Шигърият бәйрәме
материал (подготовительная группа) по теме

Яруллина Елена Сергеевна

Шагыйрәләр, дисез, нинди була?

Алар эч серләрен җырга салалар,

Эчкерсез саф булып калалар.

Йолдызларга җырлар өләшәләр,

Җилләр белән калып серләшәләр

Сусаганда... шигырь  эчәләр.

 
 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kich_eshkrtmse.docx20.82 КБ

Предварительный просмотр:

“Шигърият  бәйрәме”

 

(әдәби музыкаль кичә)

Казан 2013

Максатлар: 1)Резеда Вәлиева иҗаты белән таныштыру. 2) Авазларның һәм сүзләрнең дөрес әйтелеше өстендә эшләү. 3) Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү. 4) Табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү. 5) Татар җыр-моңнарына карата уңай мөнәсәбәт тудыру.

Җиһазлау: проектор, презентация, Резеда Вәлиева портреты,  аудиоязмалар шагыйрәнең портреты, китапларыннан күргәзмә, шигырьләренә иллюстрацияләр.

Кичәнең  барышы:

Алып баручы: Исәнмесез, хәерле көн! Бүген бездә бәйрәм, шигърият  бәйрәме. Ә шигърият шәхестән башлана. Ул шәхеснең иҗат җимеше. Иҗат – хыял, үз хыялыңны үзең куып җитәргә омтылу.

Ә шәгыйрәләр күңеле бигрәк тә хыялга, хискә бай була. Бүген бездә кунакта – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе танылган шагыйрә Резедә Вәлиева. Без сезнең белән шагыйрәнең иҗатына багышланган “Мин – балачак иленнән дип аталган кичәгә җыелдык.

Шагыйрәләр, дисез, нинди була?

Алар эч серләрен җырга салалар,

Эчкерсез саф булып калалар.

Йолдызларга җырлар өләшәләр,

Җилләр белән калып серләшәләр

Сусаганда... шигырь  эчәләр.

Резедә Тәфкалүн кызы Вәлиева 1930 нчы елның 1 маенда Башкортстанның Кыйгы

Районы Дүшәмбикә авылында  укытучы  гаиләсендә туган.Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң  Казанга килеп, Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегенә укырга керә. Университетны тәмамлап чыккач, ул 30 елдан артык Татарстан   китап нәшриятының яшьләр –балалар әдәбияты бүлегендә редактор булып эшли. Резедә Вәлиева 1983 елдан язучылар союзы члены.

Бу кичә дә без Резедә Вәлиеваның иҗаты белән танышып кына калмабыз, ә аларны балалар белән уйнап та, сөйләп тә, җырлап та күрсәтербез.

1 нче бала. Бүген бездә зур бәйрәм.

Инде менә ничә көн

Бик тырышып әзерләдек

Шушы бәйрәм иртәсен.

2 нче бала. Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр генә икән.

Күңелләрне дәртләндереп,

Кояш та көлә икән!

Балалар бергә. Нигә икәнен беләбез,

Беләбез шул һәммәбез.

3 нче бала. Бүген бездә зур бәйрәм

Һәр кеше дә сөенгән.

Чөнки безгә кунакка

Резедә апа килгән.

Алып баручы. Резедә апа сезне бик яратабыз

Сезнең өчен матур җыр яңгыратабыз.

4 нче бала. Җырлыйсы килеп кенә

Тора безнең дә

Көтеп алган бәйрәме

Бүген һәммәбезнең дә.

Җыр “Күңелле безнең бакча” Л.Хисмәтуллина музыкасы.

Алып баручы. Резедә апа шигырьләре белән балалар күңеленә үтеп кергән шәхес.

Әдибә теләсә нинди вакыйгаларга җан өреп, шигъри аһәң сала белә. Шушы әсәрләре белән аларны шатландыра, җырлата, биетә ала. Әйдәгез, балалар, Резедә апаның шигырьләрен сөйләп китик.

  1. “Әтәч түгел – тамаша.
  2. Урманда бәйрәм булган.
  3. Эшем күп.
  4. Керпе белән бала.
  5. Табиб булдым.
  6. Хыялый бака.

Алып баручы. Татар җыры, татар биюе

Алып килә халкым хәтерен.

Оялчан ул, ямьле, ягымлы ул

Үзе салмак, үзе әкрен.

Татар халык биюе.

Алып баручы. Резедә апа, күрәсең

Безне бик ярата.

Бездә начар гадәт күрсә.

Такмаклар яңгырата.

Балалар башкаруында такмаклар. Резедә Вәлиева сүзләре, татар халык көе.

Алып баручы. Шагыйрәне халыкка киң таныткан бер өлкә ул, әлбәттә, җыр. Композиторларыбыз аның шигырьләрен көйгә салдылар. Аларны балалар да, өлкәннәр дә яратып тыңлыйлар, җырлыйлар.

  1. Мин яңа күлмәк тектем.
  2. Елак песи
  3. Без үрдәкләр.

Алып баручы.  Р.Рәлиеваның хикәя һәм әкиятләре  туган як табигатен сакларга, ата-анага ихтирамлы, мәрхәмәтле булырга, дуслык кадерен белергә өйрәтә. Безне чын кешеләр булып үсәргә чакыра. Хәзер Резедә апаның “Ак песи” әкиятен карап үтәрбез.

Алып баручы. Балалар һәрвакыт дус, тату яшик. Дуслыкның кадерен белик.

Шатлыклардан шатлык туа,

Әверелә матур җырга.

Бары тик бер шатлык кирәк

Җир төренсен өчен нурга.

“Яз җыры”,  Р.Вәлиева сүзләре , Луиза Батыр-Болгари музыкасы.

Алып баручы. Хәзер сүзне Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган шагыйрә Резедә апа Вәлиеваның үзенә бирәбез.

(Сораулар: Сез шулкадәр күп  шигырьләр язарга ничек җитешәсез?

Күңелегезгә илһам нинди вакытларга килә?)

Алып баручы.  Резедә апа, сезнең иҗат чишмәгез сулмасын, саекмасын!

Менә шундый очрашулардан яңадан яңа аһәңнәр алып, чылтырап агып торсын! Ә иң мөһиме, Резедә апа, сезгә саулык, сәламәтлек  телибез.

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт. Киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз.