Су могҗизалары
опыты и эксперименты по окружающему миру (подготовительная группа)
Предварительный просмотр:
Тема: Су могҗизалары
Максат: Су һәм аның үзенчәлекләре белән таныштыру.
Бурычлар:
1. Тәрбияви бурыч: Балаларда уңай эмоциналь халәт булдыру; суга сакчыл караш тәрбияләү; экологик тәрбия бирү.
2. Үстерү бурычы: Тәҗрибә белән кызыксынучанлыкларын, балаларның кабул итүләрен, игътибарын, фикерләвен, диалогик сөйләм телен үстерү, суның терекле көчен әһәмияте турында аңлату.
3. Белем бирү бурычы: Гади тәҗрибәләр һәм уеннар аша балаларны су һәм аның үзенчәлекләре белән таныштыру (тәме, төсе, исе, сыеклык, формасы).
Җиһазлау: тәҗрибәләр үткәрү өчен материаллар:сулы стакан, сөт, тоз, кайнатма, шикәр, таш, кофе, салфеткалар; лаборатор эшкә киемнәр, глобус
Сүзлек эше: Су, сыек, төссез, тозлы, баллы .
Эшчәнлек барышы:
Тәрбияче. Хәерле көн, балалар. Мин сезне күрүемә шатмын. Карагыз әле, бүген безгә күпме кунаклар килгән. Аларның нинди көләч йөзләре, мәрхәмәтле күзләре, ягымлы елмаюлары сезгә ошыймы? Миңа да бик ошый. Әйдәгез, кунакларыбыз белән исәнләшик һәм елмайыйк.
Балалар. Хәерле көн, кунаклар.
Тәрбияче.Мин сезгә Муса Җәлилнең шигырен укып китәм.
Челтер- челтер чишмәбез!
Ярдан балчык ишмәгез!
Суны шуннан эчегез!
Башка җирдән эчмәгез!
Тәрбияче:Балалар , бу шигырьдә сүз нәрсә турында бара?
Балалар:чишмә турында.
Тәрбияче:Әйе, дөрес. Ә сезнеңчишмәкүргәнегез бармы?
Балалар: Әйеяисәюк.
Тәрбияче: Балалар, әйдәгез экранга карап алыгыз әле. Мин сезне үзебезнең чишмәләр белән таныштырып узам. (Слайдлар карау)
Тәрбияче:Безнең суыбыз иң беренче чишмәдән башлана. Чишмә елгага коя,
ә елга-диңгезгә килеп тоташа.(Слайдта: чишмә, елга, диңгез рәсемнәре күрсәтелә)
Глобус белән эш:
Тәрбияче:Бу безнең җир шарыбыз. Ул безнең нинди формада?
Балалар: Түгәрәк. Шар формасында.
Тәрбияче: Бик дөрес. Безнең җир шарыбыз коры җирдән һәм судан тора.
Зәңгәр төс – су төсе. Ул суны аңлата.
Безнең җир шарында коры җир күпме? Әллә сумы?
Балалар:Су.
Тәрбияче:Әйе, балалар.Бик дөрес.
Димәк, су кайларда була?
Балалар: чишмәдә, елгада, күлләрдә, диңгезләрдә.
Тәрбияче: Бик дөрес. Афәрин, дусларым.
Суны, балалар, тылсымчы дип йөртәләр, ни өчен икән, белмисезме?
Балалар: Су төрле хәләттә була ала.
Тәрбияче: Әйе балалар, су төрле хәләттә була
сыек булганда-су,
каты булганда-боз,
газсыман булганда-пар.
Һәм болар барысы да су.
Балалар, әйтегез әле без судан боз ясый алабызмы?
Балалар. Әйе. Без суны бер савытка салып кышын урамга чыгарсак яки морозильникка тыксак суыбыз бозга әйләнәчәк.
Тәрбияче: ә судан пар ясый алабызмы?
Балалар. Суны югары температурада кайнатсак ул парга әйләнә башлый
Тәрбияче. Ә боздан су барлыкка китереп буламы?
Балалар. Әйе. Бозны җылытсак ул суга әйләнәчәк.
Тәрбияче. Балалар, сез беләсезме безнең суыбыз вак-вак тамчылардан тора.
Алар млоекулалар дип атала. Суда, бозда һәм парда алар төрлечә бәйләнгәннәр. Бозны алабыз икән, анда алар тыгыз бәйләнештә бер-берсенә бик якын. Суны алсак анда бер-берсеннән ераграк; ә инде парда алар бер-берсеннән бик ерак урнашалар.
Ә хәзер әйдәгез бер уен уйнап алыйк. Уеныбыз “Боз-су-пар” дип атала. Мин сезгә шушы сүзләрне атыйм, сез миңа хәрәкәтләр ярдәмендә аңлатып күрсәтерсез.
“Боз”- балалар бер-берсенә якын басалар,
“су” –балалар бер-берсеннән ераграк баса,
“пар”- балалар аяк очында әкрен генә йөгерәләр.
Уен 1-2 тапкыр кабатлана.
Сигнал килә.
“Җир кешеләре, Җир кешеләре! Җир планетасында яшәучеләр! Сезгә Корылык планетасында яшәүчеләр мөрәҗәгать итә. Без сезнең планетагызга очып килергә һәм бөтен суларыгызны киптерергә булдык, чөнки ул сездә бик күп. Сез аны саклап кала алмаячаксыз”
Тәрбияче. Балалар нишләргә инде безгә?Планетабыздагы суны саклап калыргамы?
Балалар. (Әйе)р К(Әйе)ешеләре! Сезгә Су
Тәрбияче. Әйдәгез, бүген суның кызыклы һәм файдалы булуын исбатлап карыйк. Иң беренче су кирәкме һәм ни өчен кирәклеген ачыклап үтик. Әйдәгез уен рәвешендә табабыз бу сорауга җавапны. Мин сезгә дустыбыз Капитошканы җибәрәм сез җавап биреп бер-берегезгә тапшырырсыз.
Тәҗрибә өлеше.
Ә хәзер без, Корылык планетасында яшәүчеләргә, суның нинди үзлекләргә ия булуын, аның кызыклы матдә икәнлеген исбатлап күрсәтербез. Моны исбатлау өчен без сезнең белән галимнәргә әверелергә тиешбез. Фәнни лабораториядә без сезнең белән тәҗрибәләр үткәрербез, сез ризамы? Әйдәгез киттек.
Шулай итеп, минем галимнәрем, без сезнең белән фәнни лабораториягә эләктек. Безнең өстәлләр эшкә әзер, сезне көтеп тора. Башта безгә лабораториядә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшереп китәргә кирәк.
- Тавышланмыйча, бер –беребезгә комачауламыйча эшләргә.
- Савыт-сабалар белән пөхтә генә эшләргә. Алар пыяла ватылырга һәм аның белән киселергә мөмкин.
- Тәрбиячене тыңларга һәм ул әйткәннәрне генә эшләргә.
- Нәтиҗәне игътибар белән күзәтергә.
1 тәҗрибә.
-Өстәлдәге стаканнарда нәрсә күрәсез?
-Су.
-Су белән стаканны алыгыз һәм икенче стаканга агызыгыз. Җайлап кына,түкмичә әкрен генә эшләгез, агызыгыз.Су нишли?(ага)
-Ага.
-Әминә су нишли?
- Ни өчен ага ? (Чөнки ул сыек).
-Әйе,балалар,су сыек,ул шуңа күрә ага.
-Әгәр дә су сыек булмаган булса, нәрсә булыр иде?
-Акмас иде.
-Әйе, дөрес.Ул елгаларда да, инешләрдә дә ага алмас иде.Краннан да су акмас иде.Су сыек булгач, ага алгач аны сыекча дип атыйлар.
-Бу тәҗрибәдән су турында нәрсә белдек?(Су сыек,ага).
2 тәҗрибә.
-Балалар су нинди?
-Төссез.
-Риназ су нинди?
-Әйе,балалар, суның төсе юк, ләкин аны үзгәртергә була .Ничек үзгәртеп була?(нәрсәдә булса салып), суга варенье салып карарга була. (Суга сөт һәм варенье салу :1 стакан ак,2стакан кызыл.)
-Суга сөт салдым,су нишләде?
-Ак төскә керде.
-Ә хәзер суга варенье салам,болгатам. Нинди төскә керде?
-Кызыл төскә керде.
-Шулай итеп суга нинди дә булса әйбер салсаң. Ул үзенеңтөсен үзгәртә ала икән.
3 тәҗрибә.
-Су - ул балалар, үтә күренмәле дә.
Менә бу савыттагы суга ташны салып карыйк. Күрәбезме? Ә хәзер сөткә салып карыйк ташны күрәбезме? (Юк)
-Су үтәкүренмәле, ә сөт юк. Уйлап карагыз әле балалар, әгәр су үтә
күренмәле булмаса? Әкияттәге кебек ярлары кесәлдән елгасы сөттән
булса, анда балыклар һәм башка су хайваннары яши алыр идеме?
- Юк
- Ә ни өчен, яши алмыйлар?
- Су үтәкүренмәле булмаса аңа кояш нурлары үтеп керә алмас иде, суүсмнәре дә үсә алмаслар иде. Әгәр су үсемнәре булмаса балыкларда булмыйлар.
- Балалар безнең бу тәҗрибәләребез Корылык планетасында яшәүчеләргә
ошар иде. Менә бит ничек күңелле эш алып барабыз, ардыгызмы? Фәнни тәҗрибәләр ясау җиңел эш түгел бит, шуңа күрә лабораторияләрдә ял итү өчен тәнәфесләр дә була. Сез галимнәр ничек уйлыйсыз, ял итәбезме?
ФИЗКУЛЬТМИНУТКА
4 тәҗрибә.
-Иң тәмле,иң кызык тәҗрибәгә күчәбез.
-Суның тәме бармы?
-Әйдәгезбез аны тикшереп карыйк.Мин сезнең стаканга су салам,ә сез аның тәмен татып карагыз.(стаканнарга су салып чыгам) Суның тәме бармы?
-Суның тәме юк.Ә без аңа тәм кертик әле,шикәр салып болгатам.Кабып карыйк әле,нинди тәме?
-Баллы.
Ясминә суның тәме бармы?
-Баллы.
-Ул ни өчен баллы?
-Суга шикәр салдык,ул шуңа баллы.
-Суга тоз салам,аның тәмен татып карыйк.
-Тоз салынган су нинди?
-Тозлы.
-Ни өчен тозлы?
-Чөнки без аңа нәрсә салдык?
-Суга тоз салдык,су шуның өчен тозлы.
-Балалар без бу тәҗрибәдән суның тәме юк икәнен билгеләдек. Әгәр дә суга нинди дә булса шикәр,тоз кебек әйбер салсаң ул үзенең тәмен үзгәртә икән.
5 тәҗрибә.
Ә суның исе бармы икән? Сез ничек уйлыйсыз?
- Юк.
- Менә сезнең алдыгызда кофе тора шуны суга салыгыз һәм иснәп карагыз әле. Нәрсә исе килә?
- Кофе исе.
- Нәтиҗә ясап шуны әйтәбез. Чиста су иссез, ләкин аңа исле нәрсәдер салабыз икән, ул шул исне узенә ала. Димәк су иссез.
6 тәҗрибә.
- Балалар су нинди формада икән?
Өстәлдә туп һәм кубик ята. Тәрбияче аларның нинди формада булуын сорый.
-Түгәрәк һәм квадрат
- Ә суның формасы бармы? Моның өчен без суны менә шушы тар савытка салып карыйк. Хәзер шул ук суны киң савытка бушатыйк. Су тар савыт формасында калдымы?
-Юк, башка савыт формасын алды.
-Моннан чыгып нинди нәтиҗә ясыйбыз инде? (суның формасы юк, аны нинди савытка салсаң ул шул савыт формасын ала. Су – сыек. Яңгырдан соң нинди күлләвекләр хасил була. Алар асфальт юлдан агып бетә һәм чокырларга җыелалар. Җиргә яуганы бөтенләй югала бары тик юеше генә кала. Димәк суның формасы булмый икән, аны нинди савытка салсаң ул шул савыт формасын ала.
- Балалар, әйдәгез тагын бер тапкыр кабатлап чыгыйк әле, Корылык планетасында яшәүчеләргә нәрсә дип җавап бирербез икән?
- Су ул сыек, төссез, үтәкүренмәле, тәмсез, иссез, формасыз.
- Молодцы, балалар. Без үзебезнең фәнни эшебезне тәмамладык. Сез ничек уйлыйсыз, Корылык планетасында яшәүчеләрне ышандыра алабызмы?(балалар җавабы).
Сигнал килә.
- Балалар безгә тагын сигнал килде, тыңлыйк әле.
“ Җир кешеләре, җир кешеләре! Су турында кызыклы итеп сөйләдегез, рәхмәт сезгә. Без үзебезнең планетабызда да су барлыкка килсен өчен тырышырбыз. Сау булыгыз, җир кешеләре!”
Тәрбияче. Менә балалар безнең планетадагы суыбыз коткарылды. Суны бит әле балалар саклап та тотарга кирәк. Ә аны ничек сакларга соң?
Балалар. Пычратмаска, суга чүпләр ташламаска, кирәкмәгәнгә агызып тормаска.
Тәрбияче. Әйе балалар, эшчәнлегебезне тәмамлап мин сезгә яңа әкият сөйлим әле тиңлагыз: “ Бабай ятьмәсен суга салган да тарта икән тарта икән, буш консерва банкасын тартып чыгарган. Бабай тагын салган ятьмәне бу юлы аңа тишек ботинка эләккән. Бабай өченче тапкыр салган ятьмәне, караса анда Алтын балык икән. Сез ничек уйлыйсыз Алтын балык нәрсә ди икән бабайга? (балалар җавабы)
Менә нәрсә ди икән Алтын балык: “Бабай, бабакай син мине аквариумга алып кайтып җибәрче. Безнең суыбыз пычранды. Елгамы ул, күлме әллә океанмы ул бит безнең өебез, ә кешеләр аңлап бетермиләр аны пычраталар,”дигән.
Ел саен 22 март Бөтендөнья су көне дип билгеләп үтелә. Бөтен ил кешеләре дә суны саклап кадерләп тотсын иде!
Әйдәгез төркемебезгә кайтыйк.
Тәрбияче. Сезгә бугенге эшчәнлегебез ошадымы? Нәрсәләр белдегез? Кемнәргә сөйләр идегез? Сез барыгыз да молодцы, афәрин сезгә!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Табигать могъҗизалары"
"Табигать могъҗизалары"-түгәрәк эшчәнлегенә переспектив план.Түгәрәк эшчәнлегендә табигый материаллардан паннолар төрле предметлар ясарга өйрәтелә....
План конспект занятия (вторая младшая группа) по теме: Летние развлечение “Урмандагы могҗизалар”
Сценарий летнего развлечения во второй младшей группе. Цели: создать у детей радостное настроение, развивать коммуникативные способности....

УРМАНДАГЫ МОГҖИЗАЛАР
Максат:кыргый хайваннар турында белемнәрен ныгыту.Бурычлар:табигатькә,тереклек ияләренә сак караш тәрбияләү.Тәрбия бурычы:хәрәкәт координациясен,ориентлашуны,бәйләнешле сөйләмне үстерү;-тирә-як табига...

Могҗизалар кыры “Мавыктыргыч мәктәп дөньясы”
Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен Белем бәйрәменә ярыш-уен...

