"Без Тукай оныклары"
методическая разработка (старшая группа) на тему

Ханафиева Лейсан Зульфаровна

Балаларны Г. Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру эшен дәвам итʏ, аның кʏпкырлы иҗатына мәхәббәт тәрбияләү. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл g.tukay_.docx30.7 КБ

Предварительный просмотр:

Әтнә районы  Дусым авылы

“Кояшкай” балалар бакчасы

Тема:  “Без Тукай оныклары”.

районкүләм үткәрелгән конкурс эшкәртмәсе

 

Тәрбияче:

Хәнәфиева Ләйсән Зөлфәровна

2012 нче ел.

Максат: Балаларны Г. Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру эшен дәвам итʏ, аның кʏпкырлы иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

Кулланма материаллар: картиналар, рәсемнәр, китап күргәзмәсе, Г. Тукай портреты,

Тәрбияче: Исәнмесез, кадерле кунаклар, кадерле балалар. Шаулап-гөрләп яз килгәндә, зәңгәр күк йөзендә кояш балкыганда, җылы яктан кошлар кайтканда безнеҗ яраткан шагыйребез Г. Тукай дөньяга килгән. Бүген без чын күңелдән горурланып, Тукай ул безнең әагыйрь дибез. Г. Тукай Арча районы Кушлавыч авылында туган.

Бар күңеллелек бөтен    дөньяда,

Бар бер ямь бүген,

Нәрсәдән бу, мин беләм

Балалар:                                       Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген.

Тәрбияче: Әйе, тиздән татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукай туган көн. Безнең барыбыз өчен дә шатлыклы бәйрәм.

1бала:                                              Туган телне яттан сөйләп

Үсеп җиткәнбез шулай.

Барлык татар балалары

                                                         Ярата сине Тукай.

2бала:                                                Тылсымлы шигырьләреңне

Укыйбыз кабат-кабат.

Балачак хыялларына

Бирәләр алар канат.

3бала:                                               Шүрәлеләр яшәгәнгә

Ышанмый кемнәр генә.

Су анасы әкият сөйли

Серле җәй төннәрендә.

Тәрбияче:                                       Апрель җитсә исемеңне

Җырына куша тургай.

Милләтемнең кояшы син

И моңлы, нурлы Тукай.

     Габдулла Тукайның шигырьләрен яратып укыйлар, тыңлыйлар. Бездә бакчабызда аның шигырьләрен, әкиятләрен яратып укыйбыз. Алар буенча рәсемнәр дә ясыйбыз. Менә бүген дә балалар матур рәсемнәр ясап алып килгәннәр.  Әйдәгез аларны карап үтик.  Бу рәсемне кем ясап алып килде әле безнең?

Айсинә: Бу рәсемне мин ясап килдем.

Тәрбияче:  Айсинә , син аны кем белән ясадың? Анда нәрсәне ясадың?

Айсинә: Без аны апайлар белән ясадык.  Анда без Шүрәлене ясадык. Мин “Шүрәле” әкиятен яратып тыңлыйм.  Ләкин  минем чын Шүрәлене күргәнем юк.

Тәрбияче: Балалар сезнең дә күрәсегез  киләме? Карагыз әле ишектән кем кереп килә анда? Шүрәле үзе түгелме соң ул, балалар?

Шүрәле: (керә)  Нәкъ Казан артында бар бер авыл, исеме Кырлай

                              Шул авылдан ерак түгел урман шаулый.

                             Шул урманда бик озак йөрдем дә мин

                            Инде арып-талып сезгә килдем лә мин.

                            Әкияткә кергән чакта яшь идем шул

                            Гел уйнауда гына иде уем.

                            “Кети-кети  уйныйк “ – диеп йөри торган

                           Көлкеле әкият герое булдым.

                          Хәзер менә йөрим сезгә киңәш биреп

        Уйнаганчы иң беренче уйлау кирәк.

        Һәрбер эшкә керешкәндә, хәтта уйнаганда

        Яхшылыкта булсын күңелең дә, уйларың да.

( Шүрәле барып утыра.)

Тәрбияче: Әй, Шүрәле, ни булды сиңа?  Нигә шундый күңелсез әле син бүген? Әллә тагын бармагынны бүрәнәгә кыстылармы?

Шүрәле: Юк. Былтыр исемле батыр мине кызык иткәннән соң, миңа бүтән тигән кеше юк. Мин шуңа моңсу, чөнки кичләрен учак ягып, әкиятләр, шигырьләр сөйләшеп утырмыйлар хәзер. Тукай бабай язган әкият-шигырьләрне дә онытып бетергәннәрдер дип борчылам.

Тәрбияче: Әй, Шүрәле, алай бик борчылма әле син. Менә без үзебезнең бакчабызда Габдулла Тукайның  шигырьләрен, әкиятләрен бик яратып тыңлыйбыз. Аларны тыңлагач, кайбер өлешләрен рәсемгә дә төшерәбез. Менә кара әле бу рәсемнәргә. Матур булганнарма соң?  

Шүрәле: Бик матурлар. Миңа бик ошадылар.                  

Тәрбияче: әйдәгез рәсемнәрне карауны дәвам итик. Шүрәле син безне игътибар белән карап утыр.

Илвир: Бу рәсемне мин ясадым. Без ана гаилә белән ясадык. Монда без бала белән күбәләк ясадык. Бу рәсем “Бала белән күбәләк “ шигыреннән. Безгә бу шигырьне кызлар сәхнәләштереп күрсәтерләр.

Регина: “Бала белән күбәләк” Г. Тукай. (Айсинә белән Регина башкаралар.)

Тәрбияче: Күрдегезме, ничек матур булды? Әйдәгез әле Шүрәлегә , тагын үз сәләтләребезне күрсәтик. Рәсемнәрне карауны дәвам итик. Менә бу рәсемне безгә кем ясап килде икән?

Регина: Бу мин ясап килгән рәсем. Без аны апай белән ясадык. Монда бер малай кәҗәгә печән ашата. Бу Г. Тукайның “Гали белән кәҗә шигыреннән. БУ шигырьне безгә хәзер малайлар сөйләп күрсәтерләр.

Илвир: “Гали белән кәҗә.” Г. Тукай. (Булат, Илвир, Зөлфәт шигырьне сәхнәләштереп күрсәтәләр.)

Тәрбияче: Бик матур булды бу балалар. Шүрәле сиңа ошадыма?

Шүрәле: Афәрин, бик ошады.

Тәрбияче: Әйдәгез, рәсемнәрне карауны дәвам итик. Менә бу кемнең рәсеме икән?

Булат: Бу минем рәсем. Без аны әнием белән бергәләп ясап алып килдек.Бу рәсем “Кәҗә белән сарык” әкиятеннән. “Кәҗә белән сарык” әкиятен безгә Илвир белән Регина күрсәтерләр.

(Илвир, Регина әкияттән өзекне куялар)

Кәҗә: әй кызык иттек бит бүреләрне.

Сарык: Куркыттык бит , куркыттык.

Кәҗә: Ах, боткасы бигрәк тәмле булган.

Сарык: Әйе, бик тәмле.

Кәҗә: Аша сарык дускай, яхшылап аша. Ботка бик файдалы ул.

Сарык: Син дә аша кәҗә дус.

Кәҗә: Сарык дус кара әле, тегеннән кемдер килә?

Сарык: Кем икән ул?

Кәҗә: Әйдә монда килеп җитсен әле… Күрербез. Абау сарык дус, бу Тукай бабабызның “Су анасы” әкиятеннән, су анасы бит бу. Нишләп йөрисең монда.

Су анасы: Исәнмесез, дусларым.

Сарык белән кәҗә: Исәнмесез.

Сарык: Әйдә безнең белән ботка ашарга.

Кәҗә: Тәмле безнең боткабыз. Үзебез пешердек.

Су анасы: Юк шул, бердә ашыйсым килеп тормый әле. Су буенда, басмада үземнең шушы матур чәчләремне тарап утырдым да, су коенырга кереп киттем. Чыксам тарагымнан җилләр искән. Әллә тагын берәр угрысы алды микән? Сезнең монда берәр карак малай качып ятмыйма?

Кәҗә: Юк, без андый малай күрмәдек. Әнә тегендә балалар бакчасы бар. Анда малайлар да, кызлар да күп. Әйдә шунда барып карыйбыз.

Су анасы: Әйдәгез, барып карыйк әле.

(Балалар янына баралар.)

Тәрбияче: Карагыз әле, безгә тагын кемнәр килгән. Балалар, болар бит Габдулла Тукай әкиятләренең геройлары. Менә болары кәҗә белән сарык, ә монысы су анасы. Алар безгә кунакка килгән.

Су анасы: Юк, без сезгә кунакка килмәдек. Минем алтын тарагымны тагын урлаганнар. Мин шул угрыны эләп йөри идем, казан янында ботка ашап утыручы кәҗә белән сарык янына килеп чыктым. Ләкин алар янында бернинди кеше заты юк иде. Шуның өчен алар мине бирегә алып килделәр. Бәлки сезнең арадан берәрегез минем алтын таракны урлагандыр.

Балалар: Юк, без тимәдек.

Тәрбияче: Юк, су анасы, бездә андый тәртипсез малайлар юк.

Су анасы: Туктагыз әле, мин менә карап торам-торам да, бу бит Г. Тукай . (Г. Тукай рәсеме янына килә.) бик күп әкиятләр, шигырьләр язучы.  Ул җит минем турыда да әкият язучы.  

Тәрбияче: Әйе шул. Ә син беләсеңме су анасы, бик тиздән . Г. Тукайның туган көне бит. Менә безнең балалар аның бик күп әсәрләрен беләләр. Ә син берәрсен беләсеңме7

Су анасы: Ник белмәскә? Беләм . Мин аның шигырьләрен яратып сөйлим.

( “Бәйрәм бүген” шигырен сөйли.)

Кәҗә: ай-һай бик матур булды бу.

Тәрбияче: әйе, бик матур сөйләдең.

Бала: Су анасы . әйдә син аптырап, югалткан тарагыңны эзләп йөрмә инде. Без сиңа яңа тарак бүләк итик.

Тәрбияче: бу тарагыңны югалтма инде.

Су анасы: Һай, рәхмәт сезгә балалар. Менә бит нинди матур тарак. Бигрәк акыллы балалар икән үзегез. Балалар , ә сез Габдулла Тукайның берәр җырын беләсезме? Әйдәгез бергәләп җырлыйбыз.

Тәрбияче: Нинди бәйрәм “Туган тел” җырсыз үтсен инде.  Әйдәгез балалар бергәләшеп “Туган тел” җырын җырлыйбыз.

(“Туган тел” җыры.)

Тәрбияче:        Яздан аерып булмыйТукайны

                        Язда килгән, язда ул туган.

        Язы, киләчәге барлар ничек китсен

        Ничек югала алсын дөньядан.

Су анасы:         Һәр яз саен изге туфрагыңда

        Гөлләр чәчәк ата бер дигән.

        Синең арттан Такташ, Туфаның да

Бергә:        И туган тел, матур тел дигән.

Тәрбияче:  Кадерле кунаклар. Шуның белән безнең кичәбез тәмам.

 

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Без - Тукай оныклары.

отрытие  мини - музея  Габдуллы  Тукая....

Открытое мероприятие"Без Тукай оныклары"

Проводился художественно - познавательный вечер ко дню  рожденияГ.Тукая "Без Тукай оныклары"...

Проектная работа "Без - Тукай оныклары"

Проектная работа с воспитанниками младшей группы и их родителями ко дня рождения Г. Тукая...

Презентация "Без - Тукай оныклары"

Презентация по проекту "Без - Тукай оныклары"  ко дня рождения Г. Тукая...

Без Тукай оныклары.

Праздник -развлечение для детей дошкольного возраста, посвященное творчеству Г. Тукая....

«Без Тукай оныклары»

Уртанчылар төркемендә Габдулла Тукайның 131 еллыгына багышланган бәйрәм кичәсе...

Без Тукай оныклары

Сценарий праздника посвящённый творчеству Г. Тукая«Без – Тукай оныклары» Цель: Повышение эффективности работы по приобщению детей к творчеству Габдуллы Тукая.Задачи:1. Познакоми...