"Татарның бөек улы"(Г.Тукайга багышланган кичә)
план-конспект по теме

  "Татарның бөек улы"(Г.Тукайга багышланган кичә)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tukay.docx15.63 КБ

Предварительный просмотр:

Азнакай муниципаль

                                                                                       районы башкарма

                                                                                        комитеты мәгариф

                                                                    бүлеге

“Татарның бөек улы”

(Габдулла Тукайның 125 еллык юбилеена багышлана)

(17 нче “Аккош” балалар бакчасында эшләүче тәрбияче Мавлитова Эльвира Фәрит кызының эш тәҗрибәсеннән)

2011ел, Азнакай шәһәре

“Тукай маршы” көе астында балалар залга керәләр.

“Бәйрәм бүген”шигырен сөйләп кичә башланып китә.

А.Б. Балалар, чыннан да без бүгенбәйрәмгә Г.Тукайның туган көне бәйрәменә җыелдык. Яз көне кояш үзенең нурларын җылырак  итеп җир өстенә сипкәндә, чут – чут килеп кошлар сайраган апрель аенда яраткан шагыйребез – Г.Тукай дөньяга килгән.Бәген без дә аның туган көн кичәсенә җыелдык. Бәгенге бәйрәмдә үз туган телебездә җырларбыз, шигырьләр сөйләрбез.Тукай да туган телен бик яраткан, аңа багышлап шигырьләр язган. Әйдәгез әле Тукайның “И туган тел” бырын башкарып үтик әле.

А.Б.Әйдәгез, шагыйрьнең гомер юлына күз салыйк.Г.Тукай Арча районыКушлавыч авылында мулла гаиләсендә туа. 4 айлык чагында Габдулланың әтисе үлә.Габдуллага  әнисе Мәмдүдә  апа  бар  назын  бирә. Әнисе җырларга, шигырьләр чыгарырга яраткан.Кечкенә Габдулланы бишекҗырлары җырлап йоклаткан.

Юсупова Карина “Бишек җыры”н башкара.

А.Б.Бәхетле бул, дип теләкләр теләсәдә, Габдуллага әнисе назында, озак бәхетле булып яшәргә язмаган.Аңа 3 яшь тә 9 ай чагындаәнисе дә үлепкитә. Шуннан соң кечкенә Габдулланың авыр тормышы башлана: кулдан – кулга, авылдан авылга йөрү, ятимлек, кимсетелүләр... Кая гына барса да, үзенең туган авылы аның күңелендә бер хатирә булып кала.

Юсупова Азалия “Туган авыл” җырын  башкара.

А.Б. Оядан ояга күчеп, җылылык эзләп йөргән бу сабыйның алдагы язмышы Кырлай авылы белән бәйле.

В.Альгиз “Шүрәле” әкият-н өзек сөйли.

А.Б.Габдулла 3 еллап Кырлай авылында Сәгъди абзый гаиләсендә яши. Авыл малайлары белән су керә, балык тота, урак урырга булыша. Ә кич белән малайлар җыелып узыша – узыша әкиятләр сөйләгәннәр.

Закиров Адель “Нәни Апуш” шигырен сөйли.

Нәкъ Казанның  артында –

Әтнә,Арча ягында,

Яшәгән ди, бер малай

Кырлай дигән авылда

Исем –аты Габдулла.

Булган икән малайның:

Үз итеп, Апуш дип тә

Йөрткәннәр бу баланы.

Габдулла әкиятләр сөйләргә яраткан, да

Тыңлаучыларның барсын авызына караткан, ди.

А.Б.Габдулла татар халык уеннарын да яратып уйнаган.Иң яратып уйнаган  уены – “Чума үрдәк, чума каз”. Әйдәгез, шушы уенны уйнап алыйк әле.

А.Б.Авыл тормышын тәмам күңеленә сеңдергән Тукайны көннәрдән беркөнне әтисе ягынннан туган Газизә апасы Уралык (Җаек) шәһәренә алып китә.Берничә елдан соң Тукай Казанга китә. Шулай итеп ул сезгә, нәни дусларым, шигырьләр, әкиятләр иҗат итә башлый.

“Бала белән күбәләк” шигыренә язылган җырны тыңлап үтик.

“Безнең гаилә” шигыре сөйләнелә.

“Кызыклы шәкерт” шигыренә җыр башкарыла.

А.Б. Г.Тукай халык көйләрен бик яратып тыңлаган.Хәзер аның яраткан “Әнисә” көенә татар биюе башкарыла.

А.Б. Балалар, Тукай абыебыз турында нинди шигырьләр өйрәндегез, сөйләп күрсәтегез әле.

Данил.Кирәк икән җырлыйбыз,

             Кирәк икән сөйлибез.

             Тукай абый шигырьләрен

             Бик яратып укыйбыз.

Ләйсән. Тукай бөек шагыйр булган,

               Язган күпме әсәрләр.

               Алар безнең күңеллләрдә

               Онытылмый яшәрләр.

Данис. Тукай әкиятләрен сөйләп,

              Телләребез ачыла.

             “Су анасы”, “Шүрәле”ләр

              Безнең дуслар барсы да.

(Шүрәле керә).

Шүрәле. Исәнмесез, балалар! Монда  Тукай абыемның бәйрәме икәнен ишетеп килдем.Урманда берүземә генә күңелсез, күптән инде кети – кети дә уйнаганым юк.(Балаларны кытыклап килә).

А.Б. Тукта әле, Шүрәлә. Иске гадәтеңне ташламадыңмыни әле?

Шүрәле. Бу кадәр кешене күргәч башым әйләнеп китте, гафу итегез инде.

А.Б. Хәзер сиңа балалар “Шүрәле”җырың башкаралар. Рәхим итеп тыңла.

А.Б. Әйдә безнең “Кәрия – Зәкәрия”җырлы – биюле уенда син дә бергәләп күңел ачып ал.

Шүрәле. Рәхмәт, дусларым, күңелемне күтәрдегез. Ә сез минем Тукай абыеееемның шигырьләрен, әкиятләрен яхшы беләсезметикшереп карыйм ( Шүрәле табышмаклар әйтә, балалар җавап бирәләр). Молодццы, балалар! Мин дә сөйлим әле! ( “Гали белән кәҗә” әкиятен бутап сөйли).

А.Б. И, Шүрәле, шигырьне бутап бетердең бит. Менә хәзер Инзилә сиңа бу шигырьне матур итеп сөйләп күрсәтер.

Ш.Инзилә “Гали белән кәҗә”.

Шүрәле. Бик матур сөйләдең, рәхмәт. И, картайдым шул, хәтерем дә начарланды. Балалар, миңа урманымны сакларга китәргә кирәк. Бәйрәмегез бик ошады. Рәхмәт сезгә. Сау булыгыз!

А.Б. Балалар, Г.Тукай үзенең әсәрләрендә сезне эш сөйяргә, зурларныхөрмәт итәргә, татар телебезне яратырга өндәгән. Аңа багышлап “Тукай абый” җырын башкарыйк.

(А.Б. бәйрәмне Тукай турында шигырь сөйләп тәмамлый).

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тукайга килэ халык...

Бездә Тукай бәйрәме. Алып баручы. Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, мөхтәрәм тамашачылар. Татар халкының бөек шагыйре, әдәбиятыбызның йөзек кашы Габдулла Тукайга багышланган әд...

Татарның якты кояшы - Тукай

Русс телле,  4-5 яшьлек балаларга Габдулла Тукай туган көненә багышланган "Татарның якты кояшы- Тукай" исемле кичә.  "Тылсымлы куллар" балалар журналында 2013 елның 4 санында басылып чыкты....