В гостях у Деда Мороза
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Хадиева Салиса Галиповна

Сценарий для проведения новогодней елки в детском саду.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл v_gostyah_u_deda_moroza.docx49.83 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль мәктәпкәчә белем учреждениесе

Субаш балалар бакчасы

Яңа ел  бәйрәме сценариесе.

II  кв. категорияле тәрбияче: Һадиева С.Г.

Алып баручы. Хәерле көн , кадерле балалар, әти-әниләр, килгән кунаклар!

Сезне барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итәбез. Сезгә

ныклы сәламәтлек, шатлык,  гаилә бәхете телибез. Дөньялар имин , өстәлләр

мул булсын. Яңа ел  бары тик яңа шатлык-куанычлар гына алып килсен. Иске

 елдагы борчу- мәшәкатьләр, үпкәләүләр бары да онытылсын. Яңа ел котлы

 булсын!

Каршылыйк, дуслар бергәләп,

Яңа ел килә безгә!

Әнә күпме кунак килгән

Әйләнә тирәбезгә.

Нинди гаҗәп:

 Һәр кешегә бәйрәм бүген.

Бар да матур киенгән.

Яңа елда җирне бизәп,

Гүя энҗе сибелгән.

Нинди матур безнең чыршы,

Җем-җем итеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен ,

Котлы булсын Яңа ел!

1 бала. Исәнме, чыршы, исәнме,

Яңа ел килеп  җитте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

2 бала. Сагынып көттек без сине,

Көннәрне санап көттек.

Календарь битләренә һәм

Сәгатькә карап көттек.

3 бала. Син килдең бүген киенеп,

Бизәнеп, матурланып.

Безгә нәни  дусларыңа,

Күңелле җырлар алып.

4 бала. Монда бит урман сафлыгы,

Ылыс исе, түз генә.

 Купшы чыршыбыз яныннан

 Китәм димә тиз генә.

5 бала. Кул тотышып түгәрәктә

Биик, дуслар, бергәләп.

Кунакларны бәйрәм белән

Котлап җырлыйк күмәкләп.

«Безнең чыршы»

«Бу нинди агач?»

Алыр баручы. Бәйрәм дибез , бәйрәм дибез.

Ә кунаклар кайда соң?

Аю, Бүре, Төлке, Куян

 Әллә килмиләр микән?

Кунак дибез, бәйрәм дибез.

Ә чыршыны күрмибез.

Аны безгә Кыш бабабыз

 Китергәнен белмибез.

Балалар, бәйрәмебез башланды, ләкин нишләптер безгә күңелсез. Карагыз

әле, нишләп безнең чыршының утлары янмый икән? Аны бары тик кыш

бабабызның тылсымлы таягы гына яндыра ала инде. Нишләп бик соңарды

соң әле ул, чакырып карыйк мәллә? Әйдәгез әле, бергәләп Кыш бабайны

чакырыйк.

-Кыш бабай, кил безгә. Яңа ел бәйрәменә. (кабатлана). Балалар, күренми бит

әле ул. Юлда берәр бәлагә тарыдымы икән?  (Куян йөгереп керә)

Куян.  Исәнмесез балалар, исәнмесез кунаклар. Нишләп болай моңаеп

торасыз әле.

А.б.  Менә чыршыбызның утлары янмый бит, Кыш бабай да күренми.

Куянкай, син күрмәдеңме соң аны?

Куян.  Юк шул , балалар, күрмәдем, үземнең дә башыма бәла төште бит әле.

Бер капчык кишер җыеп алган идем быел бакчадан . Шул кишерләремне

югалттым бит, кемдер минем белән шаярып кишерләремне алып киткән.

Балалар, миңа кишерләремне табарга ярдәм итмәссез микән, аннан мин дә

сезгә ярдәм итәрмен, Кыш бабайны эзләп килермен.

А.б. Балалар, әйдәгез Куянны бәладән коткарыйк, кишерләрен таба алмаса ,

ул кышны ничек чыгар, ул бит ачка үләр. Ярдәм итәбезме Куянга, балалар?

Балалар. Ярдәм итәрбез. «Серле капчык» уены.

А.б.  Балалар, менә монда чыршы төбендә бер капчык тора, ниләр бар икән

анда, карыйм әле. (а.б. капчыкны ачып карый, ләкин балаларга

күрсәтми) Кайсыдыр наяны Куянның кишерләрен уенчыклар янына

тутырып куйган бит монда. Ягез әле, балалар, сез шул әйберләр арасыннан

карамыйча гына, кул белән тотып карап кына кишерләрне аерып алырга

тиешсез. Куянга булышып алыйк. (балалар, капшап карап, кишерләрне

чиләккә аерып тутыралар.)

Куян.  Бик зур рәхмәт инде сезгә, балалар. Мине кышкы салкыннарда ач

йөрүдән коткардыгыз. Инде мин дә сүземдә торырмын, Кыш бабайны эзләргә

булышырмын.

Дусларым, борчылмагыз.

Сезгә ярдәм итәрмен,

Аякларым бик җитез,

Хәзер килеп җитәрмен.

Сез күңелсезләнмәгез, бераз биеп алыгыз. Сезнең матур җырларыгызны

ишетеп Кыш бабай да килеп җитәр. Мин хәзер, озакламам. ( чыгып китә)

«Тамчы там» биюе башкарыла.

«Кышкы җыр».

«Елочка» җыры.

Залга бүре килеп керә.

Бүре. (иснәнеп) Куян исе килә, кая качты икән бу озын колак, бик тә

ашыйсым килә бит. Агач төбендә утырмыймы икән? (чыршы төбендә 

иснәнеп  йөри, балаларны күреп ала.) Сез кемнәр, нишләп йөрисез монда.

Сез куянны күрмәдегезме?

А.б. Туктале Бүре. Бүген бит бәйрәм, син нишләп бәйрәмдә болай усалланып

йөрисең . Тимә син Куянга, кал безнең янда . Бергә уйнарбыз, күңел ачарбыз.

Бу бәйрәм безгә елга бер генә килә бит. Балалар, әйдәгез әле Бүрене дә

биетеп,  җырлатып алыйк, күңелсезләнеп тормасын, бәлки аңынчы Кыш

бабай да килеп җитәр.

1. «Кыш җитә» җыры.

2. «В лесу родилась елочка»  җыр.

«Кар атыш» уены уйнала.

Бүре. Балалар, сезнең янда бик күңелле икән, рәхмәт. Ә нишләп сезнең

чыршыда утлар янмый соң?

А.б. Кыш бабайның тылсымлы таягы кирәк  аңа. Бары тик Кыш бабай гына

утларны кабыза ала.

 Бүре. Минем дә сезгә ярдәм итәсем килеп китте бит әле. Буран булгач,

юлларга бик күп кар яуган, Кыш бабай бәлки адашып йөри торгандыр, мин

юлларны чистартып алыйм әле. Сез күңелсезләнмәгез, мин хәзер.

Бүре карларны себергәләп чыгып китә. Бер бала агач төбеннән

тылсымлы таякны табып ала.

Бала. Крагыз әле монда нидер бар. Бу бит Кыш бабайның тылсымлы таягы.

Әйдәгез аны алыйк та чыршыбызның утларын кабызыйк. (Бер бала таякны

ала һәм сихерләнеп катып кала.)

А.б. Ой, балалар, нәрсә булды  Язиләгә? Ул бит селкенә алмый.

(Шулвакыт бураннар туздырып, үзенең дусларын- урман җәнлекләрен

ияртеп Кыш бабай килеп керә.)

 Кыш бабай:  Ж-ж-ж .

Өшетәм, туңдырам,

Бик күп карлар яудырам.  

Таягыма кагылсагыз,

Катырам да калдырам.  

Кемнәр бу минем патшалыгымда сораусыз йөриләр? Кемнәр минем

әйберләремә сораусыз кагылалар?

А.б.  Кыш бабай, гафу ит безне, безнең балаларыбыз бик тәртипле,

алар синең таягыңа ялгыш кына кагылдылар, зинһар өчен кичер аларны, без-

нең дустыбызны кире үз хәленә кайтар. Без сине үзебез белән бәйрәм итәргә

чакырабыз.

 Кыш бабай: Ярый, балалар, сез бик акыллы һәм матур күренәсез. Мин аны  

йомшартам. Ләкин истә тотыгыз, минем таягыма кем сораусыз тия, ул бүтән

сезнең белән уйнап йөри алмаячак. Сез кеше әйберләренә сораусыз

тимисезме?

 Балалар: Юк ,Кыш бабай, без кеше әйберләренә сораусыз тимибез. Син

безне гафу ит. Без сине үзебезнең бәйрәмебезгә чакырабыз, безнең матур

җырларыбызны, шигырьләребезне тыңлап китәрсең, дусларың да безнең

белән уйнасын, шатлансын.

Кыш бабай: Ярый, балалар, сез минем патшалыгымда калыгыз, миндә ку-

нак булырсыз, мин сезнең белән күңел ачармын, уеннар уйнармын. Ягез әле,

 бәйрәмебез тагын да матуррак булсын өчен мин чыршыкайның утларын

кабызыйм. (Кыш бабай чыршы утларын кабыза, балалар сөенәләр). 

Менә  ничек матур булып китте. Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар.

Барыгызны да Яңа ел белән тәбриклим, Яңа елда яңа шатлыклар, нык

сәламәтлек, бәхет телим.

Кар кызы. Мин дә бабакаемның сүзләренә кушылам. Балалар, әти-әниләр,

барчагызны да бәйрәм белән котлыйм, бәхетле, тәйфыйклы, сау-сәламәт

булып үсегез. Яңа еллар мөбарәк булсын. Бабакай, кара әле балалар

чыршыны ничек матур итеп бизәгәннәр!

Кыш бабай. Әйе шул , мин аларга урмандагы иң матур чыршыны җибәрдем,

Балалар, чыршы сезгә охшадымы?

Балалар. Әйе, бабакай, рәхмәт.

Бала. Җырлый-җырлый әйләнәбез,

Чыршы тора уртада,

Кунак булып ак сакаллы

Бабай килгән чыршыга.

 А.б. Рәхмәт сиңа , Кыш бабай, безне сөендергән өчен. Без дә сиңа

үзебезнең матур шигырьләребезне, җырларыбызны бүләк итәбез. Әйдә-

гез , балалар, чыршы тирәсенәрәк, Кыш бабай янынарак килик тә бәйрәме-

безне дәвам итик.

«Кыш бабай» җыры башкарыла.

     Балалар шигырь сөйләп ала.

     «Кыш бабайга күчтәнәч» җыры башкарыла.  

     «Кыш бабайны биетү» җыры башкарыла.

    « Яңа ел полькасы» биелә.

А.б. Балалар әйдәгез, Кыш бабай белән берәр уен да уйнап алыйк. Бабакай,

синең нинди уеннарың бар, яле безне сынап кара.

«Өшетәм» уены уйнала.

А.б. Бабакай, без сиңа һөнәрләребезне күрсәттек, ә хәзер син дә

безгә бер биеп күрсәт инде. (Кыш бабай һәм балалар күмәк татар биюен

бииләр)

Кыш бабай. Уф, ардым. Бераз ял итеп утырып алыйм әле, ә сез балалар

уйнагыз. (Бабай чыршы төбенә утырырга маташа һәм бер кыз утыруын

күреп ала.) Карагыз әле, балалар, бу кыз сезнең иптәшегезме?

 Балалар. Юк, бабай.

  Кыш бабай. Кызым , син монда нишләп утырасың? Туңмадыңмы соң?

 Үги кыз. Юк , бабакай, туңмадым.  Мине урманга үги әнием чыршыга

җибәрде, ә мин адаштым.  Аннары чыршыны да кисәргә җәлләдем.

Кыш бабай. Елама , кызым. Менә монда нинди акыллы балалар җыелган.

Син дә бик акыллы кызга охшагансың, минем патшалыгымдагы агачларны

рәнҗетмәвең өчен бик зур рәхмәт. Балалар  синең белән бер күңелле уен

уйнап алырлар. Аларга ярдәм итсәң, мин сине өеңә кайтарып куярмын һәм

агачларны саклаганың өчен бүләк тә бирермен.

А.б. Әйдәгез, балалар, «Кем тизрәк җыя?» уенын уйнап, җәнлекләргә кыш

көне ашарга азык җыеп алыйк әле.

Кыш бабай. Булдырдыгыз балалар, син дә кызым бик җитез икәнсең, менә

шуның өчен сиңа бер сандык энҗе-мәрҗәннәр бирәм. Син менә шушы юл

аша өеңә кайт инде.

 Үги кыз. Рәхмәт сиңа, Кыш бабай, рәхмәт сезгә , балалар. Мин сезне

онытмам. (Чана белән сандыгын тартып чыгып китә).

 А.б. Күрдегезме , балалар, нинди әхлаклы , тәртипле, тәрбияле  кыз. Сез дә

аннан үрнәк алыгыз. Бәйрәмебезне дәвам итик әле, әйдәгез тагын  кемнәр

Кыш бабайга һөнәрләрен күрсәтергә тели. (балалар шигырьләр сөйли)

 «Малай урам себерә» җырлы-уен башкарыла.

«Кыш бабай белән шаяру» , «Чыршы янында» җыры башкарыла.

  Кыш бабай. Мин Кыш бабай, Суык бабай

                        Балаларны яратам.

                        Яңа ел белән котлап,

                         Бүләкләр дә таратам.

 Әй-әй-й, дусларым, җәнлекләр. Алып килегез әле урманнан минем чанамны.

Анда мин балаларга бүләкләр әзерләгән идем. (Бүре белән куян бабайның

 чанасы алып керергә чыгып китә.)

Җәнлекләр. Бабакай, кара әле, менә бу тәртипсез кыз синең бүләклә-

реңне урларга җыена иде. Ярый әле без килеп җитештек, балаларыбыз

 бүләксез кала иде.

 Кыш бабай. Ай-ай-яй, нинди тәрбиясез кыз. Исәнме, кызым, нишләп

йөрисең минем урманымда?

Кыз. Синең белән исәнләшеп торырга вакытым юк. Тизрәк миңа да үги

кызга биргән шикелле энҗе-мәрҗәннәреңне бир һәм күбрәк булсын.

 (Кыш бабайны этеп-төртеп җибәрә.)

Кыш бабай Тукта әле, синең кебек дорфа, карак, тәрбиясез кызга ничек итеп

бүләк бирим инде мин. Балалар, минем әйберләремә сораусыз тигән өчен бу

кызны катырып куйыйммы? Болай ямьсез кыланырга ярыймы?

Балалар һәм алып баручы. Бабакай, бер юлыга бу кызны гафу итик инде,

без аны үзебезнең бакчага алырбыз, аңа матур гадәтләр, тылсымлы сүзләр

 өйрәтербез. Ул бүтән алай эшләмәс, әйеме?

Кар кызы. Бабакай, балалар, туктагыз әле, мин бу кызны сынап карыйм, мин

 бик күп табышмаклар беләм, шуларны әйтеп карыйм әле. Бу кыз

 җавапларын белерме икән. Әгәр белмәсә, сез аңа ярдәм итәрсез, ярыймы?

(кар кызы табышмаклар әйтә, кыз белми, аңа балалар ярдәм итә.)

Кыз. Бабакай, балалар , мине кичерегез инде. Мин сезнең белән матур

сөйләшергә, акыллы-әдәпле булырга өйрәнергә сүз бирәм.

 Кыш бабай. Ярый балалар, бүген бит бездә матур бәйрәм. Әйдәгез аны

матур гына үткәрик. Бу кызны да бәйрәм булган өчен генә гафу итеп торам.

Ягез, бергәләп тагын бер матур чыршыбыз тирәли җыр җырлап әйләник.

 Барыбызның да күңеле күтәрелеп китсен.

 1. «Бие әйдә Кыш бабай»

2. «Һай, Кыш бабай»

3.  «Петушок» җырлары җырлана.

А.б. Балалар әйдәгез бераз уеннар да уйнап алыйк.

Кыш бабай белән уеннар:

1.»Чыгармыйбыз»

2. «Бияләйне куып тот»

3. «Өшетәм»

Кыш бабай. Бик рәхмәт кызларым, улларым. Бүген минем патшалыгыма

 килеп , матур бәйрәм үткәргәнегез, минем һәм минем дусларымның кәефен

күтәргәнегез өчен зур рәхмәт. Ә сиңа кызым, шушы акыллы, тәртипле,

әхлаклы балалардан үрнәк алып, алар белән балалар бакчасына йөрүеңне

теләп калам. Дускайларым, безнең кунакларыбызга матур-матур бүләк-

ләребезне биреп чыгыгыз. (Җәнлекләр балаларга бүләкләр тарата.)

А.б. Балалар, карагыз әле, без үзебезнең һөнәрләребезне күрсәттек, ә безнең

бәйрәмгә килгән кунаклар ниләр эшли белә икән соң? Әйдәгез аларга да сүз

биреп алыйк әле. (Куян, Буре, Үги кыз, Усал кыз, Кыш бабай, Кар кызы

чыршы турында җыр башкарып бииләр.)

А.б. Бик зур рәхмәт сезгә, бик матур җырлар беләсез икән.

Кыш бабай. Менә балалар, безнең бәйрәм узып та бара. Миңа да сезнең

белән саубуллашырга вакыт. Киләсе елга кадәр тагын да зур үсегез,

 авырмагыз, әйбәт булыгыз, олыларны ихтирам итегез, аларның сүзен

тыңлагыз, дус, тату яшәгез.

Кар кызы. Чыршы әйләнәсендә

Җырлап биедек бергә.

Яңа елны каршылау

Күңелле булды безгә!

Безгә вакыт китәргә,

Кирәк барып җитәргә.

Башка балалар көтә,

Бәхетләр телим сезгә.

Кыш бабай. Әнә! Сәгатем дә суга,

Кирәк безгә китәргә.

Каршылагыз Яңа елны,

Күп калмады көтәргә.

Авырмагыз һичкайчан да,

Бик бәхетле булыгыз!

Матур атсын һәр яңа таң.

Тыныч тормыш корыгыз.

Хушыгыз.

Балалар: Рәхмәт Кыш бабай, сау бул.

 А.Б. Кыш бабай, Кыш бабай,

Безнең белән дус бабай.

Сагынырбыз, бер елдан соң

 Тагын кил син, хуш бабай.

Ягез, балалар, Кыш бабай китте дип күңелсезләнмик,  бер елдан ул безгә

 тагын килер. Ә безгә инде ул бер елны матур итеп үткәрергә, яңа һөнәрләргә

 өйрәнергә, акыллы,  тәрбияле балалар булырга гына кала. Бәйрәмебезне

 матур җыр белән тәмамлыйк.

           

           


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий организованной образовательной деятельности "В гостях у деда Мороза"

Цель:- расширить знание детей о том, где живет Дед Мороз- дать представление детям о поведении в различных опасных ситуациях...

" В гости к Деду Морозу"

Сценарий новогоднего утренника " В гости к деду Морозу" для детей средней группы....

"В гости к деду Морозу"

новогодний утренник в подготовительной группе....

В гости к деду Морозу

Сценарий новогоднего праздника совместно детей и родителей....

Сценарий праздника в старшей группе "В гостях у Деда Мороза"

"В гостях у Деда Мороза"(Дети входят в зал под музыку, становятся вокруг елки хороводом)...

Сценарий новогоднего праздника: " Лесные гости в гостях у Деда Мороза"

Сценарий новогоднего Сценарий новогоднего утренника «Приглашаем всех зверей в гости к Деду Морозу!»  Под музыку воспитатель и дети входят в зал.Воспитатель: посмот...