"Шаккатмалы һава".
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа)

Хуснуллина Эльвира Рамисовна

Зурлар төркеме өчен шогыль

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shakkatmaly_hava.docx34.76 КБ

Предварительный просмотр:

                                         

                                           

              “Каратун “Гөлчәчәк” балалар бакчасы”

“Шаккатмалы һава”

 

                                  Зурлар  төркемендә үткәрелгән

                            эксперименталь танып белү эшчәнлеге

                                                                         

                                                                               1 квалификацион

                                                            категорияле тәрбияче:

                                                                              Хөснуллина Эльвира Рәмисовна

                                   

                                            2019 ел

                                           “Шаккатмалы һава”

 

Максат: Балаларны «һава» турындагы белемнәрен системалаштыру, камилләштерү, уй-фикерләү сәләтләрен үстерү.

Тәрбия бурычы:

Балаларда  уңай эмоцияләр булдырып, тәҗрибәләр эшләргә теләк  һәм кызыксынучанлык тәрбияләү.

Үстерү бурычы:  Бердәм эшчәнлек аша төркемдә күтәренке кәеф атмосферасы булдыру һәм логик фикерләп, уйланучан мәсьәләләрне бергәләп чишү алымнарын табуны үстерү.  

Белем бирү бурычы:  Танып белү һәм тикшереп карау эшчәнлегендә балаларның тәҗрибәләр ясап, һаваның үзлекләрен (күзгә күренми, төссез, хәрәкәтләнә, тоеп була) билгеләү буенча үз фикерләрен әйтә белергә күнектерү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү

Интеграль белем бирү өлкәләре: социаль-коммуникатив, аралашу, музыка, хезмәт.

Методик алымнар һәм чаралар:сюрприз-момент, күзәтү, сүзле уен, сорауларга җавап.

Җиһазлау: һәр балага җитәрлек санда  стаканнар һәм саламчыклар (куыш таякчыклар),  полиэтилен пакетлар, җилләткечләр ,төсле кәгазь битләре, ручка капкачлары; кабартылган шар, әфлисун, духи,  салынган савытлар.

Сүзлек өстендә эш: һава агымы.

Алдан эшләнгән эшләр: һава температурасын күзәтү, җил белән уеннар, кешеләр,үсемлекләр, хайваннар тормышында һаваның роле турында әңгәмәләр үткәрү.

Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге: кәгазьдән көймәләр ясау.

                                   

                                   Эшчәнлек барышы:

1.ОЕШТЫРУ

Залда музыка уйнап тора, тәрбияче белән балалар керә.

Тәрбияче -Балалар, карагыз әле,  бүген безгә күпме кунаклар килгән.

Без аларны күрүебезгә бик шатбыз.Әйдәгез әле алар белән елмаеп исәнләшәбез!

-Исәнмесез.

-Әйдәгез, балалар хәзер “Хәерле иртә” уены уйнап алыйк.

                                  Хәерле иртә.

Хәерле иртә, күзләрем (күзләрне сыйпау)

Уяндыгызмы?(бинокль ясау)

Хәерле иртә, колакларым (колакларны сыйпау)

Уяндыгызмы?(кул учларын колакларга кую)

Хәерле иртә, кулларым( кулларны сыйпау)

Уяндыгызмы?(кул чабу)

Хәерле иртә, аякларым(аякларны сыйпау)

Уяндыгызмы?(аяклар белән тыпырдау)

Хәерле иртә, кояш( кулларны өскә күтәреп )

Мин уяндым(башны бераз янтайтып, елмаю)

Тәрбияче: Менә балалар , барыгызның да кәефе әйбәт икәнлеге әллә каян күренеп тора. Әй, балалар, карагыз әле, безнең янга ике шар очып килгән. Берсе-шундый зур, шат күңелле, ә икенчесе- кечкенә һәм кәефсез. Ни өчен икенче шар шундый кәефсез икән?

Балалар: Аның эчендә һава юк, ул шиңгән.

Тәрбияче: Һава шары түгәрәк һәм тыгыз булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Балалар: Шар тыгыз булсын өчен, аңа ныграк өрергә кирәк.

Тәрбияче:Ә без өреп кабартсак, аның эчендә нәрсә була?

Балалар: Һава.

Тәрбияче: Хәзер уч төпләрегезне авызыгызга якын китерегез дә кулыгызга өрегез әле.Сез нәрсә сиздегез?

Балалар: Һава агышын.

Тәрбияче: Димәк, һаваны сизеп була.

Тәрбияче:(Тутырган шарны кулына алып) Ә бу шар турында нәрсәләр әйтә аласыз?

Балалар : Шар җиңел,оча, кызыл, матур, зур, түгәрәк, кабартылган, уенчык, бүләк , буш)

Тәрбияче: Никадәр күп сыйфатлар әйттегез. Мин сезнең шар турында сөйләвегез белән килешәм, ә менә буш дигән фикер белән килешеп бетмим.

Хәзер игътибар белән монда карыйбыз: мин өреп кабарткан шарны суга җибәрәм.Суда нәрсәләр барлыкка килде? Алар каян барлыкка килделәр соң?-

Балалар: Шар эченнән һава чыгып, куыклар барлыкка килде.

Тәрбияче: Шар буш булмаган, аның һавасы булган.

2.ТӨП ӨЛЕШ  

ТәрбиячеБалалар, сезнең һава һәм аның үзлекләре турында тагын да якынрак танышасыгыз киләме?Алай булгач, мин сезгә эзләнүче-тәҗрибәчеләр  булырга тәкъдим итәм.      

 Тәрбияче: Балалар тәҗрибәләр уздырганда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен төгәл үтәүне онытмаска кирәк: тавышланмаска, әйберләргә рөхсәтсез кагылмаска, сак эшләргә.

3. БАЛАЛАР БЕЛӘН ЭШ

Тәрбияче: Әйдәгез 1 нче тәҗрибәне эшлик.

Өстәлдә полиэтилен пакетлар ята . Әйтегез әле, алар эчендә нәрсә бар? (Пакет буш).  Дөрес әйтәсез, алар буш. Әйдәгез, сезнең белән  тәҗрибә ясап карыйк. Пакетны ике куллап тотып,  уңга сулга йөртик һәм авызын бер кул белән кысып куйыйк.  Пакет нишләде? (Пакет кабарды, аңа һава тулды)Чыннан да, пакет формасын үзгәртте,аңа һава тулды.  

-Әйтегез әле,балалар , пакет хәзер бушмы? (Буш түгел анда һава бар)

- Без һаваны каян тутырдык?(Тирә-ягыбыздан)

- Һаваны сез күрәсезме? (Юк күрмибез. Ул күренми)

- Пакетның икенче ягына кулыгызны куеп карагыз, күрәсезме?Кулыгыз күренгәч, һава нинди төстә дип уйлыйсыз?(Ул төссез)

Тәрбияче:  Димәк, Һава төссез, ул үтә күренмәле һәм ул тирә-ягыбызда.

Тәрбияче: Әйдәгез 2 нче тәҗрибәне ясап карыйбыз.

-Каршыгызда су салынган стаканнар тора. Таякчыкларны авызга кабып, стакандагы суга тыгып өреп карыйк. Нәрсә булды?(Суда куыклар чыкты)

-Ничек уйлыйсыз, куыкчыклар ничек барлыкка килделәр?(балаларның җавабы:  Без өргәч, һава чыкты.

Тәрбияче : -Дөрес, балалар! Кечкенә куыклар алар-безнең эчтән чыккан һава. Без өргән һава саламчык буйлап чыга, һава судан җиңелерәк булгач, куык булып өскә күтәрелә

Безнең эчебезгә һава ничек кергән соң? Димәк, без һаваны борын белән сулыйбыз һәм ул безгә яшәү өчен кирәк

Тәрбияче: Әйдәгез эшебезне дәвам итик , 3 нче тәҗрибәгә кучик.

Балалар, монда без һаваның тавышы бар микән, шуны тикшерербез

Борын белән һаваны сулап, ручка капкачына өреп карыйм әле. Нәрсә ишеттегез? (Тавыш чыкты). Ничек уйлыйсыз, тавыш чыгарга нәрсә ярдәм итте? (Балаларның җавабы) Балалар, сез һаваның тавышын  ишеттегез. Ручка капкачына мин өргән һава бәрелде һәм тавыш чыкты. Ә хәзер сез әкрен генә өреп карагыз. Ә хәзер көчле итеп өрегез. Ничек уйлыйсыз, кайчан тавыш көчлерәк чыга? (Балаларның җавабы). Һаваны ишетеп буламы соң? (Балаларның җавабы : ишетеп була.) 

Тәрбияче: һава агымы көченә карап тавышны ишетеп була икән.

Тәрбияче: Ә хәзер балалар без сезнең белән шөгыльләнеп  алабыз(балалар өстәл янына килеп басалар тәрбияче аңлата, үрнәкне күрсәтә )                                       балалар кәгазьдән көймәләр ясыйлар)

Тәрбияче: Карагыз әле көймәләребез нинди матур булды.Ә хәзер үзебез ясаган көймәләрне табактагы су өстенә куябыз.Ләкин алар йөзмиләр.Алар йөзсен өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

Балалар:Көймәләргә өрергә кирәк.

Тәрбияче: Әйдәгез, өреп карагыз.Дөрестән дә, көймәләр йөзеп китте.Көймәләрне нәрсә йөртә соң?

Балалар: Без өргән һава.

Тәрбияче.Ә көймәләр тизрәк йөзсеннәр өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

Балалар: Катырак өрергә.

Тәрбияче: Балалар, ә хәзер кәгазь битләре алып, үзегезгә җилпеп карагыз.Нәрсә сиздегез?

Балалар:Җил.

Тәрбияче: Ул ничек барлыкка килә?

Балалар: Аны һава хәрәкәткә китерә.

Тәрбияче:Димәк, безнең тирә-ягыбызны һава чолгап алган.

4.Физкультминутка.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез җил турындагы сүзле уенны уйнап, бераз ял итеп алыйк

Җил исә, исә, исә

Кар бураннар туздыра

Җил тына, тына, тына

Урам кар белән тула

Без җилдән курыкмыйбыз

Рәхәтләнеп уйныйбыз

Бүлмәгә музыка астында Карлсон керә.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, безгә кунакка кем килгән?

Балалар : Карлсон !

Карлсон : Исәнмесез, балалар! Мин- дөньядагы иң матур һәм иң мәрхәмәтле Карлсон, сезгә кунакка очып килдем!

Балалар: Исәнме, Карлсон!

Тәрбияче: Карлсон, без бүген балалар белән Һава һәм аның шаккатмалы узлекләре турында сөйләшәбез.Әгәр теләсәң, безнен белән син дә шөгыльлән, яңа һәм кызыклы әйберләр белерсең.

Карлсон: Мин болай да бөтен нәрсәне беләм!

Тәрбияче: Ярар, карап карарбыз. Балалар, әйтегез әле, сез һаваны күрәсезме?

Аның төсе нинди?

Балалар:- Юк, без һаваны курмибез.

  -Ул төссез , куренми, әмма бөтен җирдә дә бар.

Карлсон:Нинди һава булсын ди монда?Сез аны кайда күрдегез?

Тәрбияче: Менә хәзер кәгазь бите ал да алдыңда селке.Нәрсә сизәсең?

Карлсон: Җил исә, рәхәт.

Тәрбияче: Балалар, кәгазьне селкегәндә нәрсә хәрәкәт итә:

Балалар:  Һава хәрәкәт итә. 

Тәрбияче: 4 нче тәҗрибәне эшләгәнче,  бүлмәдәге һаваны исник әле. Нәрсә белән иснибез? Берәр ис сизәсезме?

Балалар: Юк !

Тәрбияче:  Димәк, бүлмәдә һава нинди дип уйлыйсыз? Исе , тәме бармы ул һаваның? 

Балалар : Бүлмәдәге һава иссез .

Тәрбияче: Балалар, хәзер күзләрегезне йомыгыз. ( Тәрбияче савыт эчендәге һаваны чыгара. Өстәлдә әфлисун, духи салынган капкачлы савытлар).

-Хәзер нәрсә исе чыкты? Әйе, дөрес әйттегез. 

Тәрбияче:  Һаваның исе юк дигән идегез бит? Ничек уйлыйсыз, каян чыкты соң бу исләр? 

Балалар : һаваның үзенең исе юк, ләкин һавага әйләнә- тирәдә яткан әйберләрдән төрле исләр тарала.

Карлсон: Ә мин әйтәм,бар,дим.Менә мин һәрвакыт варенье исен сизәм һәм аның кайда яшерелгәнен тиз эзләп табам.

Тәрбияче: Карлсон, балалар дөрес әйтте: һаваның исе дә, тәме дә юк.Әмма һава безгә тирә-юньдәге исләрне сиздерә, һава  исләрне безнең борынга алып килә

 (Ә хәзер, балалар,бераз ял итеп алыйк.)

Тәрбияче: Балалар, ә менә сез ничек уйлыйсыз, кешегә һава ни өчен кирәк?

Балалар: Кешегә һава сулау өчен кирәк.

Карлсон: Нәрсәгә инде ул һава?!Менә мин суламыйча да тора  алам.

Тәрбияче: Балалар, ә бәлки, Карлсон дөрес әйтәдер.Әйдәгез, тирән итеп сулыш алабыз да борын, авызларыбызны каплыйбыз.(Балалар  авызларын каплыйлар.)

Тәрбияче: Балалар, суламыйча озак тора алмыйбыз, шулай бит?Ә хәзер Карлсонны сынап карыйк, ул суламыйча күпме түзәр икән?(Карлсон борын, авызын томалый.)

Карлсон: Ой,ой, юк, мин суламыйча торам алмыйм икән!

Тәрбияче: Әлбәттә, суламыйча торып булмый!Балалар, Карлсонга аңлатыгыз әле: кемнәр һәм нәрсәләр һавасыз тора алмый?

Балалар:     -Кешеләр  һавасыз яши алмый.

                     -Хайваннарга  да һава кирәк.

                     -Үсемлекләр дә сусыз, һавасыз үсми.

Тәрбияче: Карлсон, ә син үзең һавасыз оча аласыңмы соң?

Карлсон: Юк, юк,мин һавасыз оча  алмыйм.Минем пропеллер һава кудырып кына эшли бит.

Тәрбияче: Шулай шул.Һава, су һәм җылылык(кояш) һәр тереклек иясенә бик кирәк.Алардан башка җирдә яшәү булмас иде.Балалар,без сезнең белән буген бик күп нәрсәләр искә төшердек, тагын бер тапкыр кабатлыйк әле.

5.НЫГЫТУ

Тәрбияче: Шулай шул.Һава, су һәм җылылык(кояш) һәр тереклек иясенә бик кирәк.Алардан башка җирдә яшәү булмас иде.Балалар,без сезнең белән буген бик күп нәрсәләр искә төшердек, тагын бер тапкыр кабатлыйк әле.

Балаларның җавабы:

-Һава төссез, иссез була.

-Ул башка исләрне күчерүче генә.

-Һава судан җиңел.

-Һава кешеләргә, хайваннарга, үсемлекләргә кирәк.

-Һавадан,судан, кояштан башка яшәп булмый

6. Йомгаклау

 Тәрбияче: Балалар,бүген без сезнең булән һава турында тагын бер кат искә төшереп үттек. Тирә-ягыбызны һава әйләндереп алган. Ул һәрвакыт кирәк. Һәм  һәрвакыт чиста булсын иде .

Карлсон: Ә миңа һава очар өчен дә кирәк.Балалар, бик зур рәхмәт сезгә, сезнең белән мин дә һава һәм аның үзлекләре турында белдем.Тизрәк очып кайтып, бөтен белгәннәремне Бәләкәчкә сөйлим әле.Сау булыгыз!

Тәрбияче: Сау бул,Карлсон, безгә тагын кил, ә менә бу матур шарыбыз Бәләкәчкә бүләгебез булыр.

 

                                           


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Шаккатмалы һава” Зурлар “а” төркемендә үткәрелгән эксперименталь танып белү эшчәнлеге

Әлеге эксперименталь эшчәнлектә зурлар төркеме балаларының «һава» турындагы белемнәре системалаштырылды, камилләштерелде, уйлау-фикерләү сәләтләре үсте....