Могҗиза тудыручы су
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа)

Хурамшина Рамзия Миниязовна

занятие

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Могҗиза тудыручы су33.89 КБ

Предварительный просмотр:

                         

                             Республикасының Түбән Кама муниципаль районы

                      Муниципаль үзидәрә мәктәпкәчә белем бирү учереждениясе

                               «83 нче гомуми үстерелешле балалар бакчасы»

   Зурлар төркемендә 1кварталда үткәрелгән танып белү                                         ( эзләнүле –тикшеренү) шөгыленең план- конспекты.                                                

                                Тема:  «Могжиза тудыручы  су».

                                                                                   

Төзеде:МҮМББУ                                                                             «83 нче гомуми үстерелешле балалар бакчасы»  тәрбиячеcе Хурамшина Р.М.                                                                                      

                                              Татарстан

                                               Түбән Кама

                                                    2019ел

Төп белем бирү

 Танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре

Эзләнүле- тикшренүләр,сөйләм үстерү. Социаль аралашу, нәфес- нәфсәти.

Яшь үзенчәлекләре

Зурлар төркеме

Максат :

-Балаларны суның үзлекләре белән таныштыруны дәвам итү (утә куренмәле, иссез, тәме юк, эретуче);

  - Суның составы турында белемнәрен тирәнәйтү;

-Суның бер халәттән икенче халәткә керүен тәжрибә ясау юлы белән күзәтеп, нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен үстерү;

  - Балаларнын кузәтүчәнлеген , фикерләү, сәләтләрен, сөйләм телләрен үстерүне дәвамитү;

-Туган як табигатендәге үзгәрешләргэ карата кызыксынучанлык һәм сакчыл караш тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш

карлану, шыбырдый, пычтырдый, челтери.

Методик алымнар һәм чаралар

шигырь, аудиоязма тыңлау: “Су тавышы”, тәҗрибә эше, видеорәсемнәр,презентация карау

Материаллар һәм җиһазлау:

Призентация, су, шикэр, тоз, стаканнар, боз кисэклэре, тосле кэгазь тасмалар, су тавышы булган аудиоязма, пыяла банка, калаклар, су турында видео

Аудиоязма. “Су тавышы”

Мультимедия техникасы. Проектор, экран, ноутбук.

Индивидуаль эш. 

Җөмләне дөрес итеп төзү өстендә эш. Тамызгыч белән эшләүне күрсәтү

Эшчәнлекнең структурасы:

I…Кереш өлеш ( дәвамы 2 мин)

Табышмак су турында.

IIТөп өлеш:

  1. Су турында әңгәмә
  2. “Чиста су” иниститутына бару.
  3. 1тәҗрибә Су сыек”
  4. 2 тәҗрибә Суның тәме юк
  5. 3 тәҗрибә Суның төсе
  6. 4 тәҗрибә Суның формасы юк
  7. 5 тәҗрибә Суның исе юк
  8. Физминутка
  9. Суның каты халәте
  10.  Суның газ хәлендәге халәте

III.Йомгаклау Нәтиҗәләрне берләштерү

Слайд карау. Нәтиҗәне институтка җибәрү.

Төп белем бирү

 Танып белү.

Тема

«Могжиза тудыручы  су».

Интеграль белем бирү өлкәләре

Эзләнүле- тикшренүләр,сөйләм үстерү. Социаль аралашу, нәфес- нәфсәти.

Яшь үзенчәлекләре

Зурлар төркеме

Максат :

-Балаларны суның үзлекләре белән таныштыруны дәвам итү (утә куренмәле, иссез, тәме юк, эретуче);

  - Суның составы турында белемнәрен тирәнәйтү;

-Суның бер халәттән икенче халәткә керүен тәжрибә ясау юлы белән күзәтеп, нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен үстерү;

  - Балаларнын кузәтүчәнлеген , фикерләү, сәләтләрен, сөйләм телләрен үстерүне дәвам итү;

-Туган як табигатендәге үзгәрешләргэ карата кызыксынучанлык һәм сакчыл караш тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш

карлану, шыбырдый, пычтырдый, челтери.

Методик алымнар һәм чаралар

шигырь, аудиоязма тыңлау: “Су тавышы”, тәҗрибә эше, видеорәсемнәр,презентация карау

Материаллар һәм җиһазлау:

Призентация, су, шикэр, тоз, стаканнар, боз кисэклэре, тосле кэгазь тасмалар, су тавышы булган аудиоязма, пыяла банка, калаклар, су турында видео

Аудиоязма. “Су тавышы”

Мультимедия техникасы. Проектор, экран, ноутбук.

Индивидуаль эш. 

Җөмләне дөрес итеп төзү өстендә эш. Тамызгыч белән эшләүне күрсәтү

Эшчәнлекнең структурасы:

I…Кереш өлеш ( дәвамы 2 мин)

Табышмак су турында.

IIТөп өлеш:

  1. Су турында әңгәмә
  2. “Чиста су” иниститутына бару.
  3. 1тәҗрибә Су сыек”
  4. 2 тәҗрибә Суның тәме юк
  5. 3 тәҗрибә Суның төсе
  6. 4 тәҗрибә Суның формасы юк
  7. 5 тәҗрибә Суның исе юк
  8. Физминутка
  9. Суның каты халәте
  10.  Суның газ хәлендәге халәте

III.Йомгаклау Нәтиҗәләрне берләштерү

Слайд карау. Нәтиҗәне институтка җибәрү.

                             Тема:  «Могжиза тудыручы  су».

Шөгыль барышы.(Балалар түгәрәктә. Тәрбияче белән исәнләшә)

Тәрбияче: Исәнмесез,Хәерле иртә, балалар!

Кулларны-кулга тотыштык

Бер-беребезгә елмайдык

Җылы китте кулларга

Рәхәт булды дусларга .

-кәефләрегез ничек?

Балалар :Хәерле иртә. Әйбәт рәхмәт.

Тәрбияче : Ә хәзер, балалар, сезгә табышмак әйтеп карыйм. Жавабын белерсезме икэн ?

 Болыт мин һавада                                                                                     

 Җылынсам пар булам,                                                                                            

  Туңганда боз  булам.   (су )

Тәрбияче :    Сезнең суны кайларда очратканыгыз бар?(тулы җөмләләр белән җавап бирәбез)

Балалар :Елгада,су кранында,ваннада,бакчага су сипкәндә,хайваннарга су эчергәндә,үсемлекләргә сипкәндә,диңгездә һ.б.

Тәрбияче :Су безгә ни өчен кирәк?

Балалар :су безгә юыныр өчен кирәк , эчәр өчен, ашарга пешерергә, үсемлекләргә сибәргә.

Ә хәзер суны без кайларда кулланабыз икән ,бергәләп экраннан карап китик әле.

1.Слайд карау

Тәрбияче :-Балалар,әгәрдә җир йөзендә су булмаса ,нәрсә булыр иде икән?

Балалар:Үләннәр,чәчәкләр үсмәс иде,хайваннар,кошлар үлеп бетәрләр иде,бөтен тереклек үлеп бетәр иде,чүлгә әйләнер иде.

- Тәрбияче :Мин сезнең белән бик килешәм. Менә шундый аянычлы,куркыныч хәлләр булмас өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Тәрбияче :Суны сакларга кирәк. Суны ничек саклап була?

Балалар:Юынганда су кранын ябарга, кирәкмәгәнгә суны агызмаска игътибарлы булырга,сулыкларны пычратмаска кирәк, елга , күлләргә чүп ташламаска.

Тәрбияче:Балалар,сезнең сүзләрдән мин шуны аңладым,сез барыгыз да суны яратасыз.

2Слайд

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Димәк, без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләшәчәкбез инде?

Балалар :Су турында 

Тәрбияче :Дөрес, су.  Балалар, «Чиста су» институтыннан хат килде. Монда су белән төрле тәжрибәләр үткәрәләр, аны өйрәнәләр. Анда эшләүче хезмәткәрләр безгә су белән тәжрибә үткәреп булышырга чакырдылар. Булышабызмы?

Э узебезнең тәжрибәне видеохат аша институтка жибәрербез. 

Э хэзер балалар, серле лабораториягэ чакырам. (Халат киябез) Без «Чиста су» институты хезмәткәрләре булабыз.

Лабораториядэ нишлилэр

Балалар :тәҗрибәләр үткәрәләр (жаваплар)

Тәрбияче :Дорес, тэжрибэ уткэрэлэр.

Лабораториядэ узенне ничек тотарга кирәк?

Балалар :Тавышланмаска. Савыт-сабалар белән сак эш итәргә кирәк. Тәжрибә уткәргән дә нәтижәләрне игътибар белән карарга. Күзәтүне тәмамлагач, нәтиҗә ясап барырга.

Тәрбияче :Мин сезгә табышмак әйтәм.

Жәйге эссе көннәрдә

Мине сагынып көтәләр.

Мин аз гына куренсәм,

Качып - посып бетәлэр.    (Яңгыр).

Тәҗрибә №1(Су тавышы:суны агызып карау).Су нинди тавышлар чыгара.

Су нинди халәттә.

Нәтиҗә: Су сыек .

Тәҗрибә №2

Сезнең өстәлдә төрле формада савытлар.Шул савытларга суны салыгыз әле.

Су нинди формага керде? Су савытның формасына керә .

Нәтиҗә:Суның формасы юк,суны нинди савтка саласың ,ул шуның формасын ала.

 Тәҗрибә№3.

Тәрбияче: Сез ничек уйлыйсыз,суның тәме бармы?

Буш стаканга шешәдән су салабыз.Шул суны эчеп карагыз..Ул нинди?

Балалар :Тәме юк

Тәрбияче :Чиста суның тәме бармы?

Балалар :Суның тәме юк.

Тәрбияче :Ә хәзер суга 1 кашык шикәр комы салыгыз һәм болгатып эчеп карагыз.Ул нинди?

Балалар :Баллы.

Тәрбияче :Ә хәзер 2 нче стаканга су салып һәм аңа тоз салып болгатыгыз да телегезне тидереп карагыз.Ул нинди?

Балалар: тозлы

Тәрбияче :Балалар,нинди нәтиҗә ясыйбыз.

Нәтиҗә:Чиста суның тәме юк,аңа нәрсә саласың ул шуның тәмен ала.

Тәҗрибә №4

Тәрбияче :Ә  хэзер 1 стаканга шикэр, 2 стаканга тоз салып карыйк. Алар нишлилэр?

Балалар : Эрилэр.

Тәрбияче :Эрегәч, суга тәм керә. Димәк, 1 стаканда баллы су, ә 2 стаканда тозлы су була.

Нәтиҗәдә:  «Су эретүче».

Тәҗрибә №.5

Тәрбияче :Суны иснәп карагыз.Судан ис киләме?

Балалар: Суның исе юк.

Тәрбияче: Дөрес балалар,чиста суның исе юк.Хәзер бер уен уйнап алабыз.Күзләрегезне йомыгыз.(стаканнарга корволол суы тамызу)

Күзләрегезне ачыгыз да суны иснәп карагыз һәм әйтегез,суның исе киләме?

Балалар :Судан дару исе килә.

Тәрбияче :Хәзер нәтиҗә ясыйбыз.

Нәтиҗә :Чиста Суның исе юк.Суга нинди тәмдәге әйберне салабыз ,шуның исе килә башлый.

Тәҗрибә №6

Тәрбияче: Су нинди төстә, балалар? Өстәл өстендә төсле кәгазьдән тасма ята. Анын ярдәмендә суның төсен билгеләрбез. Стакандагы суга чиратлашып кәгазьне төшерәбез. Суның тәсен һәм кәгазьне карагыз. Су берәр кәгазь төсе белән туры киләме?

Балалар :Юк.

Тәрбияче:Су нинди төстә?

Балалар :Тоссез, утэ куренмэле.

Тәрбияче:- Утэ куренмэле икэнен ничек тикшереп була?

Балалар :Стакан аша суга карап.

Тәрбияче:-Эйдэгез, стакандагы суга калак тошереп карыйк.Курэсезме? (Жаваплар).

Тәрбияче :Нинди нәтиҗә ясыйбыз?

Нәтиҗә :Чиста су үтә күренмәле.Суга буяу салсаң буяу аның төсен үзгәрә.

Физ минутка .)

 Матур сүзләр уйладык
Ял итәргә туктадык.
Җилкәләрне турайттык,
Тирән итеп суладык,
Башны як-якка бордык,
Чүгәләдек һәм тордык,
Бер урында йөгердек,
Аннары соң сикердек.
Сузылдык –киерелдек.
Югарыга үрелдек.                                                                                               Соңыннан тынычланып

Шөгыльне дәвам итик.

Тәҗрибә№7

                     Челтәр-челтәр ак кына,

                      Йолдыз-йолдыз вак кына.

                      Өс киеменә куна,

                     Тәнгә тисә юк була.  (Кар бөртеге).

Утта янмый, суда батмый. (боз)

(Балаларга өләшү.)

Тәрбияче :Балалар,бу нәрсә?

Балалар :Боз кисәкләре.

Тәрбияче : Балалар,кулыгызга тотып карагыз әле.Ул нинди?

Балалар: Салкын,эри,суга әйләнә.

Тәрбияче: Боз кисәкләрен салфеткага куябыз.Салфетка нишләде?

Балалар :Юешләнде.

Тәрбияче :Ни өчен салфетка юешләнде?

Тәрбияче :Чөнки боз эри

Тәрбияче Ни өчен боз эри?

Балалар :Бүлмәдә җылы.

Тәрбияче :Боз эрегәч нәрсәгә әйләнә?(суга әйләнә).

Тәрбияче -су кайчан бозга әйләнә?(салкында туңгач)

Тәрбияче -Су сыек хәлдә генә булмый,ә каты хәлдә дә була ала икән.

Нәтиҗә:Су сыек һәм каты хәлдә була ала.

Тәҗрибә№5.Су газ сыман.(термос белән)

Тәрбияче :Хәзер игътибар белән карагыз: (Чәйнектә су кайнату.)Чәйнектән нәрсә чыга.

Балалар :Пар

Тәрбияче : Бик дөрес ,пар .Пар ул суның тагын бер халәте.

3 литрлы банкага 2-3см.калынлыкта су салабыз.Банка капкачы урынына боз салынган тимер поднос.Банка тирләп чыга.

Тәрбияче-безнең болытыбыз нәрсәгә әйләнде?

Балалар:Болыттан яңгыр ява башлады .

Нәтиҗә:Су газсыман,ягъни парга әйләнә.

Тәрбияче :Әйдәге әле балалар ,су нинди халәтләрдә була санап чыгыйк.

1.Чиста суның тәме юк.

2.Чиста суның исе юк.

3.Чиста су үтә күренмәле.

4.Су сыек хәлдә була.

5.Су каты хәлдә була.

6.Су газ формасында була.

Слайд

Йомгаклау:  Су- планетаның иң гажәеп бер өлеше. Аннан башка бер генә тереклек иясе дә  тора алмый. Бугенге шөгыльдә без су турында бик күп яңалыклар белдек. Әйдәгез  кабатлагыз әле .

Рәхмәт сезгә, балалар.  Суның файдасы  турында  онытмагыз, аны сакларга кирәклеген  истә тотыгыз, Саулыкларны  пычратмагыз.

Ә безнең бүгенге тәҗрибә  һәм ачышлар турында. «Чиста су» институтына видеохат итеп жибәрербез. Ә  хәзер  ял итегез.

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Могҗиза тудыручы су

Эксперименты  с водой...

Могжиза тудыручы су

Могжиза тудыручы су...