Баланың аң үсешенә сәнгатьле сөйләменең йогынтысы
материал по теме

Гарипова Диля Салимҗан кызы

Педагогик киңәшмәдә чыгыш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon balalarnyn_an_useshe.doc43 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районынын катнаш төрдәге

                     Карадуган балалар бакчасы муниципаль бюджет

                            мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе.

Баланың аң үсешенә сәнгатьле сөйләмнең йогынтысы

                              Педагогик киңәшмәдә чыгыш.

                            Гарипова Д.С.- югары категорияле тәрбияче

Кешенең шәхси интонациясе- бәяләп бетергесез көчле корал, хәзинә ул. Якын кешеңнең тавышы әллә ни гомерләр үтсә дә хәтердә тора, аны йөз кеше тавышыннан шундук аерып аласың, бер аваз, бер тавышның тирбәнеше әллә ни чаклы хәтирә уята.

Тавышларыңнан танырмын,кошлар булып сайрасаң дип җырлыйлар җырда да.

Җырлап ук җибәрмәсә дә, аның тел төбеннән ни әйтергә теләвен, кәефен, нинди хәләттә булуын сизәбез. Галим Ф. Гофман да : "Кешеләргә әйтелгән сүзнең мәгънәсеннән бигрәк, әйтүченең тавышы көчлерәк тәэсир итә ди". Бу уйландыра торган сүзләр. Ә галим И. Сеченев : "Ишетеп тою - күреп тоюга караганда күпкә көчлерәк" дигән.

Педагог өчен сәнгатьле уку- булдыра алу гына түгел, ә бәлки бала тәрбияләүгә ярдәм итүче өстәмә чара, көч булып тора. Үзенең сәнгатьле сөйләме белән, әгәр ул логика, интонация ягыннан дөрес, матур булса, балалар алдында сәнгать дөньясын ача, дөрес һәм образлы сөйләм теле үрнәген күрсәтә. Ни өчен татар театры артистларын көндәлек радиотапшыруларга җәлеп итәләр? Чөнки алар үзенчәлекле шәхси интонацияләреннән оста файдаланалар, милли аһәңне, барлык хис тойгыларны бөтен нечкәлекләре белән бирә алалар. "Тәгәри китте йомгагым", "Күчтәнәч", "Тыныч йокы нәниләр" кебек балалар тапшыруларын игътибар белән тыңлаганда сөенечне дә, төрлечә көлүне, ярату, нәфрәт, кызгану, үтенү хисләрен дә авазлар аша, тавыш төсмерләре аша төшенеп була.

Мәктәпкәчә яшьтә бала өлкәннәргә ошарга тырыша, шуңа күрә өлкәннәрнең сәнгатьле сөйләмен тыңлап ул әкият- хикәяләргә, шигырьләргә гашыйк була, аларны өлкәннәр кебек үк интонация, пауза, логик һәм ритмик басым белән кабатларга тырыша. Балалар шулай ук эмоциональ яктан тулы , дөрес сөйләмгә ия булуда мөһим адым ясыйлар.

Тәрбиячегә- сәнгатьле сөйләм күнекмәсенә ия булу мөһим. Шәхси интонациянең тавышы- үзе тәэсирле көч.Аны музыка, башка тавышлар белән аралаштырырга мөмкин, тыңлаучыга турыдан- туры мөрәҗәгать итәргә, синхрон булу, ягъни әйткәч тә сүзне икенче якның ишетә алуы, берьюлы күп кешегә әйтә алу, радио аша киң массаларга адреслау, радиотыңлаучының үзенә генә дип кабул итү мөмкинлеге дә бар.

Тәрбияченең балага укыган әсәре, шигыре ачык, аңлаешлы, ритмын, прозаның төзелешен истә тотып һәр сүзе тыңлаучыга

аермачык барып җитәрлек булсын. Сәнгатьле итеп уку күнекмәсе тумыштан бирелми, аңа тавыш өстендә даими шөгылләнеп ирешергә була. Сәнгатьле сөйләм сәнгатенә төрле алымнар, методлар кулланып ирешергә мөмкин.Баланың сөйләм үсешенә тәэсир итү өчен тәрбияче иң төп алымнарны үзләштерергә тиеш. Балалар аудиториясенең тыңлавы һәм игътибары кычкырып укыган тавышка гына түгел, ә бәлки эчтәлек һәм сөйләмнең мәгънәви ягына ныграк юнәлдерелә.Беренчесе: сулыш алу күнегүләре. Сөйләм сулышын көйләү: һаваны дөрес куллану, пауза вакытында аны тавышсыз гына алу. Сулыш алу җиңел булырга тиеш. Укыйсы шигырьне , аның эчтәлеген күз алдына китереп берничә тапкыр укырга кирәк. Икенчесе: урындыкка утырырга, сулышны чыгарырга, сулыш аласы килгәч кенә суларга, күнегүне теләп берничә тапкыр башкарырга.Өченче күнегү: шигырьләр укыганда бер тын алуда берничә юлны укып бетерергә кирәк булганнарын сайлагыз.Максат итеп күз алдыгызга шигырьдә сөйләгәннәрне китерүне, укыганда шуны тапшыруны куярга кирәк. Икенче төр күнегүләр: тавышның көчен көйләүгә. Сәнгатьле сөйләмдә тәрбияченең төп коралы тавыш: аның көче, тембры, биеклеге,сыгылмалылыгы.Сәнгатьле сөйләм вакытында тавыш тембрын, сөйләмне көйләргә кирәк. Махсус күнегүләр аша борын, авыз куышлыгын, күкрәк резонаторларының эшен көйләү кирәк. Беренче күнегү: шигырьне интонация белән туктап укырга .Икенче күнегү: шул ук шигырьне эчтән генә иҗекләргә бүлеп укырга. Өченче күнегү: шул ук шигырьне кычкырып ритмны ассызыклап укырга, берничә тапкыр темпны тагын да кызулатырга. Дүртенче күнегү: Шигырьне тыныч интонация , акрын тавыш белән ләкин ышандырырлык итеп укырга.

Тавышның түбән яки югары булуы- һәркемнең шәхси үзенчәлеге. Ләкин аны зур булмаган биеклектә үзгәртергә мөмкин.Бишенче күнегү: мәсәлән: "Өч аю әкиятен" исегезгә төшерегез. "Кем минем урыныма ятты? " дигән җөмләне Михайло Иванович, Настасья Петровна, Мишутка исеменнән өч төрле итеп кабатлагыз.Алтынчы күнегү: Үзегезнең яраткан бер көйне м авазы белән бүлмәгә таралырлык итеп җырлагыз. Тавышны көчәйтеп һәм акрынайтып карагыз. Дикция өстендә эшләү өчен күнегүләр бар. Дикция ул- әдәби әсәрне укыганда һәр авазның аермачык әйтелүе. Моның белән сөйләмнең яхшы ишетелүенә, аңлашылуына ирешелә.Үзеңнең ничек әйтүеңне тикшереп карарга була.Моның өчен үз сөйләмеңне магнитофонга яздырып берничә тапкыр тыңларга кирәк. Үзеңнең ничек сөйләвеңә карап: мыгырдау, бер авазны ачык әйтмәү, сүзнең ахырын йоту һ.б. күнегүләр эшләргә, кимчелекләрне төзәтергә кирәк.Тартык авазларны, җиңел, чиста итеп, сузыкларны: кычкырып, сузып, иркен итеп әйтергә кирәк. Сузыкларның дөрес әйтелүе әсәрне рәхәтләнеп тыңларга мөмкинлек бирә.

Беренче күнегү: мәкальнең ике өлешен дә аермачык әйтегез. Аннан соң башта бер өлешен кычкырып, икенче өлешен акрын,һәм киреснчә кабатлагыз. Иөз сум акчаң булганчы-йөз дустың булсын. Икенче күнегү: барабанда уйныйм дип күз алдына китерегез, кул һәр сүздәге басымлы иҗектә җиңелчә читкә китә. Өченче күнегү: Үзегезне урманда итеп күз алдына китерегез, һәм күкегә ошатып кычкырыгыз. Дүртенче күнегү: Аерым авазларны тизәйткечләр әйтеп дөрес әйтүегезне ныгытыгыз.

Кара карга төшкән карга. Сөйләм тыңлау күнекмәсен булдыру да мөһим. Язмадан тыңлау- үз дикцияңне дөресләргә,кабатлаганда, интонация куйганда хаталар җибәрмәскә мөмкинлек бирә. Беренче күнегү: таныш шигырьнетыңлаганда дирежерлык итеп карагыз. Икенче күнегү: бер үк текстны шигырьне һәм әсәр формасында укыгыз. Өченче күнегү: шигырьне укыгыз. Басымны башка иҗеккә күчереп укып карагыз. Дүртенче күнегү: җөмләне төрлечә әйтеп кара (җәлләп, куркып, шатланып, гаҗәпләнеп).

Атарга! Түгел, калдырырга! Сәнгатьле сөйләмнең тыныш билгеләренә нык бәйле булуын онытмаска кирәк. Нокта: тавыш соңгы сүздә акрыная. Өтер: Өтер алдындагы соңгы сүз бераз кычкырыбрак куыла. Сызык: ачыклаучы интонация, сызык алдындагы соңгы сүзгә тавыш җераз күтәрелә. Ике нокта: санап китү интонациясе, билге алдындагы сүзгә бераз тавыш күтәрелә. Күп нокталар: әйтеп бетермәгән интонация, билге алдындагы сүзгә тавыш күпкә көчәйтелә. Беренче күнегү: барлык тыныш билгеләре кергән шигырьдән өзекне дөрес итеп укыгыз. Икенче күнегү: сорау биргәндә, җавапка юнәлтүче сүзгә басым ясагыз.

Балаларны сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтүне ритм тоярга өйрәтүдән башлыйбыз. Кул чабып басым белән, яки басымсыз әйтелгән авазларны билгеләү, шуны ук предмет яки рәсемнәр белән

схема рәвешендә күрсәтү. Ритмны тәрбияче кул чабып, барабан кагып һ.б. бирергә мөмкин. Балаларны тавыш тембрын аерырга өйрәтүне тавышның 2 кара-каршы төсмерен- шатлыклы һәм кайгыны аерудан башлыйбыз, аннары курку,гаҗәпләнү,нәфрәт тойгыларын тавыш белән бирергә өйрәтәбез.Күрсәтмә материал итеп пиктограммалардан, сөйләм өчен текстлардан файдаланабыз.Мәсәлән: мин хәзер сезгә бер хикәя сөйлим. Ә сез мин сөйләгәнгә туры килгән карточканы (пиктограмманы ) күрсәтерсез."Самат бик тә җәнлекләр ярата. Аның бик тә зоопаркка барасы килә. Әти-әнисенең эше күп, бара алмыйлар. Кунакка әбисе килгәч Самат белән зоопаркка киттеләр".(шатлык) 2. Винни-Пух өендә яраткан балын ашап утыра. Әллә кайдан гына бал корты килеп чыга һәм бызылдый башлый. Бал корты Винни-Пухның башына, борынына, бал савытына куна. Хәзер ул тыныч кына ашый алмый.Винни-Пух газета тотып аны куа.Селтәнеп сугуы була бал савыты авышып та китә, өстәлдән идәнгә төшә һәм ватыла"(ачу, нәфрәт).Балалар карточкалар белән эмоциональ халәтне билгеләргә өйрәнгәч, биремне катлауландырып: төп геройларның эмоциональ халәте турында сөйләргә тәкъдим итәргә була. Балаларның сөйләмне тыңлау сәләтен үстерү өчен "Кем прививкадан курка?", "Танып бел!", кебек уен-күнегүләрне тәкъдим итеп була.Балаларга иң мөһим сүзләрне укыганда аерып кычкырыбрак, яисә сузып акрынрак әйтүне аңлатабыз. Балаларны шушы сүзне укыганнан табарга өйрәтәбез.Ишеткәндә кул чабу, рәсем белән күрсәтүне кулланабыз. Мәсәлән: Чыпчыклар миләш чүпли дигән җөмләдә чыпчыклар сүзенә басым ясадым, чөнки чыпчыклар чүпли миләшне, башка кошлар түгел дип аңлата тәрбияче. Икенче төрле итеп әйтеп карыйбыз: Чыпчыклар миләш чүпли. Монда инде чүпли сүзенә басым ясала. Алар очмыйлар, кунмаганнар, ә чүплиләр. Өченче төрле итеп: Чыпчыклар миләш чүпли. Бу очракта чыпчыкларның валчык та, орлык та түгел, нәкъменә миләш чүпләвенә басым ясала. Логик басымны ишетә белүне ныгыту өчен "Тыңла, уйла, әйт!", "Мөһим сүзне тап!" кебек уеннарны кулланырга була. Баланың сөйләм темпын үстерү өчен башта 1 дән 10 га кадәр санау, атна көннәрен санау кебек формулалардан кулланып була. Тәрбияче бубенга сугып тизлек бирә, бала шул темпта сөйләм үрнәген кабатлый.Балаларга сөйләм үрнәген тәрбияченең телдән әйткән:тизрәк яисә акрынрак кабатла дигәнне үтәве авырырак.Геометрик фигуралар ярдәмендә тизрәк яисә

акрынрак сөйләргә өйрәтеп була .Бала сүз саен геометрик фигураларны учы белән каплый, аралары ерак булса акрын сөйли, якын булса тизрәк әйтә. Сәнгатьле сөйләм күнекмәсенә ия булу, аны балалар белән шөгыльләнгәндә куллана белү- балаларның сөйләмен үстерә,баета, дөрес әдәби сөйләмне ихластан тыңларга өйрәтә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тәрбиядә ата йогынтысы

Әти-әниләр җыелышында чыгыш...

Буклет "Не балуйте меня"

Консультация для родителей...

"Не балуйте меня"

Консультация для родителей по воспитанию детей...

"Ана телен өйрәнүдә уеннарның йогынтысы" тәрбиячеләр өчен консультация

ldquo;Уен, иң гади һәм катлаулы процессларның формалашуына йогынты ясап, психологик һәм педагогик чара буларак, баланың һәр яктан үсешенә ярдәм итә”, -  дип язган галим – педагог...

Памятка родителям, написанная детьми. «Не балуйте меня!».

Памятка родителям, написанная детьми. «Не балуйте меня!». .пригодится воспитателю при работе с родителями...