Әниләр бәйрәме
материал (младшая группа) по теме

Гайфуллина Альмира Шагидуловна

Балалар иртәсе 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nilr_byrme.docx568.29 КБ
Файл tolke_beln_torna_.docx118.08 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль  районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе «Янил авылы балалар бакчасы»

“Әниләр бәйрәме” 

Кечкенәләр төркемендә уздырылган балалар иртәсе

Тәрбияче: Гайфуллина А.Ш.

                                             2011.

“Әниләр бәйрәме”

        Исәнмесез кадерле кунаклар, әниләр һәм балалар. Бүгенге бәйрәм көнегез белән тәбрик итәбез. Сезгә кояштай озын гомер, корычтай нык сәламәтлек. Эшегездә, тормышыгызда уңышлар гына телибез. Бәхетле булыгыз!

  1. Бүген нинди көн дисезме?

“Әниләр” көне бүген.

Әниләрне котлар өчен,

Җыелдык бит без бүген.

  1. Син, әнием минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмаганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

  1. Тыңлап бишек моңнарыңны

Елавым басылган бит.

Телем дә минем иң әвәл

“Әннә” дип ачылган бит.

  1. Мин яратам әниемне

Куллары җылы аның,

Кочаклап алган чакта

Бәхетлесе мин дөньяның.

  1. Йомшак носкилар бәйли

Тәмле ашлар пешерә,

Күлмәкләремне юа

Бөтен эшкә өлгерә.

  1. Син әнием безнең өчен,

Янасыңда көясең.

Күпме авырлыклар килсә дә

Безне барыбер сөясең.

  1. Эштән кайтып керәсең син,

Өйләргә нурлар сибеп.

Арганнарың һич сизелми,

Кайтып кергәчтен көлеп.

  1. Көзнең бер көне,

Нинди матур көн,

Мин беләм аны

Әниләр көне.

  1. Ромашкалар шиңгән,

Ләлаләрдә юк

Әнигә бүләккә нәрсә бирергә?

Уйладым менә,

Шигыйрь сөйләргә.

  1. Әнием сине

Бик – бик яратам

Котлап бәйрәм белән

Кочаклап үбәм.

Шалкан

(Әкият)

        Берзаман бабай шалкан чәчкән. Атналар, айлар үткән, җәй үткән, көз җиткән. Бабай шалканны йолкырга керешкән. Тарта, тарта – шалкан чыкмый.

        Бабай, шалканны үзе генә тартып чыгара алмагач, ярдәмгә әбине дә чакырган. Әби – бабайга, бабай шалканга тотынган. Әй тарталар, әй тарталар – шалкан һаман чыкмый.

        Әби ярдәмгә кызны чакырган. Кыз – әбигә, әби – бабайга, бабай шалканга тотынган. Әй тарталар, әй тарталар – шалкан чыумыйда чыкмый.

        Әбинең кызы шалканны тартышырга Акбайны чакырган. Акбай – кызга, кыз – әбигә, әби – бабайга, бабай – шалканга тотынган. Әй тарталар, әй тарталар – шалкан һаман чыкмыйда чыкмый.

        Акбай ярдәмгә песине чакырган. Песи – Акбайга, Акбай – кызга, кыз – әбигә, әби – бабайга, бабай шалканга тотынган. Әй тарталар, әй тарталар – шалкан чыкмый да чыкмый.

        Песи ярдәмгә тычканны чакырган. Тычкан – песигә, песи – Акбайга, Акбай – кызга, кыз – әбигә, әби – бабайга, бабай шалканга ябышкан. Әй тарталар, әй тарталар. Бергә тарта торгач, шалкан төбе тамыры белән каерылып чыккан.



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль  районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе «Янил авылы балалар бакчасы»

“Хәйләгә каршы хәйлә”

 дигән театральләштергән уен.

Кечкенәләр төркеме.

                                                             Тәрбияче: Гайфуллина А.Ш.

2012 ел.

“Хәйләгә каршы хәйлә”

Зур матур урманда, якты яшел аланда, зур бер имән төбендә, төп төбендә ояда яшәгән ди булган ди хәйләкәр, озын койрыклы, кара барынлы ялтрап торган йонлы төлке. Бу имәнне узгачтын, бер ярты көн баргачтын зур аланны чыккачтын ялтрап яткан кул булган. Бу кулдә камышлыкта, иң матур бер кырыйда төлкенең якын дусты торна көн күрә тоган булган.  

Көннәрдән бер көнне торна белән төлке очрашалар , исәнләшәләр.

Төлке:  Исәнме Торна дустым.

Торна:  Исәнме Төлке дустым.

Төлке:  Карале,Төлке дустым мин сине бүген кунакка чакырам, миңа кунакка килерсең.

Торна:  Ярар дустым, килермен.

Авт:  Торна кунакка килә, Төлке табага бераз гына сыек кесәл салып, Торнаның алдына китереп куя.

Төлке:  Аша дустым, аша дустым, сыйлан әйдә.

Авт:  Торна томшыгы белән “тук-тук” итә әммә авызына бер нәрсә дә керми икән. Кесәлне никадәр ашамакчы булса да ашый алмаган торна.

Төлке:  Ашасана сылу кунагым

Авт:  Шулай ди-ди төлке кесәлне үзе ашап бетергән.Әммә Торна Төлкенең бу хәйләсен эченә салып куйган. Һәм үзен кунакка чакырган.

Торна:  Рәхмәт Төлке дус бик сыйладың , үзең дә миңа кунакка  килерсең.

Авт:  Торна тар авызлы тирән( савытка) чүлмәкнең төбенә бераз гына борчак салып Төлкенең алдына китереп куйган.

Торна:  Сыйлан Төлке дустым әйдә аша, аша үзең мине кунакка чакыргач бик тәмле итеп сыйладың бит, нишләп бер дә ашамыйсың?

Авт:  Төлке бик ашамакчы була икән дә, чүлмәккә авызы сыймый икән, ди. Торна шулай, борчакны үзе генә ашап (чукып) бетергән Төлкене ач калдырган ди.

“Хәйләгә каршы хәйлә “, “Кунак ашы кара каршы “дигән сүз шушы була инде. Балалар, ышанам, сез бу әкиятнең  асылына төшенгәнсездер. Торна белән төлке шикелле кыен хәлдә калмагыз, бер - берегезгә юл куя белергә, хөрмәт итәргә өйрәнегез.



 

Комментарии

Гайфуллина Альмира Шагидуловна

Кечкенәләр төркеме көче белән уздырылган балалар иртәсе.