Сценарий агитбригады "Җәяүле"
план-конспект занятия (подготовительная группа) по теме

Валиева Милауша Мазхатовна

сценарий творческого выступления агитбригады "Җәяүле" на городском конкурсе "Уткүзкәй-2012"  

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon utkuzky-2012.doc41.5 КБ

Предварительный просмотр:

Әлмәт шәһәре 37 нче “Әкият” компенсация төрендәге

балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү

муниципаль бюджет учреждениесе

“Уткүзкәй-2012”

(Шәһәркүләмендә оештырылган бәйгедә

“Җәяүлеләр” агитбригадасы чыгышы)

        

Чыгышны әзерләделәр:

бакча тәрбиячесе Вәлиева М. М.

Әлмәт

2012

 (Зал уртасында ике яклы юл хәрәкәте ясалган олы юл, олы юлның бер башында җәяүленең  юлны аркылы чыгу урыны, икенче башында җәяүленең  җир  асты аша чыгу юллары, олы юл кырыенда җәяүле юлы ясалган. Балалар кулларында хәрефле шакмаклар. Алар үз командаларының исемен —“Җәяүле”  сүзен төзеп,

музыка астында  залга кереп тезелеп басалар)

1 бала:  Кояшның алтын нурлары

      Тәрәзәгә чиртә.

      Сәлам сезгә, “Җәяүле”дән

Бергә:   Хәерле иртә!

2 бала:  Безнең девиз:

Бергә: “Балачак юллары имин булсын!” (шакмакларны идәнгә куялар)

3 бала:  Йөрибез “Әкият”исемле

Коррекцион бакчага.

Юл йөрү кагыйдәләренә

Өйрәнәбез без анда.

4 бала:  Өйгә кайткач гаиләмне дә

    Өйрәтәм кагыйдәләргә.

              Кагыйдәләрне белергә

              Кирәк бит һәркемгә дә.

5 бала:  Без бергәләп сөйләрбез

Бүген сезгә шул хакта.

Урамнарда һәрчакта

Уткүзкәй торсын сакта.

3 бала  аптырап: Ә  нәрсә соң ул уткүзкәй? (“Вакыт алга” көе  яңгырый)

2 бала:  Ерак-ерак илләрдә

Лондон дигән җирләрдә

Туган ди уткүз

Булган ике төс кенә.

1 бала  (Элекеге беренче уткүз янына килеп, аны җепләр белән  хәрәкәтләндереп):  

              Махсус кеше җеп белән

Кирәк төсне күтәргән.

Транспортны, җәяүлене

Хәрәкәткә китергән. (“Вакыт алга” көе  яңгырый.)

2 бала:  Рәсәйдә уткүзләр

Мәскәүдә куелган ди

Ул өч тигез өлешкә

Бүленеп ясалган ди.

6  бала ( Рәсәйдә куелган беренче өч төсле уткүзне күрсәтеп):

Регулировщик түгәрәк угын

Кирәк төскә борган ди

Юллардагы иминлекне

Шулай саклап торган ди.

2 бала:  Бүген инде яңа төр (“Вакыт алга” көе  яңгырый.)

Уткүзләр кулланабыз.

Булганнарына сөенеп,

Без карап юанабыз.

5 бала:  (Уткүзне күрсәтеп) Җәяүлеләр уткүзе

Үзенә бер аерым: (“Җәяүлеләр уткүзен” алып тиешле урынга куя. Яшел төс янганда җәяүлеләр юлны аркылы чыгалар, кызыл янганда, басып  торып, транспорт хәрәкәтен күзәтәләр)

Яшел төсе янып торса, җәяүлеләр атлап тора,

Кызыл янса — басып тора.

4 бала:  Җәяүлеләр сак булсын!

Юллары гел уң булсын.

Алар өчен билгеләр дә

Барлыгын белеп торсын.

3 бала (“Җәяүлелеәр юлы”  билгесен алып, җәяүлеләр сукмагы кырыена куя.)

Зәңгәр түгәрәктә кеше

Әйтә кебек шул хакта:

Юл юк монда машинага

Син генә моннан атла.

5 бала (“Җәяүленең юлны аркылы чыгу юлы” билгесен алып, тиешле урынга куеп):   

               Зәңгәр шакмак, ак өчпочмак

Җәяүлегә киңәшче.

Кыю атла юл аркылы

Мин булган да, әйдә әле!

2 бала (“Җәяүленең җир асты аша чыгу юлы” билгесен күрсәтеп, аны урынына куеп):

 Җир асты чыгу юлы төзелгәч,

Сөенделәр Әлмәттә.

Аның да үз тамгасы барлыгын

Белү кирәк әлбәттә.

Җыр: “Өйрәтәләр бакчаларда”

Урамда сак йөрергә, (башлар чайкап)

Юл кагыйдәсен белергә

Өйрәтәләр бакчаларда , бакчаларда. (куллар белән хәрәкәтләр ясыйлар)

Үткүзкәйнең өч күзен, (бармак бөгеп саныйлар)

Юл билгесенең төсен (юл билгеләрен күрсәтәләр)

Өйрәтәләр бакчаларда, бакчаларда. (куллар белән хәрәкәтләр ясыйлар)

Җәяүлеләр сукмагы (урында атлаган хәрәкәт ясыйлар)

Кайда ничек булганын

Өйрәтәләр бакчаларда , бакчаларда. (куллар белән хәрәкәтләр ясыйлар)

Уткүзкәйнең өч күзен, (кулларныалга куеп,  йодрыкларны ачып-ябалар)

Кайчан ничек кысканын

Өйрәтәләр бакчаларда, бакчаларда. (куллар белән хәрәкәтләр ясыйлар)

Юл читендә нинди билге

Безгә кисәтү ясый, (бармак яныйлар)

Өрәтәләр бакчаларда, бакчаларда. (куллар белән хәрәкәтләр ясыйлар)

Хәрәкәт күп урында, (руль тоткан хәрәкәт ясыйлар)

Ялгыз гына йөрмәскә

Өйрәтәләр бакчаларда, бакчаларда. (куллар белән хәрәкәтләр ясыйлар)

4 бала:   Бүген сезгә сөйләдек без

Юл кагыйдәләре турында

Юлларда гомерләре өзелгәннәрне

Искә алыйк шушы урында.

2 бала:  Ике мең бишенче елда, Берләшкән Милләтләр оешмасы тарафыннан ноябрь аеның  өченче якшәмбесе  “Юл фаҗигасендә һаләк булучыларны искә алу көне” дип игълан ителде. (Салмак кына көй яңгырый. Балалар читтә торган кабарткычларны алып,өскә очралар)

6 бала:   Һаләкәтләр, хәвеф –хәтәр

Безгә очрамасын!

Юлларыбыз исән-имин

Хәерле булсын!

1 бала:   Әй сез, өлкән абыйлар,

Безнең хәлгә керегез.

Олы юллар чыкканда

Имгәнмәсен беребез!

2 бала:  Яшәгез сез гел шулай

Матур көннәргә сөенеп,

Күңелдә булсын теләкләр

Бергә:  Иминлек, иминлек, иминлек.

(Шакмакларны алып, юлларда дөрес хәрәкәт итеп, көй астында чыгып китәләр.)