Бар һөнәр дә бик кирәк.
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа)

мәктәпкә әзерлек төркемендә тирә-юнь белән таныштыру эшчәнлеге

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bar_honr_d_bik_kirk.docx18.44 КБ

Предварительный просмотр:

Яшь үзенчәлекләре буенча төркем: мәктәпкә әзерлек.

Мәктәпкәчә белем бирү методикасы: танып белү, иҗади сәнгать, коммуникацияләү.

Тема: Бар һөнәр дә бик кирәк.

Максат: 1. Эш һөнәрләре остазларына карата соклану. Хөрмәт хисе тәрбияләү.

                2. Игътибарлыкны, логик фикерләүне, сөйләмне, кул чуклары эшчәнлеген үстерү.

                3. Өлкәннәрнең һөнәрләре турында балаларның күзаллауларын киңәйтү, аларның әһәмиятен аңлауны формалаштыру, предметлар һәм аларны эш процессында куллану турындагы белемнәрен ныгыту.

Җиһазлар: Эш һөнәрләре төшерелгән рәсемнәр, сарымсак, карандашлар, ак битләр, агач чүбе, сандык, ике капчык.

Шәхси эш: Пассив балаларны активлаштыру, кабатлау.

Сүзлек өстендә эш:Һөнәр, иләк, уклау,агач чүбе.

Алдан эшләнгән эш: Рәсемнәр карау, ял минуты “Пирог пешерәбез” сүзләрен кабатлау.

Эшчәнлекнең төзелеше: 1.Кереш өлеш (дәвамы 3 мин.)

                                         Максат: балаларның игътибарын җәлеп

                                         итү, эшчәнлеккә кызыксыну уяту.

                                         2.Төп өлеш ( дәвамы 20 мин.)

                                         Максат: Максатларны үзләртерү.

                                         Методик алымнар:

                                           1.Картина буенча хикәя төзү.

                                           2.  “Серле сандык” ны ачу.

                                           3.Д/уен “Исе буенча тап”.

                                           4.Балаларга рәсем буенча сораулар бирү.

                                           5.Ял минуты “Пирог пешерәбез”.

                                            6.Д/уен”Эш өчен кемгә нәрсә кирәк?”.

                                            7.Уен:”Кем нәрсә эшли?”.

                                            8.Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге.

                                         3.Йомгаклау өлеше ( дәвамы 7 мин. )

                                         Максат: Эшчәнлекне йомгаклау. Нәтиҗә ясау.

Барышы:

Тәрбияче: Исәнмесез,балалар! Бүген бездә Буяулар патшабикәсе(күрсәтә).Ул мине буяулар иле белән таныштырды, ә хәзер мин сезне таныштырам. Балалар, сез ничек уйлыйсыз, ул нинди һөнәр кешесе икән?

Балалар: Рәссам.

Тәрбияче: Ул нинди эш белән шөгыльләнә?

Балалар: Пейзаж, натюрморт, картиналар яза, рәсем ясый.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, дөрес, ул үзенең картиналары аша безне тирә-юньнең матурлыгы белән таныштыра. Буяулар патшабикәсе төрле һөнәр кешеләрен төшерә белә. Бүген ул үз эшләрен алып килгән. Менә, хәзер шул картиналар буенча хикәя төзеп сөйләргә кирәк булачак.

(хикәя төзеп сөйләү)

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар!

Ә, хәзер мин сезгә “Серле сандыкны” күрсәтергә телим. Аны миңа патшабикә бүләк итте. Сандыкны ачар өчен тылсымлы сүзләр әйтергә кирәк:

“Сандык,сандык

Яннарың төрле төстә.

Капкачыңны ач та,

Эчеңдә ни барын,

Күрсәт син безгә?”

(Сандык ачыла, аның эченнән ике капчык чыга)

Тәрбияче: Күз белән күренмәсә,

                    Ис белән әйтеп бир.

Сез ничек уйлыйсыз, нәрсә бу?(иснәп карап әйтелә)

Д/уен “Исе буенча тап”(сарымсак һәм агач чүбе)

Тәрбияче: Балалар, нинди остазларның эшендә сарымсак һәм агач чүбен очратырга була?

 Балалар: Пешекче һәм балта остасы эшендә очратырга була.

Тәрбияче: Әйдәгез карыйк әле, Патшабикәнең табышмагын дөрес чиштек микән?

(Тәрбияче пешекче,балта остасының картиналарын ача)

Тәрбияче: Балалар, балта остасы нәрсә эшли? 

Балалар: Йорт җиһазлары ясый, өй төзи.

Тәрбияче: Ә пешекче нәрсә эшли?

Балалар: Аш пешерә, компот кайната, коймак, пироглар пешерә, балык, ит кыздыра.

 Тәрбияче: Дөрес, балалар. Әйдәгез без дә сезнең белән берәр нәрсә пешереп карыйк.

Ял минуты “Пирог пешерәбез”

Бодай оныннан

Пироглар ясыйбыз.

Кемнәр белән без

Аны авыз итәрбез?

Әни,әти,абый,апа

Йонлач этебез.

Камыр бастык без,

Шикәр комы салдык без.

Бодай пирогын,

Мичкә тыгып куйдык без.

Мич дөрләп яна

Әни безгә әйтә:

Калган ипи валчыклары

Чыпчыкларга эләгә.

Тәрбияче: Пешекчегә пешерер өчен,балта остасына урындык ясар өчен эш кораллары кирәк. Минем серле капчыгымда, остазлар өчен кирәкле әйберләр төшерелгән рәсемнәр яшерелгән. Әйдәгез, хәзер аларны ике төркемгә бүлик.

Д/уен “Эш өчен кемгә нәрсә кирәк?”

(Балалар бер-бер артлы капчыктан рәсемнәрне алалар һәм аны пешекче яки балта остасы янына бөркетәләр)

Тәрбияче: Ә,хәзер, балалар. Без сезнең белән рәсемдәге предметларның беренче авазын ишетеп әйтеп күрсәтик.

Мәсәлән: пешекче сүзендә беренче аваз [п] авазы ишетелә- ул саңгырау тартык аваз.

Балта[б]-яңгырау тартык аваз.           Кәстрүл[к]- саңгырау тартык аваз.      

Пычак[п]-саңгырау тартык аваз.       Таба[т]- саңгырау тартык аваз.      

Чүкеч[ч]-саңгырау тартык аваз.         Чүмеч[ч]- саңгырау тартык аваз.      

Кадак[к]-саңгырау тартык аваз.         Иләк[и]- нечкә сузык аваз.          

Ышкыы[ы]-калын сузык аваз.            Улак[у]- калын сузык аваз.          

Линейка[л]-яңгырау тартык аваз.       Пычак[п]- саңгырау тартык аваз.  

Д/уен “Кем нәрсә эшли?”

Тәрбияче: Балалар,без сезнед белән хәзер уйнап алабыз.Түгәрәккә бастык, мин сезгз туп ыргытып бер һөнәр иясен әйтәм, ә сез аның нинди эш башкаруын әйтергә тиеш буласыз.

Укытучы-белем бирә.                       Тегүче- тегә.

Табиб-дәвалый.                                 Стомотолог-теш ала.

Шофер-машина йөртә.                      Полиция-тәртип саклый.

Парикмахер-чәч кисә.                       Почтальон-газета тарата.

Кибетче-сата.                                     Маникюрчы-тырнак ясый.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, димәк, сез һәр һөнәр иясенең нәрсә эшләгәнен беләсез. 

Тәрбияче: Ә, хәзер мин сезгә, ак битләр һәм карандашлар алырга һәм булачак һөнәрегездән берәр предмет ясарга тәкъдим итәм.

Рәсемегезне ясап бетергәч, без бергә эш һөнәрегезне рәсемегезгә крап белергә тырышырбыз.

(Мөстәкыйль эәчәнлек)

 Тәрбияче: Балалар, сез бик тырыш икәнсез матур,пөхтә итеп ясалыгыз.Менә, карагыз әле, Кәрим нәрсә ясаган?

Балалар: Кәрим машина ясаган. 

Тәрбияче: Димәк  Кәрим кем булырга тели?

Балалар:Ул шофер булырга тели.

Тәрбияче: Балалар, сез миңа бүген ошадыгыз, бигрәк тә .....Молодцы,шуның белән эшчәнлегебез тәмам.