Әниләр бәйрәме
материал (младшая группа) на тему

Праздник, посвещенный дню мам в Карадуванском  детском саду

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл a.docx12.85 КБ

Предварительный просмотр:

А.Б. Хәерле көн нәни дусларым. Безнең иң кадерле кунакларыбыз – әниләр, дәү әниләр, әбиләр, бакчабызның барлык хезмәткәрләре!. Сезне барыгызны да якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйбыз. Һәрвакыт шат, сзламәт, бзхетле булыгыз.

Балалар музыка астында залга керәләр.Аларны  әтәч каршы ала. Кикрикүк

исәнмесез. Ай-ай кемнәр килә соң монда?

А.Б. Исәнме әтәч без куяннар.

Әтәч:Миңа куяннар кирәк түгел.

А.Б Без бит күңелле аю балалары.

Әтәч: Кикрикүк миңа аю балалары да кирәкми.

А.Б Без куяннар да түгел, аю балалары да түгел без күңелле балалар.

Әтәч: Балалар, сез бүген шундый матурлар сез нинди бәйрәмгә жыелдыгыз соң?

А.Б. Без бүген әниләр, әбиләр, апалар, кызлар бәйрәменә жыелдык.

Әтәч: Мин дә бәйрәмнәрне бик яратам. Әйдәгез бергәләп күңелле итеп түгәрәк уенын уйныйбыз.

  Түгәрәк уены

Әтәч: Сез бигрәк матур уйныйсыз. Сез минем чебиләрем буласызмы соң?

Әтәч һәм чебиләр белән бию

Әтәч: Ой- ой миңа салкын була башлады.Сезгә салкын түгелме?. Жылытыгыз әле мине. Әйдәгез бергәләп кояшны чакырып карыйк.

        Кояш чык,чык,чык

        Майлы ботка бирермен

        Майлы ботка казанда

       Тәти кашык базарда

       Тәти кашык саф алтын

       Кирәкми безгә салкын

Кояш: Мин кояш булам. Гел елмаеп торам

Әтәч: Әйдәгез кояш белән жырлап, биеп алыйк әле.

Жырлы бию “ Кояш көлә”

Кояш: Мин сезгәматур чәчәкләр алып килгән идем. Әйдәгез шулар белән биеп алыйк әле.

Чәчәкләр белән бию.

Кояш: Рәхмәт дусларым бик матур биедегез.

А.Б. Балалар әниләребезне чын күңелдән котлап, аларны яратып , аларга багышлап “Менә минем әнием” жырын бүләк итик.

А.Б. Балалар, без әниләргә жырлар да жырладык биюләр дә биедек ә хәзер өйрәнгән шигырьләребезне дә сөйләп күрсәтик.

      Кояш көлә, мин елмаям

     8Март бүген                                  Әдилә

     Бүген әниләр бәйрәме

    Шуңа күңелем шат минем.

                              Күрәсезме бүген кояш

                              Ничек назла елмая?              Камил

                              Әниемнең бәйрәмен

                              Ул да бит көтеп ала.

Әниемнең әнисе-

Әбием була минем            Нәзирә

Әби генә түгелул

Ул минем дәү әнием.

Әтәч: Балалар, сез әниләрегезгә булышасызмы соң? Ничек итеп булышасыз?Менә мин сезнең бүлмәдән кулъяулыкларыгызны алдым. Әйдәгез шуларны юыйк әле.

Кулъяулыклар юабыз”жыры.

Балалар күңелле музыка астында чыгып китәләр.