Сулыклар
проект по окружающему миру (старшая группа)

Зарипова Алсу Раисовна

Сулыклар-табигать байлыгы...

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл suny_saklagyz.docx29.61 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының

“Бөреле “Тиенкәй”  балалар бакчасы”

мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе

Төп белем бирү эшчәнлеге

Тема: “Сулыклар-табигать байлыгы”

 

Беренче категорияле тәрбияче:

Зарипова Алсу Раисовна

2020 ел

Төп белем бирү эшчәнлеге: “Су- табигать байлыгы”

Проект төре: танып белү, тикшеренү эшчәнлеге.

Проектның актуальлеге: Туган җиргә,туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү әхлакый-патриотик, экологик  тәрбиянең төп нигезе. Безнең проектның төп асылында балаларның туган як табигатенә, сулыкларына сак караш тәрбияләү тора.

Проектта катнашучылар: балалар, тәрбияче

Төп белем бирү өлкәләре:сөйләм үсеше,нәфис-нәфасәти,танып-белү,социаль-шәхси,физик үсеш.

Проблема: Тирә-як сулыкларын ничек чиста килеш сакларга?

Максат: Балаларны әйләнә-тирә-дөньяның экологик проблемаларына игътибар итәргә өйрәтү.

Бурычлар:

1.Тәрбияви: Балаларда әйләнә-тирәне саклауга теләк булдыру, табигатьне,сулыкларны чистартуга үзеңнең өлешенне кертү, бер-берсе белән ярдәмләшеп эшләү

2.Үстерешле: Проблеманы чишү өчен логик фикерләү, танып-белү,креатив фикерләү, коммуникатив гадәтләр күнекмәләрен үстерү.

3.Белем бирү бурычы: Бирелгән проблеманы чишү өчен шартлар , теләгән нәтиҗәгә ирешү өчен эзлеклелек булдыру, практик эш буенча нәтиҗә ясау

Җиһазлау: Тылсымлы тартма,биремнәр, күл макеты, “Су анасы” әкиятенең картиналары,салфеткалар, мамык диск, стаканнар,күмер, агач чүбе, эксперимент өчен махсус киемнәр,

Шөгыль барышы.

-Исәнмесез балалар! Мин тәрбияче Алсу Раисовна. Сезгә Бөреле “Тиенкәй” балалар бакчасыннан килдем. Сезгә  бер тылсымлы  сандык алып килдем. Ә анда кызыклы биремнәр. Беләсегез киләме? Биремне кем алуын санамыш аркылы билгелибез.

Карга, чыпчык,

Берең кал да, берең чык.

(бер бала биремне ала)

-Карыйк әле балалар,нинди бирем икән монда(экранда Г.Тукайнын “Су анасы” әкиятенең картинасы чыга,)

-Нинди әкияттән бу рәсем?(Балаларның җаваплары)

-Бу макетка карагыз һәм экранга. Нәрсәләр җитми безнен макетта

Бу күлнен  макетын мин сезгә җыярга тәкъдим итәм.Без аны сезнең белән матурлый алабызмы, агачлар, куаклар куябыз,чиста су салабыз.

(балалар кул макетын җыялар)

-Балалар безнең күл сезгә ошадымы.

 (экранга карау, ул арада күлгә пычрак су өстәлә)

 (Экранда су анасы күрсәтелә)

( Су анасының тавышы: Минем кулем пычранды. Урдәкләр, балыклар да йөзә алмый башлады.Инде мина нишләргә,кулем улеп бара бит..)

-Балалар, э безнен күл белән нәрсә булган.(җаваплар)

-Эйе, безнең күлебез пычранган.

-Балалар, су анасына ничек булышып була (Балаларнын җаваплары)

-Әйе бик дорес, без кул буена чүпләргә ярамый дигән кисәтү билгеләре,чуп савытлары куя алабыз, чуп жыю буенча өмәләр үткәрә алабыз.Елгаларда сулыкларны чистарту өчен төрле чистарту станцияләре куялар.Ә күлдәге суны ничек чистартырга икәнен безгә  тылсымлы сандык нинди киңәш бирер икән?

 Биремне безгә исеме Р хәрефенә башланган бала алыр.

(бер бала биремне ала, экранда лаборатория рәсеме)

Экрандa нәрсә ясалган балалар?Анда ниләр эшлиләр. Без сезнен белән үзебезнен кечкенә лабораториябезгә барырбыз.Анда без суны чистарту өчен фильтр ясарбыз.Эшләр өчен үзебезнен махсус киемнәрне киябез.(киемнәрне кию) Игьтибарлылык, саклык чараларын кулланабыз. Парлашып эшләү өчен фигуралар җыябыз.Парлашып,бер-беребез белэн ярдәмләшеп эшлибез. Эш очен безгә схема бирелгэн. Бу схемада  суны чистарту өчен  эзлеклелек күрсәтелгән.

Иң беренче стакан тобенэ мамык диск, ике кашык кумер, опилка салабыз.

Өстенә сетка куябыз. Пычрак суны шушы фильтр аша чыгарабыз.

(балалар белэн практик эш)

-Без барыбыз да суны чистарттык, су анасына булыштык. Ботенебезнен дә суы чистардымы балалар.Суда нинди үзгәрешләр күрәсез? Мин сезгә читартылган суны күлгә салырга тәкъдим итәм. (кулгә чистартылган суны салу)

(Экранда су анасы балаларга рәхмәт әйтә)

Без сезнең белән су анасына булыштык. Ә хәзер күл буенда  ял итер өчен без сезнең белән өченче биремне алабыз.

(Экранда флеш моб рәсеме,күнегуләрне кабатлау)

Йомгаклау.

  • Балалар,бик зур рәхмәт.Миңа сезнең белән эшләү бик ошады.Сез бүген нык тырышып эшләдегез.Хәзер мин сезгә күчтәнәчләр өләшәм.Миңа инде китәргә вакыт. Сау булыгыз.

Көтелгән нәтиҗәләр:

  • Балаларда Г.Тукайның күпкырлы иҗатына кызыксыну артты.
  • Балаларда туган як табигатенен,кулләрнен экологик проблемаларына игътибар итәргә өйрәнделәр

Кулланылган әдәбият:

1.Г.Тукай “Сабыйга”

2. ”Балачак аланы”К.В.Закирова.

3.”Иҗат баскычлары” Шәехова Р.К.,Закирова К.В .  Казан :РИЦ 2013-61 б

4.”Иң татлы тел – туган тел” методик кулланма. Казан:Мәгариф,2004-446 б

5.”Туган телдә сөйләшәбез”методик кулланма. Төз.З.М.Зарипова, Л.Н.Вәҗиева, Р.С.Зөфәрова. ФОЛИАНТ 2012-304 б