң тәмле ризык нәрсә ул?

Балалар. Икмәк.

Сөмбелә. Дөрес, балалар. Иң тәмле, иң кирәкле ризык ул – икмәк.

1 нче бала.

Ипи басуда үсә, аннан амбарга күчә.

Аннары мичтә пешә, кызарып мичтән төшә.

2 нче бала.

Шуннан килә өстәлгә безгә куәт өстәргә.

Ипи булса табында, булдырам мин барында.

3 нче бала.

Һәркемгә ипи кирәк ,һәркөнне ипи кирәк.

Шуңа күрә игенчене  хөрмәт итәргә кирәк.

Чайкала иген кырлары” җыры башкарыла.

(Г. Латыйп сүзләре, И. Шәмсетдинова көе.)

Сөмбелә. Балалар, сез мине бик сөендердегез. Матур итеп җырлыйсыз, бик күп уеннар беләсез. Менә бу бодай күмәчен сезгә тапшырам. Мин китәм, ә сез акыллы, хезмәт сөючән булып үсегез. Сау булыгыз.

Балалар. Сау булыгыз, Сөмбелә.

Алып баручы. Бәйрәмебез тәмам. Сау булыгыз.

 

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий: “Уңышлары белән килде көз”

Балалар, без бүген монда сезнең белән “Алтын көз” дип атала торган бәйрәмне үткәрергә җыелдык. Күрегез әле безнең бүлмәне, ничек матур бизәлгән. Әйтерсең лә алтын көз үзенең сары, кызгылт ...

Мөндешләрнең чираттагы уңышлары

20-нче февраль көнне Мөндеш балалар бакчасында районкүләм зур бер чара-семинар узды. Семинарның темасы да кызыклы: балаларга әхлак-әдәп тәрбиясе бирүдә халык иҗатының кулланылышы. Мөхтәрәм кунаклар ит...