Уткүзкәй
план-конспект занятия (подготовительная группа) по теме

Маннанова Алсу Равиловна

Шәһәркүләмендә оештырылган бәйгедә “Җәяүлеләр” агитбригадасы чыгышы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл utkuzky.docx18.65 КБ

Предварительный просмотр:

Әлмәт шәһәре муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү идәрәсе

 54 нче «Аксылу» балалар бакчасы

Шәһәркүләмендә оештырылган бәйгедә

“Җәяүлеләр” агитбригадасы чыгышы

                                                                 Татар теле тәрбиячесе:

                                                               Маннанова Алсу Равил кызы.

2012 – 2013 уку елы.

Уткүзкәй! 

Алып баручы:  

Ишетсәгез -  ишетегез!

Күрсәгез карагыз!

Без шаян – кызлар малайлар

Туры юлдан барабыз!

Әйдә әле, кабатла!

Исеңдә калдыр, ятла!

Юл йөрү кагыйдәсен

Төгәл итеп үтә син!

Җыр: “Гаи хезмәткәре.”

Юлны аркылы чыкканда

Шуны истә тотыгыз.

Светофор тамгаларына

Һәрвакыт буйсыныгыз!

Кагыйдәләрне белү

Бик тә кирәк ул безгә

Үзебез белгәннәрне

Өйрәтик микән сезгә?

Юл кагыйдәсе бик күп

Белергә иде барсын.

Ләкин иң кирәклесе

Һәрчак исеңдә булсын

Алып баручы:

Инде кич җиткән иде, эшләр дә беткән иде.

Алинә утыра җырлап, Камилә аяк болгап.

Алинәнең әтисе килде алар янына,

Эшләпәсен артка этте, җитди итеп карады да:

1нче бала: (әти)

Юл йөрү кагыйдәсен

Кабатлап алыйк әле.

Һәр берегез кагыйдәнең

Берсен сөйләсен әле.

Ягез, кем батыр микән?

Мисал күрсәтеп китәр?

Алып баручы:  

Эскәмядән төште Алина

Матур итеп басты да,

Светофордан башлады:

2 нче бала: (Алина)

Бакчага барам һәркөн,

Светофор белән дус мин.

Ничек ашыксагыз да

Көтегез – кызыл янса!

Сары ут янып торса –

Рөхсәт түгел барырга

Әзерләнергә дигәнне

Бу сары ут аңлата.

Алдыгызда яшел төсме? –

Мөмкин алга атларга!

Алып баручы:

Инде сөйләп туктауга

Камилә сикереп төште.

3 нче бала:

Ә мин дуслар, юл аркылы

Ничек чыгарга беләм.

Җир өстендә, җир астында,

Зебрага да охшаган

Бары шул урын гына

Саклар машиналардан.

Дустым сиңа сүзем бар,

Кагыйдә буенча бар!

Һәркемгә бер кагыйдә:

Бик сак булырга кирәк

Олы юлда йөргәндә!

Алып баручы:  

Алинәнең әтисе, горур гана басты да:

1нче бала: (әти)

Урамда һәрчак сез сак булыгыз,

Юл билгеләрен истә тотыгыз!

Бәла – казадан сакланыйм дисәң,

Кагыйдәләрне һич онытмагыз!

Алып баручы:  

Кунакка дуслар килде

Җитди сөйләшү белән.

Алар ЯХИ исемле

Отряд вәкилләре бит!

ЯХИ 1нче бала:

Юлда йөрсәң бул өлгер

Юл кагыйдәсен нык бел.

Светофорның һәрбер төсен,

Юлның билгеләрен бел!

ЯХИ 2 нче бала:

Һәләкәтләр булмасын дип,

Телидер һәрбер йөрәк.

Шуңа күрә йөргәндә

Бик сак булырга кирәк!

Урамда йөри белергә кирәк!

Җыр: №3(32)

Юл билгесе бик мөһим

Балалар, сак булыгыз!

Ярый һәм ярамыйны

Исегездә тотыгыз!

Кушымта:

Билге кушкан боерыкка

Һәрвакыт буйсыныгыз!

Ярый һәм ярамыйны

 Исегездә тотыгыз!

Музыка астында бер-бер артлы чыгып китәләр.