«Көзнең соңгы көннәре»
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа)

«Көзнең соңгы көннәре» темасына мәктәпкә әзерлек төркемендә оештырылган белем бирү эшченлегенең конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koz_bezg_nrs_alyp_kilde_5gr.docx20.56 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре муниципаль бюджет

мәктәпкәче яшьтәге балаларга белем бирү учреждениясе

«47 нче номерлы гомумүстерешле балалар бакчасы»

« Көзнең соңгы көннәре» темасына

оештырылган белем бирү эшченлегенең технологик картасы

5нче төркеме балалары өчен

Әзерләде һәм үткәрде:

Сафина Р.Х.,

47 нче балалар бакчасы

беренче  категорияле тәрбиячесе

Түбән Кама, 2019а

Дата

26.11.2019

Тема

“Көзнең соңгы көннәре”

Яшь төркеме

Мәктәпкә әзерлек

Төп белем бирү өлкәсе

Сөйләм устерү үсеше

Интеграль белем бирү өлкәләре

Социаль-аралашу үсеше

Танып белү үсеше

Сөйләм үстерү үсеше

Нәфис-эстетик үсеш

Физик үсеш

Максат

Максат: Табигатьнең сезонлы үзгәрешләре белән таныштыруны дәвам итү.Хайваннар,кошлар турында белемнәрен арттыру,сүзләрне иҗекләргә бүлүне ,авазларның дөрес әйтелешен ныгыту. Балаларның бәйләнешле фикерләү сәләтен үстерү.

Бурычлар

Балаларда сөйләм телен үстерү,рәсем буенча җомләләр төзү,фасылларга карата яратучанлык хисе тәрбияләү.

Көтеп алынган нәтиҗә

Коз фасылының сезонлы узгәрешен тасвирлый белү.

Методик алымнар  һәм ысуллар (чаралар)

Әңгәмә, күзәтү, нәтиҗә чыгару, мөстәкыйль эш,уен.

Җиһазлау

Кошлар,кыргый хайваннар.көз билгеләрен чагылдырган мнемотабица,көз турында картиналар

Балаларны оештыру

Әңгәмә

Индивидуаль эш

Арсений,Ангелина белән сузләрне кабатлау

Сүзлек өстендә эш

Көзге табигать,          табигатьтәгеүзгәрешләр,җылытмый,бөҗәкләр җир астына качалар

Алдан үткәрелгән  эш

“көз “турында картина карау ,чыпчык турында ял минуты өйрәнү

Эшчәнлек төзелеше:

Кереш өлеш:  Әңгәмә

Йомгаклау:        Әңгәмә 2 минут

Эшчәнлек барышы

Эшчәнлек барышы:Исәнмесез балалар !

Б:Исәнмесез!

Т:Балалар мин сезгә табышмак әйтәм игьтибар белән тыңлагыз

        Үзе тук була

         Елап яшь коя

       Кошны,гелләрне еракка куа

         Бу кайчак була?

Б:Көз

Т:Көзге айларны искә төшерик әле?

Б:Сентябрь,октябрь,ноябрь

Т:Балалар әйдәгез мнемотаблица ярдәмендә көзнең билгеләре турында сөйләп китәбез

(берничә бала сөйли)

Б:Көз көнне кояш чыксада ,каты җылытмый,яңгырлар ява,яфраклар саргая һәм җиргә коела ,кошлар җылы якка китәләр.бөҗәкләр язга кадәр җир астына качалар,кешеләр җылы киенеп йориләр һәм кышка әзерләнәләр.

Т:Балалар көз көне нинди җилләр була  ?

Б:Көчле

Т:әйдәгез бергәләп ш-ш-ш диеп әйтәбез ,хәзер әкрен әйтәбез

Өз-өз-өз –килеп җитте көз

Су-су-су –битләр  алсу.

Картина буенча хикәя төзү. Картина буенча хикәя төзү.

Т:Балалар сез бу картинада нәрсәләр күрәсез әйдәгез әле сөйләп китегез

Б:Килеп җитте көз.Балалар урамга яфрак җыярга чыктылар.Тимур капчык тотып тора ,Айрат яфракларны  капчыкка  тутыра .Алар тату эшлиләр

Ә бу картинада ?

Килеп җитте алтын көз.Айрат кәбестә җыя,Земфира кишер җыя.Тамерлан җир казый.Полина белән Алмаз алма җыялар . Алар тату эшлиләр

Т:Балалар карагыз әле тәрәзәгзә анда нинди кош кунган ?

Б:чыпчык

Т:балалар  карагыз әле бу чыпчык ямансу ,әйдәгез әле чыпчык турында шигырь сөйләп китәбез

Тәрәз каршына кунган бер чыпчык

Мина кычкыра чык әле чык

Беләм алдый ул гел шулай әйтә

Йөгереп чыксам оча да китә

Балалар ул безгә хат алып килгән бит .Әйдәгез ачып укыйк.

Балалар зинһар миңа ярдәм итегез миңа бик  күңелсез  мин уземнең дусларымны югалтым дигән.

Т:Балалар безнең чыпчык кышлаучы кош әйдәгез кошлар арасыннан кышлаучы кошларны табып алабыз

 (Өстәл өстендә кошлар шулар арасыннанкышлаучы кошларны алабыз)

Әйдәгез хәзер тикшерәбез бу саескан беренче авазы “С”

Бу песнәк Беренче авазы “П”

Бу күгәрчен беренче авзы “К”

Бу ябалак беренче авазы “Я”

Бу чыпчык Беренче  авазы “Ч”

Түгәрәккә бастык Мин сезгә сүз әйтеп туп бирәм сез мина киресен әйтәсез

 Салкын-җылы,озын-кыска,зур-кечкенә,киң-тар,күп-әз,ак-кара,караңгы-якты

Т:Балалар карагыз әле тактада сез нәрсәләр күрәсез?

Б:Кыргый Хайваннар(Төлке,Куян,Аю,Тиен,Керпе)

Т:Әйдәгез әле күзләрне ял иттереп алыйк уен “Нәрсә югалды”

Ә хәзер иҗекләргә  бүләбез (кер-пе,ку-ян,Ти-ен,Төл-ке)

Ә хәзер хайваннар турында сөйләшеп алыйк

Б:Бу керпе.Керпе урманда яши.ул гөмбә,алма җыя.тычканнар тота.ул кыш көнне йоклый.

Т:Бу нәрсә?

Б:Тиен кыргый хайван.ул урманда яши аның койрыгы йомшак.ул чикләвек,гөмбә җыя,агачтан агачка сикереп йөри ул шулай дошманнан кача

Б:куян куркак хайван .ул урманда яши агач ботаклары,агач кайрысы ашый .ул бик тиз йөгерә .ул төсен алыштыра

Аю -ул зур хайван,урманда яши .кыш көнне йоклый.җиләк бал ярата

Бу төлке.Ул хәйләкәр хайван.Койрыгы бик йомшак.Төлке авыру куяннар тычканнар тота

Т:Балалар без бүген сезнең белән нәрсәләр эшләдек?Сезгә бүгенге эшчәнлек ошадымы ?

Кемгә сөйләр идегез?

Балалар җавабы