" Әтиләр бәйрәме гөрләп үтсен !"
материал (средняя группа) по теме

Гамбарова Гульсима Рашитовна

 

Уртанчылар төркеменә "Ватанны саклаучылар көне"нә карата бәйрәм сценариесы

Скачать:


Предварительный просмотр:

                         Әтиләр бәйрәме гөрләп үтсен

                          Балалар көй астында залга керәләр.

Алып баручы: Балалар, без нинди бәйрәмгә җыйналдык?

Балалар: Әтиләр бәйрәменә.

Алып баручы: Әйе, балалар, бу көнне без “Әтиләр бәйрәме” дибез. Безнең бабаларыбыз да, әтиләребез дә солдат булганнар. Илебезнең иминлеге өчен сакта торганнар.

             Хөрмәтле әтиләр, кадерле Фәнис абыйлары һәм үсеп килүче бәләкәй солдатларыбыз! Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Һәрвакыт шат, сәламәт, бәхетле булыгыз! Яраткан улларыгыз, кызларыгыз, сезне бәйрәм белән котлап, шигырьләр, җырлар, биюләр бүләк итәләр. Рәхим итегез, балалар!

Бүген бәйрәм көнендә

Әтиләрне котлыйбыз.

Шатлык, бәхет, тазалык

Барыгызга телибез.

Нигә бүген бакчабызда

Бик күңелле, бик ямьле

Чөнки бүген кунакка

Безгә әтиләр килде.

Әти безнең терәгебез,

Әти безнең яклаучы,

Кирәк чакта минем белән

Дустым кебек уйнаучы.

Дөньда иң акыллы,

Иң тырыш минем әти.

Менә шуңа яныннан

Бер дә китәсе килми.

 

Бабай да солдат булган,

Әти дә солдат булган.

Зур абый да солдат булып

Ил чикләрендә торган.

Мин кечкенә түгел инде,

Тиздән 3 яшь тула бит.

Минем кебек малайлар да

Үскәч солдат була бит.

Яшәсен безнең әтиләр,

Сәламәт һәм шат булып.

Кызларының, улларының

Кадерлеләре булып.

Әтиләр бәйрәме диеп

Әни бәлеш пешерә.

Мин дә ярдәм итәр идем,

“Булыш” дими һич кенә!

Әни күрмәгәндә генә,

Мин дә онны учладым,

Салдым да палас өстенә,

Бик әйбәтләп тугладым.

Су да салып җибәргәч,

Оннарым да куерды,

Әни бәлеш пешерсә

Минеке коймак булды!

Паластагы коймакны күреп,

Әнием бик тә орышты,

Ә әтием шыпырт кына,

Җыештырырга булышты.

Әтием басуга барып,

 Иген ура көн саен,

Бик сорагач алып кайткан

Миңа да бер комбайн.

Нигәдер ул бик кечкенә

Үзенеке әнә дәү.

Әнием көлә: “Хәзер, - ди-

Урырсыз инде икәү.

Мин дә әтием шикелле

Шофер булырга уйлыйм.

Шуның өчен мин һәрвакыт

Машина белән уйныйм.

Тизрәк үсеп шофер булсам,

Нишләргә белер идем.

Урамдагы бар баланы

Утыртып йөрер идем.

Әти янымда булганда

Бернәрсәдән курыкмыйм мин.

Аның сүзе миңа закон,

Әти сүзен тыңлыйм мин.

Минем әти эш сөючән

Эштән кич кенә кайта.

Эштән кайткач, ял иткәндә

Китаплар укып ята.

Әти булса өйдә ешрак

Өебез балкып тора.

Әнинең дә йөзе якты,

Елмаеп кына тора.

Яратам мин әтиемне

Гаиләдә ул зур терәк.

Сокланабыз аңа карап,

Озак яшәвен теләп.

                                             Концерт номерлары

Җырлар: “Шофер”

                 “Без яулыклар юабыз”

                 “Кулларыбыз чәбәкли”

                 “Зиләнең курчагы”

                 “Чебиләр зарядкасы”

                 “Солдатлар”

Биюләр: “ Моряклар биюе”

                “Кызлар (яулыклар белән) биюе”

                 Татар халык биюе

                 Мари халык биюе

                                   Әтиләр белән уеннар

1нче уен: “Тупны ике тез арасына куеп йөгерү”.

2нче уен: “Бант бәйләү”. Ике таякка ... шәр (әтиләр санынча) тасма эленә. Һәр әти бер бант ясый. Кайсы матур һәм җитез бәйли, шул җиңүче була.

3нче уен: “Сазлык аша чыгу”. Аяк табаны зурлыгындагы картон бирелә. Шул картонга баса- баса, билгеләнгән урынга барып җитәргә һәм кире йөгереп килеп, иптәшенә бирергә кирәк.Ул уенны дәвам итә. Иң беренче тәмамлаганы – җиңүче.

4нче уен: “Кеглялар аудару” –каршыга бер рәткә кеглялар тезеп куелган. Һәр уенчы, туп ыргытып (идәннән тәгәрәтеп) кегляларны аударырга тырыша. Башта 1 уенчы ыргыта, ничә ауган санала, аннан 2нче уенчы ыргыта.

5нче уен: “Үз балаңның портретын яса”.

6нчы уен: “Кем тизрәк?” Беренче уенчы боҗрадан чыга, мәтәлчек ата, урындыктан 1 шакмак алып чиләккә китереп сала. Кайсы команда шакмакларны тизрәк ташып бетерә?