"Тупны коткарабыз"
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа)

Габдрахманова Резеда Раисовна

Әйләнә-тирә белән танышу, 1 нче кечкенәләр төркеме.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tema_tupny_kotkarabyz.docx21.08 КБ

Предварительный просмотр:

Тема

ТУПНЫ   КОТКАРАБЫЗ

Интеграцияләү олкэлэре:

Эйлэнэ-тирэ  белэн   танышу

Төре:

Интеграциялэнгэн белем биру эшчэнлеге

Максат:

Балаларнын эйлэнэ-тирэ  белэн   танышу   эшчэнлеге  очен шартлар тудыру ,кызыксыну  уяту.

Бурычлар:

1) рәсемнең эчтәлеген аңларга ярдәм итү, эчтәлек  буенча  сорау- ларга җавап бирергә өйрәтү;

2) балаларның кабул итү сәләтен, игътибарын, тәрбияче артын- нан аерым сүзләрне һәм фразаларны актив кабатлауларын үстерү;

3) башкаларга ярдәм итү теләге тәрбияләү.

Методик алымнар

Курсэтмэ, сузле,техник чара кулану, сузле уен,сорау-жавап, практик эш,мактау.

Җиһазлар һәм материаллар:

«Эминэ елый укереп» рәсеме, Йомшаккай исемле уенчык песи, кызыл туп, «тылсымлы» капчык, «Туп» җырының (М. Әндерҗанова көе һәм сүзләре) , су салынган таз (туп өчен).

Алдан  үткәрелгән эш:

Туп белэн уеннар, музыка тынлау,рэсемнэр карау.

                                            Эшчэнлек барышы.

    Балалар алдында рәсем эленгән мольберт тора. Рәсем каплап куелган.

Тәрбияче. Балалар, Йомшаккай безгә «тылсымлы» капчык алып килгән. Аның эчендә нәрсә бар икән? Карамыйча гына әйтеп буламы? (Юк.) Әмир, кил әле, «тылсымлы» капчыктагы әйберне алып кара әле, нәрсә икән ул? Әмир, син нәрсә алдың? (Туп.) Балалар, Әмир нәрсә алды? (Туп.) (Күмәк һәм индивидуаль кабатлаулар.) Туп нәрсәгә охшаган? (Шарга.) Әйдәгез, кулларыгыз белән шар ясап күрсәтегез әле. (Кул бармакларын бер-берсенә якын китереп, шар ясап күрсәтәләр.) Менә нинди ул шар! Булдырдыгыз! Балалар, туп нинди төстә? (Кызыл.) Әйе, кызыл туп. Әйдәгез, бергәләп кабатлагыз әле: «кызыл туп». (Күмәк һәм индивидуаль ка батлаулар.) Балалар, тагын нинди төстәге туплар була? (Активлаштыру.) Тәрбияче тупны сикертеп карый.

  «Туп» исемле җыр  жырлау.

Туп-туп, матур туп,

 Сикер, сикер, матур туп!

Бер-ике, бер-ике!

Сикер, сикер, матур туп!

Тәрбияче. Балалар, туп сикерәме? (Сикерә.) Әйе, туп сикерә. Әйдәгез, бергәләп кабатлагыз әле: «Туп сикерә». (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар.) Балалар, Әминә исемле  бер кыз туп белән уйнарга бик яраткан. Әйдәгез әле, Әминә турында рәсем карыйк. (Тәрбияче мольберттагы рәсемне ача һәм балаларга карарга мөмкинлек бирә. Аннан рәсем буенча әңгәмә оештыра.) Йомшаккай да рәсемне карасын. (Тәрбияче аны утыртып куя.) Туп Йомшаккай янында торсын, ан нан соң без аның белән уйнарбыз. Балалар, рәсемдә кемнәр бар? ( бер кыз.)Гүзәл, кил әле, рәсемдәге кызны күрсәт әле. (Күрсәтә.) Булдырдың, Гүзәл! Рәсемдәге кызның исеме — Әминә. Балалар, Әминә туп белән уйнарга бик яраткан. Көтмәгәндә туп тәгәрәп киткән һәм җыелып торган суга төшкән. Балалар, туп суга төшкәч, Әминә кайгырганмы? (Балаларның җаваплары.) Әйе, балалар, Әминә бик кайгырган, елый башлаган. Балалар, Әминә нигә елый? (Тубы суга төшкән.) Әйе, балалар, туп тәгәрәп киткән дә җыелып торган суга төшкән. Эйдэгез   Әминәне юатабыз: «Чү, Әминә, елама, туп батмый ул елгада». Әйдәгез, сез дә бергәләп кабатлагыз, Әминәне юатыгыз. (Кабатлыйлар.)  Әйдәгез, балалар, Йомшаккай алып килгән тупны суга салып карыйк әле. Тупның суда батмавын тагын бер кат күрегез әле. (Тәрбияче тупны таздагы суга сала.) Балалар, туп суда батамы? Хәзер туп белән уйнап алабыз. Балалар, түгәрәк ясап басыгыз әле. Мин уртага басам һәм сезгә тупны ыргытып әйтәм:

Матур бит туп, күр әле, Алсу (Гүзәл, Марат, Ренат һ.б.),

 Мә, син тупны тот әле.

Балалар, тупны кем тотты,

Кабат миңа ыргытты?

Балалар тупны тоткан баланың исемен әйтәләр. Тәрбияче һәр балага туп ыргытып чыга. Бала, тупны тоткач, аны тәрбиячегә бирә.

Тәрбияче . Балалар, булдырдыгыз! Белдегезме инде балалар, туп суда батмый икэн. Сез Йомшаккайга бик ошадыгыз.