Нәни экологлар
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа)

Нәни экологлар табигать сакчылары

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nni_ekologlar.docx20.37 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: «Нәни экологлар-табигать сакчылары»

(уртанчылар төркеме)

Максат:

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда экологик культурасы нигезләрен формалаштыру.

Тәрбия бурычы:

Табигатькә, аның ресурсларына, хайваннарга һәм үсемлек дөньясына  сакчыл караш, кешелеклелек, киң күңеллелек сыйфатлары  тәрбияләү.

Үстерү бурычы:

Күзәтүчәнлекне, үз фикерен әйтә белү, чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү, җирнең барлык тереклек ияләре өчен уртак йорт булуына басым ясау.

Белем бирү бурычы:

Табигатьнең кеше тормышындагы әһәмиятен аңлату, аның кадерен белергә өйрәтү. Җир планетасының экологик торышы турында, табигатьнең гүзәллеген, байлыгы күрә белергә өйрәтү.

Төп белем бирү өлкәсе:

Танып-белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре:

Сөйләм үстерү, танып белү үсеше, сәнгатьле-эстетик үсеш.

Методик алымнар һәм чаралар:

уеннар, әңгәмә, сорауларга җавап бирү.

Җиһазлау:

Экоша курчагы, проектор, ноутбук, слайдлар, рәсемнәр, һәрбер балага кызыл, яшел карточкалар, чүп җыю өчен контейнерлар, медальләр.

Эшчәнлек барышы:

Т.: -Исәнмесез, балалар, хәерле иртә. Кәефләрегез ничек?

Т.: -Сезнең кәефләрегез яхшы булуга мин бик шат.

Әйдәгез, бергәләшеп без басыйк,

Матур түгәрәк ясыйк.

Куллар җылысын тойыйк,

Шатланып, бер-беребезгә елмаеп,

Хәерле иртә теләп,

Шөгылебезне башлыйк.

Т.:-Балалар , мин үзем белән кунак алып килдем. Әйдәгез әле танышып китик. Кем икән ул?

Э.: -Исәнмесез, минем нәни дусларым! Мин Экоша-табигатьне саклаучы һәм  яклаучы булам. Мин сезне күрүемә бик шатмын. Ә сезнең табигать  сакчылары буласыгыз киләме?

Т.:- Табигатьне саклаучыларны, аңа ярдәм итүчеләрне -экологлар дип атыйлар. Безнең Экошабыз да нәни эколог. Ул безне үзенә ярдәмгә чакыра. Булышабызма Экошага?

Балалар, чын экологлар булыр  өчен ,Экоша безне “ Табигать сакчылары” төркеменә кабул итә һәм ул безгә медаль  алып килгән. Әйдәгез  медальоннарыбызны киеп куйык әле.

Т.:Балалар, табигать дигәч сез нәрсәне күз алдыгызга китерәсез?

(агачлар, үсемлекләр, үләннәр, кошлар, хайваннар, җир, су, һава).

Слайдта табигать  рәсеме

 Т.:Бик борынгы заманнарда кеше өчен табигать - бердәнбер өй булган. Кеше өй сала белмәгән, җанварларга ауга йөргән,балык тоткан, ашау өчен үсемлекләр җыйган. Вакыт үткән һәм кеше күп нәрсәләргә өйрәнгән:өй салырга(агач һәм кирпеч),самолетта очарга,  хәтта космоска да очарга өйрәнгән. Ләкин күп нәрсәләргә өйрәнсә дә, кеше табигатьсез яши алмый. Ни өчен?  ( балалар җавабы:  кеше сусыз, кояшсыз, үсемлекләрсез, хайваннарсыз яши алмый)

  • Балалар, әйдәгез әле, без яши торган йортны табигать белән чагыштырып  карыйк.
  • Тәрбияче.Ә безнең бүлмәдә табигать күренешләре  бармы?
  • Балалар.Әйе,гөлләр, һава,кояш нурлары.

Балалар өй-табигать һәм гади өйне чагыштыралар.

  • Тәрбияче. Ни өчен безнең өйдә якты?
  • Балалар.Лампочка яктырта.
  • Тәрбияче. Лампочканы табигатьтә нәрсә белән чагыштырып була?
  • Балалар. Кояш белән.
  • Өйдә душ бар.
  • Табигатьтә яңгыр ява.
  • Өйдә вентилятор.
  • Табигатьтә  җил  исә.
  • Өйдә идән бар.
  • Табигатьтә җир, туфрак.
  •  Өйдә идәнгә палас җәяләр.
  • Табигатьтә чирәм,үлән үсә.
  • хуҗалыкта – йорт хайваннары.
  • Ә табигатьтә – кыргый хайваннар бар.
  • Димәк, йорт белән табигать арасында охшашлык бик күп.  Алар бер-берсеннән башка була да алмый.

Экоша тәрбияче колагына пышылдап нидер әйтә.

Урман сүрәтләнгән рәсемне  болытлар каплаган .

Т.:Балалар, урманда бик күңелсез хәл булган. Бөтен дөньяны караңгы болытлар каплаган. Урман  караңгыланган, үсемлекләр үсми башлаган, хайваннар, кошлар таралып беткән.

 Э.: Балалар, табигать  күңелсезләнмәсен, аңа бергәләшеп  ярдәм итәбезме ? Моның өчен безгә бик тырышырга, урманны  болытлардан арындырырга кирәк.

Т.Балалар хәзер нишләргә кирәк инде безгә? Ничек кара болытларны куарбыз икән?

Э.: Иң беренче, табигаттә   үз-үзеңне тоту  кагыйдәләрен бергәләп искә төшерик  әле. Мин сезгә сораулар бирәм “дөрес” булса “әйе” яшел карточка, “дөрес булмаса”  “юк” дип, кызыл карточканы күрсәтәбез.

  • *Әгәр мин урманга  килеп  чәчәкләр өзеп йөрсәм, мин дөрес эшлимме ?(Юк)
  • *Әгәр мин конфет ашап, аның кәгәзен чирәмгә ташласам, мин дөрес эшлимме? (Юк)
  • *Сынган агачны бәйләп куйсам, мин дөрес эшлимме? (Әйе)
  • *Урманда   учак яндырсам, мин дөрес эшлимме? (Юк)
  • *Урманда  күп итеп чүпләп, аны җыештырмасам, мин дөрес эшлимме?(Юк)
  • *Үз артымнар чүпләрне җыеп китсәм, мин дөрес эшлимме? (Әйе)
  • *Мин урманны  яратам һәм аңа ярдәм итәм! (Әйе)
  • *Әгәр мин  таныш булмаган бөҗәкләрне тотсам, мин дөрес эшлимме?(Юк)
  • * Агулы гөмбәләрне өзмим, кулым белән тимим, мин дөрес эшлимме?(Әйе)

Э.: Балалар карагыз әле , кагыйдәләрне яхшы белгәч, күрдегезме  урман  төрелә башлады. Болытлар әкренләп  юкка чыга.

Ял минуты.

Иртән иртүк уяндык,

Һәм урманга кузгалдык.

Бардык, бардык, бардык,

Гөмбәләр күреп алдык.

Иелдек,алдык, кәрзингә салдык.

Без тагын китеп бардык.

Бардык , бардык,

Чикләвек күреп алдык.

Сикердек алдык, сикердек, алдык,

Кесәгә салдык.

Без тагын озак бардык,

Бар сукмаклардан бардык

Бакчага кайтып җиттек

Т.Балалар,карагыз әле монда нинди генә чүпләр юк( өстәл чүпләр белән тулган) кәгазь дә, пыяла да, пластик.  Бәлки бу чүпләрне җыйгач табигатебез тагын да бу ямьсез болытлардан арыныр (балалар төркемнәргә бүленеп чүпләрне  аерым контейнерларга  җыялар: кәгаз,пластмас, пыяла).

 Болытның  рәсемдә тагын бер өлеше  юкка чыга.

Э.:Менә  урманыбыз тагын да  чистарды, матурайды! Балалар,нишләп без чүпләрне  бер генә савытка  тутырмадык ?

Балаларның җавабы.

Т.:Без чүп дип кенә караган әйберләргә икенче гомер бирергә була. Аны дөрес итеп җыеп,кирәкле урынга тапшырсак, алардан яңадан кирәкле әйберләр җитештерәләр. Без Экоша белән пластмас буш шешәләрдән уенчык ясау серләрен беләбез. Табигатебезне кара болытлар каплагач, уенчыгыбызны эшләп бетерергә элгермәдек. Әйдәгез әле, бергә эшләп бетерик. Менә бу Бильбоке уенчыгын үзегез  теләгән  бизәкләр белән бизи аласыз. ( бизәү өчен төрле-төрле наклейкалар бирелә)

 Болытлар рәсемдә юкка чыга.

Т.:Балалар, менә без урманны  караңгы болытлардан арындырып бетердек. Карагыз әле, табигать ничек матурланды, елмаеп кояш чыкты. Без сезнең белән табигатьне саклап калырга ярдәм иттек.

 Т.Балалар, сезгә бүгенге сәяхәтебез ошадымы? Аеруча, нәрсә мавыктыргыч булды?( балалар үз фикерләрен , уй-кичерешләре белән уртаклашалар).

Э.:Кечкенә дусларым, мин сезнең белән бик тә горурланам, сез кечкенә булсагыз да, бик тә олы йөрәклеләр. Сез табигатьнең чисталыгын  һәрдаим кайгыртып, саклап торырга әзерсез. Рәхмәт сезгә бик зур!

Т.:Табигатьне саклау – һәркемнең изге бурычы. Чөнки кешенең тормышы табигать белән бәйләнгән. Әгәр кешеләр һаваны, суны пычратып, урманнарны корытып, кошларны, җәнлекләрне рәнҗетәләр икән, димәк, кеше үзен-үзе юк итә дигән сүз.

Табигать бездән ярдәм көтә. Аның матурлыгы һәм байлыгы безнең кулда. Әйдәгез, барыбыз да табигать сагына басыйк.

И күңелле җәй көнендә,

Табигать кочагында.

Менә шуны истә тоту

Кирәктер кайчагында.

Агачларны сындырмагыз,

Кош оясын ватмагыз.

Суларны да пычратмагыз,

Пыяла, чүп атмагыз.

Эссе чакта, коры чакта

Урманда ут якмагыз.

Табигать ул – безнең әни,

Табигатьне саклагыз!