"Без күп беләбез"
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа) на тему

Гатина Гузель Хаметхафизовна

Конспект итогового занятия

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yomg_shog.kup_belbez_15.02.2016.doc36.5 КБ

Предварительный просмотр:

1 нче кечкенәләр төркемендә танып белү буенча йомгаклау шогеле.

Тема: Без күп беләбез.

Максат:  1.“Туган телдә сөйләшәбез” программасы буенча танып белү шөгелендә алынган белемнәрне ныгыту. Балаларның яшләренә карап: зур, кечкенә төшенчәләрен, төсләрне (кызыл, сары, яшел, зәңгәр, кара, ак), киемнәрнең исемнәрен, аларның гәүдәнең кайсы өлешләренә киеләсен ачыклау, кыргый һәм йорт хайваннарны, яшелчәләрнең, җиләк-җимешләрнең исемнәрен атарга һәм аларны аерырга өйрәтүне дәвам итү. Тулы җөмлә белән җавап бирүләренә ирешү.

                 2. Акылларын, уйлау-фикерләү сәләтләрен, сөйләм телләрен, хәтерләрен, игтибарлыкларын үстерү.

                 3. Тирә-юнь күренешләрен танып белергә кызыктыру, тәрбияченең сорауларына тулы җөмлә белән җавап бирергә күнектерү, активлык булдыру.

Җиһазлар: Киемнәр: куртка, башлык, бияләй, итек, чалбар; йорт хайваннары: сер, кәҗә, каз, эт; кыргый хайваннар: төлке, аю, куян; җиләк-җимешләр: слива, алма, груша; яшелчәләр: кишер, бәрәңге, суган; Алсу курчак, пешекче киеменә киенгән курчак, авыл өенең макеты, агачлар макеты, ике кәстрюль.

 

Төзеде: Гатина Г.Х.

Шөгел барышы:

( Балалар төркемгә керәләр, каршыларына курчак очрый).

  • Балалар, карагыз әле, бу кем?
  • Курчак.
  • Әйдәгез бергәләп аның исемен сорыйбыз.Синең исемең ничек?( тәрбияче балалардан әйттерә).
  • Аның исеме Алсу. Балалар, Алсу сезнең исемегезне сорый. ( берничә бала тулы җөмлә белән  үз исемнәрен әйтә).
  • Балалар, Алсуның урамга чыгасы килә. Урамда салкынмы?
  • Урамда салкын.
  • Урамга чыгар өчен Алсуга нәрсә кияргә кирәк?
  • Куртка, башлык, бияләй, чалбар, итек, шарф. (Тәрбияче киемнәр күрсәтә).
  • Балалар, бу нәрсә?
  • Куртка.
  • Куртка нинди төстә?
  • Куртка яшел төстә.
  • Бу нәрсә?
  • Башлык.
  • Башлык нинди төстә?
  • Башлык кызыл төстә.
  • Башлыкны кая кияләр?
  • Башлыкны башка кияләр.
  • Бу нәрсә?
  • Итек.
  • Итек нинди төстә?
  • Итек кара төстә.
  • Итекне кая кияләр?
  • Итекне аякка кияләр.
  • Бу нәрсә?
  • Бияләй.
  • Бияләй нинди төстә?
  • Бияләй яшел төстә?
  • Бияләйне кулга кияләр.
  • Бу нәрсә?
  • Чалбар.
  • Чалбар нинди төстә?
  • Чалбар зәңгәр төстә.
  • Бу нәрсә?
  • Шарф.
  • Шарфны кая бәйлиләр?
  • Шарфны муенга бәйлиләр.
  • Бик дөрес, Алсу хәзер киенә дә урамга чыга, ә без юлыбызны дәвам итәбез (балалар каршысында авыл һәм урман төзелешләре).
  • Балалар, карагыз әле, бу хайваннар югалганнар, аларның өйгә кайтасылары килә, ярдәм итәбезме аларга?
  • Балалар, бу нәрсә?
  • Сыер.
  • Сыер кайда яши?
  • Сыер авылда яши.
  • Ә бу нәрсә?
  • Аю.
  • Аю кайда яши?
  • Аю урманда яши.
  • Бу нәрсә?
  • Каз.
  • Каз кайда яши?
  • Каз авылда яши.
  • Бу нәрсә?
  • Төлке.
  • Төлке кайда яши?
  • Төлке урманда яши.
  • Бу нәрсә?
  • Кәҗә.
  • Кәҗә кайда яши?
  • Кәҗә авылда яши.
  • Бу нәрсә?
  • Куян.
  • Куян кайда яши?
  • Куян урманда яши.
  • Ә бу нәрсә?
  • Эт.
  • Эт кайда яши?
  • Эт авылда яши ( тәрбияче хайваннарны күрсәтә, урыннарына куя).
  • Балалар, сыер нинди, зурмы, кечкенәме?
  • Сыер зур.
  • Ә кәҗә зурмы, кечкенәме?
  • Кәҗә кечкенә.

      -   Бик дөрес! Балалар, хәзер без эт турында шигыр сөйлибез.(  Физ. Минут: Җ.Тәр-җеманованың “Маэмай” шигерен уку.(“Туган телдә сөйләшәбез”-методик кулланма, 153 бит)

  • Юлыбызны дәвам итәбез (каршыбызда пешекче киемнәрен кигән курчак).
  • Балалар, бу кем?
  • Пешекче.
  • Әйе, бик дөрес, ул компот һәм аш пешермәкче була, ләкин компот белән ашка нәрсә салырга кирәклеген оныткан, әйдәгез без анарга ярдәм итәбез. Ашны без яшелчәләрдән, ә компотны җиләк-җимешләрдән пешерәбез. Бу нәрсә?
  • Груша.
  • Әйе, грушадан ашмы, компотмы пешерәбез?
  • Грушадан компот пешерәбез.
  • Бу нәрсә?
  • Бәрәңге.
  • Бәрәңгене кайда салабыз?
  • Бәрәңгене ашка салабыз.
  • Бу нәрсә?
  • Суган.
  • Суганны кайда салабыз?
  • Суганны ашка салабыз.
  • Бу нәрсә?
  • Алма.
  • Алманы кайда салабыз?
  • Алманы компотка салабыз.
  • Бу нәрсә?
  • Кишер.
  • Кишерне кайда салабыз?
  • Кишерне ашка салабыз.
  • Ә бу нәрсә?
  • Слива.
  • Сливаны кайда салабыз?
  • Сливаны компотка салабыз.
  • Бик дөрес, булдырдыгыз! Ярдәм иткән өчен пешекче сезгә рәхмәт дип әйтә һәм безгә аш һәм компот пешерә, ә без аны урамнан кергәч ашарбыз. Менә бит ничек зур үскәннәр безнең балалар, күп беләләр, молодцы!