Тотен курсэн бул зирэк,01 гэ шалтрат тизрэк!
план-конспект занятия (средняя группа) по теме

Шайхуллина Райля Анваровна

Максат: балаларның ут,электр приборлары һәм янгын сүндерүчеләр хезмәте турында күз аллауларын     

                  тирәнәйтү;

                  утның дус та дошманда булуын аңлату;

                  балаларның фикерләрен бер юнәлештә җыя белү,алган белемнәрен көн-күрештә кулланырга

                 өйрәтү;

                янгын сүндерүче кебек җитез,кыю,батыр булу өчен физик күнегүләргә кызыксыну уят;

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл saitka.docx23.29 КБ

Предварительный просмотр:

Максат: балаларның ут,электр приборлары һәм янгын сүндерүчеләр хезмәте турында күз аллауларын      

                  тирәнәйтү;

                  утның дус та дошманда булуын аңлату;

                  балаларның фикерләрен бер юнәлештә җыя белү,алган белемнәрен көн-күрештә кулланырга

                 өйрәтү;

                янгын сүндерүче кебек җитез,кыю,батыр булу өчен физик күнегүләргә кызыксыну уят;

   Тәрбияче. Ут –кешенең дусты

-- борынгы заманнардан бирле ут кешенең дустына әверелде. Ул кешегә кыргый хайваннардан сакланырга, торакларын яктыртырга һәм җылытырга булышкан. Ут ярдәмендә кеше тәмле итеп ашарга пешерергә өйрәнгән.  Шулай итеп, кешенең табигатькә бәйлелеге кими барган.

     кешегә ут табарга һәм аны кулланырга өйрәнү өчен берничә йөз еллар кирәк булган. Борынгы кешеләрдә шырпы булмаган. Алар утны яшен сугып яндырган агач ботакларыннан алып калганнар һәм учакны сүндермичә, көне-төне саклаганнар. Утны изгеләштергәннәр, аны  кояш туганы дип исәпләгәннәр һәм аңа табынганнар. Учакка чүп ыргытырга, шулай ук аны очлы әйберләр белән актарырга ярамаган. Вакытлар үткән саен кеше ут табуның төрле ысулларын уйлап тапкан: коры агачларны бер-берсенә ышку, ташларны бер-берсенә бәрү һ. б.

      ә хәзерге заманда без тормышыбызны уттан башка күз алдына да китерә алмыйбыз, ул безгә һәркайда: өйдә һәм мәктәптә, завод һәм фабрикаларда, шәһәр һәм авылларда кирәк.

      ут – кешенең дусты. Җирдә аңардан башка тормыш юк.

  шулай ук  ут – дошман да дибез.

-- ут – кешенең юлдашы. Ләкин ул дошманга да әйләнергә мөмкин. Бу безнең үзебездән, утны ничек куллануыбыздан тора.

  • Балалар ут дошманга әйләнгәч безгә ярдәмгә кем килә?
  • Балалар ут дошманга әйләнгәч безгә ярдәмгә кем ашыга?

Балалар: янгын сүндерүче.

(ишек артында сирена тавышы ишетелә.ишектән янгын сүндерүче керә)

Тәрбияче.Балалар , безгә кунакка янгын сүндерүче килде.

Янгын сүндерүче.Исәнмесез,балалар!Мин «Тамчы» балалар бакчасына көчле,җитез һәм акыллы балалар йөрүен белеп килдем.Шундый балалар кирәк безнең командага.Янгын сүндерүче булырга телисезме?

Балалар.Әйе.

Янгын сүндерүче.Янгын сүндерүче булыр өчен бик күп белергә,спорт белән шөгыльләнергә ,кыю,җитез булырга кирәк.Хәзер мин сезнең җитезлекне тикшереп карыйм.Әйдәгез ике командага бүленәбез. ( “Очкын”, “Ялкын”)Башладымы

         - Башы белән кабын

             Кагылдыңмы кабына       (шырпы)

  • Кырам,җимерәм,

Судан,күбектән куркам        (ут)

  • Өйдә янгын чыкса,

Синдә телефон булса

Шалтратырга кирәк,

Нинди номеры буенча (01)

  • Кып кызыл үзе,

Ялтырыйдыр күзе.

Ай-яй ул җитез,

Кабып йота тиз(ут)

  •  Уттан чыгам,

Дулап агуландырам.(төтен)

  • Янгыннарны сүндерәм,

Кешеләргә булышам. (янгын сүндерүче)

  • Яна-яна,дулый-дулый

Һәр нәрсәне җимерә  (янгын)

  • Башыбыз бар ,гәүдәбез бар,

Юк кул аякларыбыз.

Балалар тотса куркабыз-

Бар шул якларыбыз.(шырпы)

Янгын сүндерүче.Әйдәгез әле,җитезлеккә дә ярышып карыйк.Чын янгын сүндерүче янгыннарны бик тиз синдерә белергә тиеш.Уенның исеме “Янгын сүндер”

(һәр команданың беренче уенчысы идәнгә канат суза һәм буш чиләк куя.Икенчесе һәм башкалары  кечкенә чиләкләргә су тутырып,чиратлашып канат буенча чиләккә су ташыйлар)

Янгын сүндерүче:Балалар янгын турында нинди мәкальләр беләсез?

Балалар.

  • Бер бөртек шырпы бер авылны бетерер.
  • Ут дус та-ут дошман да.
  • Янгынны сүндергәнче булдырмау яхшы.
  • Ут белән уйнама көярсең-куян белән уйнама-арарсын.
  • Утны күз яше белән сүндерә алмассың-су кирәк.

Янгын сүндерүче. .  Уен: “Ярый – ярамый”

( Һәр укучыда сигналь “светофор”. Янгын куркынычсызлыгының төп таләпләрен атыйм, балалар “светофор” төсләре белән җавап бирәләр:

яшел төс – ярый, кызыл төс – ярамый.)

Янгын сүндерүче.

Төтен күрсәң бул зирәк,

01 гә шалтрат тизрәк!

“Янгын сүндерүчене чакыру”уены.(Һәр команданың уечылары чиратлашып телефонга йөгереп киләләр.01 номерын җыеп,үзләренең исем-фамилияләрен,адресларын ачык һәм аңлаешлы итеп әйтәләр)

Янгын сүндерүче.Янгын чыкмасын өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк?

Балалар.

  • Шырпы белән уйнамагыз;
  • Кабынган электр җиһазларын озак эшләтмәгез;
  • Бер резеткога берничә прибор тоташтырмагыз;
  • Өстәл лампаларын кәгазь белән капламагыз;
  • Төзек булмаган электр приборларыннан файдаланмагыз;
  • Өйдән чыгып киткәндә электр приборларын челтәргә тоташтырган килеш калдырмагыз;

Янгын сүндерүче.Ә хәзер капитаннар ярыша.Янгын щитын кем беренче тутыра?

Янгын сүндерүче.Менә балалар,сынауларыбыз бетте.Сез , үзегезнең бик зирәк,җитез,кыю булуыгызны күрсәттегез.Ә кайсы команда җиңгән икән тикшереп карыйк.(җиңүче команда билгеләнә.)

1 бала.Янгын чыгу- куркыныч хәл,

Шуңа без бик сак булыйк.

Мәктәптәге апаларның

Сүзләрен һәрчак тыңлыйк.

                     2.бала.Шырпы белән уйнамыйк без,

                       Утка якын бармыйк без,

                       Әтиләрне-әниләрне

                       Хәсрәткә салмыйк без.

3.бала.Өлкәннәр борчылмасыннар,

Кайгы-хәсрәт килмәсен.

Кызыл әтәч беркайчан да

Безнең янга килмәсен!

Тәрбияче.Булмасын иде янгыннар,

                   Кугебез аяз булсын.

                  Кояш чыксын елмаеп,

                  Шатлыклы көннәр тулсын!